Логотип Казан Утлары
Публицистика

КӨНДӘЛЕК ДӘФТӘРЕМНӘН

...

әвамы)

27 апрель.

... Арбаларга салып безне алып киттеләр. Фронт артта кала, атышлар әкренәя. Ара-тирә генә немецларның миналары юл чатларында ярылалар. Атлар өркә. Юл искиткеч начар. Адым саен агач төпләре, базлар, ташлар. Арба, көчле дулкын кечкенә каекны бер яктан икенче якка ташлаган кебек, әле уңга, әле сулга ыргыла. Яралылар ыңгырашалар. Менә атлар туктады. Алдагы олаудан берәү миңа кычкыра.

 — Әпсәләм, әллә яраландыңмы?

— Шахирсз, син түгелме соң?

— Нәкъ үзе. Хәлең ничек?

— Менә күрәсең, шәптән түгел. Синең кай җирең?

— Мин аякларны өшеттем, малай. Дүрт тәүлек буенча су эчендә ятарга туры килде...

 Атлар кузгалды. Юл, матур каенлыкны үтеп, киң сазлыкка чыкты. Саз өстен кар сулары баскан, кояш яктысында балкып, ялтырап ята ул. Озак барабыз. Ниһаять, олаулар санротага килеп туктадылар. Перевязка булды. Җылы, җыйнак землянкага алып керделәр. Ниләмә тәүлек йоклаган юк иде, оеп йоклап киткәнмен. Инде тәмам караңгы төшеп җиткәндә санбатка килеп җиттек. Монда безне ак чатырга алып керделәр. Тәмам йончыган идек. Кайнар чәй эчкәч, май беләч күмәч ашагач, хәл керә төште. Мин ярым йокымсырап ятам. Күз алдыннан фронтта калган иптәшләр китми. Ихтимал, менә шушы минул та аларның минометлары дошман өстенә мина яудыра торганнардыр. Их, алар янында буласы иде. Кинәт мич турында ялкын күтәрелеп китте. Күз ачып йомарлык вакыт үтмәгәндер, бөтен чатырны ут чолгап алды. Авыр яралылар өсте нә зур куркыныч төште. Ләм: врачларның, санитар һәм сестраларның батырлыгы безне ут эченнән коткарды. Бер генә кеше дә зарарланмады.

28 апрель.

Тимер юлга әле биерак. Автомобильләрдә барабыз Фашист самолетлары безнең бак өстендә әйләнә. Пулеметларда сиптерәләр, бомбалар ташлыйлар Кабахәтләр.

29 апрель.

Авыру булып йөри бик начар икән. Шау-шуларга күнеккән күңел монда үзен тарсын? Тизрәк төзәләсе иде дә, тизрәк яна дан иптәшләр янына кайтасы, яңадан рәхимсез рәвештә дошман белән сугыша башлыйсы иде. Хәер, мин озак ятмам. Күп дигәндә, ун унбиш көн үтәр. Тышта тын гына. Урманда, кояш пәр яшәреп, баш күтәрәләр. Яралылар арасында татарлар күп яз. Саф зәңгәр күктә тал ак болытлар төркеме йөтәмле сагыз исләре аңкыган җирләрдә үлән. Мин алар янына килеп утырам да, сораштыра башлыйм. Аларның кайсылары Казаннан, кайсылары Татарстан районнарыннан. Уфа егетләре дә бар. Авыр яраланучыларга хатлар язып бирәм. Менә без промежуточный госпитальдә. Монда авыр юлдан соң яралыларны ял иттерәләр, кирәк булганнарына операция ясыйлар. Моннан ярты сәгать элек мин дә операциядән кайттым. Ифрат авыр булды. Осколок сөяккә кадәр җитеп, сөяк өстеннән түбән таба шуып киткән... Ярамның әрнүе басыла төшкәч, кулыма блок-нотымны алдым. Ләкин нәрсә язарга? Шакиров ыңгыраша.

