ИВАН ИВАНОВИЧ ШИШКИН
Безнең илебез авыр көннәр кичерә, фашистик варварлар безнең культура һәм сәнгагь байлыкларыбызны тупас итекләре белән таптап юкка чыгару эшен алып баралар. Немец бандитларының бу корткычлык хәрәкәтләрен берни белән дә аңлатып булмый, моның аңлатмасы юк, бу хәрәкәт — ерткычлык, кыргыйлык һәм әхлаки яктан тәмам түбән төшү билгесе.
Гитлерчы бандитларның безне үз культурабыз, үз сәнгатебезне тудыра алмауда гаепләргә маташулары үзләренең түбәнлекләрен, садистлыкларын, җинаятькә һәм һәртөрле җимерүләргә хәзер торган хайвани дәртләрен күмеп азапланудан бүтән нәрсә түгел. Ясная поляна, Истра, Псков, Новгород, Павловой, Бакчасарай һәм башка бик күп тарихи урыннарны кеше таный алмаслык итеп җимереп бу урыннардагы кыйммәтле сәнгать байлыкларын үзләренең илләренә каракларча ташып, соңыннан «сезнең нәрсәгез бар соң?» дип кычкыруларын иң түбән кабахәтлек димичә нәрсә дисең. Моңа җавап итеп без үз Ватаныбызны тагын да көчлерәк яратырга, дошманга булган нәсһрәтебезне бермә-бер арттырырга, культурабызның, сәнгатебезнең бөтен казанышларын кайнар мәхәббәт белән сакларга тиешбез. Архитектура памятниклары, сәнгать әсәрләре халыкның мәгънәви байлыгы ул, аларны бер югалтсаң тиз генә төзәтү яки якадан тудьпру мөмкин булмаячак. Казанның Үзәк музее үзендә күп кенә кыйммәтле сәнгать әсәрләрен туплаган, монда Д. Левицкий, В. Тропннин, И. Крамский, И. Репин, В. Серов һәм И. Левитан шикелле зур художникларның сирәк очырый торган гаять яхшы картиналарын күрергә була. Болар арасында алдынгы урыннарның берсен безнең якташыбыз художник И. И. Шишкин биләп тора. Бу байлыклар безнең халкыбызның мәгънәви бизәге булып балкып торсын һәм алар безне киләчәктә яңа иҗади эшләргә рухландырсын дисәк, без барыбыз да бу байлыкларны зур игътибар белән өйрәнә һәм саклый белергә тиешбез. Бу мәкаләнең төп темасы булып безнең якташыбыз — Татарстан табигате белән якыннан таныш булган һәм үз гомерендә шуны бик күп җырлаган мәшһүр художник-реалист И. И. Шишкинның әсәрләренә бер караш ташлау мәсьәләсе тора. Әле генә әйтеп үтелгәнчә, Иван Иванович Шишкинның, рус пейзажы тарихында тиңдәше булмаган иң оста мастерның исеме һәм тормышы Казан һәм безнең Кама буе белән бик нык бәйләнгән. Алабуга шәһәрендә туып (1831 нче ел), элек беренче Казан гимназиясендә (1843— 1849 еллар), аннары Москвадагы рәсем мәктәбендә (1852—1855 нче еллар) һәм соңыннан Художество Академиясендә (1856—1860 еллар) укып тәрбия алган И. И. Шишкин, даими рәвештә Петербургта торуына карамастан, үзенең туган ягы белән бәйләнешне һич тә өзми, әледән-әле Алабугага кайтып, шунда иҗади эш алып бара. Аның иң яхшы картиналары Кама буе урманнары темасьпна багышланып язылганнар. Шишкин Казанның танылган археологы Андрей Федорович Лихачев белән дуслаша, җәйләрен еш кына Лихачевның Спас өязе, Березовка авылындагы усадьбасында кунакта була, анда күп кенә этюдлар ясый, болар арсыннан «Шалаш», «Кыр уртасындагы тегермән», «Үзәнлек буенча юл», «Кояш баткандагы сазлык күренеше» шикеллеләре хәзергә чаклы сакланып калганнар. Ниһаять, Лихачев йогынтысы астында булса кирәк, 1861 нче елда Шишкин шул якларда сакланып калган борынгы хәрабәләрдән алып этюдлар ясый: «Ананьинский могильник», «Ак палата» һәм «Кечкенә манара» шилелле борынгы болгар хәрабәләренең этюдлары әнә шул вакытта туып калалар. И. И. Шишкинның борынгылыкка тартылуына сәбәп булып, Лихачев йогынтысыннан тыш, борынгылыкны бик сөйгән һәм Алабуга тирәсендәге борынгы хәрабәләрдән берсен яңартуга күп кенә көч куйган әтисе Иван Васильевич тәэсире дә тигән булса кирәк. Укыган чагында И. И. Шишкин бик зур тырышлык һәм җәптәшлек күрсәтә. Мәсәлән, Москвадагы рәсем мәктәбендә укыган чагында ук ул укытучыларның игътибарларын үзенә җәлеп итә һәм профессор А. Мокрицкий аның турында түбәндәге мактаулы юллардан торган рапортны яза: «Шишкин натура классында гаять дәрәҗәдә тырышып укучыларның