ДАУЛЫ КӨННӘР
„Ташкыннар" исемле трилогиянең икенче кисәгенең икенче пәрдәсе КАТНАШАЛАР:
БИКТИМЕР.
ГАЙНАВАЛ.
ГӨЛЬНИСА.
ЗӘМЗӘМБАНУ.
НУРГАЛИ.
МӨРШИДӘ.
ХӨРМӘТУЛЛА.
ГЫЙЛЬМАН.
ӘХТӘРИ.
Шул ук Биктимер карт өе эче. Пәрдә ачылганда Биктимер белән Гайнавал сөйләшеп утыралар. Мич башында Зәмзәмбануның ташланып йоклаганы күренә.
Биктимер. Дүрт көн буена завод торбалары кычкыртып торды, бер кеше дә эшкә бармады. Алай иттеләр, болай иттеләр, үз сүзләрендә тордылар. Кулга алынган иптәшләрен чыгарттылар, эш хакларын күтәрттеләр, бушлай бульниска йөрергә, ниндидер касса төзергә рөхсәт алдылар.
Гайнавал. Менә бит ул кеше нишләтә!
Биктимер. “Саланың бие булганчы, каланың көе бул” дип белеп әйткәннәр шул. Алар без түгел, алар закон беләләр. Безнең эш башка. Сиңа яраган миңа ярамый, миңа уң булган күршегә куш түгел, дигәндәй төрлебезгә төрлечә кирәк. Петербурда да эшләр чуалган. Янарал Сухамлиновны кулга алганнар.
Гайнавал. Янарал кадәр Янаралнымы?
Биктимер. Янаралны шул. Тик “карга күзен карга чукымый” дигәндәй, күп тә үтмәгән, патша үз кулы белән указ язып, аны төрмәдән чыгарткан. Шуның өчен кала халкының ачуы тагын да кабарган. Янаралны хөкем итәргә янәдән сорый башлаганнар.
Гайнавал. Ул янаралның гаебе нидә булган соң?
Биктимер. Немечләргә сатылган. Сугыш серләрен итәк астыннан җибәреп торган, ди. Шул турыда патша хатыныннан да шикләнәләр икән.
Гайнавал. Кит аннан, Биктимер абзый! Патша хатыны эшләмәс.
Биктимер. Ник эшләмәсен? Ул да немеч кызы бит. Немеч булдыми шпион була икән. Аннан тагы бик зур вакыйга булган. Берничә еллардан бирле патша сараенда изге аллаяр бер карт торган. Көннәрнең берендә бу карт кисәктән генә юкка чыккан. Шуннан эзләргә керешәләр, тик табалмыйлар. Ахрында князь Юсупов дигән офицер:
“Мин үтердем” дип белдергән.
Гайнавал. Менә сиңа кирәк булса! Ни өчен үтергән икән?
Биктимер. “Патша хатыны белән уйнаш итеп, Рәчәйне немечләргә сатты, сарайга шпионнарны баш итте” дип әйткән ди.
Гайнавал. Әйе, дөньяга чыксаң әллә ниләр дә ишетәсең шул.
Зәмзәмбану әйләнеп ята Син киткәч җыен булды, авылга Шәулихан старшина кайткан иде, орлык сорап карадык, якын да килми, “Өмет итмәгез, быел казнадан бер кадак та бирелми” дип кырт кисте.
Биктимер. Гайнавал, шушы хәлләрне ишеткәннән соң башка бер уй килде. Әгәр дә мин әйтәм: без дә бер сүзле булып эшләсәк, орлыгыбыз да һәм ашарыбызга да булыр иде, дим.
Гайнавал. Ни әйтергә телисеңдер, төшенмим.
Биктимер. Шәүлихан малайларының амбарында ун мең потлап иген бар, диләр. Алар бар да безнең тиребез белән табылган. Бар да юк бәягә бездән сатып алынган. Яз җитү белән баржаларга төярләр дә чит илләргә озатырлар. Менә шуларны үзебез басып алганда, дим.
Гайнавал. Ай хай, Биктимер абзый, булыр микән?
Биктимер. Ник булмасын, чынлап еласаң сукыр күздән дә яшь чыга, ди. Син сүз сыярдай солдаткалар белән сөйләшеп кара әле. Көянтә, чиләк күтәреп тыштан Гөльниса керә.
Гөльниса. Гәйниҗамал, малаең: “Өйгә кеше килде” ди.
Гайнавал. Шулай мени? (Китә.)
Гөльниса. Малларны карадыңмы?
Биктимер. Юк әле, күрәсең кеше бар иде.
