МӘХӘББӘТ ҖЫРЧЫСЫ
Татгосиздат тарафыннан чыгарыла торган китапларның күпчелеге (булса кирәк) тәнкыйтьсез калалар. Бу хәл — тәнкыйтьчеләребезнең «эшчәнлекләре», «оперативлыклары» белән аңлатыла инде. Ярамый болай. Чөнки басылып чыккан китаплар арасында гаять зур художество һәм тарихи әһәмияткә ия булып торган әсәрләр бар. Алар турында сөйләргә, язарга кирәк. Укучылар арасында аларны киң популярлаштырырга кирәк. Юкса урыннарда еш кына теге яки бу китапның дөньяга чыкканлыгын бөтенләй белмичә үк калу фактлары да аз түгел. 1941 елда ук басылып чыккан «Мирхәйдәр Фәйзинең сайланма әсәрләре» дә шулай ук бүгенгә кадәр тиешле бәя ала алганы, бу турыда укучыларга киң мәгълүм була алганы юк. Ә бу китап игътибарга бик лаеклы. …Мирхәйдәр Фәйзи. Таныш исем. «Галиябану» авторы. Ләкин шулай гынамы? Аның сайланма әсәрләре җыентыгын әле шушы араларда гына укып чыгарга туры килде. Китап укылып беткәч тә, ул зур тәэсир калдырды һәм аның турында үз фикереңне әйтү, башта туган уйлар турында тирә-яктагылар белән, язучы һәм укучы иптәшләр белән уртаклашу теләге туды. Әсәрнең, авторның нәрсә белән классик булуының билгеләреннән берсе шунда ки, аны һәрбер укуыңда нәкъ беренче тапкыр кулыңа тоткан кебек хис итәсең. Укыган саен аның яңа яклары, моңа кадәр артык сизелмәгән үзенчәлекләре ачылып кына тора. Мирхәйдәр Фәйзи әсәрләре белән дә шулай ук. Чөнки ул татар әдәбиятының классигы. Тагын менә мондый специфик «момент та бар анда: Мирхәйдәр Фәйзи киң массага башлыча «Галиябану» аркылы гына таныш диярлек. Ә ул бик күп әсәрләр язган. Аның бу җыентыкка кергән сәхнә әсәрләре генә дә бишәү. Ул шигырьләр дә һәм хикәяләр дә язган. Җыентыкка аның 5 хикәясе һәм 26 шигыре кергән. Бик күптән басылган һәм бөтенләй басылмаган әсәрләрен, беренче тапкыр буларак, бергә туплаган бу җыентык — Мирхәйдәр Фәйзине, язучы һәм кеше булу ягыннан, укучы» алдына тулы килеш китереп бастыра ала. Мирхәйдәр — яшәүгә, яшьлеккә, табигатькә, тормышка, туган илгә баштанаяк гашыйк. Җыентыкны укып чыккач та, беренче буларак, әнә шул як гаять көчле тәэсир калдыра. Синең күз алдыңнан шаулап торган тульи бер дөнья үтә. Анда чын тормыш кайнап тора. Мирхәйдәр Фәйзи тормышка, аны аңлауга, аныи серләрен ачуга тормышның баш чыганагы аркылы — табигать аркылы килеп керә һәм укучыны да шул юл белән җитәкләп китә. Табигатьне лирик тасвирлау. Аның матурлыгына һәм бөеклегенә мәдхияләр уку. Таң калып мавыгу... Ике якта матур гөлләр, Арада комлы тар юллар, Агачта сайрый былбыллар — Бу күренешкә булам хәйран. («Хәйран булам»). йомшак җилләрдән җилфердәүче агач яфраклары, илләр үтеп килүче кошлар, чәчәкле, үләнле, матур келәм белән капланган төсле киң, яшел кырлар, болыннар, урманнар, чәчәктән-чЗчәккә очып йөрүче күбәләкләр, чылтырап аккан сулар... Туган илнең бай, матур табигатен ул «Хәйран булам», «Юлык» кебек шигырьләрендә һәм «Табигать герләре» кебек хикәяләрендә генә түгел, хәтта пьесаларымда да бирә. «Чылтырап агып яткан кечкенә елга. Елга буйлап зирек агачлары тезелгән...». «Матур бакча. Гөлләр. Кошлар тавышы. Кич. Ай яктысы...» («Ак калфак»—4,3 пәрдәләр); «Су буенда, таллар янында бер күре[1]неш...» («Галиябану»—3 пәрдә); «Кыр... Печән чабылгам уйсу җир...». «Май ае... Гөлләр, язгы ямьнәр бе- ләи тулган бакча...» («Асылъяр—1,3 пәрдәләр) һ. б. ...тышка табигатьнең кочагына — яки үзем бөтен табигатьне кочаргамы? — атылдым. Су буена түп-туры юл тоттым. Уем, яшел чирәмне уеп кына киткән елга буена сузылып, табигатьнең иң ямьле күренешләре белән кавышу, гаҗәп бер осталык белән сайраган сандугачларның төрле серләр аңдыра торган моңнарына йөрәгемне ачу, алар белән серләшү иде. Мин аларга:
— Тамдыр телләреңнән гөлләрне, былбыл, алар минем күкрәгемне бизи; ман, азык эзләп чыккан яшь күңелне ямьгә, ул синең мәңгелек догачың булыр. Ул сезнең белән серләшергә, сездән плһами киңәшләр ишетергә чыкты, — димәкче идем.