берсе, Куапье ның пейзаж этюдларыннан күбесен күчереп эшләде, табигать күренешләрен бик яхшы, итеп күчерә белә, натурадан алып бик матур коллекция — үсемлекләр коллекциясе рәсемен ясады, гомумән, үзенең укуы һәм сәнгатькә булган мәхәббәте ягыннан үзенә зур гына ышанычлар баглата, быел, январь ахырларында Петербурга китте һәм Художество — Аккасанар. Татарстан Үзәк Академиясенә керде. Без үзебезнең бик җәптәш һәм бик тә яхшы укучыбыздан аерылдык, ләкин әгәр ул Академиядә дә бездәге Шикелле тырышлык күрсәтсә, без аның тиздән бик яхшы художник булып чыгуына ышанып калабыз дорф шәһәренең әйләнә-тирәсендәге күренешләр» дигән картинасы өчен ул 1865 нче елда академик дигән исемне ала. Шулай да чит ил, ят табигать аны үзенә буйсындыра алмый, ул һаман Художество Академиясендә Шишкин тагын да зуррак омтылыш күрсәтә һәм, ел саен диярлек, көмеш яки алтын медаль ала. Монда чагында Ул зур тәҗрибәле профессор-пейзажчы Сократ Воробьев кул астында эшли һәм 1860 елгы рәсем ясаучы, урман табигатенең. бигрәк тә чыршы-нарат урманы табигатенең иң яхшы белгече» дигән бәяне бирә. Ләкин «сәнгатьнең дөньясы» вәкилләре «шатлык бирми торган колорит, коры« күчерү, җаны юк, артык натуралистик, дәртсез, корьи акыл өстендә генә асылынып тора, документальность артыннан куa» дигән маркалар ябыштырып, Шишкинга яшәргә урын да калдырмыйлар. Шишкин бу соңгы гаепләүләрнең хаксыз икәнлеген аңлый, үзенең алган юнәлешендә эшли бирә һәм пейзажда чын реалистик кыйммәткә ия булган гаять югары художестволы әсәрләр иҗат итә. Шишкинга бирелгән иң дөрес һәм иң төгәл бәяне И. Э. Грабарның 1909 нчы елда басылган «Рус сәнгате тарихы» дигән китабыннан табабыз. Ул анда болан дип яза: «Реализм эпохасы килеп туа һәм аның фонында Шишкинның зур һәм җитди фигурасьи калкып килеп чыга. Үзенең озын һәм хезмәткә күмелгән гомеренең яртысын ул, бик ихтимал, сөйкемле нарат урманы эчендә уздыргандыр .Әле күптән түгел генә аның картиналары аның кайбер замандашларына күңелсез һәм бзр нинди дә яхшы ягы булмаган чүп-чарлар булып күренсәләр, хәзер инде, ике караш арасында барган көрәшнең үткенлеге югалгач, бер нәрсәне искә алмыйча булмый: Шишкинның рус пейзажы тарихында булган хезмәтләре гаять дәрәҗәдә зур». Безнең Казан музеенда Шишкинның 20 дән артык картинасы бар. 1861 нче елгы этюдларыннан алып, зур художество әһәмиятенә ия булган полотноларга чаклы — болар барсы да бу мастерның үсү һәммөкәммәтләшә баруын күрсәтеп торалар. Бу картиналар арасында «Швейцарский пейзаж» (1866 ел) дигәне салкын һәм җансыз немец школасын күрсәтү ягыннан аеруча кызыклы. 1874 нче елны киндергә язылган «Алабуга» дигән гүзәл картина бу художникмын иҗатыңда яңа дәвер башланганлыкны, үзенең салкын акыллы» көнбатыш» остазлары йогынтысыннан арынып, аерым бер юл белән иҗат итә башлаганлыгын күрсәтә. Шулай ук киң колач, оста техника белән язылган «Урманда» картинасы да Шишкин иҗаты өчен бик тә характерлы. Художникның соңгы әсәрләреннән берсе булган һәм Казан музеенда саклана торган «Полянка» (1897 ел) картинасы болай, үзе буяулары ягыннан яңа һәм саф булса да, анда инде без художникның шактый ук арганлыгын сизәбез. Бу картина белән бәйләнешле булган бер кызыклы фактны әйтеп үтәсе килә. Казанда яңа ачылган Художество мәктәбен котлап, художник үзенең бу картинасын Казанга җибәрә. Картина күргәзмәгә куела һәм күргәзмә ябылганнан соң, Шәһәр музее советы, телеграмма җибәреп, автордан картинаны музейда калдыруын үтенә. Икенче көнне үк художниктан музейның үтенечен канәгатьләндергән җавап килә һәм бу җавап И. И. Шишкинның үлем алды юмардлыгьа була. Мольберт артында үтырган җиреннән шул телеграммга җавап бирә ул, һәм шул җаваптан берничә минут сэң, шул ук мольберты артында кинәттән үлә. Бу 1898 нче елның 20 нче марты була. Шулай итеп, художник И. И. Шишкинның бишеге булган Казан бу бөек пейзажчының соңгы каләм тибрәтүен дә үзендә сер итеп саклап кала.