ФРОНТ ШИГЫРЬЛӘРЕ
- СУФИЯ
Очраттым мин кайнар сугыш барган
Мәйданында ерак якларның —
Кайгыртучан йомшак карый торган
Кара күзле кызын татарның.
Сызгырганда уклар җанны кыеп,
Окопларга табан атлый ул.
Үз гәүдәсен ут астына куеп,
Башкаларның гомерен саклый ул.
“Батырлык өчен” медале Нәбиуллинага
Һәрбер тамчы каның кыйммәт аңа
Ашыгып бәйли яраң өстеннән:
Яшь җилкәсен терәк итеп сиңа,
Алып чыга сугыш эченнән.
Нинди генә авыр хәлләрдә дә
Тели аңар сөеп карарга.
Аерылганда актык хәл белән дә:
«Рәхмәт сеңлем!» диләр аңарга.
И. КОМСОМОЛНЫҢ ДАНЫ
Комсомол шагыйрь һәм дустым Вәдүг Мифттовка
Март аеның актык иртәсендә
Чыкты да ул блиндаж эченнән,
Кулъяулыгын алып кесәсеннән,
Тирен сөртте талгын йөзеннән.
Март булса да аңар эссе иде,
Хәзер генә киң тын алдьп ул:
Таңда кинәт каршы һөҗүм иткән
Фрицларның сыртын ярды ул.
Җитәкләде егет батальонны,
Атакага каршы торганда,
Көч кайнаган кулы комсомолның
Мәрхәмәтсез булды дошманга.
Март аеның салкын иртәсендә
Чыга килеп блиндаж эченнән,
Кулъяулыгын алды кесәсеннән
Һәм сөртте ул тирен -йөзеннән.
Сөртенде дә, көлемсерәп атлап:
—Хәзер, — диде,—үзебез барабыз.
Күрше белән бергә һөҗүм ясап,
Иптәшләрнең үчен алабыз.
Егылды ул мәйдан уртасында,
Сугыш кызып, кайнап барганда?..
Фашистларның инде якасыннан
Комсомоллар буып алганда.
Ул егылды... аның күкрәк каны
Билетына сеңде алланып.
Ләкин һөҗүм — дәвам итте һаман
Яшь батырның даньпн алгарып .
РӘХМӘТ СЕЗГӘ
Чын кадерле бүләкләрегезне
Алдык бөек бәйрәм көнендә.
Сөендергән өчен, дуслар, безне,
Рәхмәт сезгә керсез күңелдән!
Майда пешкән тәмле күмәчләрнең.
Күпереп торган кызгылт төсендә
Һәм куырган симез әтәчләрнең
Авызларда эргән итендә —
Әниләрнең оста кулын күрдек,
Кайгыртуын күрдек аларның:
Агару — «безнең як» сүзе.
Алга бару, алга өстерәү мәгънәсендә.
«Бер сөенсен күңеле, — дигән кебек,—
Ут эчендә йөргән баламның».
Яулыкларга чиккән сәламнәрдә,
Янчыкларга төшкән бизәктә —
Сеңелләрдән, өзелеп сөйгәннәрдән
Җылы килде безнең йөрәккә.
ЯЗГЫ ТӨННӘРДӘ
Нинди төннәр!
Нинди саф йолдызлар!
Күкне тутырып уйлып яналар.
Мондый төндә таң алдыннан, дуслар,
Яшь шомыртлар яфрак яралар.
Мондый төндә кошлар йокламыйлар,
Сайрап чыга тургай сабанда.
Яшь күңелләр гөрләп туктамыйлар,
Кайнар хисләр агыла һаман да:
Их, йөрергә иде шушы төндә.
Шул йолдызлар күктә сүнгәнче.
Икәү бергә язгы төн иркендә —
Сөйләшәсе сүзләр беткәнче.
ХАТ
Мин һәркөнне синнән хат көтәм,
Ник язмыйсың бәгърем — Сәрвәрем.
Ник сәламең синең юк күптән,
Белмисеңме сагыну хәлләрен,
Белмисеңме сагыну хәлләрен?
Истә тотып хөрмәтләгән өчен
Рәхмәт сезгә, дуслар, туганнар.
Гаскәрнең һәм илнең бердәм көчен
Ныграк татыр кара еланнар!
Сез көтегез безне, сөйгән ярлар,
Без кайтырбыз тиздән әйләнеп.
Тик дөмексен фашист юлбасарлар,—
Бергә итәрбез җиңү бәйрәмен!
Их, күңелле булыр кавышу көне!
Шатлык яшен күмеп көләрбез.
Сагынып көткән сабыр сөйкемлене
Без тагын да ныграк сөярбез!
КӨТӘМ
Хат йөрәккә яңа көч бирә,
Һәм күңелгә канат үстерә.
Яңа гайрәт, яңа үч белә
Ташланасың дошман өстенә,
Ташланасың дошман өстенә!