Гөльниса. Синең шул булыр инде. “Утка килгән хатынның утыз авыз сүзе бар” дигәндәй, бер сүзгә керешсәң дөньяңны онытасың. Бар инде, бар. Биктимер чөйдән иске кием алып Зәмзәмбану өстенә ыргыта Биктимер. Бот чатыңны күтәрмә, оятсыз! Төш җиткән — йоклап ятасың. Киенеп чыгын китә. Зәмзәмбану торып яңагына таяна, бер ноктага карап уйлана. Нургали бүлмәдән чыга, көзге каешына килеп, мыегын төзәтергә керешә. Зәмзәмбану, Нургали, нигә безнең аулакка кермәдең?
Нургали. Сафиулла абзый алып киткән иде, анда кунакта булдым. Аннан шәһәрдән әти кайтты, аның белән сөйләшеп утырдык.
Зәмзәмбану. Ә, мин сине көттем, сый да хәзерләгән идем. Бүген айгыр Мәрьямнәргә кереп чык, курыкма, икәү генә булырбыз.
Нургали. Җиңги, телең ни сөйләгәнне колагың ишетәме?
Зәмзәмбану. Ярый инде, аңламаганга салынма. (Киерелә.)
Нургали. Оят түгелме сиңа? Мин бит иреңнең энесе.
Зәмзәмбану. Булса соң? Җиңгәләренә өйләнгән җанагалар иң бәхетле ирләрдән санала. Мин дә сине яратырмын, Мирхәйдәр абыена күрсәтмәгән кадер-хөрмәтне бирермен. Китсәң озатып, кайтсаң капка ачып каршылармын. Муеныннан эләктереп ала, түр ишектә Гөльниса күренә, ул кире китә.
Нургали. Җибәр, җиңги.
Зәмзәмбану. Җибәрмим, Мирхәйдәр абыеңны яратмадым, электән дә күңлем синдә иде.
Нургали. Әллә син котырдыңмы? Сәкегә бәреп җибәрә дә тизрәк бүлмәгә кача.
Гөльниса керә.
Гөльниса. Килен, нишләп болай күңелсез?
Зәмзәмбану. Мирхәйдәремне төшемдә күрдем, бичаракаем, кулына ак күгәрчен тоткан да. “Зәмзәмбану, синең өчен тотып китердем” дигән була. Кулыма алыйм дигәндә генә очырып җибәрдем
Тышка чыгып китә. Наһар керә.
Наһар. Гөльниса тутәй, Нургали өйдәме?
Гөльниса. Өйдә юк. Каядыр чыгып киткән иде.
Наһар. Бик кирәк иде, ничек күрергә соң?
Гөльниса. Юк, юк, күрмәссең. Юньләп өйдә тормый ул. Туталарына кунакка барырга йөри, аннан Гөлчәрәләр янына барам, ди. Кичә хәзрәтләр чыгып бара иде, тагын үгетләргә кергәннәр идеме?
Наһар. Юк, ашка чакырган идем, никах укып киттеләр.
Гөльниса. Нинди никах?
Наһар. Мин бит кияүгә чыктым.
Гөльниса. Кемгә?
Наһар. Твардовский тегермәнендә эшләүче төрек солдатны йортка керттем. Гөльниса. Ай алла, ирең үлмәгән булып, кайтып килсә ни диерсең?
Наһар. Үлгәндер инде, үлмәгән булса бер елдан бирле хәбәр килер иде. Кайтып килә икән, күз күрер тагы.
Гөльниса. Ул нинди кеше соң? Үз илендә йорт җире, җәмаган булмаганмы?
Наһар. Юк, булмаган, кешедә ялчылыкта торган.
Гөльниса. Алдап китмәсә ярый инде.
Наһар. Юк. Андый кешегә ошамый, ихлас күңелдән йөри. Ярый Гөльниса түтәй, Нургалигә әйтерсең, мине күрергә тырышсын.
Гөльниса. Нинди сүзең бар иде соң?
Наһар. Нуриядән хат китергән идем.
Гөльниса. Шулай мени? И күрми дә торам, Нургали өйдә икән. Улым Нургали, Шәмсенаһар тутаң чакыра.
Китә. Нургали чыга.
Нургали. Ни бар, тути?
Наһар. Мине Нурия җибәрде, менә сиңа хат, укысын да җавабын язсын диде.
Нургали. (Укып). Мин хәзер, түти, бераз гына көтеп тор.
Язарга утыра. Биктимер керә.
Әйдә, түти, озатыйм.
