БӨЕК ДРАМАТУРГНЫҢ РЕВОЛЮЦИЯ ЕЛЛАРЫНДАГЫ ИҖАТЫ
Татарның бөек драматургы Галиәсгар Камалның үлүенә быел 9 ел тулды. Гәрчә бу тулы бер дата булмаса да, шул уңай белән аны һәм аның кайбер хезмәтләрен искә алып китү артык бернәрсә булмаса кирәк. Бу мәкаләдә без кыскача гына аның революция елларындагы һәм революциядән соңгы хезмәтләренә тукталып китәргә телибез. Бөек Октябрь социалистик революция булу белән Г. Камал татар совет газеталары, редакцияләрендә эшләргә керешә һәм үзенең иҗат эшен көннең кадагына суга торган һәртөрле революцион шигырьләр һәм сатиралар язу эшенә борып җибәрә. Өстән караганда, драматург Г. Камал өчен шигырь язарга керешү ятрак кебек тоелса да, ләкин аның иҗат тарихын яхшылабрак тикшергәндә шигырь һәм сатиралар язу эше аның өчен яңа нәрсә булмаганлыгы күренә. Чөнки электән үк Г. Камалның әдәбият өлкәсендә, драматурглыктан кала, иң күп эшләгән жанры поэзия булып санала. Аның мәдрәсәдә укыган вакытларында ук (1897—98 елларда ук) шигырьләр яза башлавы мәгълүм. Ләкин матбугатка чыкмаганлыктан һәм сакланмаганлыктан, аның ул вакыттагы шигырьләре турында бернәрсә дә әйтергә мөмкин түгел. Аның 1901 елда язылып, басылмыйча, мәкәрҗә ярминкәсендә халык алдында декламировать ителгән беренче шигырьләреннән «Приказчик» дигән шигыренең кайбер өзекләре генә сакланыш калган. Аның ул шигыре шулай башланып киткән: Приказчикны кем дисең, Әллә аны белмисең, Хуҗалары кул астында Тоткын булган кол алар. Шулай итеп Г. Камал үзенең беренче шигырьләрендә үк приказчикларны яклап, Файларга каршы чыга. Иң башлап аның» «Өндәү» һәм «Азатлык» исемендәге шигырьләре «Саип» имзасы белән 1905 елның көзендә «Казан мөхбире» газетасында басылалар. «Азатлык» исемендәге шигыре форма ягыннан революциягә кадәр татар халкы арасында атаклы булган «Алма китабы» яки «Ярым алма» исемле бер кечкенә көйле китапка ияреп язылган. Бу шигырь шулай башланып китә:
Иске коллык кадалсын,
Аның көлен җил алсын,
Азатлык ялгыз калсын,
Бик соңгарып калдня.
Иске низам котырып,
Җан бирә нәгърә орып,
Шашадыр торып, торып,
Таркалганын белдия.
Күп валиләр2, ярышты,
Манифестка карышты,
Корал сарып көрәште,
Шәһитне күп кылдия.
«Победонос»3 ның кулы
Сынды, бикләнде юлы,
1 Низам — закон.
2 Вали — губернатор.
Очты мәкренең мулы,
Биле бөгелеп төштия.
