Логотип Казан Утлары
Хикәя

МАРАТ

Июль числосы якынлашып килүгә карамастан, көн ямьсез — болытлы һәм салкынча иде. Хасиятулла бабай аягына киез каталар гына эләктереп, арт капкадан карлыган бакчасына чыкты. Үзендә аз гына да рух күтәренкелеге сизми иде. Чынлап та, яшь өлкәнәйгәннән-өлкәнәя бара. Күңелне күтәрерлек әйбер юк та юк шикелле. Инде бит аңар алтмыш жиде яшь. Аз түгел шул. Ул хәзер үзенә төбәлгән бабай дигән йомшак, ләкин дорфарак исемгә дә ияләшеп бетте шикелле. Ә моннан егерме генә ел элек (ә картая башлагач егерме ел бик тиз үтә) ул үзенә бабай дип әйткән яшьләргә чынлап ачуы килә, кайберләрен кайнар гына кыздырып та ала. хәтта кайберләренең әбиләре турында кәгазьгә язарга уңайсыз булган әдәпсез сүзләр дә ычкындырып җибәрә иде. Ул хәзер инде моның хаксыз икәнлегенә төшенде. Чөнки ул чагында ук аның коңгыр сакалына шактый чал кергән иде. Аның башка ялгышлары да аз булмады. Тормыш ваклыклары арасында уйламый әйтелгән сүзләр, гаепсез яки аз гаепле кешеләрне сүз белән рәнҗетү, хакарать итүләре шактый күп булды. Бервакыт, егет чагында, мәрхүм Котлыбога картны әрләп ташлаганы аның хәтерендә. Мәсьәләнең кыскачасы болан: аларның бәрәнге җирләре янәшә иде. Хасиятулла бер елны ялгышлык белән бер буразна чамасы тегенең жирен кисте дә алды. Теге бер сүз дә дәшмәде. О икенче елны Котлыбога карт дәшмичә генә Хасиятулланың җирен нәкъ ике буразна кисеп җибәрде. Хасиятулла моңа бик җәберсенде.

— Синең бит, диде ул Котлыбога картка, ашың ашаган, яшең яшәгән, бер аягың монда, ә икенчесе кабер кырыенда. Ә шулай була торып кеше хакына керәсең. Төя төгәл ике буразна минем җиргә кергәнсең ич. Сизмәс дип белдеңмени, карт шайтан? Котлыбога ачуланмады да, кызармады да. Бары көлемсерәп кенә куйды.

— Син, Хасиятулла энекәем, кызмыйча гына сөйләш, — диде ул.

— Үткән ел син минем җирнең оер генә буразнасына кул салган идеи. Шуңар күрә сизелмәс дип уйладык бугай. Ә миң аны шәррән-яра сиздем. Ләкин дәшмәдем. Менә быел инде үземнең былтыр сизгәнлегемне сиңа да сиздерер өчен син эшләгән начар эшне бермә бер арттырып эшләдем. Ә инде минем ашым ашаган, яшем яшәгән булу һәм бер аягым биредә, икенчесе әллә кайта булу әңгәмәсенә килгән чакта, мин хәзер ул турыда синең белән бәхәсләшеп тормыйм. Чөнки син аны барыбер аңламыйсың. Син аны шул чагында аңларсың, кайчан кем үзен картаеп, синең үзеңә шушы сүзләрме төбәп әйтә башларлар. Хәзер без иң яхшысы җанҗалсыз, кырылышсыз гына болай итик: мин сиңа сабак б улсың өчен кисеп алган ике буразна җирне нәкъ урталаш ерып чыгыйк. Аның бер ягы» синең хәлал милкең, икенчесе минем саф үз өлешем булыр. Шулай иткәндә күрше-күлән арасында синең дә начар даның таралмас, мине дә аңламый торып урынлы-урынсыз орышучылар булмас, — диде. Хасият ул ла Котлыбога картның акыллы тәкъдименә күнде. Һәм гомере буена үкенмәде. Котлыбога үлгәннән соң, бер ел үткәч, Хасиятулланың өченче улы дөньяга килде Хасиятулла, мәрхум күршесе истәлегенә хөрмәт йөзенн нән, үзенең улына Котлыбога дип исем куштырды. Бу турыда агай-энеләре җиңелчә мыскыллап, мыек астан көлү белән канәгатьләнделәр. Ә хатыны Мәрфуга җиңги моңар шактый нык каршылык күрсәтеп маташты.

