XX НЧЫ ГАСЫР ГОМЕРЫ
Җыентык Дагстан халык җырчысы Сөләйман Стальскийның 1909 елдан алып 1937 елга дип җырлый. Стальский уенча, коммунист алдынгы кеше була1 һәм ул шул алдынгылыкка лаеклы булырга тиеш: Кызыл мәгъдән кебек, үзе Саф булсын, дибез. Бүген фашист этләр совет бакчасының тулып пешкән җимешләрен өзәр өчен, Сөләйман Стальскийның, туган Кавказына үзләренең канлы кулларын сузган чакта, шагыйрьнең бу сүзләре безне, аның ватандашларын, изге сугышка чакыру авазы булып яңгырыйлар.
* * *
Сөләйман Стальский чын мәгънәсе белән «XX нче гасырның Гомеры» (М. Горький шулай ди аның турында). «Илиада» һәм «Одиссея» шикелле үк, аның әсәрләре буенча Дагстан халыкларының тарихы, көрәше һәм тормышы белән танышырга мөмкин. Җыентыкта аның «Дагстан» исемле поэмасы, Ленин турында, Сталин Конституциясе турында, Серго Орджоникидзе турында һәм күп кенә башка, (политик лирика үрнәге булырлык шигырьләре урнаштырылган. (Кызганычка каршы» Кызыл Армия, чик сакчылары, Ворошилов турындагы җырлары кертелмәгән). Һәм шулар белән янәшә —тормышның кайбер вак-төякләре турындагы җырлар: бизгәк турында, кукуруза турында һ. 6. Зур мәсьәләләрдә генә түгел, вак-төякләр турында язганда да, Стальский үзенең күп кырлы талантын, тирән патриотизмын күрсәтә. Сөләйман Стальский укый-яза белми. Ул шигырьләрен күңелдән иҗат итә, күңелдән бикли һәм халык алдында күңелдән укый. Утыз елга якын иҗат гомерендә «язган» әсәрләренең кайбер юллары онытылып калгалый, ләкин андый чакларда тыңлаучылар аңа ярдәмгә киләләр, онытылган җырларны әйтеп торалар, шуңа күрә дә ул аларны «минем китапларым» ди. Ләкин укый-яза белмәвен ул үзе өчен кимчелек саный. «Москвага» дигән шигырендә ул болай ди:
Кәгазь-каләм алып язмаганга,
Һәм рус телен белә алмаганга,
Җырлау кыен булды Сөләйманга
Сиңа лаек итеп, Москва! (61 б).
Халык җырчысы Стальский турылык, хаклык рыцаре. Аныңча, шигырьдә ялган сөйләргә мөмкин түгел, «шагыйрь, әгәр ул мәет булмаса, дәшми тора алмый». Ул үзенең теләү-теләмәвенә карамастан, начарлыкка борчылачак, яхшылык өчен шатланачак, ә моны халыктан яшерү, җырларын үзе өчен генә саклау аның көдрәтеннән килми. «Шагыйрь ул—чикләвек агачы: аның башында хәтта бердән-бер генә җимеш булса да» кешеләр аңа таяк белән атудан туктамаячаклар» — ди ул үзе турында сөйләгәндә (17 6). Туры сүзле Сөләйман тирән фикерләрне дә көнчыгыш халыкларының олысымак садәлеге белән, бик гади генә итеп әйтә белә, һәм бу садәлек, бик вак нәрсәләрне олы эшләр белән матур итеп бәйли белү — аның иҗатының төп сыйфатларыннан берсе. Мәсәлән: XX нчы
Сандугачка—талга куну,
Чәй эчкәндә—шикәр кабу,
Караңгыда—учак яну,
Дәүләт өчен гаскәр булу —
Нинди яхшы туры килә.
Аның сурәүләү чаралары да шундый гади һәм шуңа күрә үтемле, көчле булалар.
Дәфтәр кебек ачык сезгә бар да,
Йөзәргә дә кирәк, очарга да... (64 б.) дип җырлый ул совет балаларына Яки менә Серго Орджоникидзе турындагы поэмадан ике өзек:
Ул туган көн безгә сөенеч булган,
Кара палачларга көенеч булган,
Җыйнаганнар ул көн бакчалардан
Яхшы айва шундый, Искиткеч.
Иген уңган, эш сәгате булган,
Тезмә тауда кояш уйнап торган.