Ул үзенең бу шигырең
1906 елның «Октябрь манифесты» уңае белән яза. 1905 һәм 1906 елларда «Азат» газетасында «Саип» һәм «Һади» имзалары белән, 1908 елларда үзе белән Тукай тарафыннан чыгарылган көлке «Яшен» журналында «Әулнаулладан бер залим» һәм «Ишан Гали» имзалары белән аның байтак кына сатирик шигырьләре һәм тезмә әсәрләре басылып киләләр. Октябрь революциясеннән соң Г. Камал үзенең шигырь язу эшен тагын яңартып җибәрә... Бер истәлегендә ул үзе бу турыда шулай яза: «Гражданнар сугышының кызган чоры. Деникин, Колчак һәм башка ак бандитлар яшь Совет иленә төрле яктан һөҗүм итәләр. Шуңар күрә дә мин кыска әсәрләр (шигырьләр) язып, көннең кадагына сугып барырга тиеш идем. Ул вакытларда мин икешәр көн өйгә кайтмыйча, редакциядә кунып, эшли идем» ди. Аны бу чордагы шигырьләре көндәлек политик вакыйгаларга нык бәйләнгәннәр һәм алар актуаль мәсьәләләрне яктырталар. Бу шигырьләрнең эчтәлекләре пролетариат революциясе дошманнарыча карата ачы һәм үткен сатира белән сугарылган. Г. Камал ул Октябрь революциясенең беренче көннәреннән башлап «Әүлия һәм компаниясы» һәм «Ишан Гали» имзалары астында «Эш» газетасында байлардан көлгән һәм революцияне яклаган бик күп шигырьләр бастырып килде. Аның ул вакытта язган шигырьләре җыелып, беренче тапкыр 1918 елда «Эш» газетасының «Октябрь революциясенә бер ел тулу бәйрәме бүләге» исеме белән, икенче тапкыр 1921 елда, зур күләмдә, «Декламацияләр» исеме белән бастырылды». Победоносцев—Патша хөкүмәте вакытында атаклы миссионер һәм Духовный синод башлыгы. Аның ул елларда язган шигырьләре яшь совет илен мактау, аиа мәхәббәт, аның эчке һәм тышкы дошманнарына каршы рәхимсез көрәш уты белән сугарылганнар. Г. Камалның ул еллардагы беренче шигырьләре, күбрәк, иске, көйле дини китаплар стилендә язылганнар. Шунлыктан аларны шул китапларга кечерәк бер пародия дип тә атарга мөмкин. Андый шигырьләрдән «Ахырзаман» яки «Тәкый гаҗәп» китабына ияреп язылган «Яңа тәкый гаҗәп» яки «Тагын гаҗәш китабы», «Кечкенә мөхәмәдия» яки «Хакка июкер» китабына ияреп язылган «Акка шөкер» китабы, «Бакырган»га ияреп язылган «Бакырган китабы» һәм «Бәдәвам»га ияреп язылган «Яңа бәдәвам» китабы дигән шигырьләре бар. Г. Камал үзенең бу шигырьләрендә шул китапларда булган назым төзелеше формасын саклап, алар кебек билгеле көйгә салып укыла торган революцион эчтәлекле тезмә әсәрләр барлыкка китерде. Ул моның белән, бер яктан, революциягә кадәр динчеләр тарафыннан халык арасында бик нык популярлаштырылган һәм балалар өчен «уку китабы» итеп йөртелгән иске дини китаплардан көлсә, икенче яктан, байларның һәм динчеләрнең революциядән соңгы хәлләреннән көлә һәм революцион идеяләрне анлаешльп рәвештә массага җиткереп, совет властен ныгыту эшендә зур агитация алып бара. Мәсәлән, ул үзенең «Яңа тәкый гаҗәпчеңдә чехларның Казанга килү чорын яза һәм байларның, муллаларның шул вакыттагы - хәлләреннән көлә:
Бер заманны Казанга чехлар килде,
«Большевиктан коткарабыз сезне» диде,
Бу сүзгә байларның бик кәефе килде,
Мондыйн анык тәкый гаҗәп тыңларый бар.
Муллалар да, бар да байлар яклы була.
*Аклар җиңсә иде» дип дога кыла,
Ул чагында кесә төшем белән тула,
Мондыйн артык тәкый гаҗәп тыңларый бар.
Офицерлар погоннарын кия башлый,
Байлар кызыл әләмнәрне ертып ташлый,
Солдатлар «смирно» честь бирә башлый,
Мондыйн артык тәкый гаҗәп тыңларый бар.
Бөек драматург... Лебедев: «Казаннан чыкмыйбыз» ди,
«Большевикны Казанга кертмибез» ди,
Үзе тизрәк качып китәргә юл эзли,
Мондыйн артык тәкый гаҗәп тыңларый бар.