— Авылда бердән бер иң шыксыз, иң алама исем бит ул, зинһар кеше көлдермик, сиңа әйтәм, — диде ул. — Габдырахманны синең әйтүең бүрнча куштырдыкмы? Куштырдык. Фәйзерахманны да шулай иттекме? Шулай иттек. Инде монсы минем өлешкә төшә. Яхшымы, яманмы – минем үз яраткан кешемнең исеме булсын. Син каршы килеп маташма, җанкисәгем. Котлыбога үсеп җиткәннән соң исемне ошатып җиткерми икән, миңа үпкәләр. Ә деге картның нинди кеше булганлыгын яхшылап аңлатсаң, үпкәләү түгел, күптән күп рәхмәтләр әйтеп,—диде Хасиятулла. Хасиятулланың коңгыр сакалына чал керә башлаган вакытлар бөек Октябрь революциясенең элекке елларына туры килде. Шул ук елларда авыл комсомол оешмасы язгы чәчү вакытында, социалистик ярыш оештыру мәсьәләсен караган бер утырышында, агымдагьп мәсьәләләр рәтендә, оешманың алдынгы активларыннан булган Котлыбоганың исемен алмаштыру мәсьәләсе белән дә бик нык шөгыльләнде. (Ул чорларда исем һәм фамилияләр алмаштыру эшенә яшьләр әһәмият бирмәделәр дип әйтеп булмый.) Газета, журнал мәкальләрендә чагылып һәм сәяси сүзлекләргә кергән күп кенә революция эшлеклел әренең исемнәре тәкъдим ителде. Тәкъдим ителгән исемнәр арасында теләсә кем өчен шатланып кабул ителерлек исемнәр булган шикелле, һәркемнең күңеленә бик нык шик төшерә торган исемнәр дә юк түгел иде. Мәсәлән: берәү бик тантана белән Котлыбоганы Робеспьер дип атарга тәкъдим итте.

— Аның фамилиясен дә азрак искә алырга кирәк, иптәшләр, Робеспьер Рәҗәпев бик ятенр булачак, — диде ул. Икенче берәү болай диде:

— Аның фамилиясен барыбер алмаштырырга туры киләчәк. Рәҗәпев фамилиямени ул? Шунлыктан, мин аның исемен дә, фамилиясен дә берьюлы алмаштырырга» иптәшебез Котлыбога Рәҗәпевне моннан соң Рамзай Макдональд дип атарга тәкъдим итәм, — диде. Ячейка секретаре Зариповның тәкъдиме буенча, Марат исеменә тукталдылар. Котлыбога да моңар каршы килмәде. Ул җыелыштан кайткач шаярулы тон белән өйдәгеләргә:

 — Мине яңа исем белән котлагыз. Малаегыз хәзер инде Котлыбога түгел — Марат. Мәшһүр француз революционеры Маратның адашы,—диде. Хасиятулла бераз гаҗәпләнеп:

— Ничек ул алай? — дип сорады.

— Шулай, әткәй. Комсомол ячейкасы Колтыбоганы килештермәде. Алмаштырырга тиеш тапты һәм карар чыгарды.

 — Бик әйбәт, улым. Ячейка килештермәгән, алмаштырырга тиеш тапкан икән, аиысына бер сүзем юк. Марат дисеңме?

— Әйе, Марат. Бик зур кешенең исеме, әткәй.

— Бигерәк яхшы: Морат дигән исемгә дә бик тартым, әйтергә дә бик җиңел. Шуның өстәвенә әнкәеңнең рәнҗүеннән дә котылабыз, диде Хасиятулла. Мәофуга җиңги көлеп җибәрде.

— Теге әхирәтең үпкәләмәсме соң?

— Мәрхүм Котылыбога картны әйтәсеңме?

— Шуны әйтмичә! Аның ризалыгын табар өчен эшләгән эшең булды ич.

