ЗОЯ КОСМОДЕМЬЯНСКАЯ
Поэма
I
Терелт аны, йөрәк җырым,
Кушылып теләкләргә,
Күчсен синең ялкыннарың
Йөрәктән-йөрәкләртә;
Синдә өмет канатлансын
Языбыз булып безнең;
Синдә гомере кабатлансын
Сөекле сеңлебезнең;
Әкияттәге Алтынчәчтән
Ул йөрәк түребездә;
Ул мәңгелек алтын чәчкә,
Чулпан ул күплебездә.
Сөя aны һәрбер ана,
Үз итеп, «кызы итеп».
Сөйли газиз баласына
Тормышын, озын итеп.
Сөя аны туган иле.
Берәү дә сөймәгәнчә.
Гади аның гомер юлы,
Җырларда сөйләнгәнчә.
II
Әйе, гади. Әле яңа
Унсигез яше тулды.
Китап — юлдаш, мәктәп аңа
Сөекле ана булды.
Дуслары күп бала чактан,
Аерылмас йөрәкләре;
Һәр сөенеч, кайгы уртак,
Уртак уй-теләкләре.
Ялкынлана яшьлек дәрте,
Сүнмичә, сүрелмичә;
«Үл,—ди ул,—ләкин үптермә
Сөймичә-сөелмичә».
Кара аның кашы-күзе,
Кар ашыг йөзе уйчан;
Гадәтенчә, ул аз сүзле
Һәм сирәк елмаючан.
Гашыйк иткән нәрсә аны,
Кем аның хыялында? —
Тормыш, көрәш, сөйгән яры
Зояның уйларында.
Ш
Ачыйк аның көндәлеген,
Ни язган, күрик әле,
Уйларының нидәлегек
Һәммәбез белик әле:
— «Бик гүзәл булсын кешедә
Һәммәсе: киеме дә,
Йөзе дә, фикерләре дә,
Җаны да — күңеле дә».
Коммунист булу нәрсә ул?
— «Коммунист булу — димәк,
Кыю булу, уйлау, теләү
Һм тәвәккәллек итмәк»
— «Ах, әгәр дә корыч кисәк
Һәм шлем тапсам иде.
Сжларга басар идем мин
Үземнең туган илне...
Каршында безнең гаскәрнең
Дошман як инде чигә.
Хозур, батыр йөрәкле
Сугышчы булу жирдә».
IV
Ташты нәфрәт йөрәкләрдән,
Кайгы һәммәбездә;
Фашист явы янгын белән
Ябрылды җиребезгә.
Саклый халык туган илен,
Күкрәге белән торып.
«Җил тараткан явыз өер,
Алачак давыл җыеп».
Гвардеецлар, ал-ял күрми,
Керәләр уттан-утка.
Ару белми, талу белми,
Москва уяу, сакта.
Заводыннан чыкмый эшче,
Атналар, айлар буе,
Корал коя иртә-кичен,
Хезмәттә бөтен уе.
Урамнарда тимер адым,
Фронтка уза яшьләр,
Зоя ничек ялгыз калыр,
Ул ничек ялгыз яшәр?
V
Тәрәзәсен куйды ачып,
Су сипте гөлләренә.
— Әнкәй,—диде кулын кысып,
Сарылып иңнәренә:
— Киттем,—диде. — Герой булып
Кайтырмын синең янга.
Үләрмен герой булып,
Үч алып явызлардан.
Ана күңле түзми,
Яшь тула күзләренә.
Юатырга тели Зоя,
Сарылып иңнәренә:
— Тукта, әнкәй, минем өчен
Кайгырма, янма-көймә.
Мин кирәктер фронт өчен,
«Ташлады мине», димә.
Зоя юлда. Тирә-ягы
Көзге төн, көзге томан.
Кочагына алды аны
Зур урман, кара урман.
V
Партизаннар учак яккан,
Ахактай күмерләре.
Сеңелләре — таныш яктан,
Ураган күңелләрен.
— Илнең,—ди ул,—кайгылары
Уртак бит барыбызга;
Мине дә,—ди,—абыйларым,
Алыгыз арагызга.
Урман өстен томан баскан,
Бәсләнгән яшел нарат.
Гадәтенчә, Зоя уйчан.
Командир аңа карап:
— «Куркамсыз?»—ди. —
«Юк, курыкмыйм».
— «Урманда, төнлә, ялгыз?»
—«Ышаныгыз, юк, курыкмыйм». —
«Ә менә әгәр ялгыш
Немецларга капсаң барып,
Тартсалар җәзалауга?»
—«Нык булырмын, һичбер вакыт
Баш имәм явызларга».
VII
Беренче төн шулай узды,
Дуслары арасында.
Иртән торып сәлам язды
Сөекле анасына:
«Саумы, әнкәй, хәлең ничек,
Көннәрең ничек үтә?