Биктимер. Улым Нургали, син кая?
Нургали. Мин хәзер, әти.
Наһар белән Нургали чыгып китәләр.
Биктимер гаҗәпләнеп кала.
Гөльниса кер?
Биктимер. Нургали бу Наһар белән нишләп йөри?
Гөльниса. Нуриядән хат китергән.
Биктимер. Хат китергән? Ни язган икән?
Гөльниса. Белмим. Сорашмадым.
Биктимер. Өч-дүрт көн өйдә тормасаң, йортның асты өсте килә, куйган әйбереңне тапмыйсың. Ул сарыклар абзарына ми киткәннән бирле кул тимәгән ахры. Кайсы черегән кулыдыр, утар капкасын каерып ташлаган. Аннан мунча казанында су калдыргансыз, туңып шартлаган.
Гөльниса. Чынлапмы?
Биктимер. Әнә чыгып кара.
Гөльниса. Син киткәч мунча яккан идек. Ни кадәр әйттем түгеп чык, дидем, тыңламаган күрәсең.
Биктимер. Үзе кая соң?
Гөльниса. Йокыдан торды да чыгып китте. Син югында тагын да узынды. Бая монда килеп керсәм күзем шар булды, Нургалинең муйнына сарылган.
Биктимер. Алланың каһәре суккан, җир йоткыры, әдәм үләте! Юк, ул дуңгызны кондыз итен булмады, куам да чыгарам. Алла сакласын, тора-бара я миңа ябышыр.
Гөльниса. Аңардан көт тә тор.
Китә. Нургали керә.
Нургали. Әти, мин Гөлчәрәләр. янына барып кайтырга уйлыйм, ни дисең? Биктимер. Бик әйбәт булыр, улым, тик юлга акча күп кирәк, шул ягын да онытма.
Нургали. Мин артык әйберләремне сатарга булдым. Бигрәк тә абыйны күреп сөйләшергә, бу яман гадәтен ташлатырга уйлыйм.
Биктимер. Белмим, ташлар микән? Мин аңар күз яшьләрем белән әйтеп карадым, якын да килми.
Нургали. Мин аңа дөньяда алай яшәргә ярамаганны, кайчан булса да бер үз башына үзе җитәчәген анлатырмын.
Биктимер. Юк инде, улым, ул хәзер аңлаудан узган.
Нургали. Узмаган. Кеше дөньяда нинди дә булса берәр өмет белән яшәргә тиеш.
Биктимер. Аның өмете бар, тиздән революция була, ди.
Нургали. Мин аны акыллы кешегә санап йөри идем, шыр тиле икән. Ниндидер бер төркем кешеләр патшага, аның армиясенә каршы тора аламы?
Биктимер. Безнеңчә, билгеле, тора алмый. Ә, аныңча, тора булып чыга. Бер уйлаганда, ышанып та куясың. Мин зияратка, үлгән иптәшләрен күмәргә, барганда юлда ясаган субраниеларында булдым. Абыең шунда фантан түбәсенә басып шундый матур итеп сөйләде. Бөтен җыелган халык аның авызыннан чыккан һәрбер сүзне йотлыгып тыңлады. Шул сүзләрне ишетеп торганнан соң шундый улым барлыгына куандым да.
Нургали. Патшаны сүккән өченме?
Биктимер. Әйе. Әгәр дә патша булдыклы кеше булса, безне бу хәлгә калдырмас иде.
Нургали. Дөрес, безнең патшаны йомшак, диләр. Шулай да эшчеләр артыннан барырга ярамый. Алар бит жалунияларын арттыруны гына сорыйлар. Их менә Николай Николаич булса иде. Ул солдат яклы, солдат өчен җан бирә торган генерал. Әгәрдә мин патша булсам, һәр солдатка җир кисеп бирәм, дип әйтә ди.
Биктимер. Солдат булмаганнарга нәрсә ди?
Нургали. Минем үземә булгач башкаларда эшем юк.
Биктимер. Син, улым, борының белән генә сөйлисең.
Нургали. Мин сине сынап-сынап торам да, әти, исем китә. Син бик үзгәргәнсең.
Биктимер. Үзгәрерсең. Шушы өч ел эчендә сез мине яртылай картайттыгыз. Ачы хәсрәтегез белән йөземне саргайттытыз. Дөньяга булган карашымны да үзгәрттегез. Үзең уйлап кара...
Нургали. Кирәкми, әти, абый җырын җырлама.
Бүлмәгә кереп китә. Гайнавал керә.
Я, ничек?
