Логотип Казан Утлары
Публицистика

21А НОМЕРЛЫ ЙОРТ

Ике як читендә башлары әле көдереләнергә дә өлгермәгән яшь тополь агачлары үсеп утыра торган, яшел газоннар белән бизәлгән һәм зур-зур йортлар тезелеп киткән киң урам шундый тыныч һәм тын, әгәр дә снарядлар казып бетергән мостовойлар һәм тротуарлар булмаса, баррикадалар өелеп тормаса һәм җимерелгән таш койма янында яндырылган ике немец танкысы сыенып тормаса монда сугыш бара дип уйлавы да кыен булыр ире. Ә чынында бу алдынгы сызык үзе инде Фронтоны коеп эшләнгән чәкәннәр, белән бизәлгән аска йөгереп төшә торган киң баскычлы, чиста һәм якты квартиралы, дүрт этажлы матур бу йорт әгәрдә бер почмагын авиабомба өзеп алып китмәгән булса, ватык тәрәзәләре чекерәеп утырмаса, снарядлар төшеп шартлаганда актарылып ташланган ишек кисәкләре эленеп тормаса, бик җайлы булып күренер иде. Менә шул йорт өчен тугызынчы көн инде көрәш бара. Кече лейтенант Цветков кул астындагы, бер уч батыр аны әле хәзер дә тотып торалар. Ә каршы чаттагы йортта немецлар позициясе. Аннан вакыт-вакыт автоматчиклар аталар. Аларның пулялары тәрәзә төпләреннән сызгырышып үтеп, стеналарның шкатуркасын төшерәләр һәм идәнгә шкатурка коела. Бу бүлмә күптән түгел генә берәр инженерның кабинеты булган ахырысы: аңарда язу өстәле, китап шүрлекләре, техника сүзлеге һәм Хюте сүзлеге белән янәшәдәге классиклар, пыяласы ватылган рамда трактор заводы рәсеме, клеенка тышлы диван шуны күрсәтәләр. Киң һәм таза стеналы, ишек алдына карый торган кечкенә тәрәзәле бу бүлмәне кече лейтенант Цветков, үзе шаярып әйткәнчә. «Командование пункты» өчен билгеләп алган, Цветков Сталинград читендәге урамнарның берсендәге 21/А номерлы бу йорт оборонасы турында чак кына карлыккан тавыш белән һәм шактый мавыгып сөйли. Сентябрь ае уртасында немецлар, шәһәр читендә көчле йодырык туплап, һавадан озак вакыт бомба яудырганнан соң, танклар ярдәмендә бу урамны алалар. Алар шул чакта ук бу урамда ныгып урнаша да башлыйлар. Лейтенант мине тәрәзә янына алып килә дә һәм, тәрәзә яңагы читеннән сакланып кына карарга кушып, ишек алды уртасында ясалган һәм утыннар өеме белән маскировать ителгән дзотны күрсәтә. Чыннан да нык төзелгән ныгытма бу. Ләкин немецлар монда озак тора алмаганнар. Бер төн эчендә бу урамны һәм күршедәге башка урамнарны тазарткан безнең бер гвардия частебез искәрмәстән көчле удар белән аларны моннан бәреп чыгарган. Бу төнге сугыштан соң гвардеецлар 21/А номерлы бу йорт ишек алдында: окопларда, биг 74 Б. Полевой рәттә котельная урнашкан подвалдан бик күп немец үләксәләрен табып алганнар. Гвардеецлар 2 нче этаждагы 3 нче номерлы квартира бусагасы төбендә коточкыч күренешкә очраганнар. Ачык ишек төбендә, баскыч мәйданына яртылаш сузылган хәлендә яшь ярымлык бала мәете өстендә ак чәчле бер хатын яткан. Хатын күкрәгеннән өч нуля белән үтәләй яраланган булган. Үләр алдыннан ул үзенең кем икәнен әйтергә өлгергән. Анна Капустина, пенсионерка, трактор заводының цех плановигы» әнкәсе икәнен әйткән. Ул сугышчыларга коточкыч хәлне, сөйләгән. Немецлар йортны алганда ул улының баласы Игорь һәм кечкенә кызы 15 яшьлек Вера белән буш өй эчендә утыра. Күп тә үтми, безнекеләр немецларны кысырыклый башлыйлар. Капустинаның бүлмәсенә ярсыган, исерек немец офицеры атылып керә. Ул нәрсәдер кычкыра, аннан соң револьверын тартып чыгара да кычкенә малай йоклап ята торган ятакка атып җибәрә. Карчык сабыйга ярдәмгә ташлана, палачның кулына асылына тиуннан соң теге аның күкрәгенә бер-бер артлы өч пуля җибәрә. Ә Вераны солдатлар үзләре белән алып китәләр. Бу турыда сөйләгәндә, кече лейтенант диваннан сикереп торды да, дулкынланып бүлмә буйлап йөренеп килде. Аннан соң ул кесәсеннән чуар целлулоид попугай чыгарды:

— Менә күмгән чакта малайның кулында иде бу. Мин аны саклармын һәм бу сабыйны һич тә онытмам! диде ул. Ләкин 21/А номерлы йорт өчен көрәш тарихи моның белән башлана гына әле. Бу моргны алгач, гвардеецлар бөтен тыкырыкны пулемет уты астына куеп, оборона оештыралар. Иртә белән немецлар һөҗүм итә башлыйлар. Урамга снарядлар залпы ява, бер-бер артлы бомбардировщиклар пикировать итәләр: Окопларда, йортларның почмактагы тәрәзәләре артында, баррикадаларда гвардеецлар атаканы көтеп нык торалар. Һәм менә сугышка немец танклары керә. Урам буйлап өсләренә автоматчиклар утырган 12 авыр машина килә. Тараеп калган урамда бик куәтле сугыш башлана. Бронебойициклар, танклар якынайганын салкын кан белән көтеп каршылыйлар да аларның бортларына атарга тотыналар. Танкларның бишесе янарга керешә. Ләкин бүтәннәре, бу кызу учаклар яныннан сакланып кына үтеп, алга баралар. Бронебойщикларның сугыш припаслары бетә. Позицияләрен алмаштырып, бер тәрәзәдән икенчесенә йөгерә-йөгерә, алар танкларның көчле утыннан сакланалар һәм, уңай моментны сагалап торып, югарыдан гранаталар ыргыталар. Гусеницалары ватылып тагын өч машина туктала, ләкин дүртесе һаман алга бара. Түбән этажлардагы тәрәзәләрдән гвардеецлар автоматлардан танкларның десантларын кыралар. Ләкин танкларга каршы тору средстволары бетә, шуннан соң аның турында монда барысы да гаять зур хөрмәт белән сөйли торган, ләкин исемен бер кем дә белми торган озын буйлы бер сугышчы, герой:

— Хәшәрәтләр, үтә алмассыз! Юк, җибәрмим мин сезне! — дип кычкыра да, танкка каршы кулланыла торган гранатаньп күкрәгенә кысып, алдагы танкның гусеницалары астына ташлана. Шартлау яңгырый. Корыч машина калтыранып китә һәм корпусы ватылып туктала. Өч танк кала. Алар баррикадаларны ватып 21/А номерлы йортның янына ук киләләр. Һәм менә шул чакта йортны саклаучылар күптәннән сьг налган иске чараны кулланалар: капка асларыннан яндыргыч шешәләр оча. Ләкин немец автоматчиклары инде танклардан сикереп төшкән була. Номерлы йорт алар үзләрен тотып торырга шнган ике сугышчыны таптап, I йортның беренче этажына алып керәләр. Баскычта ярсулы сугыш башлана. Немецлар безнең армеецларга караганда өч өлеш булалар, ләкин гвардеецларга каршы нык торалар. Сугышчы Чепурной автоматын тота да, этажга менә торган баскыч занына ята, һәм иптәшләре үзе артында өй җиһазларыннан цикада ясаганчы, кыска очередь биреп, немецларны тотын тора. Немецлар бары тик почмактагы 10 нчы квартираларны ала алалар. Чепурной аларга очередьны җибәрә дә, чайкала-чайкала,— югарыга менәргә тотына, төзәп аталар. Алар немецлар икенче группасы пожар баскычы буйлап икенче этажга менеп, атарга тотынганчы каршы баpалар.