— Тунадылар, малай, аякларымны тунадылар! ди. Без ята торган бина элек мәктәп булган. Аның каршында бик матур озынча күл. Күлнең аргы ягында карасу-яшел хәтфә сыман урман сузыла. Тыныч вакыт булса монда бала-чагалар шау-гөр килерләр иде. Ә хәзер гаскәриләр, яралылар, автомашиналар, самолетлар...

30 апрель.

Безне кичә үк озатырга тиешләр иде, ләкин, ни сәбәптәндер, - озатмадылар. Ярам, хәзер; нигәдер, ныгырак борчый. Аякны кузгатыр хәл юк. Үзем тәмам пычранып, каралып беткәнмен, йөзне сакал-мыек баскан. Дуслар күрсә я танымаслар, я шаркылдап көләрләр иде. Яралылар бик күп. Бөтен бүлмәләр шыгырым тулган. Күбесе идәндә, носилкаларда яталар. Врачлар дүртәр-бишәр көн йокламыйча эшлиләр. Бер генә яралы да ярдәмгә мохтаҗ килеш калмый. Авыру чак кына зарлана башласа да аңа тиешле ярдәм күрсәтелә. Яралылар арасында төрле кеше бар: берәүләр үтенәләр, берәүләр сүгенә, бүтәннәр яныйлар. Докторларның, сестраларның мөгамәләсе мине гаҗәпкә калдыра, һәрбер яралыга карата аларның җылы, йомшак сүзләре бар. Хәтта хәтер калдыра торган сүзләргә дә алар ачык чырай белән җавап кайтаралар. Ура! Сестра бритва алып килде.

— Кырыныгыз,—ди ул,— юкса мин сезне яратмый башлармын.

 — Әй, рәхмәт төшкере. Яшә! сестричка!— дибез без бер тавыштан.

1 май.

Бөек бәйрәм, бөек көрәш көне. Озак еллар арасында беренче мәртәбә мин аны шулай каршы алам вагон тәгәрмәчләре тигез тавышлар чыгарып такылдыйлар, асылмалы койкалар чак-чак кына чайкалалар. Ишек ярыгыннан кояш белән тулган урман, зөбәрҗәттәй зәңгәр күк кисәге күренеп китә. Яралылар тагын йоклый. Иртә әле. Вагонда тәртип, чисталык. Без чишенеп, ап-ак җәймәләр җәйгән, ак мендәрләр салган асылмалы койкаларда ятабыз. Аш та бик әйбәт. Менә безнең иртәнге меню:

200 гр. ипи, 50 гр. атлан май, дөге боткасы, кофе.

 Мин, терсәгемә таянып, уйланып ятам. Фронтта калган дусларым бер генә минутка да исемнән китми. Менә алар алга иелеп чабалар, менә ашыга-ашыга огневая позицияләр хәзерлиләр, минометларны коралар. Мин үзем дә сизмәстән команда бирәм,

— Угол 45, дистанция... Әлбәттә, мине берәү дә ишетми, чөнки минем иреннәрем генә кыймылдыйлар. Хәзер мин үземне бик яхшы, бик җиңел хис итәм. Ә төнлә авыр иде; ярам әрнеде, тез буыннары, аяк бармаклары сызлады, табан аслары бер кызды, бер өшеделәр. Кич белән Сегеж шәһәрендә поезддан төшерделәр дә, автомобильләргә утыртып, госпитальләргә алып киттеләр. Сегеж матур, җыйнак шәһәр булган. Уңда зур кәгазь фабрикасы күренә, ләкин хәзер ул эшләми. Документларны рәтләп, мунча кереп чыкканчы байтак вакыт үтте. Койкага менеп ятуым булды рәхәт йокыга да талдым. Йокыдан уянгач та бик озак, үземнең кайда икәнемне белә алмыйча, аптырап тордым. Тышта кояш, аның алтын нурлары кәгазь тасмалар белән аркылы-торкылы ябыштырылган зур тәрәзәләрдән кереп, ап-ак түшәмдә уйныйлар. Минем койкам тәрәзә янында. Күтәрелеп тышка карыйм. Урам буш. Штатский халык бөтенләй күренми диярлек. Бар да гаскәриләр. Алар бик күп: Йортлар бер-берсенә охшыйлар: бар да икешәр катлы, түбәләре текә, кызыл чүлмәк белән ябылган, тәрәзә яңаклары, балконнар ак буяу белән буялган, сырлап эшләнгәннәр. Иптәшләр берәм-берәм уяналар. Врач карап үтә. Без үзара таныша башлыйбыз. Барыбызда да бер кызыксыну:

— Фронтта нихәлләр?