Гайнавал. Берничәсе белән сөйләштем, авызыңа бал да май, диләр. Тик, Биктимер абзый, ничек башларбыз икән?
Биктимер. Җаен табарбыз, башта безгә Касыймханның кайдалыгын белергә кирәк. Күрше Наһарга кереп бел әле, ул аларда эшләп йөри бугай. Гөльниса чыга. Шулай, Гайнавал, мин әйткәнчә эшләсәң яхшырак булыр.
Гайнавал. Ярый, Биктимер абзый, киңәшең өчен рәхмәт.
(Китә.)
Гөльниса. Нинди киңәш сорый ул?
Биктимер. Хәлем авыр, ди. Гришага барырга куштым.
Бүлмәгә Нургали йөгереп чыга.
Нургали. Хөрмәтулла җизни белән Мөршидә түтәйләр килде.
Гөльниса. Кияү кайчан кайтты икән?
Нургали белән Гөльниса китәләр, бераздан Мөршидә белән Гөльниса керә. Менә шатлык! Бөтенләйгәме?
Мөршидә. Бер айга кунакка җибәргәннәр.
Гөльниса. Балалар куанганнардыр инде.
Мөршидә. Сөйләмә инде, әни, кайткан сәгатеннән бирле алдыннан төшмиләр, “әтием, җаным” диләр, сөйләргә дә бирмиләр. Кечкенәсенә кадәр өзелеп сагынган. “Әттәм, минем, мәм генәм, иң кадерлем син генәм” дип такмаклап үбә. Бигрәк тә үзем инде, ул югында күргәннәрем онтылды, бар хәсрәтем йотылды. Аһ-зарларым сөйләп инәләм, эч серләрем көйләп кинәнәм...
Гөльниса. Ярый инде, кызым, бик яхшы булган. Нургалинең кайтуы белән без дә шатландык.
Мөршидә. Шатланмый ни? Тик мескенемнең хатынсыз калуы гына. Абыйдан хәбәр юк микән?
Гөльниса. Ул да анда, ди.
М ө р ш и д ә. Ничек анда?
Гөльниса. Качып кайткан, кеше пашпорты белән йөри, ди.
Мөршидә. Әти үзен күргәнме?
Гөльниса. Күргән, өч кич бергә кунган. Аннан иптәшләре икенче шәһәргә качырганнар.
Мөршидә. “Яхшыга көн юк, яманга үлем юк” дигәндәй, ичмасам үлми дә.
Гөльниса. Кызым, абыеңнымы каргыйсың?
Мөршидә. Каргамый нишлим? Кемнең туганы шундый юлда йөргәне бар? Бер көнне шулай Ихсан байларга ашка барган идем, шунда карт остабикә сүзгә башлап йөземне кызартты. Имеш: “Абыегызны Себергә сөргәннәр дип сөйләгәннәр иде, хәбәре киләме?” дигән була. Гарьлегемнән кайткач утырып җыладым.
Гөльниса. Нигә гарьләнергә? Ат урлап, кеше суеп китмәгәнлә ул.
Мөршидә. Аннан да яманырак, патшага тел тидерүче, законга каршы баручылар. Безнең Хөрмәтулла әйтә: “Андыйларны асып үтерәләр. Безнең кайнага ничек котылгандыр” ди. Сезгә дә үпкәм зур. Шуны тыя алмадыгыз.
Гөльниса. Тыңламагач нишлисең? Әтиең бу юлы да үгетләп караган, якын да килми, ди. Әйдә, йөрсен инде, “җаны теләгән җылан ите ашаган” диләр. Әйдә, теге якка чыгыйк.
Китәләр. Хөрмәтулла белән Нургали сөйләшә-сөйләшә керәләр.
Нургали. Без Австрия гаскәренең тылына кереп, атака ясый башладык, ләкин безне алдап керткәннәр икән, төрле яктан камап алдылар. Бик аз өлешебез генә чыгып котылды. Минем шунда атым үлеп, пленга калдым. Шуннан мине Вена шәһәреннән ерак түгел лагерга җибәрделәр. Мин аннан качтым да, Карпат тауларында яшәүче украин халыклары арасына яшерендем. Шуннан инде безнең гаскәрләр мин яткан авылны алганда үзебезнекеләргә кушылдым.
Хөрмәтулла. Мин төшенә алмыйм, ул хатны бабайларга кем язган соң? Нургали. Кайчан мин пленда калгач бер иптәшем язып җибәргән. Ләкин ул хаттагы “аты” дигән сүзне бозганнар. Шуннан инде үлеп, дошман ягында калды булып чыккан.