Немец гранаталарын бик җитез кире ата торган Климук:

— Менә сезгә Сталинград өчен! Бусы» туган колхозым—«Червоный Шлях» өчен!—дип кычкыра һәм немецлар түзмиләр. Алар түбәндәге этажларга төшеп китәләр. Ә иртән тагын һөҗүм итәргә керешәләр. Бу юлы аларның минометы баскычка 10 минут буе мина ташлый. Бөтен җирне соры төтен, ак извест тузаны каплый. Шулай да немецлар югарыга менәргә теләгәч, баррикада артыннан гвардеецлар аларны сирәк, ләкин җитез пулялар белән каршылыйлар. Бомбалардан квартираларда сакланып калган гвардеецлар тагын үз урыннарында сугышалар. Алар куллары белән сугышырга хәзерләнеп, инде соңгы обоймаларын аталар. Ләкин шул чакта югарыда «Ура» тавышы яңгырый. Ул һич көтмәгәндә яңгырый һәм һаман үсә бара. Бу күршедәге блок сугышчылары, түбә буйлап үтеп, ярдәмгә киләләр: Немецларның башларына бер-бер артлы гранаталар ява башлый. Бу шундый искәртмәс һөҗүм була, немецлар, үлекләрен һәм яралыларын ташлап, качалар. 9 нчы һәм 10 нчы квартиралар безнекеләр кулына күчә. 21/А номерлы йорт яңадан тулысынча безнең кулда. Немецлар уңышсыз һөҗүмнәре нәтиҗәсендә 52 солдатлары белән 2 офицерларын җуялар. Сугышчылар һәркөнне төнлә белән йортны ныгыталар, тәрәзә амбразураларын кирпечләр белән каплыйлар, бойницалар ясыйлар, йортны траншеялар белән чолгап алалар. Кече лейтенант:

— Безнең йортыбыз ул Сталинград йортларының берсе,— ди һәм мине бу моннан бер ай элек кешеләр тыныч кына яшәгән үзенә бер төрле дотның хуҗалыгын күрсәтергә алып бара. Өсләре извест тузаннары, пыяла ватыклары белән капланган әйберләр барысы да үз урыннарында торалар әле. Бүлмәләрнең берсендә Иптәшләре аны баррикада ары тартып алалар. Пул чакта немецларга өстәмә килә. Вак калибрлы миномет баскычлы тәрәзәгә берничә тапкыр аткач, немецлар баррикадага һөҗүм итәләр. Баррикаданы саклау биш сугышчының гранаталары була, инде патроннары бетеп килә. Шуңа күрә алар алар баррикада аркылы чыгарга азапланганда аталар. Б. Полевой кемнеңдер столовоенда булса кирәк, танкка каршы ата торган мылтыкның көпшәсе тыгылган һәм таш белән капланган тәрәзә янында тирән креслоларда ике сугышчы — танкка каршы ата торган мылтык расчеты— утыра, алар коптилка яктысында немец «Мессершмитты» ватыкларыннан мундштук ясыйлар. Икенче, почмак бүлмәдә станоклы пулемет янында пулеметчы Жуков белән Евтифеев утыра. Бу бүлмәдә балалар почмагы сакланып калган — бәләкәй, көлке мебель һәм стеналарда төрле хайваннар рәсеме төшерелгән келәмнәр эленеп тора. Кече лейтенант аларга карый, аннан соң кесәсеннән чуар попугайны — үтерелгән сабый истәлеген чыгара һәм уйчан бер төс белән:

— Минем дә менә Света исемле өч яшьлек кызым һәм ике яшьлек улым Георгий, Егоркам бар,— ди Аннан соң ук кискен бер хәрәкәт белән пулемет янына килә дә немецлар утыра торган почмак йортның тәрәзәләренә таба ике озын очередь җибәрә. Аннан каршы аталар. Берничә мина шартлап идәнне тетрәтә. Лейтенант мыгырданып сөйләнә:

— Менә немецлар турында иска төште исә түзә алмыйм. Бөтенләй калтырана башлыйм, кулларым кычыта, атарга, гранаталар ыргытырга, штык белән кадарга телим. Мин аның алар саклый торган йорт — Сталинград йортларының берсе, дигән сүзен исемә төшерәм. Чыннан, да яңгыр тамчысында кояш чагылган төсле, бу йорт өчен көрәштә Сталин шәһәренең һәрбер урам өчен, һәрбер йорт өчен, квартиралардагы һәрбер тәрәзә өчен, баскычтагы һәрбер басма өчен сугыша торган сакчыларының бөек, эпик ныклыгы чагыла. Героик бу шәһәрдә немецларны 21 /А номерль йорттагы кебек үк каты һәм нык дошман күрәләр.

Сталинград