ПАРТИЗАН УЛЫ
Авылга ут төртелгән, бер өй, төтенле зур учак төсле, дөрләп яна. Аның матчалары шытырдап сыналар, тәрәзә пыялалары зыңъилдап коелалар. Күккә очкыннар сибелә, көчле җил аларны илтеп бөтен авылга тарата. Тирә-яклардагы йорт-кураларның, хайван абзарларының, келәтләрнең салам түбәләренә ут үрләп килә һәм авылның төрле кырыйларында кара төтен баганалары күтәрелә иде. Иван Малыгинның ут диңгезе эчендәге өе янында хатын-кызлар басып торалар. Кораллы немец солдатлары чолгап алган бу хатын-кызларның елый-елый күзләре шешенеп беткән. Алар янгынга текәлеп карап басып торалар. Күзләрендә ут чагыла. Алар, көзгегә карагандай, бер-берсенә карыйлар. Барлык күзләрдә дә бетмәс-төкәнмәс кайгы, газап, шулай ук Иван Малыгинның яна торган өе чагыла иде. Немец солдатлары хатын-кызларны өйгә якын да җибәрмиләр, китәргә дә бирмиләр. Бөтен авыл халкын монда, янгынга, куып китерткән немец лейтенанты:
— Без партизаннарны нишитәткәнебезне барсы да күрсеннәр, — дип кабатлый иде. Кызыл яңаклы, симез, яшь бу лейтенант үзе дә монда, алда басып тора һәм сьгзгыра-сызгыра модадагы бер көйне — Мюнхен маршын көйли иде. Лейтенант янгынны берничә тапкыр фотога төшереп алды һәм хәзер ташаяк курчакныкы төсле зәңгәрсу, төм-түгәрәк күзләре белән бик оятсыз һәм; ерткыч караш ташлап хатын-кызларны сөзә иде. Ул фронтка күптән түгел генә килде. Партизан Иван Малыгинның өенә ут төртү аның сугыштагы беренче «егетлеге» иде әле. Аның абыйсы обер-лейтенант Эрих фон Рейхен Мюнхенга, аңарга, офицерлар мәктәбенә, үзенең Россиядәге эшләрен күрсәткән фотоларны җибәрә һәм яшь фон Рейхеиның инде яхшы гына коллекциясе бар: янгын рәсеме унике, дар агачы биш, суктыру җәзасы күренеше ике. Хәзер аның абыйсы Дрезденда, госпитальда ята. Яшь фон Рейхен бүгенге фотолар фон Рейхеннар семьясының коллекциясенә бик яхшы өстәмәләр булырлар дип өмет итә иде. Янгын көчәйгәннән-көчәя бара иде. Чатырдагы өйнең карнизы коелып төште. Кешеләрнең битләрен, кулларын пешереп, киемнәрен яндырып, очкыннар сибелеп китте. Бер читтә, җир өстендә, уртача яшьләрдәге бер хатын газаплы нервы авыруы өчендә сүзсез-нисез иңрәп ята. Аның таралыш киткән озын чәч толымнары җир себерәләр. Бу хатын янында басып тора торган, ике немец солдаты бер кемне дә анарга якын җибәрмиләр. Лейтенантның боерыгы буенча, солдагглар бер яшьлек имчәк баласы Полянканы яна торган өй эчендә калдырыш, аның әнкәсен — Елена Малыгина кы монда алып чыгыш ташлаганнар иде. Баласы бикләнеп калган һәм яна торган өй фонында акылдан шашкан ананы лейтенант фотога ала, ә үзе «Эрихның бер кайчан да мондый фотосы булганы юк әле» дип көлемсери иде. Кисәктән генә часовой:
— Хальт! — дип кымкырып җибәрде. Барсы да башларын борып карадылар. Авыл мәйданы буйлап бер малай йөгереп килә иде. Часовойның кычкыруына һич тә игътибар итмәстән, бу малай, халык арасыннан ерып үтте дә, җирдә аунап яткан хатынны күргәч, янгынның янына ук йөгереп килде. Солдатлар аны шунда ук тотып алып, лейтенант каршына китерделәр. Яңгырлар астында күп йөргәнгә һәм кояшта янганга агарып, төсе китеп беткән кызгылт күлмәкле, аксыл чәчле, тәбәнәк буйлы, бу малайга унике яшьләр чамасы булыр иде. Лейтенант русча бераз сөйләшә белә иде. Ул малайдан:
— Син кем? — дип сорады. Малай күзләрен түбәнгә төбәп, төксе бер төс белән, иренен тешләп:
— Полинка... сеңлем, — дип пышылдады.