Чишмәләрдә ул көй җайрап торган
Саф су булган шундый, Искиткеч
Җилкәләрен башлык белән урап,
Җитез чая атта, сукмак буйлап
Безне илткән ревком, юллар яулап,
Син түгелме, Серго сөеклем! (24 б),
банька телләрдән сүзләр ала. Шуның, белән бергә биредә кайбер уңышсызлыклар да юк түгел. Мәсәлән, Бу сүз бездә, күрәсең, шул чаклы онытылган, хәтта аңа сызык асты искәрмә биреп, «якты ут, светильник» дип аңлатырга кирәк булган. Тәрҗемәдә «исполин» сүзе очраштыргалый. Бу рус сүзе фонетик яктан безгә бик якын булыш яңгырың һәм безнең телгә җиңел кереп китәчәк. Ләкин бу хәлдә «исполин» сүзе Стальский шигыренә килешми. Биредә «пәһлуан» яки башка шундыерак сүз кирәк иде. «Талант» сүзен дә Стальский куллангандыр дип ышанасы килми. Сөләйман Стальский шикелле бик үзенчәлекле бер җырчының теленә карата тәрҗемәчедән аеруча саклык һәм осталык сорала. Әдәби тәрбиясен төрек һәм фарси поэзиясеннән алган бу шагыйрьне тәрҗемә иткәндә европиезмнардан качу өстенә, көнчыгыш экзотикасына артык бирелеп китүдән дә, аңлаешлы итү теләге белән артык примитивлаштырудан да саклана белергә кирәк. Сүз кулланудагы кайбер уңышсызлыклар һәм ялгышлар рәтеннән» мәсәлән, рифма саклау өчен генә «азат кылындышар» (52 б.), «азгын князьләр» (104); «күләгәле бакчалар» урны-на «бакчаларда күләгәләр» (56) шикеллеләрне күрсәтергә мөмкин. Шулай ук: Хәйран башлар безнең харап булды, дигән юлда «харап» сүзен «вәйран» белән алыштырганда килешлерәк булачак. Шигырь техникасында да Маннурның кыполъьгы биредә дә күренеп тора. Шигырь җаена карап, Маннур сүзләрнең язылышын вариацияли һәм бу мәсьәләдә имла киртәләре белән артык хисаплашмый (Мәскәү, тупыл һ. б.)» рифма өчен «мескен» уриььна гарәпчәләтеп «мискин» дип яза. Яшәшә сүзләрнең ахырында һәм башында сузыкларны ялгау (сдвиг) мәсьәләсендә дә ул һич тартышмый. Шигырь ритмы сораган урыннарда ул андый сузыкларны бергә җыеп, ике сүзне бергә яза һәм бу нәрсә кирәк булмаса, шул ук сүзләрне аерып яза:
Мылтык — кулда,
Атсак — үтә китәр,
Качалмаслар.
Кача алмас дошман. (90 б.)
Кабатлау вакытында аерым язу басымны көчәйтү өчен дә сорала. Ләкин менә бер үк биттә (95 б.) мондый ике юлның булуы:
Бала чакта ук белде китап гыйльмен
Ул шунда ук, әле яшь чагында, — бусы инде эзлексезлек һәм ритмны бозым булса да, язма иҗекләр санььн саклау омтылышы гына. Иҗек саны тутыру өчен яраганда Маннур имла белән хисаплаша, ә инде бу максатка туры килмәгәндә ул үз имласы белән язып, ялган иҗекләрне ташлап калдыра. Мәсәлән:
1) Исемең китми безнең телдән, уйдан. (9 б.)
2) Аның исме белән бөек дөнья.;
Гомумән, шигырьнең ритмын, «жаена карап», әйтелеш белән дә, язылышы белән дә үлчәү — бер Маннурга гына түгел, байтак шагыйрьләргә хас нәрсә. Биредә киләчәктә хәл ителергә тиеш булган мәсьәләләр күп әле. Тәрҗемәче иң әһәмиятле бурычны— Сөләйман Стальский шигырьләренең эчтәлеген һәм рухын дөрес итеп, үз стилен саклап, матур итеп бирү бурычын уңышлы башкарган. Aepым кимчелекләр тәрҗемәнең тулай кыйммәтенә зарар китермиләр һәм киләчәктә аларны төзәтү бик ансат булачак.