Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРТАНЫҢ ҮЛЕМЕ

Күңелле бу урын белән безнең разведчикларыбыз күптәннән кыенсынып киләләр инде. Алар фронт сызыгыннан күп эчкәрәк урашкан бу элекке ял йортына әллә ничәшәр километрларны үтеп барып карап йөриләр. Фашистлар ул районга басып кергәч бу ял йортында фпцерлары өчен фәхеш йорты ачалар. Селигер күле янындагы гүзәл табигатьле бу җиргә кыска сроклы пропуск алган офицерлар әледән-әле шлеп кунак булып китәләр. Фәхеш йортының персоналы да — Германиядән һәм Европаның бүтән илләреннән китерелгән фахишәләр дә әледән әле алышына торалар. Арттагы ут позициясеннән берничә көнгә ычкына алган офицерлар монда иң йөгәнсез бозыклыкка бирелеп типтерәләр. Шашкын эчү мәҗлесләре һич өзелмиләр. Исерек тавышлардан. аяклар дөбердәвеннән бөтен тирә-як гөрләп тора. Еш кына җанҗаллар куба. Ял итә торган офицерлар янына «кунакка» бик еш йөри башлаган һәм немецча бераз белә торган разведчик - артиллерист Зайцев анда ишетеп торган сүзләрдә ниндидер бер үзенчәлекне сизеп ала. Зайцев болай ди:

- Фрицлар сөйләшәләр, сөйләшәләр дә, ниндидер Бертаны искә алып куялар. Башта мин анда берәр Кызны шулай атыйлар дип уйлый идем. Ләкин бара торгач «Берга»ляр бик күбәеп китте. Мин ни дип уйларга да белми башладым: әллә инде андагы барлык немкалар да Берта исемле, әллә булмаса барсына да бер Берта хезмәт итә инде. Полк командиры майор Жигаревка разведканың нәтиҗәләре турында доклад ясаганда, Зайцев һәрвакытта да:

— Майор иптәш, тагын Берта... —ди Майор уйчан бер төс белән елмайганны күргәч, Зайцев кыюланып,

— Бәлки ул немецларның шул профессиядән бик атаклы бер кешеләредер,—дип өстәп куя. Ә майор гадәттә дәшми. Бары тик Зайцев чираттагы бер «рейстан» бер офицерның документларын алып кайткач кына майор җанланып китә. Майор разведка дивизионы командиры капитан Николаевны чакырып ала.

— Ял йортында һәм аның тирәсендә артиллерия офицерлары, күбәеп китте әле. Документлар шуны сөйли. Ниндидер яна частьлар килгән, бу районны бөтен яктан тикшереп торыгыз һәм һәр көнне өч тапкыр мица доклад ясагыз,— ди ул. Эш җиддиләнеп китә. Бар нәрсә дә немецларның бу участокта һөҗүм башларга хәзерләнгәннәрен белдерә. Ләкин немецлар әле ашыкмыйлар, алар ерактан ата торган авыр артиллерия китерәләр. Майор капитан Николаев белән саубуллашканда:

— Без алардан алга үтик. Кешеләрегез ныгырак эшләсеннәр, — ди һәм комиссарга карап шаяртып, - ял портына бу Берталар янына һава ухажерын  җибәрик,—дип өстәп куя. Комиссар аның белән күнә:

— Ярый торган эш. Күптән кирәк иде,— ди.

— Өркетәсем килмәде, аннан соң кулым да җитми торды, — ди майор. Майор телефон белән очучы Васильевны чакырта. Васильев ул көннәрдә корректировка отряды командиры хезмәтен үти. Бераздан Васильев штурман һәм күзәтүче-очучы белән 'бергә полк командиры блиндажында утыра инде. Жигарев калын тавыш белән сөйләргә тотынды:

— Иртәге көннән башлап сез бу күл районына якынрак җирдә әйләнегез, снимоклар алып кайтыгыз. Немецларның кайчан ял иткәннәрен, кайчан йөрергә чыкканнарын, кайда йөргәннәрен төгәлрәк белергә тырышыгыз... Ату өчен билгеләр хәзерлик, кунакка барырга тырышып карыйк. Аңлашыламы?