Янма-көймә минем өчен,
Мин исән-сау, иректә.
Мин, кадерлем, ялгыз түгел,
Күп минем иптәшләрем —
Бергә уйнап, бергә үскән
Дусларым, яшьтәшләрем.
Хат язсана, мөмкин булса,
Күп димим, өч-дүрт сүздән.
Тик ачынма, юлым уңса,
Кайтырмын, әнкәй, тиздән».
Хатын бүлде, әйтер сүзен
Әйтеп үк бетермичә,
Я борчырмын, диеп, үзен,
Уңаен китермичә.
Көндәлеген ул фронтта
Башлады шушы чакта:
«Саубул, саубул, һәм онытма,
Хәтерлә минем хакта».
VIII
Чыкты Зоя хәтәр юлга,
Дуслары белән бергә;
Зоя Космодемьянская
Алда-артта, уңда-сулда
Немецлар хөкем сөрә.
Алтынланган калын урман,
Сап-сары имән, каен
Каплый җирне көзге томан
Кичләрен һәркөн саен.
Партизаннар керфек какмый,
Һәр кайсы төннәр буе;
Авылларны -ялкын камый,
Җил белән ялкын уйный,
Үкреп яна бикле портлар
Немецлар белән бергә;
Гөрселдиләр гранаталар,
Әйләнә барсы көлгә.
Сикерә ялкын—оча ут-кош
Сарайга, атларына.
Бу—безнең үч. Китәр бу үч
Күн дошман башларына!
IX
Үтте көннәр бер-бер артлы,
Газаплы, авыр көннәр.
Яшәделәр ачлы туклы,
Йокламый үтте төннәр.
Талчыктылар иптәшләре.
Тынгысыз ләкин йөрәк.
Озатты ул яшътәшләрен,
Хәерле юллар теләп.
Үзе калды бар ялгызы:
— Ялгызым, авыр, беләм;
Үлсәм, үләм, немецларның
Йөзесен кырып үләм.
Авыр көннәр. Немец яный
Сөекле Москвага;
Коллык яный, үлем яный
Ирекле Москвага.
Мондый чакта, ничек итеп,
Арудан сызланасың?
Мондый чакта, ничек итем,
Үзеңне кызганасың?
X
Кызганмады Зоя үзен,
Ул тагын авыр юлда;
Кичке буран күмә эзен
Чикләми юлын елга.
Ил өстендә — чатнап торган
Декабрь салкыннары.
Көчле ләкин салкыннардан
Йөрәкнең ялкыннары.
Ачы буран. Җилдәй үтеп
Һавада кошлар очмый.
Җәй шикелле җылы итеп
Сизә ул суык кышны.
Кыш та алма пешә бездә,
Кызарып, алсуланып.
Алма түгел, Зоя йөзе
Алланган шулай янып.
Өстендә тун, башта бүрек,
Билендә сумка, наган.
Йөгреп уза, болан кебек,
Таулардан, чокырлардан,
XI
Якынлашты сарайларга,
Куркыныч, шомлы, хәтәр:
Шунда керсә саламнарга
Яшренеп торса әгәр...
Зоя ятып, яр нитеннән
Күзәтте тирәягын;
Берәү дә юк. Кар өстеннән
Шуышып барды тагын.
Салам тавы. Бензин сипте.
Шырпысын алгач... кинәт
Кемдер арттан китереп тотты.
Зоя бар көчен җыйнап
Җибәрде дә этеп аны,
Атмакчы булды... Ләкин
Төшерде сугып наганын
Кулыннан теге хаин.
Хәбәр салды дусларына,
Җыйналды йөзләп немец.
Зоя уйчан, сүзсез тора,
Тешләрен кыскан килеш.
XII
Бәйләделәр ике кулын,
Каерып артка таба.
Күкрәгендә нәфрәт тулы,
Күзләрдә ачу яна.
Менә штаб. Төн уртасы.
Өй эче бөркү, кысан.
Зоя ничек тарсынмасын,
Алдында явыз дошман. —
«Сез кем?»— диде подполковник.
—«Юк, әйтмим... Әйтмим... Тагы...»
— «Әйтмим, дисез. Бу—куркаклык...
Исмегез?» — «Исмем Таня».
— «Сезме кичә ут төрттегез?»
«Әйе, мин». —«Эһе... сезме?..».
— «Партизанка? Максатыгыз?»
— «Юк итү... Әйе... сезне...».
Кан каплады фашист күзен,
Кычкырды аяк тибеп: —
Җәзалагыз шәпләп үзен,
Акылга керсен. — диеп.
XIII
Кыйнадылар дүртәү аны,
Дүрт немец, ачу белән,
Чишеп алып каешларын,
Тимерле башы белән.