 — Үпкәләсә үпкәли бирсен. Мин үз бурычымны үтәдем, карчык. Ул чагында совет власы да юк иде, ячейка да тумаган иде әле. Хәзер Марат белән сез үпкәләмәсәгез миңа шул җитә,—диде Хасиятулла. Колхоз төзелеше масса күләменә җәелгән елларда Хасиятулла абзыйның чәчләре, бөтен килеш диярлек, сакалының уннан тугыз өлеше (мыеклары да шул исәпкә керә) агарган иде. Шуңа күрә ул инде «бабай» исеменә дә җәберсенми, гадәтләнеп үк китте. Шулай да ул бу чорда үзенең күңел төзелешендә бик нык яңару сизә башлады. Башы бик кызу эшләгән хәлдә зиһене тирән мәсьәләләрне чолгап алган төсле тоела, социалистик революциянең гомуми бөек максатлары аңар ялтырап ачыкланган төсле күренә иде. Ул икенче тапкыр яшьлек дәверенә кергән шикелле булды. Колхозның оештыручылык эшемдә нык актив булып эшләгән шикелле, җитди физик көч сорый торган башка эшләрендә, мәсәлән, чалгы белән печән чабуда да алдынгы урыннарда торырга тырыша һәм кешеләрне сокландырырлык, кайберәүләрне көнләштерерлек ител эшли торган иде.

— Бик ватылмыйсыңмы соң, әткәй? — дип сорады бер вакыт Марат.

— Ничек соң, улым, ватылган, сүтелгән җирем күренмиме тегеләй? —дип кайтарып сорады Хасиятулла бабай. Марат көлемсерәде.

— Соң инде ватылган җирең күренеп торырлык булгач ул вакыт әдәмлектән чыккан буласың ич.

 — Менә шуңа күрә дә сорыйм мин синнән. Күренеп тормый икән, бик әйбәт. Димәк, һәрнәрсә үз урынында. Башкасын миңа тапшыр: Мин үзем, кирәк чагында хәбәр бирермен. Эндәшми йөри торган гадәтем юк. Ансы сиңа билгеле бит.

— Өлкән яшьлеләр өчен колхозда җиңелрәк эшләр дә бетәсе түгел ич. Нигә шуның ишене карамыйсын дим?

— Картая, картая син дә, улым, атаң Хасиятулла карт шикелле, эч пошулы сөйләмчән булырсың ахырысы. Яратмыйм шундый кешене. Мин яшерәк чакта минем карт бер дустым бар иде, бигрәк аз сүзле иде мәрхум. Кайчагында җавапны да бер елдан соң гына бирәдер иде...

 — Биргәндә дә ике өлеш итеп кайтара булган шул.

— Ә син аны кайдан беләсең?

— Аны белмәскә. Минем элекке адаш ич ул: Котлыбога карт турында әйтәсең лә! Хасиятулла бабай гаилә арасында ул акыллы кеше турында байтак кына сөйләштергәне бар иде. Ләкин әлеге теге «буразна» вакыйгасын балалар алдында телгә алмыйдыр иде. Аны Мәрфугадан башка кеше белми дип уйлап килде. Ә хәзер Марат ул вакыйгага карата ачыклау ясагач, ул шактый уңайсызланып китте һәм эченнән Мәрфуга әбине каты гына тиргәл алды.

— Әле кайчагында шуны уйлыйм, улым, диде ул.

Их, мин әйтәм, хәзер ул кеше дөньяга булса иде, нинди бәхетле санар иде үзен. Кир дә уртак, буразнада бергәлек, җәнҗаллашасы да кырылышасы да юк, җаның теләгәнчә шатланып игенеңнең игелеген күр. Ә менә без шушы бәхетнең кадерен белеп җиткермибез.

 — Әткәй, син миңа шуны әйт әле: Котлыбога карт хәзер исән сау дөньяда яшәсә, нишләр иде дип уйлыйсың?

Хасиятулла бабай бераз эндәшми торгач болай диде:

— Ул, улым, колхозның иң почетлы кешесе булыр иде, минемчә.

— Шул гынамы? —диде Марат.

— Почетлы кешеләр тегеләй дә аз түгел бит бездә. Мәсәлән: колхоз председателе, бритадирлар, һәм менә синең ише тырыш картлар... Әллә мин әйтәм, ул исән яшәсә берәр төрле гадәттән тыш эш каерган булыр иде микән, дим?

