Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТАТАР ЕГЕТЕ

Шул исемдәге хикәядән...

Капларда гына булмый,

Ниләр күрми,

Ир егеткәй белән

Уңган ат.

Тау битендә, снаряд актарып ташлаган чокырларның берсендә, күкрәк тиңентен әрлән балчыгына күмелеп, кара кашлы, агарынган яшь чырайлы бер егет ята. Аның күзләре йомык, битенә туфрак сибелгән, җыерыла төшкән куе кашларына үзе егылганда сүнми калган ачу билгеләре эленгән. Егет турысында, югарыда, бөтерелә- бөтерелә тургайлар сайрый, күкнең чытык йөзеннән урман өстенә таба таркау гына булып соры болытлар уза, урман артында, җирне-күкне гөрселдәтеп, сугыш алласы — артиллерия үкерә. Дөнья көрәшә, дөнья ыгы-зыгы килә. Ләкин кара кашлы егет боларның берсен дә ишетми, ул хәзер берни дә тоймый иде: Күпмедер вакыт уза, тирә-як тына төшә, бары тик тау астьиндагы кыяк үләннәре арасыннан кыюсыз гына челтерәп аккан инеш тавышы ишетелеп кала. Сөремле кырлар өстеннән сирпелеп кенә җылы җил, йомшак канатьи белән кара кашлы егетнең өстенә тереклек өреп, акрын гына сыйпап уза. Егетмен, күз кабаклары акрын гына дерелдәп, йөзе сизел ер-сизелмәс кенә җанланып китә, яртылай балчыкка баткан хәрәкәтсез бармаклары, җан кергәндәй, селкенеп куялар. Аннан соң аның күкрәген киерел, киң итеп сулыйсы килә башлый. Ләкин... нигәдер булмый, нидер аның тынын кыса, нидер уңайсызлый. Күңеле кинәт тьпнгысызлана — хәвефле хәлне сизә башлый. Күз алды торган саен яктыра барган шикелле, әкеренләп аңына килә барып, ахырда кинәт кенә күзен ачып җибәрә. Анын күзләре камаша. «Кай төш бу? Мина ни булган иде соң әле?» Менә инеш буе, тау битендә миналар ермачлап бетергән кызыл балчыклы чокырлар, еракта яшел урман сузылып китә... Бу урыннар ничектер аңа таныш булганга куанып, аның кай төш икәнен, таныш булуын тизрәк исенә төшерәсе килде. Нәрсәнедер, тел очында гына торган бернәрсәне исенә төшерә алмьпйча азапланып, балчыклы маңгаен сыпырып куйды, як-ягына тагын да сыныерак карарга тотынды. Әнә аяк очында урталай бөтәрләнеп килгән винтовкасы аунап ята, бераз арырак балчык астыннан кылычының җиз сабы күренеп тора. Тагын да бер читтәрәк... Усманньпң тәне чымырдап китте. Тагын бераз читтәрәк, балчык өеме өстендә, аның туры кашкасы чайрап ята, аның куе кара яллары балчык өстеиә сибелгән. Юк, монсы төш түгел инде, бу аның өне. Усманның бик күп сугышларны бергә уздырган, бергәләп бик күп утлар-сулар кичкәй кара турысыннан бары шул гына калдымени инде. Балчык өстенә: сибелеп яткан куе яллар белән хәлсезләнеп йомылган күзләр хәзер бик еракта аерылып калган, бик кирәкле шундый бер хәлне искә төшерә башладылар. Аның башы, эреле-ваклы мең чаңны берьюлы каккан шикелле, чыңлап шаулый, шул шаулау арасыннан, әллә кайчан узган хәл шикелле булып, кара турысының. пошкырып туп-туп басканы, янәшәдә баручы иптәшләренең караңгыда шыпыртлап нидер сөйләүләре, өзәңге тимерләренең зыңылдавы ишетелгән шикелле була...