— Бик ачык аңлашыла!—дип җавап бирә Васильев. Бу көннән соң майор разведка дивизионы командиры Николаев белән корректировщиклар отряды командиры Васильевтан цель турында үзен кызыксындырган барлык белешмәләрне ала башлый. Майор, үз чиратында, ерактан ата торган ике артиллерия дивизионын фронт сызыгына һаман саен якынырак китерә. Бу эш бик уңышлы башкарыла. Батареядан төп һәм запас ут позицияләре хәзерләнә. Хәзерлек эшләрен немецларның бер генә күзәтчесе дә сизми. Рәшә чак-чак кына беленә торган аязиртә. Сәгать уннарuа таба кояш инде кыздыра башлый. Жигаревның алдынгы күзәтче-артиллеристлары сыек кына куаклык артына посканнар. Алар стереотрубаларга текәлгәннәр. Бүген якшәмбе. Шуңар күрз «күрешү йорты» районында гадәттән тыш җанлылык сизелә. Урман буендагы тугайлыкка төрле яктаy немецлар агыла башлыйлар. Разведчиклар ирләрнең пижамалардан, ә хатын-кызларның — бизәкле җефәк халатлар белән ачык төстәге җиңел күлмәкләрдән булганлыгын бик җиңел аералар. Тугайлыкка ике йөздән артык кеше җыела. Урман авызына духовой оркестр урнаша. Табигать кочагында офицерлар балы башлана. Командование пунктында майор Жигаревка кыска-кыска радиограммалар килә тора. Соңгы радиограммада: «Немецлар көтүе һаман үсә бара. Оркестр уйный» диелә.

Жигарев:

— Менә анда без генә җитмибез дә!— дип кычкырып җибәрә.—Хәзер фашист әдәм актыкларын — офицерларын да, Берталарын да оркестрыбыз белән каплыйбыз. Инде билгеле булган рубеж буенча батареяларга команда бирелә Тугайлыкта тәнәфес игълан ителер биюләр башланган чакта, Жигарев трубкага: «Фашист адәм актыкларына! Беглый огонь!» дип кычкыра. Ерактан ата торган пушкалардан дәһшәтле беренче залп яңгырый. Ордиеләрнең дөньяны дер селкетеп гөрселдәүләре биш минутка сузыла. Кечкенә генә мәйданга 150 авыр снаряд төшә. Бөтенесе дә тынганда офицерлар пикнигы урыны кап кара төскә кергән һәм төтен белән капланган була инде. Анда бик күп нәрсә юк ителә. Шул ук көнне ясалган аэрофотоснимок моны бик ачык раслый. Немецларда, әлбәттә, коточкыч ыгызыгы куба. Безнең беренче залптан срң берничә минут үткәч, алар җиңел артиллерияләреннән зәгыйфь кенә рәвештә атарга тотыналар, ләкин безнекеләргә аз гын да зыян итә алмыйлар. Разведчик Зайцев: Берталарның эше бетте, —ди. Ләкин чынында бу эшнең башы гына була әле. Дошманның артиллерия уты һаман көчәя бара. Өченче төнне командование пункты блиндажын кинәт гадәтьтән тыш көчле шартлау дер селкетеп җибәрә. Авиация бомбасына ошый. Карарга дип йөгереп чыгалар, ләкин самолет тавышлары ишетелми. Тирә-якта вак снарядлар ярылалар, сирәк-сирәк кенә көчле шартлау яңгырый. Майор Жигарев:

— Әһә, күгәрченкәем, сөйләшә башладыңмы, — дип мыгырдана.— Жә, җә, сөйләш, Берта ханым, үләр алдыннан сөйләп кал.

