Логотип Казан Утлары
Хикәя

БИЕКЛЕК ӨЧЕН

Икәүләшеп баланы сөяргә керешә торганнар иде. Менә хәзер дә ул, хатыны Люцияне аңар таба сузган шикелле хис итеп һәм баланы үзенә алырга теләп, кулларын югары күтәрде. Ләкин аның кулында газета. Һәм ул газетаның битендә ерткыч фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән баланың рәсеме төшерелгән иде. Бу рәсемгә карап, Салих кинәт кенә йокыдаш уянгандай сискәнеп китеп: «Эх-х, оныта да язганмын икән әле. Бүген Люциянең туган көне бит... Кызыйның үзенә атап хат язарга, аның исеменә үк адреслап җибәрергә кирәк», дип куйды. Тик ул бу хатны очлап өлгермәде, нәкъ шул вакыт:

— Рота! Стройга тезелергә! — дигән команда яңгырады. Салих, яза башлаган хатын, кулындагы карандашын шунда, шомырт куагы төбенә, куеп, күрсәтелгән урынга таба китте. Сугышчылар һәм командирлар тиз җыелдылар. Сафның алдына чыгып, батальон командиры речь сөйләргә кереште:

— Иптәшләр! «П» биеклегендә ике айдан бирле дошман яши. Ул анда бик нык урнашкан. Менә шул биеклектәге дошманны штурмга алырга, блокировать итәргә кирәк. Бурыч гаять җаваплы. Шуның өстенә штурмлаучы группа фәкать үз ирекләре белән теләп баручы иптәшләрдән генә төзелә. Ул, сафтагы сутышкыларның йөзләренә сынаульк караш» ташлап, тынып калды. Сугышчылар да тын, бик тын торалар әйтерсең лә, бу берничә минутның әһәмияте һәм барлык кыйммәте, бөтен дәһшәте энә шул тынлыкта, һәркемнең мәсьәләне үз алдына хәл кылуында иде. Җаваплы мәсьәлә алга куелганлыкны тагын бер мәртәбә искәртергә, бу турыда барсын да кисәтеп куярга теләгәндәй итеп, сынап» карйп торганнан соң:

 — Я, кемнәр тели? — дип сорады ул. Барсы берьюлы кубып, гөрелдәшеп куйдылар:

— Мин телим!

— Мин дә! Мин дә барам! Батальон командирының йөзе яктырып китте, әйтерсең лә, алда торган бурыч яртылаш хәл кылыштан иде инде.

 — Штурмга барачак удар группага язылырга теләүчеләр — өч адым алга! Кызылармеецлар, барсы да диярлек, алга таба өч адым атладылар. Батальон командиры, дәртле бер тавыш белән, алга чыккан сугышчылар өчен команда бирде:

— Равня-йсь! Смир-рна-а!.. Аннары ул җайлап кына сүзгә кереште:

— Рәхмәт, иптәшләр, барыгызга да рәхмәт. Ләкин сез мине уңайсыз хәлдә калдырдыгыз. Миңа бу кадәр күп кирәкми; сезнең ротадан биш кеше җитә. Бөтен батальоннан егерме кеше кирәк. Иптәшләр, тагын бер мәртәбә уйлап, исәпләп карагыз. Кире уйлаган кеше бу сафтан хәзер үк чыксын, берәүне дә куркак дшт атамыйм. Әгәр дә уңайсызланган кеше булса, ал белән, арт белән, теләсә ян белән чыгарга мөмкин.  Бернинди дә устав нормаларын таләп итмим.

Ләкин урыныннан кузгалучы кеше күренмәде. Командир уң кулын селтәп куйды һәм көлеп җибәрде. Сугышчылар да көлешеп, аякларын кузгаткалап алдылар. Арадан берсе:

 — Без барыбыз да бергә барабыз, иптәш өлкән лейтенант! — диде.

Башкалар да аны куәтләделәр:

— Әйе, без барыбыз да.

— Барыбызга да рөхсәт итегез, иптәш өлкән лейтенант!

 Өлкән лейтенант:

— Барыгызга да рөхсәт итә алмыйм: рота яшәргә, үзенең бурычларын үтәүне дәвам итәргә тиеш. Яңадан кабатлап әйтәм, кире уйлаучылар бу сафтан чыгыгыз.