Еракларда, окоп эчендә
Көткән чакта таңнар атканын,
Тик бер авыз җылы сүзең дә
Нинди кыйммәт монда, аппагым,
Нинди кыйммәт монда, аппагым!
Мин һәркөнне синнән хат көтәм
Күбрәк яз син, иркәм — Сәрвәрем.
Сәламнәрең килсен кич-иртән,
Исеңдә тот сагыну хәлләрен,
Исеңдә тот сагыну хәлләрен!
ЧӘЧӘКЛӘР ҺӘМ СНАРЯДЛАР
Снарядлар тэяп бер машииа –
Яңгыр үткән юлдан килгәндә,
Кереп батты үзән уртасына
Җәһәт кенә чыгыйм дигәндә.
Ничек кенә шофер тирләсә дә,
Йөк кузгалмый, ята үзәндә...
Тирә-юньгә карап, тилмерсә дә,
Һич нәрсә юк юлга түшәргә.
Тик бер оя шомырт, матурланып,
Ап-ак чәчәк белән киенгән.
Исертерлек хуш исләре аның
Бөтен үзән буйлап сибелгән.
Шул шомыртка табан китте егет,
Кузгалды аның нечкә хисләре,
Һәм, гомерендә әвәл күргән кебек.
Чәчәкләрне йотылып иснәде.
Исерде ул язның саф исеннән,
Гашыйк булган кебек, сөйләнде.
Аерылалмый шомырт тирәсеннән,
Әллә ничә тапкыр әйләнде;
Әйләндә дә... балта белән кырып,
Илтеп салды шиннар астына...
Һәм газ бирде, ике күзен йомып,
Карамаска теләп алдына.
Чәчәкләрне шытырдатып изеп,
Чыгып китте авыр машина...
Снарядлар өлгерделәр килеп,
Һәм яудылар дошман башына;
Ерак голлар буйлап үткән чакта
Кошлар тавышын тыңлап барсам да,
Бөреләнеп, яңа чәчәк аткан
Яшь гөлләрне өзеп алсам да,—
Искә төшә кинәт бәгърем-балам,
Күз алдыма килә елмаеп.
Сагынып, уйлап, ялгыз җырлап алам,
Чәчәкләргә карап моңаеп.
Нишләп йөри икәң түгәрәгем,
Ниләр сөйли икән иртәсен.
«Кайтамы,—дип,— әтием инде бүген?»
Кочып сорый микән әнкәсен.
Мин кайтырмын, балам, тиздән тиздән,
Син көтеп тор сагынып әткәңне.
—Сөрик кенә изге җиребездән
Каһәр суккан шашкан этләрне.
Мин сугышам синең тормыш өчен,
Синең бәхетең өчен сугышам.
Син уйный тор, бәгърем, иртә.
Мин кайтырмын тиздән, сау булсам.
Туган илдән куып дошман көчен,
Мин кайтырмын, гөлем, сау булсам
Син корал тот һәм ал әткән үчен,—
Мин сугышта әгәр егылсам
ДУСКА
Син дә, минем кебек, еракта, -
Үләннәргә ятып, аулакта,
Лирик шигырь язып йөрисеңме
Һәм үзеңә аны сөйлисеңме
Снарядлар тавышы астында?
Әйдә, дустым, хатлар алышыйк,
Хатлар аша шигырь язышыйк,
Сиңа бәйләп җылы уйларымны,
Алкышлармын йөрәк моңнарыңны
Булмасам да синең каршында.
Алты утыз өч безнең Пы. Пы. Эс..
Кара урман—торган йортыбыз.
Хат ящигын элгән карт наратка...
Дус-ишләрдән хатлар көткән чакт .
Әйләнәм дә киләм мин шунда.
ҮЛӘКСӘ
Ерткычныкы кебек кәкре борны
Танавына төшкән сузылып.
Ул тешләрен шыкырдатып кыек
Алга чыккан аскы ирене.
Иякләрен җирән кылчык баскан,
Көйгән дуңгыз сырты шикелле.
Киенгән ул кат-кат трикотажга.
Күпме мескеннәрне суйды икән?
Ә башында кечкенәләр шарфы.
Кай баланың җанын койды икә.
Карап тордым фашист үләксәсен
Җирәнеп мин, читкә тартылып,
Һәм юлыма киттем, сволочьны
Тагын бер кат суярдай булып.
Мин авылга барып кергән чакта,
Сугыш инде чыккан иде аннан.
Куып бара иде тауга табан
Безнең частьлар дошман артыннан.
Актарылып калган блиндаждан
Юлга чыккан сукмак читендә
Ята иде немец офицеры,
Кан кызарткан карның өстендә.
Мин тукталып аңар карап тордым:
Шушы икән ул Гитлер кылтыгы.
Шушы икән ул ари сволочы,
Иң кабахәт әдәм актыгы.
Калайланган яшел күзләрендә
Янып ята усал комсызлык
Апрель. Май, июнь, 1942.