— Мин сиңа аңлатып җиткерә алмадым ахырысы: иң почетлы дигәнем колхозда аның сүзе закон шикелле үтемле дигән сүз. Акыллы кешенең сүзе үтемле булгач, ул инде син әйткән гадәттән тыш эшләрне дә каера дигән сүз. Менә син әйт әле миңа: ни өчен Мәскәү өлкәсендә, Украинада, Үзбәкстан һәм башка җирләрдә бик күп колхозлар миллионер булу дәрәҗәсенә күтәрелгәннәр. Моның сәбәбе нәрсә?

— Яхшы эшлиләр, күрәсең.

— Ул гына аз, улым. Безнең колхоз да начар эшләми шикелле. Ләкин колхозны ныгытып баету, аны миллионер итү өчен бөтен колхозчылар яхшы гына түгел, менә дигән итеп эшләргә тиешләр. Колхозчыларны менә дигән итеп эшләтү өчен алар арасында сүзе үтемле Котлыбогалар булу кирәк.

— Картлар дисеңме?

— Юк, карт булу шарт түгел. Хәтта ир булуның да кирәге шул хәтле генә. Әнә Украинада миллионер бер колхозный председателе егерме сигез яшьлек бер хатын. Менә сиңа Котлыбога. Хасиятулла бабай үзенең кыйммәтле киңәшләре белән генә түгел, күп вакытта терсәгенә чаклы сызганган кулларының көче белән дә үрнәк күрсәткән хәлдә, колхоз эшенең елдан-ел алга баруына булышлык күрсәтә, этәреш ясый» эш арасында һәм ял иткән чакларында «Сталин бүләге» колхозын СССР күләмендә иң алдынгы колхозлар сафына, миллионерлык дәрәҗәсенә җиткерү турында уйланып ләззәтләнә торган иде. Һич көтмәгәндә ватаныбыз бөек афәткә дучар булды: Совет иленең мөкаддәс туфрагына кабахәт бандитлар немец-фашист провокаторлары коточкыч хыянәтчел рәвештә һөҗүм иттеләр. Ватан каушамады, Бөек юлбашчыбызның җитәкчелеге астында корыч армияләребез каты көрәшкә, совет иленең бөтенлеген һәм аның бөек намусын сакларга ыргылдылар. Бу вакытта колхозный җитез һәм кыю егетләренең йөрәкләрендә дошманга каршы көчле ачу һәм нәфрәт уты кабынды.

— Сөекле балам Марат, — диде Хасиятулла карт, — мин беләм, — синең йөрәгеңдә явыз дошманга каршы ачу утлары яна. Син бөек ватан сугышына, фашист этләрне кыйнарга китәсең. Намус һәм каһәр белән син ул бурычны үтәрсең дип ышанам. Колхоз турында син һич тә борчылма. Без, Миңлегөл һәм башка иптәшләребез белән берлектә, колхоз эшен аксатмас өчен бөтен көчебезне куеп тырышачакбыз. Сиңа һәм синең батыр иптәшләреңә тик бары бер генә зур бурыч тапшырабыз: изегез, бетерегез кабахәт фашистны. Җир өстендә бер генә бөртеге дә калмасын мәлгуннын. Мин телим: үземнең йөрәгемдә дошманга каршы кабынган ачу уты синең йөрәгендәге утка тоташып, дошманны бетергәнчегә хәтле сүнми торган каһәр ялкыны тудырсын. Йөрәк ялкыны нихәтле көчле булса, дошманның һәлак ителүен шул хәтле якынлаштырыр. Миңлегөл елама, акылым, дошман куркынычы алдында торган вакытта елау йомшаклык билгесе икәнлекне беләсең бит. Тешләреңне кыс, килен. Миңлегөл Маратның күкрәгенә капланган килеш! елый иде. Ул, горурлы кыяфәт белән тураеп, кулларын йомарлады:

— Юк, әткәй. Мин йомшарып еламыйм. Син белдергән теләкләрне күз яшьләрем белән даулап Маратка инәләм. Чөнки алар минем дә теләкләр. Тойгыларым ташкан чагында мин аңар сүз белән бернәрсә дә аңлата алмыйм бит... — диде. Хасиятулла карт арт капкадан карлыган бакчасына чыккач, үзенен яше көннән-көн өлкәнәюне искәреп, күңелсез кичерешләргә бирелгән чакта, Маратның фронтка китүенә унбер ай, ә аңардан хәбәр килмәүгә җиде айдан артык вакыт үтеп киткән иде. Бу вакыт эчендә илебездә тирән борчулы хәлләр белән якты вакыгалap чиратлаштылар. Дошман бандалары җәйге һәм көзге һөҗүмнәрдән соң, Москва алдында Кызыл Армиянең җимергеч арбасына чыдый алмыйча, хурлыклы рәвештә җиңелделәр һәм кыш буенча бик каты кыйнала-кыйнала көнбатышка таба куылдылар. Маратның соңгы хаты кырык беренче елның октябрь егермесендә килде. Хатны ул кыска язган һәм озын язарга ышандырмаган да иде. «Фашист этләр белән бик каты сугышабыз. Хатларны еш һәм озын язмаганга үпкәләмәгез һәм борчылмагыз. Эшләр бик кызу бара. Әшәке дошманны җиңәчәгебезгә һич тә шикләнмибез. Колхозда эшләрнең яхшы барганлыгы турында язган хәбәрегез мине шатландырды. Тылыбыз нык дигән сүз ул. Ә фашистны кыйнау — безнең эш йөрәк угы отыры көчәя бара, әткәй. Миңлегөл белән икегезнең дә, күзләрегездән үбәм. Вәссәлам». Шушы хат килгәч озакламыйча колхоз председателе Сафагәрәй Фронтка китте. Аның урынына колхозчылар бер авыздан Миңлегөлне колхоз председателе итеп сайладылар.

— Булдыра алырыммы икән соң? — диде ул.

— Булдыра алу гына түгел, әйләндереп чыгарырсың, — диде Хасиятулла — грамотаң бар, тырышлыгың җитәрлек. Калган ягын үзебез рәтләшербез. Моның ише вакытта икеләнеп торырга ярамый, килен. Маратның хаты зур ышаныш һәм дзот белән сугарылган булу, Миңлегөлнең колхоз активы арасында аерым эшчәнлек белән танылып, шуның аркасында җитәкчелек урынына күтәрелүе Хасиятулла картны бик нык рухландырды. Алар, Миңлегөл белән икәүләшеп, Маратка җавап хаты яздылар. Язуны әлбәттә Миңлегөл язды, ләкин карт аның язган бес җөмләсен тикшереп, төзәтмәләр һәм кайбер өстәмәләр кертеп торды. Мәсәлән: Миңлегөл үзенең колхоз председателе булып сайланганын язарга теләмәгән иде (янәсе мактану шикелле булып чыкмасын), ә карт моны кискен рәвештә таләп итте: Яз, яз, килен, белеп торсын. Күңелле хәбәр ич.

— Шулаймы?

— Шиксез шулап. Хәтта мине дә кыстырып куй: старший бригадир диген. Хи, хи, хи. Шатлансын балакаем. Хәер соңгысын язмасан да ярый. Тегеләй шаярып кына әй гам анысын. Ә председательне яз. Ансы обязательно кирәк. Шуннан соң ике ай чамасы вакыт кызу рәвештә иген сугу хөкүмәт заданиеләрен тапшыру, терлекләргә җылы урыннар хәзерләү эшләре белән үтеп китте. Бу вакыт эчендә Мараттан хәбәр булмау картка һәм Миңлегөлгә артык сизелмәде шикелле, ә шуннан соң Кызыл Армиянең Москва янындагы бөек һөҗүме башланды. Хасиятулла бабай уйлавы буенча, Марат ул һөҗүмнәргә әлбәттә катнашадыр, катнашмый булмас... Ул, шушы чорда, хат-хәбәр мәсьәләсе телгә алынган чакта болан фикер йөретәдер иде:

— Дошманның җилкәсенә атланып кыйнаган чакта хатлар язып торырга вакыт буламени? Аны исегезгә дә китермәгез. Андый чакта каһәр суккан нәгъләтнең бөеренәме яисә күкрәк калагынамы ныгырак кундыру ятешерәк икәнне уйлыйсың. Хат булыр әле, ансы кая да качмас. Ә фашист хәйләкәр һәм явыз. Аның, куркак эт шикелле койма куышына качып ычкынуы, ә соңынтын тагыч яшертен генә килеп тешләве мөмкин. Шуңа күрә аны бөтенләйгә сытып бетерергә кирәк. Хасиятулла карт үзенең шушы ук фикерләрен, кыш буенча диярлек, төрле вариантларда күп тапкырлар кабатлады. Кыш буенча аның рухы күтәренке булды. Миңлегөл белән Мәрфуга карчыкның да күңелләре төшенке түгел иде. Кызыл Армиянең һөҗүмнәре аларның күңелләренә шатлык һәм җан рәхәте биреп торды. Маратның да ул һөҗүмнәрдә катнашы Марат барлыкны, уйлау алар өчен шатлык остенә шатлык иде. Колхозчыларның тырышып эшләүләре аркасында «Сталин бүләге» колхозы язгы, чәчүне яхшы сыйфат белән уңышлы һәм билгеләнгән вакыттан берничә көн элек тәмамлады. Ә Мәрфуга карчыкта соңгы, вакытларда тирән күңелсезлек билгеләре күренә башлады. Бигерәк тә көннәр буена анын өндәшмичә йөрүләре, еш-еш кына кешеләрдән читкә сыенып тавышсыз-тынсыз сулгып елаулары Хасиятулла картны гына түгел Миңлегөлне дә әче итеп борчый башладылар. Хасиятулла карт аны иң элек нык кыш орышып карады.

— Син нәрсә? Нарасый бала булдыңмы әллә? Миннән тартынмыйсың икән, киленнән оялырга кирәк иде ичмаса. Мәҗнүн. Тиле-миле, шыр тиле. Икенче елыйсы булма кара аны!—дип бераз янап та куйды. Алай да булмагач йомшаклык белән иркәләп тәртипкә китерергә тырышты.

— Мәрфуга, нәрсә булды соң сиңа? Без синең белән бик озак еллар гомер иттек. Дөньяның әчесен-төчесен бергәләп татыдык. Сүзләребезне, киңәшләребезне тыңлашадыр идек. Бер берләребезгә хәтер калдырырдай сүзләр әйтмәскә тырышадыр идек. Менә картайганда инде син тотасың да кәҗәләнә башлыйсың. Минем сүзне тыңламыйсың. Ул минем өчен бик авыр бит. Мәрфуга, син үзең уйлап кара... Шуннан соң төшенерсең.

— Нәрсә уйлыйм соң? Ничә айлар буена хәбәр булмагач уйлыйсы калмады инде.

