Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЙОЛДЫЗ КАШКА

Татар егете исемле хикәядән Никита Бруй таң белән үк Усманны үз янына чакыртты. Ул кечкенә бер яланда, юан гына каен төбе өстендә, җиңнәрен сызганып, автоматын тазартып утыра иде. Усман килеп исәнләшкәч, аңа башы белән ымлап, утырып торырга кушты. Бруйның яшел брезент итеге белән чалбары юешләнгән, ул үзе дә күрер күзгә үк таушалган, йончыганга ошый иде. Ул, автоматын төпкә сөяп, кулын чыклы үләннәргә сөртте дә, ниндидер саргылт кәгазьле озын папирос кабызып җибәрде. Ул сөйләргә ашыкмый иде бугай, ә Усманның, нигә чакырганны тизрәк беләсе килеп, теле кычыта башлаган иде, Усман.

— Мин тыңлыйм, иптәш Бруй,— диде. Никита Бруй Усманның ашыктыруына бөтенләй игътибар да итмәде, бик тыныч кына, аны берни дә ашыктырмаган шикелле, ара-тирә Усманга күз салгалап тарта бирде. Бераздан каен төбе өстенә җайлабрак утырып,

— Сине күргәч, бер иптәшем исемә төште әле,—дип сөйли башлады. Усманга тагын бер карап куйды.

— Кызыл Армиядә чагымда минем менә сиңа ошаганрак бер иптәшем бар иде, Хәйдәр исемле, тстар егете... Миндә аның адресы да саклана булыр әле... Өйне яндырып китмәгән булсалар:

Бруй имән бармагы белән папиросының көлен кагып, нәрсәгәдер әле дә гаҗәпләнгән һәм ул исенә төшкәнгә рәхәтләнеп киткән шикелле күңеллеләнеп, үз алдына башын чайкап куйды.

—Менә кеше! Гомеремдә дә онытасым юк... Без кышкы ачы буранда бер вакытны шулай, юллар җимерелеп, таулар арасында адашып калдык. Шундый суык, коточкыч. Беренче көнне ничек тә чыдадык. Икенче көнне атларыбыз үлә башлады. Өченче көнне бер иптәшебез егылды. Юл эзләргә китүчеләребез ктре кайтмады. Соңыннан белдек, алар барсы да катып үлгәннәр... Үлем күзгә күренеп бугазга сузыла, ә аңа каршы торырга бездә коры кул да яшь йөрәк кенә иде. Үләсе- безне сизеп торабыз, хәзерме, соңыракмы безгә дә кар көртләренә егылырга туры киләчәк... Иптәшләр белән бәхилләштек, актык мәртәбә «Интернационал» җырладык... Кич тә якынлашып килә, тау суыгы тагын да көчәйде. Менә беребез ава, икенчебез... Шул чакта, төшенәсеңме син, үлем безнең бугазыбызга ябышкан чагында, җәһәннәм чокыры кырыеннан Хәйдәр башы калкып чыкты. Белсәң иде, күрсәң иде безнең шатлыкны! Ул безне ачы суык буранда, өч көн, өч төн эзләгән, бармакларым өшеткән, тау чокырларында адашып үлә язган... Усман моның тора-бара кая барып ялганасын хәзергә белмәсә дә, татар егетенең бик күп еллардан соң да сокланып сөйләрлек шундьпй батырлыгы турында тыңлау күңелле иде. Аңа ул егет белән үзе арасында ниндидер бәйләнеш тә бар шикелле тоела башлады. Бруй гимнастеркасының күкрәк кесәсеннән икенче папиросын тартып чыгарды.

— Татар халкын болай да яратам мин. Батыр хальик. тәвәккәл халык. Үткән тормышыгыз да кызык кына. Татарларның һәр сугыш саен туган ил өчен батырлык күрсәтми калганнары юк... Менә безнең отрядта да татар халкының бер кешесе булды. Бик әйбәт ул. Үлем белән якалашкан чагында терсәгең ышанычлы күршегә орынып торса, тагын да йөрәкләнебрәк китәсең... Син кавалерист бит әле?

— Әйе, кавалерист.

— Әгәр без синең белән шушы урман эчендә бер эскадрон оештырып җибәрсәк? Син моңа нәрсә диярсең? Бруй, юан беләкләре белән тезләренә таянып, аңа карап утыра иде.