— Безнекеләр алга баралар,— ди бездән соңрак яраланучылар.

3 май.

Көн болытлы, күңелсез:

Тышта кар сибәли.

Җил. Озын-озын итеп илгә хатлар яздым. Хатлар яздым да сестрага бирдем. Ул елмайды: — Ай-һай күп язгансыз,— диде. Минем белән баш-башка разведчик Николай Широков ята. Аның аркасы яраланган, шуна күрә ул гел күкрәк өстендә генә ятарга мәҗбүр. Болай яту бик кыен, ди ул, сөякләр авырта, күкрәк авырта. Ул чандыр йөзле; чем кара күзләре кечкенәләр, үткерләр. Әңгәмә сатарга ифрат яратучан кеше. Мин аның бөтен тарихын беләм инде. Ул Ростов өлкәсеннән, әтисе рус, әнисе казачка. Көнбатыш фронтта булган, яраланган, өч ай госпитальдә яткан. Бу аның икенче тапкыр яралануы инде.

— Мин, разведвзвод белән чәнечкеле тимер чыбыкларны кисәргә киттем. Шуышабыз. Кемдер саксызлык күрсәтте бугай, безне күреп алдылар. Пулемётлар, автоматлар тырылдый башлады. Чинап килеп миналар ярыла. Мин:

Тизрәк, тизрәк, иптәшләр! Алга!— дип кычкырдым. Тимер чыбыкларга килеп җиткәнче өч кешебезне югалттык. Кинәт безнең минометлар ут ачты. Безгә кан кергәндәй булды. Финнарның пулеметлары тынды. Без, тимер чыбыкларны кисеп, капкалар ясадык та кирегә шуыша башладык. Ул арада финнарның полковой минометлары ут ачты. Ул да булмады, миннән ун адымнар чамасы сулда, мина ярылды һәм нәрсәдер минем аркамны яндырып алды, каскама осколоклар килеп бәрелде. Башымны селкеп карыйм—зарарлы нәрсә юк кебек. Кулымны аркага сузам— кан. Иптәшләр миңа ярдәм күрсәтте. Мин әкрен генә шуыша башладым. Кинәт кайдандыр «кукушка» атарга тотынды. Башны күтәрергә бирми бит. Мин чокырга туры килдем. Туп-тулы су. Теләсәң-теләмәсәң дә чокырга төшәргә мәҗбүр мин һәм анда бер сәгатьтән артык яттым. Киемнәрем тәмам чыланды, үзем күчән шикелле туңдым. Әгәр дә санитарлар килеп коткармаса, шушы чокырда аякларны да сузган булыр идем... Широков хәлдән тайды һәм, мендәрен кочаклап, йокымсырый башлады. Мин аны борчымадым. Кич белән, «Музыкаль вакыйга» дигән кнно-картина карадык. Нәфис әсәр, ләкин, дөресен әйткәндә, ул мине бөтенләй дулкынландырмады: Хәзер безгә башка, бөтенләй башка әсәрләр кирәк. Көрәш ялкыны белән сугарылган, йөрәкләрдә явыз дошманга чиксез ачу, нәфрәт кабыза торган көчле әсәрләр кирәк безгә. Совет яшьләренә, картинаның юлы кебек, ак юл ачык иде:

 