— Ни дигән сүзең ул, Мәрфуга? Соң инде алай булгач син бөтенләй миңгерәүләнгәнсең ләбаса. Уйлыйсы калмады янәсе. Ә елап кемгә файда итәсең? Беләсеңме шуны, фашистка ярдәм итәсең бит син аның белән. Ә үзебезнең хөкүмәтебезгә һәм шулай ук «Сталин бүләге» колхозына гел зарар ул синең елавың: Ник дисәң? Син тиздән сукыраясың ич елау белән. Болыгиска салмыйча ярамый ул чагында. Аның өчен сине шәһәргә илтергә кирәк була. Ә фашист өчен ул файдалы. Кирәк ул аңар. Шуларны төшенәсеңме син, юкмы? Хасиятулла картның үгетләүләре тора-бара Мәрфуга карчыкка йогынты ясады булырга кирәк. Ул елаудан туктады һәм уйга калган килеш эндәшмичә картның сүзләрен тыңлап утырды. Шуннан соң ул еламас булды (Хасиятулла карт аның елаган вакытын очратмады). Ләкин моннан бернигә генә айлар шат чырайлы, шаярып сөйләүчән карчык юк иде инде, ә тел эндәшмичә, кайгылы кыяфәттә йөри торган, күңел авырайткыч күләгә, Хасиятулла картка тагын да ошап бетми аның эчен пошыра иде. Өстәвенә ул, Миңлегөлдә дә шуңар якынырак хәл сизә башлады. Аның да сүзе шактый азайды. Яңаклары тартылып, күз кырыйларында зәңгәрсу күләгәдер күренә башлады. Күбесенчә шушыларның тәэсире белән Хасиятулла картның үзенә дә вакыт-вакыт шактый күңелсез уйлар һөҗүм ясаштыра башладылар. Аның беренче һәм икенче баласы яшьлән үлеп киткән иделәр. Бердән-бер һәм бик яраткан баласы (бигрәк тә акыллы һәм булдыклылыгы аны яраттыра иде) Маратның ватан сугышына катнашуын ул зур намус эше, горурлык дип саный һәм дошман тәмам тар- мар ителгәнчегә хәтле аның сугыш сафында булуын чын күңелдән тели иде. Шушы шартларда, Мәрфуга карчык белән Миңлегөлдә тирән кайгы тудырган хәлнең Хасиятулла картта да азмы-күпме эчке сызлану тудырмавы мөмкин түгел иде. Ул төмәрләр өстенә беркетеп ясалган тахта скамьяга утыргач тирә-ягына күз төшереп алды. Карлыган куакларының ямь-яшел куе яфраклары арасында каралана башлап көрән төскә кергән эре карлыганнар, аның күзенә чагылып, бер кадәр дикъкатен тарттылар. Димәк, дүрт-биш көннән соң Мәрфугага тагын да кызу эш арта. Аның уйланa-уйлана кайгырып йөрергә вакыты калмый дигән сүз. Кара карлыган салган чәйнең тәме дә икенчерәк була. Мәрфуга да аны бик ярата, Миңлегөлгә дә ул бик ошый бугай... Кояш инде түбәнәйгән, күләгәләр иләмсез озынайганнар, өянке һәм шомырт агачларының куе яфракларында кызгылт сары шәүләләр тетрәгән төсле күренә. Мәктәп ягьпннан, зур тыкырык юлы буйлата, кызу гына, чайкала- чайкала, бер кеше килгәне күренде. Хасиятулла карт турысына якынлашкан саен ул адымнарын кызулаткан шикелле күренә иде. Хасиятулла карт аны килеш-кыяфәтеннән һәм кыпынырак китереп бәйләнгән аксыл чуар яулыгыннан тиз үк таныды һәм кинәт йөрәге кымырҗып китте. Ул, картның турысына җитәр җитмәс, бакча коймасы аркылы, куе урманда тавыш биргән төсле, озайтып:

— Хасиятулла абзый!!. — дип кычкырды.

 Карт коймага таба атлап:

— Нәрсә, -Мәүлидә? Ни бар, кызым? — дип сорады.

— Сезгә хат бар, — диде Мәүлидә, — действующей армиядән. Ике хат. Почта бүген бик соңлады. Машинаның шине шартлаган, шуның белән озак маташканнар. Югыйсә иртәрәк киләсе икән... Хасиятулла бабай аның соңгы сүзләрен бөтенләй тыңламады. Тиз генә скамьяга утырып, калтыранган куллары белән хатларны ачарга кереште. Хатларның берсен ачкач бик дикъкатьләп караштырды да, бер басып, биш абынып дигәндәй, бакча сукмагыннан өйгә омтылды. Сукмак кырыендагы куе үләннәргә эләгеп киез каталарының берсе аягымнан ычкынып киткән иде, ул аны барлап тормады, икенчесен атып ташлады да яланаяк кына йөгерде. Өйгә кергәч тә, калтыранган тавыш белән:

— Мараттан хат, — диде һәм шатлыгына чыдый алмыйча үксеп җибәрде. Миңлегөл хатларны укырга керешкәндә, ул тиз генә кул аркасы белән генә күзләрен сөртте дә, елмаеп аңар караган килеш, тын да алмыйча диярлек, тыңлый башлады. Миңлегөл Маратның хатын укыган чакта аның күзләре шатлык яшьләре белән тулган, тавышы тетри иде. Мәрфуга карчык, үткәндә елаулары: өчен оялып,  көлемсерәп, кая караруг нәрсәгә тотышырга белмичә, бөтенләй аптырап калган иде. Марат үзенең отряды белән озү вакытлар дошман тылында калуын дошманга өзлексез зарбалар ясап торганлыкларын, хәзер дошман фронтын өзеп, үзебезнең Кызыл Армия частьларына кушылгаклыкларын шактый тәфсилле итеп язган. Икенче хат, батальон комиссары һәм командиры имзалары белән русча язылган. Монда батыр егетнең ата-анасына самими котлау белдерелгән иде.