— Нәрсә дим, бик шәп булыр... Атлар табуы гына кыен булмаса.

Бруй, кулын селтәп куйды.

— Ул турыда уйлап торасы да юк,— диде ул.

—Бөтен Белоруссиядә күпме ат бар һәммәсенә дә синең белән без хуҗа. Шулай бит? Мин сиңа партизан эскадроны өчен бөтен Белоруссиядән иң яхшы юртакларны җыеп алырга, рөхсәт итәм. Булдымы? Усман шаркылдап көлеп җибәрде. Бруй гүя үз конюшниендәге атлар турында сүз барган кебек сөйләнә иде.  

— Кызык икәнсең син, иптәш командир, һавадагы торна булмасмы соң ул?.. Ярый, ансы шулай да булсын ди. Башка яклары ничек буласы?

— Башка ягы синең эш: Әйтәм бит, син һич тарсынма, кирәк икән йөз кылыч ал, кирәк икән пулемет. Немел арпа алар һәммәсе дә җитәрлек... Эшне башлап җибәрергә ничә кеше кирәк булыр?

— Минемчә, хәзергә биш-алты кеше җитәр. Алар тагын сөйләшеп киттеләр. Усман аңардан партизан отряды турында бик күп яңа нәрсәләр ишетте. Сүз ахрында Бруй,

— Эскадронсыз булмый, Усман,— диде. Аның чырае тагын да җитдиләнеп китте.

—Кыскарак итеп әйткәндә — кырырга кирәк, ничек кенә кыра алсаң да күбрәк кырырга, йөзәрләп, меңәрләп, чебен урынына сытарга кирәк.

Ул, кылыч белән чапкан шикелле, кулы белән кистереп куйды. Бруй, урыныннан торып, аңа кулын сузды.

— Я, тотын, иптәш комэск. Мин сиңа бик шәп кешеләр бирәм. Нинди генә ат кирәк булса да, алып кайтырлар, тик син командаңны гына биреп тор. Мин сиңа Савчукны бирәм, Тарасевичны бирәм... Усман, кечкенә куен дәфтәре белән карандашын чыгарып, яза башлады. Бруй аның кулын кире этәрде.

—Юк, юк, монысы ярамый. Болай гына хәтерлә, егетләреңне дә шулай өйрәт. Партизан тормышының законы шундый. Никита Бруй, автоматын алдына асып, гадәттәгечә салмак адым белән, куаклар арасына кереп китте. Усман үз шалашы янына кайтып Мария Полещук белән карт юкә күләгәсендә чәй эчәргә утырып кытна торганда, алар янына киң битле, коңгырт сакаллы ир уртасы бер кеше килеп чыкты. Бруйның Савчук дигәне шушы кеше икән. Савчук Ус манга беренче күрүдә үк ошый башлады. Аның бераз җыерчыклана төшкән тигез ачык маңгае, киң, таза җилкәләре ничектер тынычлык биреп торалар, ул үз сүзендә нык торучан таза һәм төпле кеше булырга ошый иде: Эскадронның беренче сугышчысы ук үзенә ошавына күңеле булып, Усман аны чәй янына чакырды. Г.Бәшир Савчук кыстатмады. Ул яшел фуражкасын юкә ботагына элеп коңгырт сакалына кире яктан сары агым булып кушылып торган калын мыегын җай гына сыпырып алды да, акрын гына сөйләшә-сөйләшә, икмәк телеменә бал ягарга тотынды. Ул аны әйләндерә-әйләндерә карап, башын әле бер якка, әле икенче якка бора-бора, балалар шикелле мавыгып бик пөхтәләп яга иде. Шул тирәдә безелдәшеп йөргән бер төркем умарта корты табындагы бал савытына ябырылды. Савчук, башын чайкап, авызына якынайган икмәк телемен кире табынга куйды.

— Менә бит, бүтән җан иясен әйтмибез дә инде, бу мескеннәргә хәтле көн юк. Хәзер алар да кая туры килсә шунда каңгырышып йөрергә калдылар. Савчук немецларның умарталарны ватыл, балларын талап бетерүләре турында сөйләде.

— Кортлар да хәзер безнең шикелле бөтен иле белән партизанлыкка күчтеләр, диде Савчук.