Кабахәт фашистлар ул юлга аркылы төштеләр, пычраттылар. Белегез, ерткычлар, без, яшьләр, бу вәхшилекне сезгә һичбер вакытта да, Көндәлек дәфтәремнән  һичбер вакытта да гафу итәчәк түгелбез. Мин, сугыш башланганнан бирле бик күп коточкыч нәрсәләр очраттым; яндырылган авыллар, җәзаланган яшь балалар, асылган, туракланган картлар, мәсхәрәләнгән хатын-кызлар, туган-үскән илләрен ташлап, каңгырып йөрергә мәҗбүр булган гаиләләр... күрдем. Күңелемнең әрнүен, йөрәгемдәге ачуның көчлелеген әйтеп бирерлек сүзләр таба алмыйм. Шул вакыттан бирле мин бер генә тапкыр да көлгәнем юк. Бөтен хисләремдә, уйларымда бары бер генә ялкынлы сүз: үч йөрәгемнең соңгы тибешенә кадәр мин үч алачакмын. Фашистлар кешеләр түгел. Алар еланнардан зәһәр аяклы автоматлар. Кайда туры килсә аларны шунда юк итәргә, бетерергә кирәк. Минем минометымнан очкан миналар уннарча фашистларның тәннәрен өзгәләде инде. Ләкин бу бик аз. Тиздән мин яңадан фронтка ашкыну белән ул кабахәтләрне юк итәргә, бетерергә керешәчәкмен. Хәзергә минем бөтен теләгем шул. Үч, изге үч!

4 май.

Тышта буран. Җил. Палатага Катя «Зәңгәр күз» килеп керде. Иптәшләр безнең сестраны шулай атыйлар. Шундый җитез, шундый шук инде ул, нәкъ күбәләк кебек очына. Палатага аның килеп керүе була, бөтен авыруларның чырайлары ачылып китә. Берәүләргә шаян сүз әйтә, берәүләрне иркәли, бүтәннәренең юрганнарын, мендәрләрен ротләп үтә. Үзе буйга кечкенә генә, күзләре таң кебек зәңгәр, җанлылар, керфекләре озын, яңаклары, салкыннан кергән кебек, янып торалар, борын яфраклары еш-еш тибрәнә. Йөргән чакта аяклары әллә идәнгә тия, әллә юк— күлдә йөзгән аккош кебек тавыш-тынсыз гына үтә ул.

5 май.

Тышта һаман ап-ак кар. Халык бик ашыгып йөри ахырысы салкын. Госпиталь каршындагы мәйданда бер взвод кызылармеецлар маршировать итәләр. Безнең палатадан бер иптәш кичә терелүчеләр батальонына китте. Саубуллашканда ул болай диде:

— Дуслар, тизрәк терелегез. Явыз дошманның башын өзәргә кирәк. Миннән хәзер алар пощада көтмәсеннәр. Кич белән «Оборона Царицына» дигән кино картина карадык. Менә бу картина кирәк. Көрәшкә чакыра, канны кайната ул!

6 май.

Госпиталь көннәре хәтсез озыннар. Ерак тылда булса укырга китап, язарга кәгазь табылыр иде. Монда, прифронтовой госпитальдә, хәл читен. Бөтен госпиталь өчеч бердәнгбер китап диярлек — 1941 ел өчен чыккан өстәл календаре, Мин аны башыннан башлап та, ахырыннан башлап га укып чыктым инде. Госпитальгә, үзәк газеталар, нигәдер, сирәк килә, гаскәри газеталардан «В бой за родину» һәм «Боевой путь» дигәннәр бар. Ләкин алар бик кечкенәләр.

7 май.

Көннәр һаман болытлы, тышта һаман кар. Яра борчый, шулай да аякка басып була инде. Тизрәк тереләсе иде дә, тизрәк фронтка китәсе иде. Тик ятудан ифрат туйдым. Госпитальгә яңа яралылар килеп тора.

— Эшләр ничек? дип сорыйбыз без.

— Ярыйсы, әкренләп алга барабыз. Безнец «Катюша» лар финнарның котын ала. Күптән түгел генә без бер карт немец генералын пленга алдык. «Мине, диде ул, хәзер үк ата аласыз, ләкин элек җәһәннәм машинагызны күрсәтегез».

8 май.

Г. Фишның «Имя сына» дигән хикәясен укыдым. Материалы әйбәт, ләкин хикәя гаҗәп салкын, эчке музыкасы, эчке җылылыгы юк. Күңелнең бер генә кылын да тибрәтми. Нигә ул алай? Г. Фиш яңа канат чыгара башлаган язучы түгел бит?