Хөрмәтулла. Гаҗәп, цензур эшләгән дисәң...
Нургали. Минемчә, хатны авылда ачканнар да, усал ният белән бозганнар.
Хөрмәтулла. Ай һай, кайниш, андый баш китәрлек эшкә кемнең кулы барырга мөмкин?
Нургали. Басари булырга тиеш. Аның авылга килгән һәм киткән хатларны ачып укыганын башкалар да сизгәннәр.
Хөрмәтулла. Үзеннән ипләп кенә соратканың юкмы?
Нургали. Ике көннән бирле саклап йөрим, волостта качып ята. Әйдә, чишен. Хөрмәтулла чишенә.
Син нәрсә, герой булгансыңмы?
Хөрмәтулла. Так точно, георгиевский кавалер.
Нургали. Син бит сугышта булмадың?
Хөрмәтулла. Ул, кайниш, бик кызык кына булды инде. Шулай Галпцияне ташлап чигенгәндә безнең полк бер румын авылына куарга туктады. Ләкин пешкән ашларыбызны да ашарга өлгермәдек, әллә каян гына дошман самолетлары килеп чыктылар да дөп тә дөп!.. Бомба ташлый башладылар. Без тагы чигенергә керештек. Шул көннәрне генә безнең полковник янына Петрбурдан хатыны кунакка килгән иде, ул да безнең белән. Шулай авылны чыгып бераз гына киткән идек, әлеге полковник хатыны ах та вах килеп җыларга ябышмасынмы. Нәрсәгә җылый диң? Румын авылында кеше башлы көчеге онытылып калган икән. Шуннан полковник мине чакырып алды да:
“Хөрмәтулла Сонгатуллин, безнең көчекне спаси,” ди. “Слушаюсь, ваше высоко благородие, за царя и за собаку душу не жалею” дип авылга чаптым. Ярты сәгәть тә үтмәгәндер, этне полковник хатынына китереп тоттырдым. Менә шуның өчен георгиевский тәре белән бүләкләделәр. Бер айга отпуска бирделәр.
Нургали. Әйдә, чәйгә китик.
Чәйгә китәләр. Биктимер керә, өстен салып бүлмәгә уза башлый, Гайнавал керә.
Гайнавал. Белдем, Биктимер абзый, Касыймхан өйдә юк, Шәулихан эчеп ята, ди.
Биктимер. Бик әйбәт, аулак икән, бу көннән калдырмый башлыйбыз. Бар, син хатын-кызларны аякка бастыр. Озакламый мин дә урамга чыгам. Башта старостага барырсыз.
Гөльниса керә.
Гөльниса. Без сине тышта дип торабыз, монда тагы нишлисең?
Биктимер. Менә Гайнавал йомыш белән кергән.
Гөльниса. Чәең суына. Әйдә, Гайнавал.
Гайнавал. Рәхмәт, Гөльнисаттәй, эчкән чак булыр әле. Хәзер эшем бик тыгыз. Мин киттем алайса.
Биктимер. Бар, Гайнавал, аллага тапшырдык.
Гайнавал китә.
Гөльниса. Тагын нишләп йөри ул?
Биктимер. Йомыш белән кергән.
Гөльниса. Нинди бетмәгән йомыш? Торасыз да серләшәсез, торасыз да сөйләшәсез. Әллә нинди яманлыкка берәр киңәш корасыз?
Биктимер. Куй әле, тузга язмаганны сөйләмә.
Гөльниса. Юк, сезнең арагызда ни дә булса бар, кайтканнан бирле минем белән юньләп сөйләшмисең, киңәшмисең. Башкаларга сер итеп нәрсәдер сөйләп йөрисең.
Биктимер. Әй, үз эшең булмаганга кысылма. Әйдә.
Китәләр. Нургали белән Хөрмәтулла чыга.
Нургали. Бәхеткә каршы, Касыймхан өйдә юк. Нурияне алам да шәһәргә качам.
Хөрмәтулла. Ярамый, кайниш, бәләгә калырсың, ни дә булса башка юл табарга иде, Нургали. Нинди юл табасың? Эшне духовный собраниега бирергә мөмкин. Ләкин Аюхановлар файдасы өчен әллә нинди хәйләи шәргияләр уйлап табарлар.
Хөрмәтулла. Анысы шулай, соңыннан җавапка тартырлар, дим, Нургали. Мин бу турыда бик күп офицерлар, укыган кешеләр белән сөйләштем, хәтта кайтышлы өяз прокурорына кереп киңәштем. Закон буенча, хатын синеке, диләр. Тик юлга акча гына юк, син, җизни, бер аз биреп тор инде.