—Үлгәне үлеп калды, исәне, урманга—болынга таралды. Ул бал кортларын ниндидер ягымлы йомшак сүзләр әйтә-әйтә юкә яфрагына эләктереп берәм-берәм табыннан алып үләнгә җибәрә башлады. Бал кортлары, канатларын җәеп, аның йонлач юан бармаклары буенча безелдәп, зарлана-зарлана үрмәләп йөриләр, шулай да, ул әйткәч китмичә булмый инде дигәндәй, теләр-теләмәс үләннәрдән күтәрелеп очып китәләр иде. Алар зәңгәр күктә кара нокта булып күздән югалганчы Савчук алар артынан карап кала, аның йөзе бер рәхәтләнү белән балкый, ул хәзер дәү балага ошый иде. Бу вакытта аның немецларны куркуга төшерә торган аяусыз һәм гаяр партизан булуына бөтенләй ышанасы да килми вде. Савчук немецлар килгәнче үз колхозларының ат фермасында эшләгән икән. Ул бу тирәдә нинди яхшы атлар барын, аларның кайсы кайда икәнен чәй эчкән арада әкрен-әкрен барсын да сөйләп бирде. Эшнең башы итеп күрше авыл камендантындагы алмачуар айгырны кулга төшерергә булды. Китәргә дип кузгалгач, Савчук бу айгыр турында тагын бер-ике сүз әйтеп куйды.

 Андыйларны җыйсак, безнең эш уңар, иптәш командир. Җил дә җил, ул да җил. Аннан соң, болай да партизан халкына бик кулай ат ул. Ул атта кеше акылы булырга ошый. Исенә төшкәндә исе китеп, тотынган эшенә башы-аягы белән чума торган Усман, эскадрон оештырасы булгач, тагын ялкынланып китте. Дошман тылында калганнан соң язмышының билгесезлеге һәм авыруы аркасында буыльип яткан яшьлек дәрте, ни дә булса эшләргә ашкыну теләге хәзер яңадан күтәрелеп чыкты. Ул үзенең булачак атлары, атлы егетләре турында әллә ниләр уйлап бетерде, әллә нинди егетлекләр эшләмәкче булды. Малай чагыннан бирле башын әйләндереп, үзе дә төшенеп җитмәгән әллә нинди ашкынуларга өнди, киләчәктә нидер булуны көттереп, шуңа әйди торган йөгәнсез хыяллары тагын канатланып китте. Ул малай чакдарын хәтерләде, укыган вакытта ук күңелгә сеңеп калган борынгы шигырьләр исенә төште.

 Батыр егет килә ат өстендә,

 Аты уйнаклый авызын тартканда.

Булат савыт кигән, сөнге тоткан,

Ташлар яра уклар атканда.

Ник ашыга батыр, ник ашкына?

Ни ишеткән батыр, ни күргән?

Намусы бар егет нишләп ятсын,

Ил читенә бүген яу килгән.

...Бер елны аларның кара байталлары тайлады. Усманнарның йолдыз кашкалы, камыш шикелле төп-төз озын аяклы тайлары булды. Тай хәзергә әле аксыл туры булса да, Усманның атасы аны кечкенә чагыннан ук алмачуар булыр дип юрап куйды. Ул тайның аркасыннан сыйпап...

— Уңган мал булыр бу, боерган булса, бәхет басты синең малай актыгы,— диде.