Тик шулай да сафтан чыгучы, урыныннан кузгалып караучы кеше булмады. Командир исә:

— Кемнең балалары бар? Өч һәм өчтән артык баласы булган иптәшләр кулларын күтәрсеннәр! — диде. Арада биш-алты балалы ирләр булуга карамастан, берәү дә кулын күтәрмәде. Бу сафтагылардан унике кешенең өчтән артык баласы барын командир үзе дә яхшы белә иде, һәм ул шаярып: — Барыгыз да өйләнмәгән япь-яшь егетләр булып чыктыгыз әле сез, — диде, болай булгач, арадан биш кешене сайлап алырга минем үземә рөхсәт итегез. Һәм ул аерым сугышчыларга һәм кече командирларга бармагы белән күрсәтеп:

— Менә сез чыгыгыз! Сез! Сез... Сез, — дип кабатларга кереште. Штурмга барырга тиешле биш кеше бер кырыйга чыгып тезелде. Салих бу биш кеше арасына кермичә калды, һәм ул, җитди бер тавыш белән:

— Иптәш өлкән лейтенант! Миңа калырга һич тә ярамый: мине дә бу иптәшләр исәбенә кертеп санагыз, — диде. Ә үзе, рөхсәт бирелүне дә көтмичә, әлеге биш; сугышчыга таба атлый ук башлады. Өлкән лейтенант исә, Салихның бу эшенә һичбер төрле дә каршылык күрсәтә алмады: бары тик кулын селтәп кую белән генә канәгатьләнде. Аның йомшап китүен күреп, Салих артыннан, тагын өч сугышчы иярде. Исемлеккә язылучыларга ял итәргә һәм әзерләнеп торырга кушып, өлкән лейтенант башка роталарга китте. Әзерләнү өчен ике сәгатькә якын вакыт бар иде. Шушы арадан файдаланып, Салих кызына яза башлаган хатын дәвам итте. Сөекле кызым! Син үзең монда түгел, ләкин син һәрвакыт, һәр минутта минем белән. Сиңа булган кайнар якынлыгым, аталык хисләрем минем йөрәгемне тутыралар. Туган көнеңдә сиңа үземнең бик сагынычлы сәламнәремне җибәреп, сәламәт яшәвеңне, зур һәм акыллы булып үсүеңне, күп укып тәрбия алуыңны теләп калзм. Кадерле Люциям! Минем бу матур теләкләрем сүз дә, менә бу хатка язылган хәрефләрдә генә түгел. Мин моның, сине яратуымның чын йөрәктән булуын кабахәт дошманга каршы көрәш белән дә күрсәтәм. Сиңа ике яшь тулган көнне тагыз да ныграк истә калдыру өчен, мин үзем теләп, дошманны штурмга алырга баручылар отрядына язылдым. Безнең өскә зур гына бурыч йөкләнә. Без, пычрак фашистларны безнең туган илнең мәгълүм бер биеклегеннән алып ыргытырга, яки шул урында тураклап, барын да үтереп бетерергә тиешбез. Бу бурычны чын намус белән үтез чыга алуыма ышанам. Көннәр һәм айлар үтәрләр. Еллар үтәр. Сез, безнең ирекле туган илебезнең балалары, бәхетле булып, азат илебезнең гүзәл чәчәкләре булып үсәрсез. Кызым! Әгәр дә бу авыр көрәш көннәрендә үлеп калсам, минем бу хатымны саклап тотарсын һәм кат-кат укырсың. Зурайгач, менә бит минем әтием нинди булган, дип исеңә алырсың. Каннар сәламнәр белән. әтиең Салих. Сугышчылар, бишенче батальон урнашкан биеклеккә килеп, лейтенант белән комиссарны! көтеп торалар иде. Лейтенант Зайко кечерәк кенә каен төбенә килеп басты да, сул кулын башы өстендә болгап җибәрде:

 — Иптәшләр! Барыгыз да минем янга! «П» биеклегендәге дошманның көче, кайда, ничек һәм нәрсәләр урнашуы турында сораулар биреп, сугышчылар лейтенантны чорнап алдылар. Ләкин ул бер сорауга да җавап бирмәде. Үзе уйлаш, тәртипкә салып килгән фикер агышын бозмас өчен, башкаларның тынычлануларын көтте. Кыска, ләкин таза гәүдәле, ягымлы соргылт күзле комиссар да лейтенант янында, аннан аз гына арттарак, барып тора иде. Лейтенант моннан йөз илле метр тирәсе ераклыкта булган «К» биеклегенә Биеклек өчен таба кулы белән күрсәтә-күрсәтә, сөйләргә кереште:

— Без өч группага бүленәбез: беренче группа минем белән, икенче группа комиссар белән, өченче группа сержант Гарипов Салих белән барачак. Беренче һәм икенче группалар, сопканың сул ягыннан аның арткы өлешенә, немецларның тылына таба һөҗүм итәләр. Өченче группаның алдына куелган бурыч та җиңел түгел. Ләкин без сержант Гариповка ышанабыз. Ул бездә һәрвакыт яхшы як белән танылып килде. Үзенең группа башлыгы итеп куелуы шатлыгыннан Салих, лейтенант Зайксның соңгы сүзләрен ишетмәгән дә төсле булды. Салих: «Бу ышанычны тулысы белән акларга кирәк» дип күңеленә беркетеп куйды. Командирның аңар төбәп әйтелгән сүзләре Салихның уйларын бүлде. Командир:

— Иптәш Гарипов! Өстегезгә төшкән бурычны тулысыңча үтәп чыга алырсыз дип ышанабыз, — диде. Салих, бик тиз генә:

— Әлбәттә, иптәш лейтенант! — диде.