10 май.

Кичә Федотов һәм Шакиров терелүчеләр командасына киттеләр. Мин һаман ятам әле. Ярамның әзрәк рәте китебрәк тора бугай. Перевязкадан кайткан саен кәефем кырыла.

11 май.

Ниһаять, кояш ялтырап көлә. Урамдагы карлар сәгать саен эри баралар. Широков йөз дә беренче тапкыр диярлек үзенең ничек яралануы турында сөйли. Гаҗәп кеше. Син тыңлыйсыңмы, юкмы, барыбер сөйли ул.

14 май.

Кояшлы тын көн, зәңгәр күктә тау-тау ак болытлар. Кәефем яхшы. Хәзер генә өлкән врач карап үтте.

«Ну, как, «гуляешь?» дип сорады ул. «Гуляем!»—дип җавап бирдем мин. Мине икенче госпитальгә күчерергә булдылар. Димәк, берникадәр үзгәреш.

15 май.

Кичә, караңгы төшеп килгән чакта, мине икенче госпитальгә күчерделәр. Бу гаспиталь армейский госпиталь дип атала. Монда авыруларга ишек алдына чыгарга, җиңел-жиңел эшләр башкарырга, занятиеләр үткәрергә рөхсәт ителә.

16 май.

Безнең палата тәрәзәсеннән поездларның шаулап үтүләре күренеп кала. Их, шул поездларга утырып туган илләргә кайтсаң иде. Күңелләр әллә нишләп китә, мин түзмим, йөрергә маташкан булып, аксый-аксый ишек алдына чыгам да, кояшка каршы утырып, күзләремне йомам һәм хыял диңгезенә чумам... Төштән соң Сегежга дошман самолетлары ике тапкыр налет ясады. Ләкин зениткалар аларны якын җибәрмәделәр, фашистлар, бомбаларын кайдадыр сопкаларга ташлап, күздән югалдылар.

17 май.

 Милый друг, в далекой стороне

Ты сегодня вспомни обо мне.

Вспомни и любимым назови,

Но к себе, родная, не зови.

Не зови меня, не окликай,

Голову грустя, не наклоняй.

Пусть не омрачит печали тень

Глаз твоих в весенний этот день.

В этот день, когда, ломая лед,

Мы идем по ржавчине болот,

По дорогам, залитым водой,

По тропам Карелии лесной.

В этот час, когда от взрывов мин

Дымом застилает синь лощин,

И снарядов ропщущий полет

Грохотом березы обдает.

В этот час, когда земля в огне,

Будь со мной, лети душой ко мне,

 Чтобы я любил тебя сильней,

Храбростью и силой стань моей.

А. Коваленковның бу шигыре миңа бик ошады. Әгәр дә мин шигырь язарга утырсам нәкъ шушындый тойгы белән язган булыр идем.

20 май.

 Врачта булдым. «Тизрәк частема кайтарыгыз, мин тәмам савыктым инде, иптәш врач!» дип үтендем. Сары чәчле, мөлаем, матур йөзле хирург ханым миңа елмаеп карады: «Юк, иптәш Абсалямов, элек төзәлегез, соңыннан кайтырсыз. Сезгә дулкынланырга ярамый, тыныч булыгыз».

— Тыныч булыгыз! Юк, иптәш врач, тыныч ятар чак түгел; Йөрәгем ярсый, каным кайный минем. Явыз дошман тугай илемнең изге туфрагыннан сөрелми торып тынычланып булмас. ...Эч поша, көн ифрат озын. Кырын ятып Б. Иллешның «Карпатская рапсодия» дигән романын укыйм.

 23 май.

Көннәр һаман да әле рәтләнгәне юк. Күк йөзе тоташ соры болыт белән капланган. Кояш күзен дә ачып карамый. Көз көннәрендәге кебек, вак яңгыр сибәли. Урамда чәчәк түгел, яшел үләннәр дә күренми». Тик ятудан күңелем  әрни. Ә врач барган саен юата: «Төзәләсең инде» ди. Кич белән кинода үзебезнең ротадан бер иптәшне очраттым. Ул миннән соң яраланган һәм миңа бик күп яңа хәбәрләр сөйләде. Локни безнең взвод турында һичнәрсә белми. Кендәлек дәфтәремнән...