...Ул таң алдыннан ике иптәше белән разведкадан кайтып килгәндә, аның турысы яраланып аксый башлады. Ул, иптәшләренә разведка нәтиҗәсен тизерәк кайтып әйтергә кушып, үзе атыннан төште. Атын җитәкләп, таң алды томаны белән мөлдерәмә булып тулган инеш буена килеп кенә җиткәндә, каяндыр сизеп алып, немецлар ана мина җибәрә башладылар. Усманньпң битенә кайнар ялкын бәрелде. Ул аяк астындагы җирнең кинәт әйләнеп китүен, кайнар ялкынның аны кандыр күтәреп атып бәрүен генә сизеп калды... Ул вакытта урман өсте зәңгәрләнеп, таң беленеп кенә килә иде әле, хәзер инде әнә кояш батып бара. Тирә-юнь тын, бары тик башта мең төрле чаңның өзлексез сукканы гына ишетелә... Кинәт Усманның бөтен тәне кайнарланып, сискәнеп китте. Ул, сикереп торып, бик газиз нәрсәсен эзләгән шикелле, арлыгбирле йөгергәләргә тотынды. Кара болыт шикелле булып, хәзер генә өскә килеп баскан бу куркыныч хәлнең булуын ул башына сыйдыра алмый, аңа берничек тә ышанырга теләми, ләкин күңеле сизә, йөрәге еш-еш тибә иде инде. Усман ашыгьпп, инешнең аргы ягына йөгерде. Якындагы калкулык естенә мечеп басты... Таучык астында. турсаеп калган ялангач морҗалары, үсеп торган җиреннән үк кара көйгән агачлары белән бер авыл чөтенләп ята. Ак тәре сурәте ясалган шыксыз кара танклар, машиналар авылга таба бер туктаусыз үтеп торалар — инеш аркылы салынган күпернең дөпелдәп торган көне... Аргы якта, зәңгәрләнеп торган урман артында, тонык кына булып орудиеләр гөрселди: Аның йөрәге тынычсыз тыпырчынып сызланып куйды. Шулай икән... Бая йөрәгенә хәнҗәр шикелле булып килеп кадалган куркыныч уй дөрес икән. Ул дошман ягында бүленеп калган. Бер үзе, япа ялгызы, туган илсез, иптәшсез, коралсыз егылып калган. Аның күңелен ачы сагыш сызлата башлады, ярсуыннан тешләре кысылды, күзләреннән мөлдерәп яшь чыкты. Әнә шул гөрселдәгән җирләрдә ничә айлар бергә сугышып, бер аш һәм бер өмет белән тукланып йөргән якын иптәшләре, Идел буендагы туган авылы, яшелгә ку ияртергә өндәгәндәй, әрәмәләргә таба йөгерде. Ләкин Усманның гырылдап, тартышып яткан немец янында хәлсезләнеп чүгәләвен күргәч, еларга җитешеп, кире йөгереп килде. Аның тавышында ялыну, ашыктыру ишетелә иде.

— Киләләр, бит, абый, киләләр, әйдә инде!.. Урамда мотоцикллар фырылдаганы, солдатларның кычкырып-кычкырып сөйләшкәне ишетелде. Усман, бу кызның ялынуын кире кагарга яхшысынмаган шикелле, урыныннан торды, тартышып яткан немец солдатына күз төшереп, күңеле булган кыяфәт белән,

— Әйдә, алайсаң, кая алып барсаң да ярый, китик, — диде. Белорусь кызы Усманны җиңеннән тартып, ашыктыра-ашыктыра, әрәмә арасына алып йөгерде. Урамда автомат тавышы ишетелде, тал яфракларын шыбырдатып коеп, әрәмә өстеннән пулялар өере сызгырып узды. Усман, тип-тигез жирдә сөртенеп, әрәмә куагы өстенә барып төште. Балтырының кинәт эсселәнеп хәлсезләнеп китүе юкка гына түгел иде. Ул, тешен кысып, эчкә табарак үрмәләп калырга тырышты. Артта гырылдап кычкырган хатын-кыз тавышы ишетедде. Белорусе кызьп бакча ягына борылып карауга, кычкырып елап җибәрде.