Өйгә суык җилләр өрә,
Ишеге калган ачьтк.
Бәз—чоланда дер-дер килә
Чал чәчле карт һәм карчык.
Зоя уйчан, башын игән,
Калган ул — көчләреннән;
Күз төпләре кара көйгән,
Кан тама чәчләреннән.
Яный кабат подполковник,
Куркытмак булып аны: —
Асыласын, иртәгә үк,
Әйтмәсәң дусларынны!
Зоя сүзсез. Фашист түзми,
Кычкыра аяк тибеп: —
Җәзалагыз кабат үзен,
Тәүбәгә килсен!—диеп.
XIV
Күз ачкысыз ачы буран,
Күренми кырда маяк.
Атлый Зоя бозлы юлдан,
Күлмәкчән, яланаяк.
Атлый Зоя, штык терәп
Артыннан немец килә.
Тьлнар-тынмас тибә йөрәк,
Ачынып, әрнеп тибә.
Тәне тулы камчы эзе,
Укмашып каткан чәчләр;
Телгәләнгән бөтен йөзе,
Юк ләкин күздә яшьләр.
Әрнеп атлый карлар ерып,
Күлмәкчән, яланаяк;
Бәйләгәннәр кулын каерып,
Аумыйча бара чак-чак.
Шушы җәза кабатланды
Төн буе сәгать саен;
Ләкин моңа шаһит бары
Ак каен, ялгыз каен.
XV
Өйгә кайтты боздай булып,
Чак басып аягына.
Һәм утырды, башын куеп
Тәрәзә яңагына.
Йөрәк өзгеч яралары,
Күз төбе—кара күмер.
Чиге бармы җәзалауның,
Озынмы әле гомер.
Тизме үтәр җәза төне?
Һәр минут көенечле...
Ни китерер туар көне,
Кайгымы, сөенечме?
Су сорады сусап-көеп,
Керосин сузды немец.
Зоя торды башым иеп.
Тешләрен кыскан килеш.
Бөтен тәне сызлый, яна,
Югалткан бөтен көчен;
Ләкин эчтән, сыкранмыйча,
Кичерә бөтенесен.
XVI
Иртән тышка күзе төште:
Һәр нәрсә акчарлактай;
Аксыл томан авыл өсте,
Бәс сарган бакчаларны.
Йөри немец солдатлары,
Нигәдер, йорттан-йортка.
Төзи немец солдатлары,
Нәрсәдер, аргы якта.
Кабат килде подполковник,
Кулында резин таяк;
— Сайла, — диде подполковник,
Зояга кабат янап:
— Сайла, кызый, менә берсен,
Ике юл синең алда:
Я әйтәсең дус-шление,
Я хәзер үзең— дарга.
Зоя сүзсез. Кысып тешен
Карым ул немеңләргә.
Йөзе тыныч, аның өчен
Яшәми курку җирдә.
XVII
Якынлаша соңгы минут,
Асылу минутлары.
Кайгылары—кара болыт,
Кара төн болытлары.
Тынмый каны, ялкынлана,
Йөрәге яна аның;
Туган-үскән иле кала,
Сөйгәне кала аның,
Ялкынлана уй-хисләре,
Каерылган очар канат.
Күрмәс кабат дус-ишләрен,
Анасын күрмәс кабат...
Төшме соң бу, әллә өнме?
Таралма әле, хәтер!
Бу—гомернең соңгы көне...
Ә тормыш нинди матур! —
Хезмәт итеп, бәхет көтеп,
Якыннар белән бергә,
Матур иеп, озак итеп
Яшисе килә җирдә!
XVIII
Китерделәр дар янына,
Асарга көпә-көндез;
Чак-чак басып аягына,
Тора ул һичбер сүзсез.
Муйны үлем элмәгендә,
«Йортларны яндыручы» —
Шундый язу күкрәгендә
Һәм бензин бутылкасы.
Кабынмаска сүн-пән дәрте,
Ирешми теләгенә;
Хәле киткән, тик нәфрәте
Көч бирә йөрәгенә.
Исәбе юк фашистларның,
Һәр якта атлы сакчы;
Кулларында һәркайсының
Я кылыч, яки камчы.
Китергәннәр авыл халкын
Куркытып, янап, куып.
Түбән игән һәркем башын,
Һәркемнең күңле боек.
Зоя кулын алга сузды,
Карашын сузды ерак:
— Әй, иптәшләр, боекмагыз,
Булыгыз, кыюрак;
Көрәшегез, фашистларны
Кыйнагыз, үч алыгыз;
Калдырмыйча, явызларны
Кырыгыз, яндырыгыз!..
Шунда берсе солдатларның
Ташланды аңа кинәт,
Капламакмы булып авызын,
Сугарга әллә теләп.