— Полинка яна.
Лейтенант кинәт кенә җанланып китте, ул:
— Синең сеңелең? Швестер? Анда, — диде. — Син брудер. Абыйсы?
Тагын берничә балка шатырдап җиргә ишелеп төшгге. Немец кисәк кенә:
~ Гут, — диде, аның йөзендә сәер бер елмаю эзе күренде.
— Гут! Яхшы! Мин кечкенә кызчыкны кызганам. Мальчик, син дейнешвестерны коткарасың, бар! — диде ул.
Гриша Малыгин лейтенантның нәрсә әйткәненә төшенмәде. Солдатлар аны җибәрделәр. Шуннан сон малайның сипкелле, курнос борынлы бите яктырып китте. Ул ялкын һәм төтен эченә кереп югалды; Халык ахылдап куйды. Кемдер кычкырып еларга тотынды. Анфиса Корнеева еш-еш чукына-чукына пышылдап укына башлады. Ә тирә-ягында нәрсә барганын әле белмәгән Елена Малыгина һаман җирдә иңрәп ята иде. Аннан соң барсы да тынып калдылар. Хәтта лейтенант та сызгыруыннан. тукталдьп, ул, гаҗәпләнүдән кашын күтәреп, үкереп торган утка карый иде. Берничә минут үтте. Өйнең матчалары чытырдап сындылар. Кинәт... ут эченнән малай килеп чыкты. Аныц өстендәге күлмәге яна, ә ул кулына бер ак төргәк тоткан иде.
— Әнкәй! — дип кычкырып җибәрде малай.
— Әнкәй! Безнең Полинкабыз! Лейтенантның йөзе үзгәрде. Ул солдатларына малайның өстенә су сибәргә кушты. Баштан аяк чыланып беткән, пешүдән яртылаш кына тере калган Гришаны лейтенант каршына китереп бастырдылар. Лейтенант малайга бик кызыксынып карый иде.
— Син молодец! — диде лейтенант. — Син бик батыр егет! Күрсәт әле! — диде ул. Малай ышанып кулындагы төргәген лейтенантка сузды. Лейтенант одеаялны ачты һәм елый-елый ярсып беткән нәни кыз баланы әйләнә-тирәдәге кешеләргә күрсәтте. Нәни кызның әнкәсе, Елена Малыгина, кинәт аякларына басты; ул киң итеп ачылган, шашкан күзләре белән баласына карады һәм, солдатлар кулыннан ыргъгла-ыргыла, баласына таба ташланды. Лейтенант уйчан бер кыяфәт белән:
— Бик матур кызчык, — диде.— Эйн хюбшес медхен!
Нәни кыз елаудан туктады.
— Хәзер без бер фокус ясыйбыз. Лейтенант үзенең ташаяктан ясалгандай төм түгәрәк күзләрен кыса төште. Ул баланы югары күтәрде дә, өйгә таба барып, ут эченә ташлады. Ана, йөрәк яргыч тавыш белән акырып, баласы артыннан ыргылды. Ләкин лейтенант аягы белән бик каты тибеп, аны читкә этәреп җибәрде.
— Бар иде кыз бала, юк инде кыз бала. Бик шәп Мюнхен фокусы.
Эрих бик рәхәтләнеп көләр. Эрих моны бик ярата... Ләкин Эрихның нәрсәне яратканын бер кем дә белми калды. Лейтенант башын утлы кисәүләргә терәп җирдә ята, аның аркасына Гришаның үзе ясаган пычагы кадалган иде. Солдатлар аз гыта вакытка аптырап калдылар, аннан соң атарга тотындылар. Хатын-кызлар солдатлар белән малай арасында үтә алмаслык бер стена булып бастылар. Ә немецлар үзләренә юл салганда, серкәләнеп килә торган биек арыш басуыннан чума-чума йөгергән Гриша зур урманга җиткән иде инде.