Хөрмәтулла. Юк, кайниш. Бирә алмам. Мин киткәч тутаң бер атын саткан, ат алырга ниятләп торам, аннан кашувканы курден; ул да тузган, искергән, яңаны алмыйча булмас. Аннан инде яңадан фронтка китү исәбем юк, өяздәге түрәләрнең җаен табып калырга анда да акча кирәк.
Нургали. Син бәлки, җизни, минем итекне сатып алырсың.
X ө р м ә т у л л а. Нинди итек?
Нургали. Минем өйдә действительный хезмәттән киеп кайткан итегем бар. Шуны сатарга уйлыйм.
Хөрмәтулла. Кая, күрсәт әле!
Нургали китә дә бераздан итек тотып чыга.
Нургали. Өр яңа! Иң яхшы хромнан. Ригада тектергән идем.
Хөрмәтулла. Болай товары ярарлык икән, күпме сорыйсың?
Нургали. Син, җизни, үз кеше, артыгын сорап булмас, әйдә бир унны.
Хөрмәтулла. Юк, кайниш, бик кыйбат.
Нургали. Нишләп кыйбат булсын. Простой солдат итеге дә күпме тора бит.
Хөрмәтулла. Простой булса, мин сүз дә әйтмәс идем. Офицер итеге шул, безгә нәрсәгә ул? Ярый, тот учыңны, бишне бирим.
Нургали. Син бигрәк инде, бушка алырга уйлыйсың.
Хөрмәтулла. Нишләп бушка булсын, хәзер акча кыйбат бит. Я, шул хакка бирдеңме?
Нургали. Юк, җизни, бирмим.
Хөрмәтулла. Ярый алайса, алты итим.
Нургали. Булмый, җизни.
X ө р м ә т у л л а. Күпме соң?
Нургали. Ярый, тугыз сум булыр.
Хөрмәтулла. Булмады, һаман бер балык башын чәйнисең. Син бик саран икәнсең, соңгы сүзең әйт инде?
Нургали. Шул, тугыз сумнан кимгә бирә алмыйм.
Хөрмәтулла. Ярый, сиңа булсын юан башы, җиде сум итим.
Нургали. Син, жизни, товарын кара әле товарын, төреп борныңа тыгарлык.
Хөрмәтулла. Шуның өчен дә җиде сум бирәм бит. Миңа итек кирәк тә түгел, үзем дә киеп кайттым, тик үз кеше, читкә сатып әрәм итмәсен дип кенә алуым. Я бирдеңме?
Нургали. Менә нәрсә, җизни, синеңчә дә, минемчә дә булмасын сигез сум акча бирәсең.
Хөрмәтулла. Кара әле, кайниш, син бик кансыз кеше икәнсең, үз җизнәңне кычкыртып талыйсың, бераз гына алладан курык.
Нургали. Теләсәң нишлә! Шуннан бер тиен ким булса да бирмим.
Хөрмәтулла. Ярый инде, ярый, миннән булсын яхшылык. Үземә ярамаса тутаң киеп җибәрер. Мә, хәерен күр. (Акча бирә) Бар, ишекне яп әле. Минем күчтәнәчем бар иде. Шуны кабып җибәрик.
Нургали. Менә бу әйбәт, җизни. Тик монда ирек бирмәсләр, әйдә мунчага барыйк.
Хөрмәтулла. Чынлап та бу акыл.
Китәләр. Биктимер чыга, өстенә киенә. Гөльниса керә.
Гөльниса. Кая җыенасың?
Биктимер. Урамга чыгып кайтам.
Гөльниса. Өйдәге эшләреңне карарга иде, чәй-шикәр беткән, тозы, кәрәчине юк.
Биктимер. Никтер эшкә кул бармый, карчык. Безнең балаларның гына бәхте булмады. Кеше сугышка да кермәгән, авырлыгын да күрмәгән, җитмәсә тагын медален да биргәннәр. Дөресен әйткәндә, Мирвәли бәбкәмнең сүзләре алтын.
Гөльниса. Син кызык кына, карт, каладан кайтканнан бирле, торасың да шул Мирвәлине мактыйсың.
Биктимер. Мин аны элек тә хурлаганым юк иде шикелле.
Гөльниса. Хурламасаң да, аның сүзләрен тәсбих төймәседәй телгә алмый идең. Әллә сине дә үз ягына аударган инде.
Биктимер. Аударса начар дисеңме?