— Ай, харап иттеләр, аттылар... Матильда апа, җаным. Минем өчен... Ул нишләргә белмичә, шашынып авылга таба атылдьк. Ләкин, бакчадан ата-ата йөгереп төшкән берничә немец солдатын күргәч, кинәт айнып китеп, әрәмәләр, арасында кире яшеренде... Алар кечкенә сукмак белән байтак жир киттеләр. Белорусе кызы, ертылган күлмәк изүен учлап елый-елый, алдан йөгерә, бераз гына барган саен туктан, үзе артыннан аксаклап йөгергән Усманны көтеп ала да, түземсезләнеп тагын алга йөгереп китә иде. Усманның миләрне кайнатырдай булып башы шаулый, атлаган саен үзәгенә үтеп ярасьь чәнчи иде. Ул кичке караңгылыкта күзенә әйле-шәйле генә булып чагылып киткән теге кыз шәүләсен чак-чах кына күреп бара, тар сукмактан һаман бара, ул иңде бик озак йөгергән шикелле. Каядыр, шунда гына, урман күренә иде. Нигә бик ерак булды соң ул урман? Әрәмә араларына караңгы сибелә башлады, урман ягыннан үзән буенча дымлы җил исеп, битне рәхәтләндереп, сыйпап торды... Немец солдатлары алар артыннан әрәмәгә килеп керергә шикләнделәр булса кирәк, эчкәрәк киткән саен аларның куганы сизелми башлады. Алар тагын байтак җир киттеләр. Караңгы куерып, күз бәйләнә башлады. Кинәт әрәмәләр өстенә сыек кызыллык сибелде. Авылда тагын шау-шу купты, төрле җирдә атыш башланды. Бөтен авылны шаулатып этләр өрергә тотынды.

— Авылым яна, ут төрттеләр. Ай, бу ни хәл инде, бу нинди азап? Белорусь кызы, дөрләп янган авылның шомлы шәүләсендә өзгәләнеп елый-елый, әрәмә арасында арлы-бирле йөгергәләп йөри башлады. Ул кызганыч иде. Усманның аны бу тирәдән тизрәк алып китәсе килде. Ул, әрәмәләр төркеме алдында туктый төшеп, берәр сүз әйтмәкче булды.