 24 май.

Кояш, шаярып йөргән малай өенә канткай кебек, курка-курка гына болыт астыннан чыга. Бөтен табигать җайланып китә, авырулар да үзләрен җиңел хис итә башлыйлар. Кемдер үзенең туган илен сагына: «Бездә хәзер печәнгә төшәләр инде» ди. «Ә бездә ташыйлар инде... Бодай билгә җитә» —дип өсти икенчесе. Шулай, сүз сүзне чыгара һәм әңгәмә озакка сузыла. Ниһаять, сүз фронт хәлләренә күчә. Пулеметчик Леонов үткән елның көзендә булган сугышларны исенә төшерә. «Пеләш тау итәгендә фрицларның ничек килгәнен күрсә идегез. Туп-туры, иелмичә, киләләр бит. Бар да исерек, кычкыралар, үкерәләр, төзәмичә-нитмнчә автоматлардан сиптерәләр. Безнең нулеметчиклар аларны, печән чапкан кебек, рәт-рәт белән кисеп салдылар. Хәзер фрицлар алай психовать итмиләр инде».

26 май.

 Бүген искереп беткән «Красная новь» журналын актарганда шушы юллар күземә чагылып китте:

Любовью дорожить умейте,

С годами — дорожить вдвойне.

Любовь не вздохи на скамейке,

И не прогулка при луне.

И слякоть будет, и пороша:

Ведь вместе надо жизнь прожить...

Любовь с хорошей песней схожа,

А песню нелегко сложить.

Күптән инде М. шушы юлларны үзенең бер хатында цитата итеп китергән иде. Ул чатында бу шигырьнең С. Щипачев шигыре икәнен белми идем, шулай да шигырь миңа ифрат ошаган иде. Хәзер, әлбәттә, мин аңа икенче төрлерәк карыйм. Ләкин ничек кенә булмасын, бу шигырь миндә үткән хатирәләрне уятты. Москвадагы тын Песчаный тыкырыгы күз алдыма килде. Менә кулына конверт тотып, бүлмәмә Абыз-чичи әкрен генә килеп керә:

— Габдрахман, сиңа хат бар...— ди. Мин конвертка карау белән үк аның кемнән икәнен беләм һәм, дулкынланып, һичбер сүз белән аңлатырга да мөмкин булмаган бер хис белән, хатны учыйм. Әйе, мәхәббәтнең матурлыкта, көчлелектә тиңдәше юк. Хәзер безне меңнәрчә километр җир аера, ә мәхәббәт ялкыны барыбер сүрелми. Походларда, сугышларда йөргән чакта мин аның хатларын укыйм да яңадан көч кереп, дәртләнеп, батыраеп китүемне сизәм...

Хәзер генә кинодан кайттык. «Машенька» дигән картинаны карадык. Ифрат ошады. Маша М-ны хәтерләтә: бөтен кыланышы, табигате, матурлыгы, тойгыларының сафлыгы һәм нечкәлеге — бар да аныкы.

29 май.

Врачта булдым. Ике көннән соң яңадан чакырды. Менә бит, бармаса бармый икән, һаман рәтләнеп булмый. Төннәрен, кайчакта бик озак йокламыйм. Кулларымны баш астына куям да, бетмәс-төкәнмәс уйларга чумам. Нинди генә, нинди генә төрле уйлар баштан үтми. Сугыш, иптәшләр, киләчәк тормыш әдәбият, культура, язылачак әсәрләр, геройлар һ.б. һ.б. Онытылып хыялларга чумуның бер гүзәл ягы бар: син вакытның үтүенә һич тә игътибар итмисен, аның агышын сизмисен. Кай арада кыска төн үтеп китә, кай арада моңсу таң сызыла башлый, күк өстеннән аксыл томан күтәрелә: Иптәшләр йокы аралаш ара-тирә команда бирәләр, ыңгырашалар, кычкыралар. Әйе, сугыш бик күпләрнең нерваларын какшаткан шул.