Гөльниса. Карт көнендә шул гына калган иде. Әнә хәзрәтләр өйләгә килә. Намазга керсәң икән.
Биктимер. Юк, карчык, бүген минем күңел хуш түгел. Чыгып кайтыйм әле, янган йөрәк басылмасмы.
Китә. Мөршидә чыга.
Мөршидә. Әни, бая сорарга оныттым, Гөлчәрә өйгә кайтып китәргә уйламый микән?
Гөльниса. Әтиең бик чакырып караган, якын да килми ди. Зәмзәмбану кайтып керә.
Зәмзәмбану. Кунак бар икән, исәнме, Мөршидә?
Мөршидә. Шөкер әле.
Гөльниса. Килен, бар, өстәлдә чәең көтә.
Зәмзәмбану китә.
Мөршидә. Моның белән ничек торасыз?
Гөльниса. Эт белән мәче кебек. Анысы бер хәл иде, Нургалигә күз сала башлаган.
Мөршидә. Нигә куып чыгармыйсыз? Алла сакласын, әллә нинди бәла китерер. Сездән булмады, үзем башкарыйм әле.
Гөльниса. Кирәкми, кызым, аның теленә калсаң, әллә нәрсә ишетерсең.
Зәмзәмбану керә.
Зәмсәмбану. Әнкәй, самоварың суынып беткән ич.
Гөльниса. Нишләп суынсын, хәзер генә эчтекләбаса.
Зәмзәмбану. Ышанмасаң тотып кара, самоварың боз кебек.
Гөльниса. Ярый инде, килен, ни булганын ясап эчәрсең.
Зәмзәмбану. Өстәлеңдә самоварың җырлап тормагач чәйнең тәне буламы?
Мөршидә. Тәмләп эчәсең килсә, биләмдә йөрмиләр аны!
Зәмзәмбану. Йөрсәм, сиңа ни калган! Нигә кысыласың?
Мөршидә. Ник кысылмаска? Әллә сиңа алар стрябкамы, нигә аларны йөртәсең?
Гөльниса. Кирәкми, кызым, талашма!
Мөршидә. Тик тор, әни! Җитәр инде ул кәнтәйдән бик күп куркып тордыгыз. Чыдарлыгым калмады.
Зәмзәмбану. Бик куркам инде, өркеттең, чәнчә бармагымны селкеттең.
Мөршидә. Үзләре юаш, мин булсам сине пумала белән куар идем.
Зәмзәмбану. Бер көн тормыйм, өлешемне генә бирсеннәр.
Мөршидә. Нинди өлеш? Безнең йортка нәрсә китердең?
Зәмзәмбану. Ун ел буе хезмәт иттем. Мирхәйдәр өлеше кая? Жәй-кыш димәдек, кара тиребезне агызып эшләдек. Мәрхүмкәем аннан китеп, кара төндә генә кайта иде дә күкрәгемә башын куеп яшь баладай үкереп җылый иде. “Әгәр дә мин үлә-нитә калсам, өлешемне бу нигездә калдырма” дия торган иле. Бичаракаемның күкрәк көче белән тапкан малын этләргә азык итәр хәлем юк. Ярты байлык минеке!
Мөршидә. Ничек ярты байлык синеке? Абый өлеше кая?
Зәмзәмбану. Ул гомеренә зимагурдан кайтмады, каторжанга өлеш бирмиләр! Мөрши дә. Нургалигә ни дисең?
Зәмзәмбану. Аның күптән хакы юк. Егет булганчы мәдрәсәдә кыды. Үсеп җитү белән көне солдатта үтте.
Мөршидә. Минем өлеш кая?
Зәмзәмбану. Синең үгезең үлгән, уртагын аерылган. Тиешлесен артыңнан илттек. Оялмыйча тагын сорар идеңме?
Мөршидә. Нигә сорамаска, инәмне дә калдырмыйм! Гөлчәрә өлешен дә берәүгә дә бирмим. Шәригать буенча кыз туганыныд өлеше кыз туганга була, ди.
Гөльниса. Тукта әле, кызым. Без бит әле үлмәгән, нигә безнең йортны бүләсез?
Мөршидә. Менә кызык! Үз өлешемне шул кәнтәйгә биримме?
Зәмзәмбану. Ярты байлык минеке, калганын теләсәгез ничек бүлегез.
Мөршидә. Бирделәр ди, бирми ни, тотмыйсыңмы, менә мә!..
Зәмзәмбану. Яхшылыкта бирмәсәгез, суд яркылы даулап алырмын. Мөршидә. Кит ичмасам каршымнан, я эчеңне тибеп агызырмын.
