Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘРХӘМӘТЛЕ ФРАНЦИЯ

Ганс Габс—милләте ягыннан венгерец, үзе бу соңгы сугышның башыннан алып Франция армиясе составында, чит ил волонтеры сыйфатында, немец оккупантларына каршы сугышучы һәм француз армиясенең хурлыклы чигенү юлый үз җилкәсендә татучы кеше. Бу кеше соңыннан, таркалган француз полклары белән берлектә, фашистларда камалуда кала, аны кулга алалар һәм лагерьга озаталар, ләкин, куркуны белмәс француз патриотларының ярдәме аркасында. Габе аннан качып киггә һәм Америкага барып чыга. «Меңнәр үләләр» дигән әсәрен, Франция армиясенең җиңелү сәбәпләрен гаять ачык һәм тулы чагылдырган бу матур эпопеяны, ул әле соңгы елларда гына язып, Америкада бастырып чыгара. Аның ул әсәре тулы көенчә «Интернациональная литература» журналының 1942 елгы алтынчы санында басылып чыккан. Без биредә шуннан бер өзек урнаштырабыз.

Мин хәзер аның исемен дә хәтерләмим, шулай ук бер картадан да ззләп тә таба алмыйм, — ул авыл Коммерсидан дүрт яки биш километрлар көнбатышка табарак, әйләнә-тирoдән мең ике йөз футлар чамасы күтәрелеп торган тау кабыргасында утыра иде. Аның кырык-иkлеләп йорты ике тау арасындагы казанга сибелгән һәм боларның барсында да крестьяннар яшиләр иде. Карап торсаң, бу төшләргә сугыш очкыны әле бөтенләй чәчрәмәгән дә икән дип уйларсың. Авыл тау кабыргасында, зур-зур ике юл чатында утыра, бу юллардан көнбатышка — Коммерсига һәм Линьи-Ап-Барруа ягына таба хәрәкәт итә торган немецлар килеп чыгарга тиешләр, — без ул авыл турында әнә шуннан бүтән берни дә белмибез. Линьи-Анч Барруа шәһәре бу инде сонгы шәһәр, без хәрәкәт итә торган департаменттагы иң мөһим тимер юл йомгакларының берсе, ничек кенә булмасын ул шәһәрне сакларга кирәк иде инде. Без авылга кызганыч бер хәлдә килеп җиттек. Авылда яхшы каршы алуларын без хәзер бигрәк тә нык тели идек. Яңгыр чиләкләп коя, зур шосседан борылып киткәннән соң без тубыктан пычракка кереп баттык. Пычрак безнең башмак ертыкларына кереп тулды, җеп бөртексез булып чыланган шинельләребез, су белән тулган противогазларыбыз, яңгырдан тәмам шешенгән капчыкларыбыз аска таба тарта башладылар. Минем башымнан алып аякларыма чаклы булган ара бер мильдән дә ким түгелдер. — миңа әнә шулай тоелды. Мин алар арасында бәйләнеш куймакчы булам, ләкин ара бик ерак булганлыктан, моны һич тә эшләп булмый. Мин шунда алга таба хәрәкәт итүнең яңа бер техникасын уйлап таптым, — сыек