Зоя кискен артка чикте,
Җибәргәч аны этеп;
Һәм сүзләрен дәвам итте,
Һәр секунд үлем көтеп:
— Юк, иптәшләр, минем өчен
Куркыныч түгел үлем;
Бәхет, дуслар, — илен, өчен,
Үз халкың өчен үлү.
Эше кызу фотографның,
Төшерә уңнан-сулдан.
Зоя борыла солдатларга,
Күкрәккә нәфрәт тулган:
— Сез асасыз хәзер мине,
Ләкин мин ялгыз түгел;
Үч алырлар минем өчен,
Көткән көн тиздән килер!
Тартты фашист зәһәрләнеп,
Каерылып, үлем бавын.
Зоя ике кулы белән,
Бушатып аны тагын.
Басып аяк очларына,
Көченең туплап барын,
Кычкырды ул дусларына:
— Хушыгыз, туганнарым!
Көрәшегез, курыкмагыз!
Сталин безнең белән!
Һич кайчан да кол булмассыз!
Сталин килер тиздән!
Шушы, булды соңгы сүзе,
Өзелде чәчкә гомер.
Көлдәй булды һәркем йөзе,
Бозланды һәрбер күңел.
XIX
Югалды ул арабыздан,
Кайгыбыз сыймый җырга.
Ай тотылсын кайгыбыздан,
Ачудан тынсын елга.
Югалды ул арабыздан,
Иелде башлар түбән,
Аерылгандай айкояштан.
Күңелләр боек, сүрән.
Югалды ул арабыздан,
Ах, авыр сиңа, йөрәк!
Бу кайгыбыз боздан салкын,
Таулардан биегерәк
Югалды ул арабыздан.
Өзелде якты өмет,
Ана калды сөйгән кыздан,
Сөйгәнен җуйды егет.
Югалды ул арабыздан,
Үткәне инде ерак.
Илем аны йолдызлардан
Күтәрер югарырак.
XX
Салкын гәүдә ай буена
Аслынып торды дарда.
Салкын гәүдә ай буена
Тартылды хурлауларга.
Мыскылланды, туракланды,
Ялангач калдырылып.
Аннан аны, муйнындагы
Бау белән сөйрәп барып,
Ташладылар бер чокырга,
Авылның кыр ыенда.
Тынгы тапты шунда гына
Анабыз — җир куйнында
Гвардеецлар алга узды,
Яз китереп теләкләргә;
Терелттеләр алтын кызны
Җырда һәм йөрәкләрдә
Җитте хәбәр бар өйләргә,
Уртак зур кайгы булып;
Зоя калды, күңелләрнең
Чулпаны, ае булып.
Әйе, ана, авыр сиңа,
Газизеңне җуйдың син.
Ләкин янма һәм саргайма,
Юк, юк, ялгыз түгел син.
Синең кайгың— безнең кайгы.
Исмен якын, үз синең.
Без — Зояңның туганнары,
Улыңкызың без синең.
Күтәр башың, ямансыма,
Чәчең тара, чуалган.
Күзләрең сөрт, моңлы ана,
Керфекләрең чыланган.
Күзләрең сөрт, айга кара,
Хәсрәтләрең таралсын.
Киләчәккә, алга кара,
Сөенечләрең яңарсыя.
Үч алырбыз, бүре өерен
Һич аяусыз кырырбыз:
Дәвам итеп эшен, гомерен,
Зояң кебек булырбыз.
XXII
Карады ул Зоясының
Комсомол билетына;
Карады да уйга чумды,
Һич сүзсез, тыптын гына.
Гади рәсем. Сөеклесе.
Карашы-йөзе уйчан,
Гадәтенчә, ул аз сүзле
Һәм сирәк елмаючан.
Гади билет. Газизенең
Өмете, теләге бу,
Саф хисләре, керсез күкле,
Яшьлеге, йөрәге бу.
Зоя аны саклап йөртте,
Ихтирам белән сөеп,
Алмасы кебек итеп,
Тормышы кебек күрея.
Шулай үсте, лаек булып
Комсомол токымына;
Башын бирде, лаек булып
Үзенең буынына.
XXI
Лаек бул син, җырым, аңа,
Үлмәс бул, йөрәк җырым;
Баладай бул һәр анага,
Якты ит барыр юлын;
Гвардеецлар белән бергә
Кер утка, бураннарга;
Үлем илт үтерүчеләргә,
Сөенеч илтә туганнарга.
Синдә өмет канатлансын
Языбыз булып безнең;
Синдә гомере кабатлансын
Сөекле сеңлебезнең.
Әкияттәге Алтынчәчтән
Ул йөрәк түребездә;
Ул мәңгелек алтын чәчкә,
Чулпан ул күңелебездә.
Ул гомергә шулай калыр
Җырларда, романнарда;
Исеме йолдыз булып барыр
Буыннанбуыннарга.
1942