Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЮМ НАСЫРЫЙ

(Үлүенә 40 ел тулу уңае белән)

Татар халкының культура тарихыма экскурсия ясый башласаң, иң элек Каюм Насырый исеменә барып тукталырга туры килә. Чөнки татар культурасы тармакларының бик күбесенең очы аңар барып тоташа. (Бер яктан, патша самодержавиесенең колонизаторлык политикасы һәм, икенче яктан, феодализмның авыр басымы астымда гасырлар буе караңгылыкта яшәп килгән татар халкын көнчыгыш феодализмы һәм ислам дине тәэсирләреннән арындырырга тырышып көнбатыш европа һәм бөек рус халкы культурасы белән беренче башлап таныштыручы һәм татар халкы арасында гомуми прогресс, ватанчылык идеяләрен таратучы беренче кеше Каюм Насырый була. Татар феодалларының һәм татар динчеләренең кимсетүләренә, хурлауларына һәм янауларына карамастан, ул шул юлда армый-талмый эшли һәм үзенең бөтен тормышын шуңар багышлый. Иң авыр заманда һәм авыр шартлар эчендә ул җитмеш сигез еллык «гомеренең кырык биш елын татар культурасын үстерү, аны яңартуга, шул юлдагы көрәшкә багышлый. Аның бу зур хезмәтләренә үз вакытында һичбер бәя бирүче булмаса да, Бөек Октябрь Социалистик революциясеннән соң аның хезмәтләре үзләренең тиешле бәяләрен алдылар. Хәзерге вакытта татар совет язучылары һәм гыйльми работниклары, укучы яшьләр һәм укытучылар массасы К. Насырыйның хезмәтләрен киң рәвештә өйрәнәләр.

Аның төп хезмәтләре өч зур тармактан тора:

1. тел-әдәбият һәм фольклор;

2. фән һәм көнкүреш

 3. тормыш.

Ул үзенең кырык биш еллык язучылык гомерендә шушы тармаклар буенча чиксез күп нәрсә язган һәм тәрҗемә иткән. Аның кырыктан артык басылган әсәрләре генә бар. Аның әсәрләре арасында «Фәвәки-һел җәләса» (фольклор җыентыгы) һәм «Ләһжәи татари» (татар теленең сүзлеге) кебек 500—600 бит зурлыкта булганнары да бар. Бер кат басылган әсәрләре генә 375 басма табакка якын хисаплана. Аның кайбер әсәрләре җидешәр-сигезәр кат басылганнар. Татар язучылары арасында әлегә кадәр К. Насырый кебек күп каләм продукциясе биргән универсаль язучы юк. Ул татар язучылары һәм гыйльми работниклары арасында иң күп каләм продукциясе биргән Шиһап –Мәрҗәни һәм Г. Камалларга караганда да күбрәк язган. Рус һәм татар теле грамматикалары, хикәя һәм шигырьләр тәрҗемәсе, тарих, география, математика, медицина һәм фармацевтика, агрономия һәм башка, һәм башка бик күп тармаклар Каюм Насырый менә боларныц барсы буенча да эшли. Болардан тыш ул 1871 елдан башлап, 24 ел буенча, өстәл календаре чыгарып килә. Аның ул календарьлары, календарьлык хезмәтеннән тыш, татарда вакытлы матбугат (газета-журнал) юк вакытта, вакытлы матбугат хезмәтендә үтиләр. Бу календарьларында Насырый, ул замандагы татар укучы массасын дөнья хәлләре белән таныштырып килә. Ай, число хисаплары, фән-техника яңалыклары, халыкара хәлләр, патша Россиясенең эчке тормышы, һәр төрле статистика мәгълүматлары һәм белешмә материалларында татар халкының иҗтимагый тормышында һәм көнкүрешендә булган вакыйгаларга, татарның тарихына, тел-әдәбиятына һәм фольклорына да киң генә урын бирә. Хәтта бу календарьларында ул вакытта чыккан кайбер китапларга тәнкыйть һәм рецензияләр дә урнаштыра. Үз заманында К.Насырыйның байтак кына гыйльми һәм әдәби әсәрләре рус матбугатында да басылганнар. Насырый ул Казан Университеты янындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең члены булып торган. Менә шул җәмгыять тарафыннан чыгарылган гыйльми мәҗмугаләрдә һәм башкаларда аның татар халкының мифологиясе, этнографиясе һәм фольклорына караган күп кенә гыйльми хезмәтләре урнаштырылганнар. Насырый ул татар язучылары арасында иң күп кулъязма әсәрләр калдырган язучы. Аның Казан Университетынындагы Татарстан гыйльми көтепханәсенең Кулъязмалар бүлегендә генә 42 төргәк кулъязмасы саклана. Аларныц бөтенесенең күләме 100 басма табакка якын. Дөрес, аларныц зур тына бер өлеше басылган әсәрләренең кулъязмалары. Ләкин алар арасында бөтенләй матбугатка чыкмаган әсәрләре дә күп. Якын вакыт эчендә Татгосиздат тарафыннан Каюм Насырыйның әдәби хезмәтләренең бер өлеше аерым китап итеп чыгарылачак. Язучылыктан һәм гыйльми эшләрдән тыш, К. Насыйриның педагоглык өлкәсендә дә зур гына хезмәтләре бар. Ул татар телендә беренче мәртәбә газета чыгару чарасына керешсә дә, ләкин патша хөкүмәте аның ул эшенә юл куймый. Шулай итеп, К. Насырый ул киң мәгънәсендә язучы, публицист, хикәяче, шагыйрь, тәрҗемәче, гыйльми работник һәм педагог булган. Бу яктай караганда, аны бөек рус поосветительләреннәи М.В. Ломоносовка ошатырга була. Кыскасы, без Каюм Насырыйны татар халкыг ның беренче зур просветителе, беренче остазы һәм беренче мөгаллиме дип таныйбыз. Татар халкының культура тарихында аның исеме мәңге онытылмаячак.