—Менә кырыкмышка чыксын да сабан туйларында, алмачуарыңа атланып, яулык җыярга чыгарсың. Усман көннәр буе тае яныннан кермәс булды. Ул аны җәй көннәрендә Идел болыннарында йөртте, тау кырыйларына арканлады, кышларын аңа, буыннары нык булып үссен дип әйтеп, киптергән арыш ашаттьр, муены ак кош муены шикелле дугайланып килсен өчен, ул таен биек улактан үренеп ашарга өйрәтте. Ул аның ялын матур чуклар белән бизәде, күз тимәсен дип кыңгырау муенсасына миләш чыбыклары такты. Ул таеның алмачуар кырыкмыш булып үсеп җитүен түземсезләнеп көтә, йолдыз кашкасына атланып мәйданнарга чыгуын күз алдына китерсә, күзләре очкынланып, йөрәге сикерә башлый иде. йолдыз кашка аның уйларын аңлагансыман колакларын торгызып, зәңгәрсу күзләре белән аңа озак итеп карап тора, аннары башын чөеп-чөеп куя, Усманның бишмәт җиңнәрен тешли, йомшак иреннәре белән битен юешли иде. Тик рәхимсез язмыш, кечкенә малайның риасыз матур хыялларын авыр аягы белән сытып китмәкче булып, әллә кайчан ук кара пәрәвез корган икән, йолдыз кашка кырыкмыш булып җитә дигәндә генә Усманның әтисе үлеп китте. Тимгелләнеп көмеш тәңкәләр тибә башлаган кырыкмыш тайны узгынчы барышниклар, ат койрыгына тагып, әллә кайларга алып киттеләр. Усман Йолдыз кашкасы артыннан авылньп чыкканчы, болыннарны узганчы елый-елый йөгереп барды. Кырыкмышы аңа борылып карый да кешни, борылып карый да үзәкләрне өзеп, тагын кешнәп җибәрә иде. Йолдыз кашка суга сеңгән кебек югалды, аның белән бергә Усманның малай чагы, иң күңелле, ваемсыз, кайгысыз бала тагы да кире кайтмаслык булып китеп барды. Аның киңәеп, ныгып та җитмәгән яшь җилкәләрен тормышның авыр нужасы басты. Шулай да йолдыз кашка апьпң малай чагының гомер буена онытмаслык моңсу бер истәлеге булып калдьв. Ихтимал аның атка һәвәслеге дә шул вакыттан ук башланып киткәндер. Кызыл Армиягә дә аны кавалерист итеп алдылар. Командиры аңа игә килми торган иң кыргый атларны бирә торган булды. Ал нихәтле кире, нихәтле кырый булса, ул Усманны шул хәтле дәрәтләндерәрәк төшә, Усман аны өйрәтергә аның саен кайнарланыбрак тотына иде. Кояшның кичке саргылт нурьг агач башларын алтынлый башлагач, Усманнар өчәү юлга чыктылар. Аларның битләрен кытыршы Куак яфраклары кытыклап кала, кечкенә сукмактан барганда аяк астыннан күбәүләп чикерткәләр өере сикерешеп кузгала, җышы, xyш исле урман һавасы ачык муеннарга, күкрәкләргә сарылып, тәннәрен иркәли иде. Усман узып барышлый сукмак өстен каплап торган йомшак кә яфракларын, зәңгәрсу каен яфракларын өзә, бара торгач ниндидер уйларыннан елмаеп куя. Аның кояшта кызарып өлгергән яшь, күркәм битендә эчке куаныч белән яшьлек мутлыгы, күңел күтәренкелеге балкый иде. Урман авызына чыгып җитәрәк Савчук, караштырып барыр өчен, бераз алданрак китте. Аның артыннан, салынкы иңбашыннан шуып тешеп мазасызлый торган винтовка каешын аз гына барган саен җайлый-җайлың, бөкере Тарасевич атлады. Аның күзләре зур, көмкүк бите һәммә гарипләрнеке шикелле үк беренче карауга җансыз, хәрәкәтсез шикелле күренә. Тик озынча яңагында түземсезләнеп тамырлары уйнаудан гына аның хәзер нидер уйлавын белеп була иде. Тарасевич партизаннар арасында дошманга аеруча аяусызлыгы каты» куллылыгьң шуларның баосьп өстенә — берни алдында да туктап калмый торган чая тәвәккәллеге белән танылган кеше. Немец фашистлары аныц мокатдәс хисләрен мыскыл иткәннәр, шуннан соң ул, моның ачуын беркайчан да алып бетермәстәй булып, ярсып калган. Немецлар авылга басып кергән кичне өй борынча талап йөргәндә бер исереге боларга да килеп кергән. Ул өй хуҗаларын бөтенләй санга алмыйча, сандыкларын ватып, шкафларны ачып, үзенә кирәк әйберләрне җинап төйнәгән дә, чыгып китәр алдыннан Тарасевичның әнисенә барып ябышкан. Тарасевич аңа башта ялынып караган, алай да булмагач, солдатны буарга тотынган. Гарип егетнең чигеннән ашкан ачы нәфрәте аңа бу җирән немецны җиңәргә бәлки ул вакытта ук куәт биргән булыр иде. Ләкин Тарасевичның бәхетсезлегенә каршы, нәкъ алар сугышып яткан чагында, боларга тагын бер немец килеп кергән. Алар, үзара нидер сөйләшеп, шаркылдашып көлгәннәр дә аны, кроватька каратып, баганага бәйләп куйганнар. Иптәше чыгып киткән. Үгез хәтле немец солдатына каршы кечкенә генә бер хатын нишли алсын? Тарасевичның анасы, бердән-бер улын тәрбияләп үстерүче зәгыйфь тәнле тол хатын, кычкыра, ялына башлаган. Тагын ниләрдер булган. Тарасевич анасы өчен хурлануыннан котырынып шашарга җиткән, аның күзен кая баскан, ул үзен бәйләгән каешны чәйнәп өзеп, исерек солдатның кызгылт муенына балта белән чапкан. Ләкин җан ачуы белән килеп төшкән үткен балта шул вакытта аның үз әнисенең дә башына җиткән... Шуннан бирле Тарасевич немецларны, аяусыз үлем күләгәседәй сагалап йөреп, очраган бел җирдә каннарын коя, күңеле булганчы үчен кайтара икән. Аның күп вакыт боек йөрүе иптәшләрен борчыса да, бәрелеш вакытларында салкын канлылыгы һәм искиткеч ныклыгы белән үз-үзенә якын тирәдә зур ихтирам, казанган иде. Усман аны яхшы кавалерист булыр дип өмет итмәде. Ул аның әлеге шул уяусызлыгына, немецларга көйдереп ала торган нәфрәт саклавына кызыкты. ...Чокыр буенча берничә километрлар барганнан соң, таллар арасыннан бер агач күпер күренә башлады.