Шулай итеп Г. Камал үзенең бу кечкенә поэмасында чех офицерларының, байларның һәм муллаларның ул вакыттагы хәлләреннән бик оста көлә. «Хакка шөкер» китабына ияреп язылган «Акка шөкер китабы» исемендәге шигырендә ул кызылларның җиңүләренә һәм аклапчың җиңелүләренә шатланып яза. Аның ул шигырендә без түбәндәге юлларны укыйбыз:
«Ак»ка шөкер идәлем һәр ап*,
Түгә алмады әле күп кан,
Кызыл гаскәр җиңү белән
Исән калды ничә мең җан.
Кылычлар ялтырый безнең,
Пулялар шалтырый безнең,
Дошманнар калтырый безнең,
Әсир төшә алар һәр таң.
Ул заманда атаклы булган
«Бакырган» китабына ияреп язылган «Бакырган китабы» исемле шигырендә ул, шул китаптагы «Оҗмах белән тамуг мактанышуы» дигән мөнәҗәткә ошатып, эшме белән буржуйның сүз көрәштерүләрен һәм нәтиҗәдә буржуйның җиңелүен көлке итеп яза. Мәсәлән: Эшче, буржуй мактаныша, Мактануда мәгънә бар, Буржуй әйтә:
— Мин баймын, Амбар тулы малым бар.
Эшче әйтә: — Мактанма,
Байлыкка хайран калма,
Хайран калырлык эшләр
Килер әле сезгә алда...
«Бәдәвам» китабына ияреп язылган «Бәдәвам китабы» дигән шигырендә дә Г. Камал советлар властеның ныгуын, төрле милләтләрнең берләшүләрен, буржуйларның җиңелүләрен һәм ярлыларның җиңүләрен яза:
Белегез совет берлеген,
Күңелләрнең көрлеген,
Нык иттереп өрлеген
Нигез корды бәдәвам,
Ан-сулу. Рус, татары, болгары, Немец, французлары, Ярлы халыкның бары Берләшүдә бәдәвам. Болардан башка аның күп кенә шигырьләре музыкаль һәм башка фольклор (җыр, такмак, такмаза, бәет) формаларына ияреп язылганнар. Андыйлардан «Бишек җыры» көенә ияреп язылган «Байлар бишеге», «Сандугач-күгәрчен» көенә салың язылган «Буржуй теләге», «Әпипә» көенә салып язылган «Бию көе», «Яңа типта халык җырлары», «Һәй дөнья», «Матур яр, кенәри», «Яңа җизнәкәй», такмаза стилендә язылган «Чегән бәете», халык әкиятенә ияреп язылган «Революция» шигыре, «Табышмаклар» һәм башкалар бар. «Байлар бишеге» дигән шигырьдә Г. Камал байларның революциядән соңгы хәлләреннән көлә:
Баем, баем, бай кеше,
Җимерелеп бара һәр эше,
Ул кара икмәк көйшн,
Кимеп бара һәр эше.
Баем, баем, бай гына,
Нинди кесә сан гына.
Ашый алмый май гына,
Җиккәне дә тай гына.
«Әпипә» көенә салып язылган «Бию көе» шигырендә халыкара капиталистлардан һәм патша Россиясенең ул вакыттагы союзникларыннан көлә:
Бас, дустым, Ллойд Джордж 1,
Син басмасаң мин басам,
Актык җиңү туебызда
Басып калыйм ичмасам.
Син дә бас, Клемансо
Синсез безгә ямансу,
Безгә кайчан насыйп булыр
Җиңел көйләргә басу.
«Чегән бәете» шигырендә дә байлардан көлә. Анда бер буржуйның юрган астына яшеренеп әйткән сүзләре языла: Беренче империалистик сугыш вакытында Англиянең баш министерс.
“Шул вакытта Франциянең баш министры.
Совет, совет дидегез лә,
Совет өчен үлдегез лә.
Һәм аллам ла.