— Кошлар, агачлар, айлар, таулар, күкләр,
Гөлләр, табигатьнең бөтен ямьнәре!!
Тилмертмәгез бу баланы;
Өрегез аның күңеленә рух;
Бирегез табигый даваны димәкче идем... (“Табигать серләре”)
Мирхәйдәр Фәйзи—табигать улы... Аның туган иленә, ватанына булган көчле мәхәббәте, иң башлыча, әнә шул күркәм дә, серле дә табигать аркыльп башлана. Туган иленең көне дә, төне дә, җире дә, күге дә аның өчен бердәй матур.
Төн, бөтен җир тын; авыл тынган тәмам;
Тулган ай тынлыкка кызыгып елмая:
Айга җиңелеп, сип-сирәк, мәҗбүрсыман,
Аз гына җем-җем килеп йолдыз яна.
Вак-вак, ап-ак саф булып, саф-саф булып,
Сәер итә киң күк йөзен акрын гына,
Ай яныннан ак сәдәфтәй тезелешеп,
Үрлиләр бер ямь белән бик тын гына.
Сергә чумылып, чолганып ак нур белән
Күренә ап-ак тезмә таулар төркеме,
Күренәләр юллар еландай ялтырап,
Ямьлиләр күлләр табигать күркене.
Яп-якын бер бакчадан, җаннар яме,
Төнгә хас хуш исләрен гөлләр сибә;
Төн җиләс, бер чик кебек саф-саф һава,
Иркәләп, назлап кына җилләр сөя...
Ләкин тармыни табигатьтән генә тормый.
Тормышның, табигатьнең гүзәл улы, үзәк фигурасы, хуҗасы, хакиме — кеше. Ул да, табигать кебек үк, күркәм, көчле, бөек, сокландыргыч. Дөресрәге, — чын кеше, үзенең бу һәм башка барлык сыйфатлары белән, табигатьтән күп өстен ул. Һәм нечкә, лирик Мирхәйдәрдә кеше табигать аркылы шулай ук сокландыргыч булып, лирика, романтик ак алыплары на төренгән килеш килеп керә. Шунда тормыш кеше белән тулылана, табигать белән бергә кушылып, аның түбәсенә менеп, тирә-якка тәм, ямь сибә, һәм ул Мирхәйдәрне тулы килеш биләп ала. «Табигать серләре» хикәясенә мөраҗәгать итик. Менә: Гармонь тавышы... Сикереп тордым. Жанымның иң кадерле азыкларыннан берсе, бу авыл тавышының ерактан җил белән йомшак кына тирбәлеп килүенә бирешмәслек, сикереп торып аңа таба омтылмаслык көч миндә юк... Ай-ли Җәмилә! Төн уртасы ямьлелә... дигән тавыш мине уятты. Акрын гына атлап күпергә таба берәү төшеп килә. Ирексез:
— Әйе шул, төн уртасы ямьле.