Ул капитан Николаевны телефонга чакырта.

— Син нәрсә дә булса ишеттеңме? Синең таныш разведкаң кайда?

— Лентаның шифрларын чишеп ятабыз. Хәзергә шартлаулар белән снарядлар очкан юнәлеш кенә билгеле. Ату тавышы урыны билгеләнмәгән әле. Тиздән дивизионнан майорга немецлар оборонасы үзәгеннән зур бер пушка безгә каршы системалы рәвештә ата дип белдерәләр. Снаряд китекләренә караганда — аның калибры — өч йөз миллиметрлар, ату ераклыгы — 30—40 километрлар икәнлеген дә белдерәләр. Немецларның авыр орудиесе төне буе атып тора. Жигарев алар нигә бу орудиенең кайда торганын белмиләр дип төне буе, разведчикларны сүгеп чыга. Жигарев бу пушканы төрле әмәлләр белән өч көн буе эзли. Ул моның өчен бөтен бер корректировка отрядын төрле урыннарга куып бетерә. Үтә яхшы эшләве өчен үзе гомумән ярата торган очучы Васильевны бу юлы эфир буенча турыдан туры сүгеп ала, ә аннан соң телефон буенча. Сездән мина ни файда? Сез миңа ни эшләдегез соң? дип өстәп куя.

Васильев кыяр-кыймас кына:

— Ә менә курорт белән, Берталар белән булыштык,— дип акланырга азаплана.

— Синең Берталарың миңа җенемәме кирәк. Мин сине алар янына гына җибәрдеммени? Ә артиллерия офицерларын оныттыңмыный, мин сөйләгәнне хәтерлисеңме?

— Дөрес, дөрес, сөйләгән идегез, ләкин мин аларны ныклап карый алмадым ич.

— Син Берталарны ныклап карамагансың. Иң өлкән Бертаны ычкындыргансың.

— Кайсын, иптәш майор?

— Ә менә безгә һәр төнне иллешәр снаряд төкерә торганын. Немецларның авыр пушкасын күрмәгәнсең. Кечкенә генә паузадан соң Жигарев инде тынычырак, ләкин кискен тавыш белән:

— Иртәгә үк Берта табылган булсын!— дип өстәп куя.

— Есть, Бертаны табарга! Корректировщиклар пушка тора дип исәпләнгән район буйлата көне буе эзләнеп йөриләр. Алар күп тапкырлар истребительләр яки зенитчиклар уты белән бәрелеп төшерелү куркынычына ләксәләр дә, эзләүләрен өзмиләр. Ниһаять, очучы Васильев, тавыш буенча тотучы разведчиклар белән бергә, кич белән каһәр төшкән «Берта»ны таба. Шатланган Васильев бу турында шунда ук майорга радиограмма бирә Майор:

— Яхшырак тикшер,— дип приказ бирә. Берничә минуттан корректировщик тагын хәбәр итә:

 — Бөтенесе дә тикшерелде, аныкландырылды, бу «Берта». Координатларын белдерәм. Майор ашыгып орудиеләрне хәзерли башлый. Кызу эш арасында ул һаман:

— Менә бу eгет ичамасам. Мин аның бу ягын яратам,— дип сөйләнә. Бик еракка урнашкан «Берта»га бөтен полк ата. Очучылар артиллериянең массированный утын дөресләп төзи торалар. Ниһаять, Васильев һавадан: «Утны туктатырга. Пушка белән прислугасы юк ителде. Нәтиҗәне снимок белән фиксировать иттем» дигән соңгы команданы бирә. Ржев районына тимер юл платформасына утыртып китерелгән, махсус бетон мәйданга урнаштырылган, үзе өчен тар тимер юлы үткәрелгән авыр пушка юк ителә. Шулай итеп «Берта» ханым үлә.