Совет өчен үлдегез лә.
Совет эш башына менгәч
Безне җиргә күмдегез лә,
Һәм аллам ла,
Безне җиргә күмдегез лә.
Шулай ук Г. Камалның «Бер рәсемгә», «Белә алмыйм» кебек, Тукайга ияреп язган, шигырьләре дә бар. Аның тезмә әсәрләре арасында «Таң», «Берләшегез, бөтен дөнья эшчеләре!». «Туфан» һәм башкалар кебек форма ягыннан һичкемгә иярми язылган, җитди лирик шигырьләрне дә табарга мөмкин. Бөек Октябрь революциясенең символы итеп язылган «Таң» шигырендә Г. Камал шулай яза:
Төн бетте, яктырды таң,
Күк йөзе алтын нурга чумган.
Күңелләр кайгыдан котылган.
Күкрәкләр ирек һавасы белән тулган.
Рәхәтләндерә йөрәкне ирек җилләре,
Нинди нурлы безнең ирек илләре,
Турайды эшченең бөгелгән билләре,
Ни өчен бу сәгадәт моннан йөз ел элек килмәде.
Уяндылар кырлар, урманнар,
Күтәрделәр башны йокыдан тургайлар,
Һәммәсе дә йөзләрен яктылыкка борганнар.
Вакыт инде файдаланырга бу рәхәттән, туганнар.
«Берләшегез, бөтен дөнья эшчеләре!» шигырендә Г. Камал эшчеләрне һәм ярлылалны берләшергә чакыра:
Көч никадәр күп булса безнең якта,
Эшче халык хәл алып баса аякка.
Киләчәктә якты тормышның чибәре
Берләшкәндә бөтен дөнья эшчеләре.
Телегездә тәсбих булып йөрсен:
«Берләшегез, бөтен дөиья эшчеләре!» Г. Камалның ул чордагы иҗат тематикасы татар халкы эчендә генә чикләнеп калмады, ул интернационализм нигезендә халыкара темага язуга да күчте, әсәрләренең N. Гали эчтәлеге революцион пафос сыйнфый көрәш мотивлары белән сугарылды. Октябрьга кадәр Г. Камал критик реализм юлы белән иҗат итүче демократик язучы булса, аның Октябрьдан соңгы иҗаты социалистик реализмга нигезләнде. Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң Г. Камал үзенең бөтен көчен һәм талантын совет культурасын үстерүгә багышлады. Большевистик газеталарда эшләү һәм революция дошманнарына каршы һөҗүви (көлке, сатира) шигырьләр язу белән бергә, ул татар совет театрын үстерү эшенә дә актив катнашты. Шуның белән бергә, ул үзенең драматурглык эшен дә җәелдерде. 1918 елда татар мещан тормышын нык тәнкыйть уты астына алып язган «Көндәш» һәм «Әйләнәм, ник өйләндем» кебек комедияләреннән тыш, 1924 елда шигырь белән «Корсын балам бу кала» исемле революцион эчтәлекле пьеса язды. Соцга табарак исә «Хафизалам иркәм» кебек киң полотнолы сәхнә әсәре, «Җан Таһир белән Җан Зөһрә» кебек пародия, «Күзсез мастерлар» кебек инценировка һәм «Өч тормыш» кебек драма һәм башкаларны бирде. Шуның белән бергә, ул Октябрьга кадәр үк башланган әдәби тәрҗемәчелек эшен дәвам иттереп, рус һәм көнбатыш классикларының күп кенә әсәрләрен татарчага күчерде. Шулай итеп Г. Камал татар совет художество әдәбиятын баетуда зур хезмәт күрсәтте. Ул үзенең бөтен иҗат көчен халыкка һәм советлар хөкүмәтенә багышлады. Ул үзе дә бу турыда:
— «Совет безнең эшләргә бик зур мөмкинлекләр бирде. Мин революциянең беренче көннәреннән башлап ук каләмем белән катнаштым һаман язып киләм» дип язды.