Аны бизәүче айлар, кошлар,
Мәхәббәт җырчысы моньнар,
Җәмиләләр һәм аларпы гәүдәләндерүчеләр дә ямьле, — дип куйдым. Үзем, төнге юлчыга киртә булмас өчен, агачларга ышыкланып, күренми калуны ихтыяр иттем. Якынлый, инде мин аны таныйм. Хәлил. Аргы як егете Хәлил. ... Шәп кенә атлап үтеп, Мөхәммәт абзыйларның су буена сузылып төшкән бәрәңге бакчаларының читәне аша төшеп үргә, өйләргә таба менеп китте. Төнге тын дөньяда гармонь аркылы аһын күкләргә аттырган яшь йөрәкләр сере ачылды.
— Юлыңа ак җәймә! — дидем төнге кунакка ак теләкләр теләп калдым. Егет гармоньга кушьвлып тагын җырлап җибәрә, үзенең Җәмиләсенә көчле утлы гыйшкын белдерә. Болар барсы да — Мирхәйдәр Фәйзи иҗаты прологының беренче юллары кебек булып кабул ителәләр. Шуннан соң Гөрләп торган яшьлекне, тормышны, нечкә хисләргә төрелгән саф мәхәббәтне гәүдәләндерүче бик күп Хәлилләр, Галиябанулар, Сибгатьләр, Гөлйөземнәр, Ибрайлар...— гармоньчышар, җырчылар, биючеләр, — бөтен иҗат буйлата күңелле бәйрәм карнавалы ясап үтәләр. Яшьләр яшиләр, яшьниләр, җырлыйлар, уйныйлар, бииләр, сөяләр, Хәлил — Галиябану, Сөнгать —Маһруй, Шәрәф—Лаля, Бакый—Хәмдия, Шакир—Мәгъруфә һ. б. һ. б. Боларның бер-берләренә көчле мәхәббәтләре — Мирхәйдәр Фәйзи пьесаларының фоннары гына түгел, ә төп мотивлары булып тора дияр идем мин. Башта әйткәнебезчә, Мирхәйдәр Фәйзидә ниндидер үзенә хас булган иҗади эзлеклелек бар. Ул, безнең кулыбыздан тотып ала да, үзе артыннан җитәкләп, гүзәл табигать дөньясына алып керә. Андагы матурлыкка, серлелеккә үзе белән бергә безне дә тирән сокландыра. Без аның артыннан шулай ияреп барабыз. Менә без кешеләр белән очраштык. Яшьләр. Алар чынлап шатлана, ирек ача, гаҗәп көчле сөя беләләр. Без дә шулай ук. Яхшы. Галиябану белән Хәлил кебек тиңдәшсез пар килгән ике яшьнең бер-беренең кочакларына атылулары безне шатландыра. Без аларга гөрләп яшәү бәхетен телибез. Егете алсын, кызы барсын Үзе сөйгән ярына. Бер-берсен көчле сөюче ярлар— Хәлил һәм Галиябану—бәхетле булсыннар һәм бу бәхетлеләр безгә дә бәхет теләсеннәр. Ләкин... Менә шул «ләкин»нән соң Мирхәйдәр Фәйзи иҗатында хыялым серлелек, гамьсез идиллия урынына, чын тормыш башланып китә. Көрәш башлана, ансыз — чын тормыш юк. Исмагыйль дигән берәү килеп керә сәхнәгә. Нәрсә ди ул?