Зәмзәмбану. Тырнагыңны тидереп кара, нәселегез белән Себер китәрсез.
Мөршидә. Тукта дим, килмешәк. Ачуымны китермә!
Зәмзәмбану. Китерсәм, нишләрсең?
Мөршидә. Билләһи дип әйтәм, җиргә салып кисәрмен.
3 ә м з ә м б а н у. Кулың кыскарак.
Мөршидә. Шулаймы, кыскаракмы?
Мөршидә Зәмзәмбануны тотып ала да түргә сүзып сала, алагаемга кизәнеп ирләрчә кыйный.
Зәмзәмбану. Караул, үтерәләр!.. (Яланбаш чыгып йөгерә)
Гөльниса. И ходаем, бөтен авылны җыяр инде. Әнә мәчет ртларына такмаклый...
Мөршидә. Үзегез гаепле, үзегез ирек бирдегез.
Биктимер керә. Биктимер. Ни булды, нигә талаштыгыз?
Гөльниса. Нигә икәнен беләсең инде, өлеш даулап тавыш чыгарды. Шуның өчен Мөршидә бераз гына кыйнады.
Гыйльман, Әхтәрп, Зәмзәмбану.
Г ы й л ь м а н. Әссәләмәгаләйкем.
Биктимер. Вәгаләйкемәссәлам. Әйдә, хәзрәт.
Зәмзәмбану. Ай билем, ай эчем!
Гыйльман. Тукта, килен, чыйнама. Биктимер агай, бу нинди гауга?
Биктимер. Мин бер нәрсә дә белмим, хәзрәт, урамда идем.
Зәмзәмбану. Белә, белә, хәзрәт, юри кылана, кызына әйтеп шул карт шәйтан кыйнаткандыр.
Мөршидә. Хәзрәт, әтинең гаебе юк, тоттым да кыйнадым.
Гыйльман. Мулла Әхтәретдин, ни дисең?
Әхтәр. Закон буенча, кеше кыйнарга ярамый. Зәмзәмбану кодачаны кагулары дөрес булса кирәк. Нигә дисән, миңа берничә тапкыр килгәне бар. Закон буенча, судка бирергә кирәк. Шәригатьчә ничек була торгандыр, анысын сез әйтерсез.
Гыйльман. Хатын кешене икенче бер хатынның җәберләү вакыйгасы пәйгамбәребез заманында булмаган. Шулай ук мондый хәлләр хәдис китапларында да күренми. Бәс, шулай булгач, гаилә эчендә булган мондый гаугаларны үз ара бетерү мөслихать булыр.
Мәгьюбә гафу үтенсен, мазлума бәхилләсен.
Зәмзәмбану. Юк, юк, хәзрәт, үлсәм дә бәхилләмим, бу көннән алар белән бергә дә тормыйм, өлешемә тигән малларны шәригать буенча бүлеп бирегез.
Гыйльман. Сабыр, килен, үгет-нәсыйхатьне тыңларга, олугларны санларга кирәк. З
әмзәмбану. Тыңламыйм да, хәзрәт, һәм аларны санламыйм да, бүген мине кычкыртып кыйнаганнар икән, иртәгә таракан даруы биреп үтерүләре дә бар.
Гыйльман. Тәүбә әстәгафирулла, диң, килен. Нишләп алар сине үтерсеннәр? Турысын әйткәндә, синең үзеңдә дә гаеп бар.
Зәмзәмбану. Нәрсә?.. Әллә син дә аларга сатылмакчы буласыңмы? Кара аны, мулла абзый, башта ук әйтеп куям: аларны яклый торган булсаң, указың очканны сизми дә калырсың.
Гыйльман. Ах алла, нишләп мин аларны яклыйм? Минем өчен һәммәгез дә бер, тик дин вәкиле буларак, мин сезне килештерергә, татулаштырырга тырышам. Андый теләгегез юк икән, ихтыяр үзегездә. Хәер, Биктимер агай ни әйтер тагы?
Биктимер. “Ана сөте белән кермәгәнне тана сөте белән кермәс,“ дигән бабайлар. Мин риза, хәзрәт.
Гыйльман. Ягъни мәсәлән, ничек риза?
Биктимер. Ул йогышлы чирдән котылу өчен өлешенә тигәнне генә түгел, хәтта артыгын бирәм. Өемнең яртысын алсын, үзебез теге яктан ишек тишеп булса да йөрербез, тик зинһар өчен Су зәһәрле җыланны безнең яннан аерып алыгыз!..
ПӘРДӘ төшә