II

 Салих, командирлар һәм комиссарлар киңәшмәсеннән аерым бер дәрт, үз көченә һәм иптәшләренә тагын да ныграк ышану белән тулып чыкты. Зур дәрәҗәдәге командир һәм комиссарлар аңар үзләре белән тигез дәрәҗәдәге кеше кебек карап, аның белән чын күңелдән сөйләштеләр. Җитмәсә тагын аңардан киңәшләр дә сораштыргaлап куйгалыйлар иде. Ә чынлыкта исә, алар үзләре Салихка бик күп файдалы киңәшләр бирделәр. Салих землянкадан чыккан вакытта төн гаять караңгыланган иде. Ләкин күзләр караңгыга ияләшкәнне көтеп торырга һич тә вакыт юк. Ул, тар гына траншеянең юеш стеналарына бәрелгәләп һәм аны куллары белән капшап, алга таба баруында дәвам итте. Кинәт кенә, һавага, бик-бик югарыга кадәр, ап-ак ут сызылып күтәрелде. Бу — немецларның ракеталары иде. Аның яктысы, «И» һәм «К» биеклекләренә, алар янындагы уйсулыкларга, мина һәм снаряд казылмаларыма, йөзләре белән җиргә капланып төшкән үле гәүдәләргә һәм гәүдәсеннән аерылып ташланган башларга төшә иде. Ләкин бу нәрсә Салихның алга таба баруын туктата алмады. Ул үзенең сугышчылары янына барыл җиткән вакытта, бик килешле һәм җыйнак, гаять пөхтә итеп киенгән лейтенант Филиппов Салихның артыннан килеп җитте. Ул, Салихның мондый эшләрдә һичбер төрле тәҗрибәсе булмауны исәпкә алып булса кирәк, һаман аның тирәсендә чуалды, аңар төрле киңәшүләр бирде, аның алда торган бурычларны. сугышчыларына сөйләп, аңлатып бирүен тыңлап торды. Аннан соң Салихны тагып үз янына чакырып алды, ләкин аның өчен генә түгел, барлык сугышчыларга да ишетелерлек итеп:

— Сез немчураның пулеметтан өзлексез рәвештә атып торуына игътибар итмәгез. Алар бернәрсә дә күрмәгән килеш аталар, диде. Ул, сулга борылып, тыңлаучыларның игътибарын амбразуpaгa җайлап куелган пулеметына юнәлтеп, сүзен дәвам итте:

—Сез хәрәкәт иткән вакытта мин атмам. Бу, беренчедән, ялгышлык белән сезгә, үзебезнекеләргә тидерү куркынычыннан саклану өчен кирәк булса, икенчедән, дошманны алдау өчен кирәк. Ә менә хәзер, сез барыгыз да утырыгыз, башыгыз дошманга күренерлек булмасын, мин тегеләргә атып карыйм. Ул кул пулеметыннан берничә очередь биреп алды. Моңар җавап итеп, дошман ягында активлык көчәйде: өсте-өстенә ракеталар җибәрә башладылар; кул һәм станоклы пулеметлардан, тагын да көчлерәк рәвештә, атарга керештеләр. Лейтенант кәефле елмаеп куйды. Шул чагында лейтенант Зайконың:

— Алга, иптәшләр! дигән чакыруы яңгырап ишетелде. Салих, аяк астындагы пычракка бата-бата, алга ук барып чыкты. Сапер Курил белән урынбасары Михайловка да шулай ук алга чыгарга кушып, аларны үз янына чакырды. Салих, үзе командирлар киңәшмәсенә киткән вакытта, хәрәкәт итү юлларын тагын да яхшырак өйрәнү эшен Михайлов белән Курицинга йөкләп киткән иде. Шунлыктан ул:

— Әйдәгез, егетләр. Якты чакта күзәтеп, билгеләп куйган юл белән алып барыгыз. Иптәш Курицин, сез, аяк астын тагын да җентекләбрәк тикшерегез...

Кыр госпиталенә алып барган вакытларында аның күзләре, искәртмәстән генә, көнчыгышка таба текәлделәр. Күк йөзен, сызылып кына күтәрелгән матур таң яктылыгы каплап килә иде. Кайдадыр, менә шунда, куаклыклар арасында гына, сандугачлар сайравы ишетелде. Йөрәккә үтеп, телгәләп керә торган ягымлы тавышлары белән, берничә урымда күкеләр кычкырдылар. Анда, кешеләр өчен яшәү нурларын сибүче кояш чыга торган якта, аның, туган иле, яшьлек истәлекләре, тормыш, көн-күреш матурлыклары, сөекле кызы — Люциясе бар.