— Галиябану минеке булырга тиеш, — ди. Нишләп? Нәрсә дигән сүз бу? Әллә Галиябану Хәлилне түгел, аны яратамы? Юк. Шулай булгач... Ямьсез, сөйкемсез Исмагыйль — бай егет. Әнә шул сыйфат аңа мәхәббәтне дә сатып алырга хокук бирә, имеш. Чын мәхәббәт—акчага сатылмый. Ә Галиябану белән Хәлил бер-берен чын һәм тирән мәхәббәт белән сөяләр. Шул сәбәпле алар, табигый буларак, Исмагыйльне читкә этәрәләр. Ләкин Исмагыйль китәргә уйламый. Ике арада— фаҗига белән беткәй көрәш. Хәлил Исмагыйль тарафыннан үтерелә. (Сүз уңае килгәндә, тигезсез мәхәббәт корбаннары булган Бакый белән Хәмдияләрнең язмышы да шулай ук кызганыч булып беткәнлеген әйтеп үтәргә кирәк). Авторның да, аның артыннан ияреп баручы безнең дә күзләребез ачыла төшә: Әһә, тормыш шулай икән ул! Күркәм табигатьтән генә, гамьсез җыр, биюләрдән генә, сукыр сөешләрдән генә тормый икән ул... Бик дөрес: Дөньяда кеше көчен имеп корсак үстерүче байлар, аларның тәлинкәләрен ялаучы муллалар дигән ерткычлар: Исмагыйльләр, Сәлимнәр, Шаһтимерләр, Искәндәрләр, Хуҗашлар бар икән. Аларга каршы көрәшмичә торып, аларны юк итмичә торыш, тормышның, табигатьнең бернинди дә яме; юк икән. «Байдан зарланып муллага барсаң, мулласы аллага аудара. Өчесе бер булып алганнар» ди «Кызыл Йолдыз» пьесасындагы ярлы Шәфи. Шулай ук кызыклы булпан теманы үзенчәлекле трактовкалаучы (монда хәтта тигезсез мәхәббәт тә җиңеп чыгып безне шатландыра) «Асылъяр»дан соң «Кызыл Йолдыз» пьесасы инде Мирхәйдәр Фәйзи иҗатының соңгы чоры өчен характерлы булган һәм барлык үтелгән иҗат юлына йомгак ясый торган әсәр булыш тора. Бу «Кызыл Йолдыз» пьесасы, авторның үз теле белән әйтсәк, «Башкыртстаннның 21 елга кадәр бандитлар бәласеннән котылып бетә алмаган почмагындагы бертатар авылында яшьләр оешмасьп төзелү вакыйгасыннан алынып язылган». Автор бу әсәрне Яшь Коммунистлар Союзы исеменә багышлый. Пьесада авылында яшьләр оешмасы төзелү, яшьләрнең — Хәй, Сөнгать, Маһруй, Гатау, Хөсәен, Гөлйөзем, Миңлевәлиләрнең кулакларга, куштаннарга каршы, яңалыкка аяк чалучыларга каршы көрәштә үсүләре, комсомол оешмасы төзүләре күрсәтелә. Сюжет монда да мәхәбәт сызыгы буйлата төзелгән. Авылның актив егете Сонгать крестьян Габделмән кызы Маһруйны ярата. Ләкин Без тикшерә торган концепциядә бу пьеса аеруча характерлы. Яшьтән ятим калган, табигать һәм эш кочагында үсә торган фәкыйрь малай Шәрәф белән бай кызы Лаля очрашалар. Аларныц әле социаль тормыш катлаулыклары һәм каршылыклары белән алыш-бирешләре юк. Табигать балалары буларак, беркатлылык белән бер-берсенә якынлашалар. Балалар ахырда олы егет һәм буй җиткән кыз булып һәм аларныц дуслыгы — чың мәхәббәт булып үсеп җитә. Шунда аларның юлына социаль тормыш каршылыклары киртә булып төшә. Ләкин әсәр бу киртәләрне уңышлы һәм оста җиңү белән төгәлләнә: бала чакта табигать кочагында дуслашудан үскән чын мәхәббәт үзенең куәтен күрсәтә һәм тантанага ирешә, мондагы мәхәббәт — Маһруй белән Сөнгать мәхәббәте — бөтенләй башка инде. Бу мәхәббәттә бер нинди дә фаҗига юк. Хәер, монда да Маһруй артыннан Әпрәү, «Галиябану»дагы Исмагыйльне хәтерләтеп, сөйрәлеп йөри. Ләкин ул бик тиз комга утыра. Кулакларның, куштаннарның көчләре юк, алар өчен социаль җирлек беткән инде. Шул сәбәпле аны адәм мәсхәрәсе итеп, комга утыртып калдыралар. Язылганнарның барсын да кат-кат укып чыгарга туры килде. Көч түгәрлекме соң бу? Хәзерге бөек Ватан сугышының гаять кискенләшкән көннәрендә, илебезнең, халкыбызның — барыбызның да язмышы хәл ителеп яткан катлаулы бер. көннәрдә бу язмаларның никадәр актуальлеге бар? Фронтларда җирне тетрәтеп туплар атыша, елга булып кан коела, барлык көч, уй, фикер, омтылышлар ватанны саклауга юнәлтелгәннәр. Газеталардан Информбюро белдерүласен йотлыгып укучыбызга—мәхәббәт, кызлар... турында, шуларга багышланган иҗатны тикшерүләр турында мәкалә тәкъдим итү...