— Менә шушыннан узарга тиеш инде ул, — диде Савчук.

— Шәт озак көттермәс, кичкә калырга куркыр, алар шундый халык бит. Уман Тарасевичны  комендант кайтасы юл буенча длгарак жибәреп, ул күренү белән сигнал бирергә кушты. Үзе, Савчук белән бергә, күпер турысындагы калкулык артына барып, чокырга яшеренде. Хәзер бу урыңнан каршы як тау битендәге кечкенә авыл калдыгы аерым-ачык күренә иде. Кара туфракка әйләнгән йорт урыннарында шыксыз булып турсаеп торган ялгыз морҗалар, шәрә ботакларын тырпайтып утырган гарип агачлар, шулар арасында нинди могъҗиза беләндер исән калган сирәк-сирәк кенә кечкенә ак өйләр, әле хәзер дә аксыл төтен пыскып яткан янгын урыннары... Урамнар тын, хәрәкәтсез. Партизан Савчук ызан чокырындагы үләннәр арасыннан озак итеп тирә-юнен, авыл эчендәге янгын урыннарын, сыек төтеннең теләр-теләмәс кенә өскә күтәрелүен карап ята, бик озак итеп нәрсәдер тыңлый, нидер иснәп караган шикелле, аның борын канатлары кыймылдап куя иде. Ул авыр сулап, — Күзгә күренеп үлеп бара бит безнең як, — дип куйды. — Син тыңлап кына кара әле, авылдан ичмасам эт тавышы гына да ишетелми, бер генә кеше заты, бөр генә терлек тә калмаган! Үләт кырып киткәнмени! Элек булса бу вакытта морҗалардан чыккан төтен күккә сыймый, урамнарда терлек тавышы шау-гөр килеп торыр иде. Хәрап итә немец, тормышны, тамырыннан корта... — Ачысы шулай, дөрес әйтәсен сип, — диде, Усман. — Синең авылның урнына кычыткач үсү, өрәк шикелле морҗалар тына турсаеп калу немецлар өчен файдалырак, аларга шул гына кирәк тә бит. Алай гынамы әле, алар әшәке куллары белән безнең рухыбызга, безнең җан азыгыбызга үреләләр. Бигрәк тә менә нәрсәсе куркыныч аның... Тик бу ягын булдыра алмыйлар шикелле. Савчукның күзләре җанланып, йөзе яктырып китте.

— Юк, булдыра алмыйлар! Суялар, «яндыралар, җимерәләр, әмма ул якны барыбер булдыра алмыйлар. Минем үзебезнең тирәдә аларга сатылган бер генә кешене дә очратканым юк.