31 май.

 Майның актыккы көне, язның соңгы сәламе. Килер язлар, сайрар кошлар, ләкин быелгы яз шикелле яз һичбер вакытта да кабатланмас. Быелгы яз гитлерчылар өчен каһәрләнгән яз, безнең өчен яңа җиңүләр бәйрәме. Тарихчылар, шагыйрьләр, язучылар бу яз турында бик күп томнар язарлар, халык бу яз турында гүзәл-гүзәл легендалар тудырыр, һава тревогасы. Финнарның самолеты безнең госпиталь өстендә әйләнә. Кабахәт! Зениткалар ут ача, һавага совет самолетлары күтәрелә. Кабахәт фашист тизрәк табанын ялтыратырга ашыга.

1 июнь.

Нинди ямьле җәйге иртә. Гаҗәеп тынлык. Бөдерә болытлар арасыннан кояш көлеп карый. Кичә кояш баер алдыннан давыл күтәрелгән иде: урамнарда өермәләр бөтерелә, күк йөзе күгелҗем кара болытлар белән капланган, тәрәзә турындагы ялгыз нарат сыгыла-сыгыла ыңгыраша иде. Ә бүген шундый тын, хәтта яфрак та селкенми.

3 июнь.

Безнең палатада Захаров фамилияле өлкән сержант ята. Пуля, аның сул беләгеннән кереп, аркасында калак сөяге астынан чыга, ләкин, шунсы гаҗәп, бер генә урында да сөякне зарарламый. Тагын берничә көннән соң Захаров частена кайтып китәчәк. Ә аның госпитальгә килүенә ике атна да юк әле. Шушындый тирән яраның шул кадәр тиз төзәлүе, әлбәттә, безнең совет врачларының зур осталыгыннан килә. Без, сугышчылар, врачларга чиксез зур ихтирам белән карыйбыз һәм аларны үзебезнең иң якын сугышчан дусларыбыз дип исәплибез. Үзенең ничек яралануы турында Захаров миңа менә нәрсә сөйләде: «Безнең батальон дошман тылында хәрәкәт итә иде. Бер вакытны без олы юл буенда үзебезнең разведчикларның туракланган канлы гәүдәләренә очрадык. Коточкыч күренеш иде бу. Күпләренең борын, колаклары киселгән, күзләре штык белән кадап чыгарылган, маңгайларына кызган тимер бастырылган, ә берничәсенең аяк куллары кирегә кайтарылып, сындырылган иде. Без бик озак, алар алдында бүрекләребезне салып, башларыбызны иеп тордык. Ә икенче көнне иртә белән поступлениегә киттек. Кичкә таба дошман, ике ротага якын кешесен югалтып, чигенә башлады. Без, батальон командиры, комиссар, мин һәм тагын бер унлап кеше, кечкенә генә аланга килеп чыктык. Аланның аргы ягында бер төркем кызылармеецлар күренде.

— Кайдан килеп чыкканнар, кемнәр?—дип сорады комбат һәм мине белешер өчен алга җибәрде. Мин ун адымнар чамасы җир китәргә өлгермәдем, кинәт автомат очереде яңгырады. Мин җиргә яттым һәм, кулымның яралануына карамастан, автоматымнан ут ачтым. Минем өчен бар да ачык иде: болар кызылармеецлар киемнәре кигән фин солдатлары иде. Минем күз алдыма кичәге коточкыч картина килеп басты һәм ярсуымны чикли алмыйча һаман, һаман аттым. Кызылармеец киеме кигән бер генә дошман да исән килеш калмады...»

8 июнь.