— Кара әле, сеңлем... Тик ул арада теге кыз авылга таба йөгереп, күздән югалган иде инде. Усманның аның артыннан барырлык хәле калмаган иде. Ул, йөрәге ачынып, җиргә егылды. Авыл өстеннән соры күккә зур-зур ялкын телләре сузыла, аннан акырышкан, елашкан тавышлар ишетелә. .Ялкыннар өстенә бер якынаеп, бер ерагаеп, кычкыра-кычкыра очып йөргән бер пар ләкләкнең ялкын шәүләсендә, ал яулык шикелле җилфердәп, канатлары күренеп кала. Ыңгырашып елый-елый яна торган бу бәхетсез авылның шомлы өметсезлеге, әле генә үз янында булган теге беркатлы колхоз кызының тешен ыржайтып сагалап торган үлем каршысына китеп баруьв аның йөрәген тырнады. Аңар тагын бөтен дөньясы баягы шикелле үк төссез, мәгънәсез булып тоела башлады. Ул, ярасының сызлавын тоймаска тырышып, җәт-җәт атлый-атлый, ни дә булса тизрәк булсын өчен янадан авылга таба китте. Авыл ягыннан боланга таба якынаеп килгән автомат тавышын ишетеп, ул туктап калды. Сулдарак, урманга таба йөгерүче ак шәүлә күзенә чалынып киткән шикелле булды. Усман, хәлсез аяклары белән, абына-сөртенә, шунда йөгерде. Тик ул ерак та китә алмады, түмгәкләр арасыннан борыла-сарыла уйнаклап барган тар сукмак, эчкәрәк кергән саен йомшый барып, ахырда бөтенләй югалды, аның аяк зсларьпнда су шупырдый башлады. Аны күреп калдылар булса кирәк, ул түмгәктән-түмгәккә сикерә-сикерә бераз гына киткәч тә, аның артыннан өзек-өзек итеп берничә тапкыр автоматтан аттылар. Усман егылдыи Аңа пулялар сызгырышып очкан урман ягыннан белорусе кызының кычкырып җибәргәне ишетелгән шикелле булды. Усман, бу тавыш йөрәгенә килеп бәрелгән шикелле, чадаша алмыйча, сикереп торып, бата-чума, тагын йөгерергә тотынды. Аның тизрәк барып җитәсе килде. Аңарга кыз яраланып егылгандыр да, менә фашистлар аның янына килеп җитәрләр, менә ул соңга калыр шикелле тоела, ул арудан, аяклары тубык тиңентен батудан йөдәп, гырылдап шапыр-шапыр һаман йөгерә иде. Күрәсең, ул кичне бөтен кирелек дөньясы ана үч итте бугай. Кинәт, саз өстенә, якын-тирәне аксыл зәңгәр яктылыкка балкытып, аның артында ракета күтәрелде. Усман алда, зәңгәр стена булып тынып калган биек урманнар алдында, өем-өем булып утырган сирәк куакларны, үлән арасыннан ялтырап яткан зәңгәрсу гөмбәләрне күреп алды. Теге кыз шәүләсе хәзер күренми иде инде. Автомат пулялары, аның як-ягывда чыжылдашып уздылар да, суга кереп сүнделәр. Ул, яктырган чакта болын шикелле тигг тигез яшеллек булып күренгән менә бу алдакчы сазлыкка түше белән ятып, урманга таба шуыша башлады. Аның киемнәре эчендә саз суы шу пырдый, куллары үренгән саен беләзек тиңентен салкын, сылангыч балчыкка бата. Аның битенә су чәчри, колакларына камышлар кыштырдаганы гына ишетелә. Ул ашкынып, җүләрләнеп һаман үрмәли. Сазлык өсте әледән-әле зәңгәрсу яктьнлык белән балкып ала. Тагын котырыньш ата 'башлыйлар. Атыш башланган саен ул, гүя үзе яраланган шикелле, сискәнеп китә, бу пулялар караңгыда шюмлы чыйнап, теге ак күлмәкле кызны эзләп очалардыр шикелле тоела башлый. Ул, юеш түмгәккә тотынып, ана тимәдеме икән дип, урман ягын тыңлый: Якында гына суга бакалар чумганы, өстән ниндидер бер төн кошының канат җилпеп узганьп ишетелә. Юк. серле төн шикелле тынып калган караңгы урман ягыннан бер тавыш та ишетелми иде. «Бәлки инде соңдыр, бәлки инде аны үтереп ташла ганнардыр?» Ул, кызны җибәрүенә үзенә нәләт укып, тагын алга китте. Ул тагын байтак сөйрәлде, кан китүдән хәлсезләнеп, аның күз аллары караңгыланды. Тора-бара болар барсы да аңа төш шикелле тоела башлады. Аның кулларына кыяклы үләннәр түгел, бәлки сазлыкта мыҗгып яткан юеш һәм салкын тәнле хәшәрәтләр чорнала, берьюлы берничә елан тупа башлары белән аягының ярасын ак- тара-актара канын суыналар, телем-телем итеп итен йолкыйлар шикелле тоела иде. Алар актык канын суырып бетергәнче тизерәк чыгып җитәсе килә, шуңар күрә ул ашыга, шыпыр килеп, саз суын ера-ера, түмгәкләр өстеннән тырмашып гел үрмәли.... Ул шулай дип уйлый. Ләкин ул хәле бетеп, әллә кайчан, туктаган, юеш» түмгәк өстендә башым да күтәрә алмыйча, изерәп яткан булып чыга иде. Тагын су шупырдый башлый, ул кулларының тагын саз суын ишүен, юеш гәүдәсенең, сөйрәлеп баруын тоя башлый. Төшеме бу аның, әллә өнеме? Кайдадыр бик ерактагы яр буенда әлеге күкрәген учлаган кыз йөгерә-йөгерә аны өзләп йөри кебек. Усманның аңа кулын күтәреп,