— Безнең көчебез дә шунда. Бабайлар, баш исән булса мал табылыр, дигәннәр. Вакыты, килер, бу җимерек авылларны без яңадан салдырырбыз. Без ул немецларны бакчадагы, сыңар казыкка хәтле үз куллары белән яңадан катарга, кое сиертмәләренә хәтле ясап куярга мәҗбүр итәрбез.

— Дәрес, командир, шулай кирәк, — диде Савчук. Ул яткан җиреннән күтәрелә төште.

—Их, командир, әгәр ун кулым булса, унысы белән бер юлы буар идем, шундый үзәккә үтте бу кансыз. Савчук тагын нидер әйтмәкче булганда авыл ягына күзе төшеп, кашын җыерып куйды. Аннан йөкле бер ат килеп чыкты да, акрым гына атлатып, күпергә таба килә башлады.

— Бу хәерсез нәрсә тизрәк күпердән узып китсә ярар иде. Савчук сүзен дә әйтеп бетерә алмады, икенче яктан Тарасевичның кул изәгәне күренде.

— Комендант чыкты! — диде Усман. Алар посынып күпергә таба йөгерделәр. Савчук барып җитешенә күпернең ике тактасыип, балта белән каерып алып, читкә ыргытты. Ышанычлырак булсын өчен, күпер аркыльп сүс аркан да тарттырып куйдылар. Ул арада яннарына тыны бетеп, ухылдап Тарасевич та килеп җитте:

— Комендант янында бер кучер, артында тагын бер атлы бар!

— Өчкә өч икәч, ярый, артык га түгел, ким дә түгел, таман гына.

 — Ә авыл ягыннан чыкканы да килеп җитсә? Усман авыл ягына карап алды. — Анысын да кире җибәрергә ярамый,—диде,—күрәсең, ул кешенең язмышы шулайдыр. Дошман булса, тагын бер атыбыз артыр, дус булып чыкса, аньпң безгә зыяны тимәс. Икенең берсе. Алар яңадан күпер янындагы чокырга барып постылар. Авыл ягыннан чыккан йөкле кеше акрыи гына атлатып һаман якынлаша иде. Савчук пошынып тиз-тиз мыекларын сыпырып куйды.

—Бу нинди уңмаган нәрсә булды бу? Килсә юньләп килми, сөйрәлә бит, каһәр төшкән нәрсә. Аның борын канатлары кьпймылдап куя, үлән арасыннан тынгысыз яшькелт күзләре күренә иде. Түбә өстендә атлатып кына төшеп килә торган җигүле ат күренде. Тачанка артыннан, бераз артка- рак кала төшеп, бер атльи килә иде. Кояш баеп, кыр өстенә кичке җиңел сорылык җәелгән вакыт булганга, җиккән атның төсе күренми, шулай да аякларын җитез атлап, башын чайкый-чайкый бөтен гәүдәсен уйнатып, үз алдына биеп килүеннән Усман аны бер күз салу белән үз үзләре көткән алмачуар булыр дип уйлады. Алай да ул Савчуктан сорамыйча түзә алмады. — Шул үзе, — диде Савчук. — Немецларда андый иттереп, өздереп атлый белә торган юньле ат буламы соң! Менә атның әледән-әле пошкырып, дөп-дөп итеп җәһәт басканы, тачанканың ниләредер чыңгырдап китүе ишетелә башлады. Усман, яткан җиреннән иптәшенә таба борылып, — Атларга тиермәскә! Миңа — комендант, сиңа — кучер! — дип команда бирде. Җигүле ат болар турысына килеп җитәрәк колакларын торгызды да. пошкырып, читкә тайпылды. Комендант булганы», як-ягына каранып, кырт кына нидер әйтеп кунды. Кучер булып утырганы-сикереп төшеп, күпергә таба атлады. Кинәт чокыр эченнән ут бөркеп өч винтовка атып җибәрде. Алмачуар бер якка сикереп китте, нидер шартлап сынды. Арттагы ат, өстендәге солдатын егьпп, гюшкыра-пошкыра кирегә таба чапты. Болар йөгерешеп барып җиткәндә кучер ат аягы астында бөгәрләнеп ята, комендант, ауган тачанкага ябышып, аягына басарга азаплана иде. Усман ике сикерүдә алмачуарны тотып алып, аның аркалыгын, камыт бауларын кисте, Тарасевич качып барган ат артыннан йөгерде. Ул арада комендант, шыксыз озын гәүдәсен тачанка артына яшерергә тырышып, дерелдәгән куллары белән кобурын чишеп маташа иде. Усман аның башы өстендә Савчукның приклады айкалганны күреп калды. Нидер тонык кына чыркылдады, комендантның озын гәүдәсе тавышсыз-тынсыэ гына юл уртасына ишелеп төште. Ул арада Тарасевич атлы солдатның кулын артына бәйләп Усман янына китерде. Сары мыеклы немец солдаты, як-ягына ялт-йолт каранып, Усман каршысына килеп туктады. Тарасевич җимерек кашы астыннан немецка ымлап,