...Шулай, Информбюро белдерүләрен, фронт хәбәрләрен йотлыгып укып килгәндә, газета битләренең берсендә бер материалга очрадым һәм ул—барлык шикләнүләремне таркатып җибәрде. Эх, кызлар, кызлар, сезнең хатларыгызның фронтта ничек укылуларын белмисездер дә хәтта. Монда аларның һәрбер сүзен генә түгел, бәлки һәрбер хәрефен эчәләр, сусаудан газап чиккән кешенең чишмәгә иреннәре белән ябышып эчкәне кебек эчәләр. Бу чишмә салкын һәм саф булса — ничаклы әйбәт була. Аның һәрбер тамчысы белән эчкә тормышның куәтле көчләре керә, йөрәк җылынгач, җиргә туңып каткан шинель дә җылы булып күренә Тойгылар яңартылгач, сафлангач, кызу эсселәр дә җннел үткәрелә, ә арыганлык — язгы ташкын агызып алып киткән кебек юк була. Ә инде әгәр озак вакытлар хат килми торса, яки хатта җылылык» мөлаемлык булмаса, салкынча гына язылган булса, ул чакта шинель эченә, йөрәккә, култык асларына агулы үпкә сырыша һәм ул, алманы ашаучы корт кебек, йөрәкне кимерә башлый...
Сез, бәлки, әйтерсез: сугыш һәм мәхәббәт. Совет сугышчысы, баһадир, гвардеец, лачын һәм... ниндидер йөрәк меланхолиясе. Юк, кадерлеләрем, бу — төчеләнүләр дә түгел, йомшаклык, көчсезлек тә түгел. Бу — тормыш, кызлар! Безнең совет сугышчысы көрәштә гранит кебек нык, ләкин бу — таш ул, дигән сүз түгел, ул — җанлы кеше. Окоп янәшәсендә чәчәк аткан умырзаяны күреп ул тирән шатлана, үзенең яраткан сугышчан дустын туганнар каберлегенә урнаштырганда ул җылый һәм үзенең күз яшьләреннән оялмый... Үзенең бәләкәй кызчыгы яки энекәше буяулы карандашлар белән «эшләп» җибәргән яшел төстәге этләрне һәм миләүшә төсендәге әтәчләрне күреп шатлыгыннан ни эшләргә белми ул. Сугыш ялкыннарлы, төтеннәре һәм каннары аша үтеп килгән синең саргаеп беткән рәсемеңне яки батист яулыгыңны ул иреннәренә куя. Ул — җанлы кеше, һәм бу — гаҗәп гүзәл. («Комсомольская правда»). Без ватанга мәхәббәт турында, бу мәхәббәт хакына, үлемгә «нәфрәт хисләре белән сугарылып, кыю батырлыкларга бару турында күп сөйлибез, ләкин бу мәхәббәтнең конкрет яклары турында аз сөйлибез, аз язабыз. Ватан һәм ватанга мәхәббәт һич тә абстракт төшенчә түгел, ә үтә конкрет нәрсә. Ватан дигән сүз — безнең һәркайсыбызның тормышының барлык кисәкләренә тирәнтен үтеп кергән бик реаль әйбер ул. Ватан ул — туган ишең, авылың, колхозың, шәһәрең, урамың, заводын, станогың, каләмең, атаң, анаң, улың, яраткан язучың, шагыйрең, композиторың, сөйгән кызың һ. б. Ватанга мәхәббәт—шушы конкрет объектларга яки аларның бер өлешенә, хәтта берсенә мәхәббәттән бергә кушылып җыйнала. Константин Симоновның мәшһүр «Русские люди» пьесасындагы Валя, мәсәлән, ватан дигән сүздән авыл кырыендагы кечкенә өйне һәм аның янындагы бәләкәй елга белән ике каен агачын күз алдына китерә. Ватан дигән сүзнең мәгънәсе аның өчен иң элек әнә шул ике каен агачына бәйләнгән. Ватаныбызның язмышы өчен хәзер бара торган титаник көрәшләрдә батыр сугышчыларьпбызның һәр кайсысы үзенең төп сөйгән бер объектыннан башланып китә торган мәхәббәт хакына, ватанга, иреккә мәхәббәт кебек зур һәм тирән булып үскән бөек идея хакына, бу идеяләрнең дошман нарына карата чиксез ачу һәм нәфрәт белән