— Мин монда, кызый, менә монда мин! — дип кычкырасы килә. Ләкин аның битлеренә, муйнына юеш кыяклар уралган, аның күзләре алдында караңгы томан. Ул телен әйләндереп, бер генә сүз дә әйтә алмый... Нигә бик ерак булды соң әле бу яр буе? Усман башын күтәреп карады — яр буенда тагын ак шәүлә күренеп киткән шикелле булды. Аннан соң төштәге шикелле бик ерак та, бик якым да булып бер шыпырт тавыш ишетелде.

— Абый, синме бу, абый?

Ул аңа,

 — Мин бу, сеңлем, мин бу! — дип дәшәсе килде. Ләкин шунда аны кемнеңдер жытьв кулы», беләгеннән тотып, алга таба әйди, ул янында гына аның таныш тавышын ишетә. Ул күңеләннән, «Исән, исән, исән!» — дип уйлый. Ул куана, аның бу ертык күлмәкле кызның кулын кысасы килә. Ә кыз аның якына чирәмгә тезләнеп, өсләрен салдыра-салдыра, йомшак тавы ил белән ашыга-ашыга сөйли бирә. Харап була язгансың бит, абый, бата язгансың... Бу урман буеннан аның аяклары җир катысын тоя, аның өстеннән шыбырдап су ага башлый.

— Алар минем арттан куып килделәр дә, бу якка чыгарга юл таба алмыйча, бүленеп калдылар. Сине үтердек дип белгәннәрдер, күрәсең. Мин шундый курыктым. Яр буеннан барганда мин су шупырдаганын ишеттем. Син бит ялгыш якка кереп киткәнсең, абый, анда гел сазлык бит, сип белмәгәнсең. Ул сүзеннән туктап, як-ягына каранып алды.

— Мин бер үзем кала яздым бит, япа-ялгыз. Авыл яңа. Бөтен җирдә мыжлаган немец. Шулай булса нишләр идем мин? Кая барыр идем?.. Усманның нигәдер аннан үзе турында сорыйсы килеп китте.

— Хәзер авылга кайтып булмыймыни? Кыз башын селкеде.

— Юк. Мин әле монысында да чак котылып чыктым. Минем, анам шикелле, корбан буласым килмәде... Ни булса да булыр.

— Алай булгач, хәзер кая барырсың соң? Кыз, каядыр еракка карап, нидер уйлана-уйлана, тагын башын селкеп куйды.

— Белмим шул, минем барыр җирем юк.... Ул аптыраган кыяфәт белән, хәзер генә исенә килгән бу сорауга җавап таба алмыйча, як-ягына каранып алды.

— Кая барырсың дисеңме? Таң алды җиткәнне белдереп урман өстеннән нечкә генә булып яктылык сызыла, төнге талгынлыктан әле генә уянып килә торган кош-корт тавышы ишетелә башлый, урман эченнән дымлы әрәмәлек буена җылы, ягымлы, йомшак һава агылырга тотына. Усманның күңеле, әнә шул ягымлы һәм өметле таң яктысы шикелле яктырып киткән сыман тоела, нидер аны канатландыра, нидер аның күңеленә корычтай бер ныклык сиздерә. Алар кая бару турында баш ваталар иде. Усман, кьичкырып җибәрмәс өчен тешен кысып, аякка басты.

— Киттек, абый. Алар, чыклы үләнне тез тиңентен ерып, акрын гына агачлар арасына кереп киттеләр. Үз эчендә гаҗәп олуг серләр яшеренгәндәй тын гына утырган мәһабәт калын урман һәм таң алды тынлыгы белән эретелгән кыр пәрдәләре аларны дошман күзләреннән каплады.