— Бу хайванны нишләтим? — диде.

— Алып кайтырга кирәк. Тарасевич икеләнеп калды. Ул Усманнан мондый җавап көтмәгән иде булса кирәк, немецның шунда ук эшен бетерергә теләве күренеп үк тора иде.

— Аны сөйрәп йөрүнең кирәге булырмы икәнни?! Алар бит шундый...

— Ул ачуына тыгылып, сүзен әйтеп бетерә алмыйча туктап калды.

— Сволочь бит алар, кеше түгел... Ләкин Усман үз сүзендә нык торды. Тарасевич тешләрен кысып немецка таба борылды.

— Ну, марш... Хәйван. Ул немецны кайтасы сукмакка таба алып кереп китте. Усман аның түземлеге бик тиз төкәнеп, немецны әрәмәдә үк атып үтерү мөмкинлеген уйлап алды. 'Болар бу тирәдә мавыккан арада авыл ягыннан килүче атлы кеше, күпер төбендәге маҗараны күрүгә, атын ташлап, абына-сөртенә кирегә таба йөгерә башлаган икән. Савчук кычкыра кычкыра аның артыннан ташланды.

— Малакка, малайка, җүләр хатын, кая барасың, тукта! Маланка туктарга да, йөгерергә дә белмичә аптырап икеләнеп бара торгач, Савчукны таныды булса кирәк, кирегә таба килә башлады, Ул арада Савчук аның атын күпергә таба җитәкләде.

— Җүләр син, — диде ул, — башың эшләми синең. Бөтен эшне боза яздың. Берәү немецны үтереп ята икән, ул бит инде үзебезнең кеше, партизан дигән сүз ләбаса. Ә син, җүләр. качасың. Теге хатын, як-ягына карангалап, йотлыга-йотлыга сөйләнеп китте.

— Җүләр, шул, күрше, җүләр. Курыктым бит, Опанас, мине дә шулай... шулай итәрсез дип курыктым. Ә сез үзебезнекеләр булып чыктыгыз.

— Ул башын чайкап, авызын чупылдатып куйды.

— Я аллам, Опанас, син дә исән икәнсең, мескенем, әле һаман йөрисең икән бит!

— Үләргә вакыт юк әле, — ул аяк астындагы немецларга ьимлап күрсәтте.

— Әнә, күрәсең бит, эш күп. Савчук күпер такталарын тиз генә үз урынына куеп, Маланканың атын бу якка чыгарды.

— Менә сиңа күпер, әнә сиңа туры юл, Маланка. Син монда берәүне дә очратмадың, беркемне дә күрмәдең. Әйдә, җиңел аягың белән тизрәк тарттыр. Маланка юлда аунап яткан немец яныннан кырын-кырын узып, җәһәт кенә йөк өстенә менеп утырды.

— Юк, юк, берәүне дә очыратмадым, бер кеше дә күрмәдем... Каб их мать земля не на сила, проклятых! Сау бул, күрше, исән генә йөри күр! Ул атына бер-ике сугып алды да чаптырып китеп барды. Усман алмачуарны, җитәкләп әрәмәгә төшеп барганда, Савчук, кашларын җыерып һәм җирәнеп сүгенә-сүгенә чыра агачтай ябык, озын гәүдәле комендантны күпергә таба сөйрәп китте. Бераздан күпер астында бере артыннан бере ике-өч тапкыр су чыңылдаганы ишетелеп калды. Усман борылып караганда күпер янында тачанка да — бернәрсә дә юк иде.