сугарылып кабахәт фашистларны кыралар. Ватан сугышны героеның үз кесәсендә, йөрәгенә якын урында, сөйгән кызының рәсемен йөртүе, шул кыз хакына гитлерчы кабахәтләрне кыруы, һәрбер үтерелгән фрицның исәбен кыз карточкасына билге ясап алып баруы һәм карточкада билге ясарга урын калмагач, аны кызның үзенә кайтарып, яңа карточка җибәрүен соравы — болар барсы да безнең өчен бик аңлаешлы. Шушындый көчле мәхәббәт һәм аның хакына батырлыкларга бару, үлемгә нәфрәт белән карау — ватанга мәхәббәтнең конкрет бер өлеше һәм реаль күренеше ул. Мәхәббәт — көчле тойгы. Чын мәхәббәт тормышның аерылмас бер кисәге ул. Мәхәббәттән башка тормыш — китек, төссез, ярым-йорты тормыш ул. Мирхәйдәр Фәйзи әсәрләрендә чын мәхәббәт яши һәм ул бик көчле җырлана. Мәхәббәт кебек гүзәл тойгы безнең социалистик чорда тагын да күркәмрәк. Чөнки бу гүзәл тойгыларны богаулаучы, пычратучы Исмагыйльләр юк хәзер. Безнең чорда женси мәхәббәт (кешенең әдәп, мораль ягыннан югары баскычка үсүендә борын-борыннан гаять зур урын тотучы җенси мәхәббәт) чүпләрдән әрчелде, сафланды, тирәнәйде, көчәйде. Мирхәйдәр Фәйзи иҗатына багышланган бу мәкаләне без «Мәхәббәт җырчысы» дип атадык. Чыннан да шулай. Ул, нигездә, барлык иҗатында диярлек, мәхәббәтне төп лейтмотив итеп ала һәм аны гаять зур югарылыкка күтәрә. Һәрбер әсәрендә шулай. Ә инде, баштарак әйткәнебезчә, барлык иҗат юлының йомгагы урынын тоткан «Кызыл йолдыз» пьесасында бу аеруча тулы хис ителә. Барлык пьесалары арасында эчтәлек ягыннан иң якын, революцион елларны, үткен сыйнфи (көрәшне чагылдырган «Кызыл Йолдыз» пьесасында да Мирхәйдәр Фәйзи — мәхәббәт җырчысымы? Әйе шул. Авылга бандитлар якынлашып килгәндә, советлар властена каршы кулак көчләре ачыктан-ачык күтәрелгәндә, иң авыр шартларда актив яшьләр, комсомол оешмасы» төзеп, кара көчләргә каршы кораллы көрәшкә чыгалар, кызыл гаскәргә ярдәм итәләр. Кулак малае Таҗи Гөлйөземне үзенә алмакчы була. Ләкин комсомолец Гатауны сөюче Гөлйөзем качып китә һәм революцион яшьләр, комсомолецлар янына килә, комсомолга керә. Гатау (кесәсеннән кызыл яулыгын чыгарып күрсәтә). Менә бу Гөлйөзем биргән яулык. Мин аны кызыл әләм итеп күтәрәм. Ул кызыл яулык, егет белән кызның берләшергә биргән вәгъдәләренең билгесе. Шулай ук, без яшьләрнең «кызыл йолдыз» белән берләшүебезнең дә билгесе булыр... Без аны берләшүнең галәмәте итеп, оешмабызның стенасына элеп куярбыз. Шул әләм астында Гатау белән Гөлйөземнең туен итәрбез. Безнең бу адымыбыз әнә шундый ямьнәргә, бәхетләргә таба («Интернационал» җырлый башлый, бөтенесе гөрләп кушылалар). Кораллы көрәштә батыр яшьләр җиңүче булып чыгалар, авылны кулаклардан, бандитлар һөҗүменнән саклап калалар. Шуннан соң Гөлйөзем белән Гатауньпң туе була. Түшәмнең нәкъ уртасында — зур кызыл йолдыз. Стеналар Ленин, Маркс рәсемнәре, плакатлар, язулар, лозунглар белән тулган, һәм шулар арасында ук — кечкенә сап белән стенага Гөлйөземнең Гатауга биргән бүләге — кызыл яулык эленгән. «Бер кыз (җырлый).
Кызыл яулык болгап ярсып чыктык.
Кызлар (хор белән кушылалар).
Китермик дип акларны авылга;
Әверелдек без кызыл давылга,
Китермәдек акларны авылга.