пычракка басасың да, аякларыңны атламыңча гына, шуа бирәсең. Ләкин җыелып торган суларны үтеп чыгу өчен бу метод бик үк ярап бетми. Гадәтьтә очрый торган хәрабәлек картинасын — бушап калган өйләрне, качып баручылар төркемен, өметсез карашлар, елап утыручы балалар һәм таланган фермаларны— күпергә әзерләнеп без авылга килеп кердек. Ләкин безне бәйрәмчә кәефләнгән авыл каршы алды. Моның өчен ике сәбәп бар иде. Беренчесе һәм иң мөһиме: немецларның тизлек белән алга хәрәкәт итүләрен мәгнан берничә көн элек кенә ишеткәч авыл халкы үзләрен сакларга киләчәк француз гаскәрләрен түземсезлек белән көтеп торганнар. Алар без тәзләрен коткаручы кешеләрне күрергә теләделәо. Аларның фикеренчә, бердән-бер куркыныч — безнең соңгарак калып килү ихтималыбыз гына. Әгәр килүен килеп җитсәк, авылны һич шиксез коткарып калуыбызга алар бик нык ышанган иделәр. Шуңа күрә булса кирәк, алар безне, сугыштан җинеп кайтучыларны каршылаган күк, сәламлап каршы алдылар. Ә икенче сәбәп: авыл башлыгының кызы кияүгә чыккач та алар шуның туен итеп яталар икән. Пенья тарихында күренмәгән бу чигенүнең авыр хатирәләре арасыннан ин авыры булып минем күнешемдә менә бу тау кабыргасына салынган кечкенә авыш хатиоәсе саклана. Минем югалып калган разведчик урынына бирелгән Сенкевич фамилияле бер поляк егете белән, мин колонна башында килә идем. Нарат урманы артынннан, һич тә көтмәгәндә, кинәт авыл күренде. Баем капкасы төбендә, янгын язып торуга карамастан, яланбаш безне унлап ис һәм унлап хатын-кыз каршы алты. Без гаҗәпләнүдән катып калдык. Чөнки без ялап безне начар каршыларлар дип уйлаган иде. Бераз якынрак килә төипкәч күрдек, алар барсы да шляпа-ларын кулларында тотып торалар икән. Без тагын да якынрак килә төшкәч, аларның ул шляпалары, берсе-артыннан икенчесе, һавага оча башладылар. Каршы алучы кешеләрнең алдында авыл башлыгы үзе: ак чәчле, озынча йөзле, өлкән яшьтәге бер кеше басып тора иде. Аның өстендә күзнең явым алырлык ак күлмәк; өр яңа галстук, бәйрәм костюмы. Күбрәге беренче дөнья сугышы көннәрендә алган төрле-төрле орденнар белән тулган. Без, ихтыярсыздан, тукталып калдык. Шулай ук безнең арттан килә торган колонна да туктады. Солдатлар, команданы да көтел тормыйча, аңа честь бирделәр. Карт сөйли башлады. Аның сүзе кыска булды, ләкин ул мина шул чаклы, тәэсир итте, мин хәтта үземдә ниндидер эчке сызлану сизгәндәй булдым. «Сез бу авылның халкына рәхәтләнеп таяна аласыз, — диде ул.