Күптән инде көндәлек дәфтәргә кул тидергән юк иде, бүген язмый булдыра алмыйм, һич тә көтмәгәндә, уема да килмәгән бер очрашу булды... Иртә белән соңгы көннәрдә генә язып бетергән хикәямне һәм көндәлегемнән бер кисәк алып «Совет әдәбияты»на җибәрдем. Аннары обедка кадәр занятиеләр үткәрдем (мин взвод командиры бит). Ә кич белән бер үзем палатада утыра идем. Ишек ачылды һәм... палатага өлкән политрук Рәхмәт Гайфуллин килеп керде. Без кочаклаштык. Нинди көтелмәгән очрашу, нинди шатлык? Без аның белән сугыш башыннан бирле күрешкәнебез юк иде. Хәзер ул җитдиләнгән, хәрәкәтендә, йөрешендә олылык сизелә. Тик күзләрендә генә үзгәреш юк: тыныч һәм моңсу карыйлар алар. Урамга чыктык һәм байтак вакыт сөйләшеп йөрдек. Иске дуслармын сөйләр сүзләре бик күп бит. Барсын да, барсын да беләсе килә, ләкин мондый чакларда кирәкле сүзләр һич тә башка килмиләр. Җылы һәм тын кич. Күк зөбәрҗәттән зәңгәр. Тик офык тирәсендә генә алсу нурларга манчылган ак болытлар төркеме талгын гына йөзә. Хәзер мин палатада утырам. Гайфуллин белән иртәгә яңадан очрашырга сүз куешып, аерылыштык. Бүген төнлә мин бик озак йоклый алмам, һаман уйлармын да уйлармын...

9 июнь.

Иртә белән, сәгать унберләрдә Гайфуллин яңадан минем янга килде. Бүрәнәләр өстенә утырып унбиш минутлар чамасы сөйләштек. Ул поездга ашыга иде. Миңа аның белән шулай тиз аерылышу бик авыр. Тагын бераз гына бергә утырасы иде. Гайфуллин элек үк миңа ихтирам белән карый торган иде. Бу юлы мин, аның миңа карата булган хисләренең никадәр саф, эчкерсез икәнен, безнең арадагы дуслыкның никадәр нык икәнен бик яхшы төшендем. Бу шәһәрдә бүтән йомышы булмаса да, ул мине күрер өчен монда туктый, бик озак эзли, ниһаять, мине очрата... Менә ул китеп бара инде. Башын кыңгыр салып, аркасына вещь капчыгын асып тузанлы юлдан атлый ул. Мин бик озак аның артыннан карап торам. Күңелемдә үзем дә аңламый торган тойгылар ташый...

11 июль.

Бүген, минем белән бер палатада ятучы Шевченконы тылга озаттылар. Мин аның белән гаять дуслашкан идем, йомшак күңелле бу украин егете бер генә минут та тик тора белми иде. Ике аягы икесе дә яралануга карамастан, гел бер-бер нәрсә эшләп маташа: ул слесарь да, тегүче дә, итекче дә: Миңа да сагынмалык итеп бер пәке эшләп бирде, итекләремне текте.

12 июль.

Исәнмесез, июнь уртасында ябалак-ябалак кар ява. Бөтен җир ап-ак. Нәкъ көз көне. Күк йөзе аксыл-соры болытлар белән капланган. Палаталар буш. Кичә яңадан бик күп яралыларны икенче җиргә озаттылар.

16 июль.

Янадан ямьле җәй. Җылы, кояш балкый. Тыштан керәсе дә килми. Мин һаман госпитальдә. Туйдым, туйдым. «Олаучы Абушахман»ны язып бетердем һәм почтага илтеп салдым. Минем сызмаларымны язучы иптәшләр ничек каршы алырлар икән? Дөрес, аларны эшләнеп беткән дип һич тә әйтеп булмый. Мөмкинлегем булса алар өстендә мин яңадан көннәр буенча эшләр идем әле.

17 июль.

Яңа гына врачта булдым. Ниһаять күптән көткән сүзне ишеттем: частька. Иртәгә иртән китәм. Рәхмәт сезгә, кадерле врач иптәшләр, рәхмәт сезгә, гүзәл сестралар, рәхмәт сиңа, бөек халкым минем! Яңадан фронтка, яңадан давыл эченә китәм. Теләгем бер генә: мөмкин кадәр тизрәк каһәр суккан фашист бандаларын илем туфрагыннан куарга! Бу юлда канымны, гына түгел, гомеремне дә кызганмам!