(Сәхнә тышыннан гөрләп ирләп тавышы кушыла).
Кызыл гаскәргә ярдәм биреп,
Явызларның юлын будык без,
Бандитларны илдән кудык без.
Кызыл йолдыз булып тудык без.
Әсәр тулы килеш шул ук Гөлйөземнең яулыгьи белән тәмамлана. Хәй (яулыкны алып). Без, бу яулык белән барып бандитларны себереп түктек... Бу яулык белән барып кызыл йолдызыбызны таптык. Бу яулык астында ике комсомолец Гатау белән Гөлйөземнең туен иттек. Бу яулык шундый яулык ул, аны күреп Әпрәүләр, яшеннән качкан кебек, качтылар. Бандитлар эреп актылар. Алар урынына яшьлек, дуслык, матурлык, белем, әхлак, тәрбия, ирекнең мөҗәссәме булган «кызыл йолдыз» туды! (Түшәмгә аскан йолдыз ялт итеп янып китә. Сәхнә кызыл нур эчендә кала.) Бу кадерле әләм безнең күңелебездә дә, сәхнәбездә дә җилферди. (Миңлевәлигә биреп) Мә, комсомолец, ул синең яшь, көчле, дәртле кулыңда һавалы тирбәнсен дә, караучыларның күңелләренә рухлар җилләсен. Хор.
Безнең йолдыз гел нурланыр
Матурланыр ел да ул.
Безнең йолдыз мәңге сүнмәс,
Кандиль булыр илгә ул.
Шулай итеп, Мирхәйдәр Фәйзи иҗатында мәхәббәт зур бөеклеккә, азатлык көрәше әләме бөеклегенә күтәрелә. Мирхәйдәр Фәйзинең сөешү вәгъдәсе итеп бирелгән кыз яулыгын азатлык көрәше әләме итеп кулланучы яшьләрен без аңлыйбыз. Саф яшьләр аравындагы тирән, көчле мәхәббәтнең шулай бөек идеаллар өчен көрәшкә рухландыруы — табигый нәрсә. Чын кешенең чын тормыш белән яшәве өчен барлык шартларны тудырган һәм шул исәптән, чын мәхәббәткә юл ачкан, безнең ватаныбыз халкыбызның шундый ук көчле мәхәббәтен үзенә каратты, бүгенге көндә, ватаныбыз зур куркыныч алдында калганда, бу мәхәббәт үз нәүбәтендә шулай ук бар нәрсәне җиңүчән куәтле көч чыганагына әверелде. Ватан... «Безнең барлык фикерләребез — аның Мәхәббәт жырчысы турында,—ди А. Толстой.
— Безнең барлык ачуыбыз, ярсуьпбыз — аның мәсхәрәләнүе өчен, һәм без — аның өчен үләргә хәзер торабыз. Корбан булучанлык — көчле һәм зур мәхәббәткә, күләгә төсле, һәрвакыт ияреп йөри. Яшьләрнең үз сөйгәненә: «синең өчен үлимче мин» дигәне шикелле. Ватан — ул, халыкның үз җире буйлата ерак гасырлар тирәнлегеннән үзе омтылган киләчәккә таба хәрәкәте». Үз иҗатында чын, саф, зур «мәхәббәтне җырлап үскән Мирхәйдәр, соңра, табигый буларак, болай ди: «Дөньяда иң бәгърем өзгән нәрсә бар? — ул — тик илем». Үзенең туган илен, үз авылын ул «җан яме, күңелем түре, ямь бәйләме» дип атый.
Бу туган, үскән җиремнең
Бар яманы, яхшысы —
Барысы үз һәм барсы изге.
Барсы күңелем җан дусы,
дип җырлый. Менә шуның өчен дә, мәхәббәт җырчысы булган Мирхәйдәр Фәйзи бүген безнең белән бергә яши. Үзенең нечкә, ләкин куәтле лирик коралы белән безнең сафта торып дошманга каршы көрәшә. Саф, изге мәхәббәт сараен фәхешханәгә әйләндергән, кешелекнең иң явыз дошманы булган фашизмга каршы» көрәштә, батыр кызыл сугышчының кылычы белән беде рәттән, Мирхәйдәрнең лирик кылычы да зур эш эшли, һәм фашистик варварлык бу изге кылычлардан тиз көндә үзенең үлемен алыр.