—Үз бурычын үтәргә бөтен кеше хәзер тора».

Соңыннан:

— Карт солдатлар яшь солдатларны тәбриклиләр, — дип сүзен бетерде. Шляпалар тагын һавага очтылар. Ә яңгыр һаман коя иде әле. Дөресен әйткәндә, мин яңгыр явуга шатландым, чөнки минем яңакларым буенча агып төшеп бара торган яшь тамчыларын кешеләр яңгыр тамчылары дип белделәр, дип уйладым. Моннан соң авыл башлыгы безгә сонгы: сюрпризны тапшырды:

— Авыл халкы сезнең арып киләчәгегезне алдан ук белде,— диде ул, безнең өчен, авылны, аларның авышын дошманнан саклаучылар өчен, алар авылның көнбатыш ягында окоплар казып куйганнар икән,— сезгә анда кереп утырырга гына калды, диде. Авылның бөтен халкьп җыелып безне окопларга җиткәнче озата барды. Окопларны, чынлап та, эшнең рәтен белгән кешеләр ясаганнар, сугыш сәнгатенең бөтен ягы. искә алынган, үзләре урман читендә. Мәрхәмәтле Франция тирәнлекләре тугызар футка житә. Карт авыл башит-ыгьи беренче булып узе окопка төште. Аталарча яхшы күңеллелек белән ул безгә почмаклап казылган окопларның файдалы якларын аңлатып бирде. Ул үзләре башкарган бу эш турында куана-куана сөйләде, әйтерсең лә сүз окоп турында булмыйча, яңа салынган чиркәү турында бара. Хатын-кызлар, алъяпкычларына борыннарын сөрткәләп, шунда ук басып тордылар. Безнең арабызда менә шушы авыл өчен, шул кечкенә исемсез авыл өчен жатсытс фида кылырга хәзер тормаган берәү дә табылмас иде бу минутта. Минем ротам окопта ике сәгать утырырга тиеш иде, ул тиешле ике сәгатьне утьгрдьп, аннары безне икенче рота алмаштырды. Минем рота күзәтчеләрдән, телеграфистлардан, телефонистлардан, разведчиклардан тора, окоп мәсьәләсендә безнең белемебез шул чаклы гына, гик хәзер нечкәреп торуның вакыты түгел иде, шуңа күрә без окопларга урнаштык та, дошманның китеп чыгуын көтеп тора башладык. Яңгыр һаман элеккечә коеп явуында дәвам птте, без окоп төбендә, сыек пычрак эченә басып тордык, вактагы томан пәрдәсе артында нәрсә булса да күрергә теләп күзләребезне шардай ачтык. Әнә бит шуннан инде һәр минут саен соры шинельле кешеләрнең килеп чытуы ихтималы бар. Каршы яктагы ачык гау да безне шикләндерми түгел, немец танкларының аннан да тупырдап чыгулары бик мөмкин иде. Кулына компас тотып безнең янга капитан Бильеро килен керде. Анып болан да соры йөзе яңгырдан тагын да сорылана төшкән кебек булып күренә иде. Ул безгә, аның фикеренчә, дошман кайсы, яктан килеп чыгарга тиеш» икәнлекне өйрәтте.

 — Без мөмкин булган чаклы каршылык күрсәтәчәкбез. Мин менә бу сыбызгыны сызгыртмыйча беркем дә урыныннан кузгалмаска тиеш,— диде ул, кулындагы сыбызгысын безгә күрсәтеп. Ә бераз тынып тойганнан соң өстәде:

— Сыбызгыньи сызгыртканнан соң без тәртипле рәвештә менә бу юнәлешкә таба чигенербез. Ул авыл ягын күрсәтте. Ләкин аның кулындагы ул сыбызгы иын кайчан булса да сызгыруына бер кем дә ышанмый иде. Берничә батыр кеше һәм яшь буынга ышанып караучы карт бер солдат чытырыннан чыгып баручы бу кешеләр төркемен Марна каһарманнарына әйләндерделәр. Безнең беребез дә исән көйгә чигенәчәк түгел иде. Минем янәшәмдә басып тора тсо- ган кечкенә башлы егет, бераз тынып торганнан соң, миңа сорау бирде:

—Сез ишетәсезме? Мин борылып карадым. Әйе, миңа да ишетелә башлады — авылда кемдер аккордеонда уйный иде. Без ике сәгать, кузгалмыйча-нитмичә, үзебезнең постларыбызда басып тордык. Авылдан икс мәртәбә хатын-кызлар җыелып килделәр, безгә кайнар чәй китерделәр. Без аларны шатлыклы шау-шу белән каршы алдык. «Болар тормыш турында уйлый торган кешеләр, алар тик үлем турында гына кайгырталар» — беренче сугышның тарихчысы солдатлар турында әнә шулай язган иде. Юк, без үлем турында угаламыйбыз. Ике сәгать постта торганнан соң, безгә дә аккордеон уйнаган җиргә барырга мөмкинлек булачак,— без бары тик шул турыда гына уйлыйбыз. Ниһаять, безнең ике сәгать узып та китте. Безне алмаштырдылар. Дэзи, Ваго. Сенкевич һәм мин туп-туры шундагы кафега киттек анда туйның кызып җиткән чагы иде. Кафе авыл башлыгының үзенеке булганлыктан, сый-хөрмәт мут итеп әзерләнгән иде. Кәләш болай үзе яшьтән түгел икән, кырык яшьләр тирәсендәдер, талчыккан йөзле бер кыз, елмайган чакта ничаклы тырышлык күрсәтеп елмаюы әллә кайдан сизелеп тора иде. Ул киявенең кулыннан тоткан, княу аның белән рәттән утыра, үзе ләм-мим эндәшми. Безгә әйтүләренә караганда, кияүнең үзенә дә илле яшьләрдән дә ким түгел,— Амьен авылының бер тол кешесе икән ул, анда аның бик яхшы фермасы булган һәм ул, немецлар килгәч, барысын да ташлап, аннан качып киткән. Нишләптер безгә ул кешенең тормышын белү гаять дәрәҗәдә мөһим бер эш төсле булып күренә иде һәм без каныгып-каныгып аның турында сораштыра башладык. Бары тик кияү үзе генә, гомуми шау-шуга катнашмыйча, бер читтә тик калды. Крахмаллап катырылган күкрәкчәдә, ул үзенең кәләше янында, фотокарточкадагы төсле, селкенмичә утыра бирә һәм бер авыз сүз дә дәшми иде. Аның алгарак чыгып торган шакмаклы маңгаеннан, давыллы шонь күгеннән үткән төсле булып болытлар үткәләп китәләр. Тик хәзер гомуми игътибарның үзәгендә бу бәхетле пар түгел, туйны солдат бәйрәм итә иде. Солдатлар белән бөтен зал тулды. Безнең окоптан гына килүебезне ишетеп, авыл башлыгы үзе дә безнең белән шөгыльләнә башлады. Без шинельләребезне кибәргә элеп кундык һәм япь-яшь бер кыз миңа бер стакан ром китереп бирде. Дөньяда бер хатын-кыз да миңа бу чаклы тәэсир итә алмаган иде төсле. Жанна атлы иде ул, Жанна Д’ Арк та шушы яктан чыккан бит, ул да крестьян кызы булган һәм кайдадыр бу авылдан ерак түгел бер җирдә туган. Мин рухани яктан бик алҗыган идем, шунлыктан бу кызның күз карашы минем өчен иң саф бер иркәләү булып тоелды. Мин кешелек җылылыгына шул чаклы сусаган идем ки, ул кызның кулына ябышмыйча булдыра алмадым:

— Минем янда аз гына басып торыгызчы!—дип ялына башладым мин. Ул көлеп:

— Ни эшкә? дип куйды. Матyp кыз дип әйтеп булмый аны, ләкин аның тешләре ап-ак, буе-сыны искиткеч зыйфа, ул кыз әллә кайчан онытылып беткән икенче бер дөньядан, нәфислек һәм җылылык дөньясыннан килгән кеше булып күренә иде. Мчтн аңа җавап итеп берни дә әйтмәдем. Тик шулай да ул берничә минутка минем янда тукталып калмыйча булдыра алмады. Ул кулык үзенә тартты һәм тагын баягыча елмаеп:

— Ботлар килгәннән соң сез мине алардан коткарып калырсыз бит?— дип сорап куйды.

— Әлбәттә, әлбәттә! Аны коткармыйча кала аламмы соң мин? Мин Ваго янына килдем, ул бер читтәге өстәл янында басып тора, бите кызарган, үзе сакалын тарага тыргалап, икенче бер сакаллы крестьян белән җитди генә итеп сөйләшеп тора иде: ахыры алар са калны ничек итеп тәрбияләү турында бер-берсенә кыйммәтле киңәшләр бирешәләр иде бугай. Авыл башлыгы бу кафенең хуҗасы, кияүгә ярәшелгән кызның әтисе булган ул өлкән кеше — зур өстәлнең түрендә, майлы буяу белән буяп ясалган ике картина астында утыра иде. Картиналарның берсе, кечерәге, Орлеандия кыз янына Мәрьям ананың пәйда булуы сурәтләсә, икенчесенә, зуррагына. Национальное собрание алдында үзенең беренче речен сөйләүче президент Карно рәсеме ясалган иде. Яшь солдатлар белән гәпләшүче «карт комбатант»ларга хас җиңел ирония саклап, авыл башлыгы безгә үзенең сугыш турындагы истәлекләрен сөйләде. Калку күкрәкле, зур гәүдәле, таза хатын, авыл башлыгының сеңлесе; җиңгәсе үлгәннән соң абасының хуҗалыгын карап алып баручы хатын да әлдән-әле үзенен истәлекләрен кушкалап җибәргәләде. Сүз, күбесенчә, авыл халкы казып куйган окоплар турында барды. Бер карт кеше аңа һич тә ябышып җитми торган нечкә тавыш белән:

— Мин сезгә безнең егетләребез нәкъ вакытында килеп җитәрләр, дип әйттем ич,— дип сүзне үзенә борды һәм ул бераз йөткергәләп алганнан соң, җирән Дээиның җилкәсеннән кагыш куйды. Мин тышка чыгып киттем. Нишләптер кинәт кенә буыла башлаган төсле булдым мин. Нишләп алай икәнен үзем белмим, ләкин ни өчендер тора торгач арып киттем. Урамның икенче ягында иске генә таш кое бар иде, шуның янына барып, коеныш читенә килеп утырдым. Битем һәм колакларым кызышып яңа, ә кулларым боз төсле салкын иделәр. Торып, үзебезнең окопларыбыз ягына таба күз ташладым, анда безнең солдатларның җилкәләре күренгәләп китә иде. Окопларның өстендә, бөкерәя төшеп һәм трубкасын тартып, капитан Бильеро утыра. Авыл тирәсендәге таулар томан эченә уралып калыннар иде. Зәңгәр алъяпкьпч япкан бер крестьянка тагын бер чиләк чәй күтәреп килеп чыкты да, мине өйгә куып кертте. Мин кергәндә, аккордеон яңадан уйный башлаган иде. Барсы да тынганнар, кияү белән кыз, рамкага кадакланган төсле, селкенми генә утыра бирәләр һәм алар шулап хәрәкәтсез көйгә нәкъ кьпрык ел буена кунак өенең өстәле янында асылынып торалардыр төсле булып күренде миңа. Аккордеонда яшь кенә бөкере егет уйный, аны хәрби хезмәттән дә шул бөкерелеге өчен азат иткән булганнар. Хәтта авыл башлыгы үзе дә сүздән тукталып калган иде. Бары тик Жанна Д’арк сурәте өстендәге зәңгәрле-аклы тасмалар гына җай гына җилфердәп куйгалыйлар иде. Менә шунда кинәт сыбызгы сызгырткан тавыш ишетелә башлады.

Аккордеон, елаган төсле итеп, җырның уртасында бүленеп, тынып калды. Кайберәүләр урыннарыннан сикереп тордылар. Бер хатын ишекне төбенә хәтле ачып җибәрде. Без, шинельләребезне элгечләрдән алып, ашып-пошык төймәли-төймәли, мылтыкларыбызга ташландык һәм кабаланудан аларны, беребезнекен икенчебезнеке белән буташтырып бетердек. Болар барсы да ничектер көзән җыерган вакыттагы шикелле эшләнде, тәртипсез һәм искиткеч ашыгычлык белән эшләде. Авыл башлыгы миңа нәрсә диптер сүз кушкан иде дә, мин аның ул сүзләрен ишетеп бетерә алмадым. Бары тик кияү белән кыз гына, кулларьнн-кулга тотынышкан хәлдә, тик кенә утыра бирделәр. Һәм шунда кайсыдыр берсе «Чигенергә» дигән сүзне ычкындырып ташлады. Сыбызгы сызгыртуның нәрсә аңлатуын без барыбыз да белә идек. Тик чынлык турында кем болан саксыз итеп әйтеп ташлагандыр, — моны белмим. Мондагы крестьяннарның үзләренең язмыш тырнагы астында калдырылуларын күз ачып йомганчы аңлауларын — шулай ук моны да аңлый алмыйм: Бары тик шуны гына беләм, ике хатын-кыз минем иңбашыма килеп сарылдылар. Моның берсе Жанна иде. Мин аны көчкә генә таныдым, кыргый бер куркынуның күзләргә чыккан шәүләсе аның бөтен йөзен үзгәртеп калдырган иде. Иреннәре тешләренә караганда да аграк булып күренәләр, күргәч мин бөтенләй апгырып калдым. Сакаллы карт Ваго кулындагы мылтынка ябышкан һәм алар, мылтыкның ике башыннан икесе тотып, сөякләр өчен талашкан этләр төсле, тартышалар иде. Бөкере егет аккордеонын тотып ишек бусагасына килеп басты һәм безнең юлыбызга аркылы төште. Без ишеккә ташландык. Солдатлар окоплардан чыгып, өчәр-өчәр булып сафларга тезелгәннәр, юлга чыгарга хәзер торалар иде. Дарусса дигән адъютант минем янымнан узышлый:

— Тагын качабыз. Косасымны китерә башлады инде,— дип төкереп китте. Аның күн сумкасы өстеннән яңгыр тамчылары тәгәрәшеп-тәгәрәшеп җиргә төшәләр иде. Мин Жаннаны үземнең иңбашларымнан селкеп ташладым. Мин аңа нидер әйтмәкче идем дә, булдыра алмадым. Без юлга чыктык. Шулай итеп, дошманны күрә дә алмаган көйгә, тагын китеп бардык без. Без аның өрәгеннән куркып кача идек. Кабыргасына салынган бу авылдан чыкканда без барыбыз да җиргә караган идек. Башны югарьп күтәреп карарга беребез дә булдыра алмадык. Юл читләрендә безнең тарафтан язмыш тырнагыңа атылган кешеләр басып торалар: картлар, хатын-кызлар, бала-чагалар. Алар барсы да, яшен суккан төсле, таш булып катып калганнар иде. Шулай да беренче офицер алар турыннан узып барганда арадан бер хатын:

— Сез безне бошстар кулына калдырасызмени инде?— дип кычкырып җибәрүен үзе дә сизми калды. Менә шунда инде без барыбыз да мәрткә киткән җиребездән айныдык. Ләгънәт сүзләре безнең өстебезгә яңгыр булып яварга тотынды. Бу ләгънәтләрдән безне бернинди корыч шлем да саклап кала алмаган булыр иде. Хатын-кызлар бергә:

—Коткарыгыз безне, куркак җаннар!—дип кычкыралар, кечкенә һәй әдәпле Жанна аларның барына караганда да катырак кычкыра иде. Өйдән кәләш килеп чыкты. Ул кара йон күлмәгенең коерыкланып сузылган итәген пычрак буенча сөйрәлтереп солдатлар белән бергә, аларның янәшәсеннән бара. Төкеренгәли, килешми торган сүзләр кычкыра, кызарып калган кулларын йодырыклый, йодырык күрсәтә. Кияве, аны тынычландырырга тырышып, аның артыннан йөгерә, ләкин тегесе аңа әйләнеп карарга да теләми иде. Зәңгәр алъяпкыч япкан крестьянка чиләктәге кайнар чәен безнек аяк астыбызга чайпалдырып түгеп җибәрде. Бөкере егет шундый бер шаркылдап көлде, аның ябык йөзендәге бөтен җыерчыклар, аккордеон көенә биешкәндәй булып, хәрәкәткә килделәр. Бары тик авыл башлыгы гына коймага таянган көйгә, шляпасын кулына тотып, дәшми-тынми басыш калды. Мин үз гомеремдә беркайчан да кешенең йөзендә бу чаклы моң җыелганлыкны күргәнем юк иде дип уйлыйм. Һәм шулай ук моннан соң да мондый хурлыкны күрмәсәм иде.

Ф. X. Тәрҗемәсе.