АТАКАГА
Бөек Ватан сугышы башлану белән үк язучыларның бер өлеше, каләмнәрен коралга алмаштырып, дошманга каршы көрәшү өчен фронтка китте. Тылда калганнары үзләренең иҗатларын тагын да активлаштырыш, ялкынлы шигырьләр, поэмалар, хикәяләр, пьесалар, очерклар белән совет халкында ватанга мәхәббәт, явыз дошманга нәфрәт тойгыларын тәрбиялиләр, дошманны тәмам тар-мар итү эшендә үзләренең иҗатлары белән актив катнашалар. Соңгылары рәтенә Кави Нәҗми иптәш тә керә. Сугыш башлануның беренче көннәреннән, алып ул вакытлы матбугатта, радиотапшыруларда үз әсәрләре белән чыгышлар ясый. «Атакага» исемле шигырьләр җыентыгы аның, башлыча, бөек Ватан сугышына багышлап язган һәм үз вакытында газета-журналларда һәм махсус җыентыкларда басылып чыккан шигырьләреннән тора. «Атакага» (җыентыкта беренче шигырь), «Фашизмга үлем», «Сәгать сукты»», «'Беренче удардан сон», «Озату» Һ. б. шигырьләрдә көрәшкә чакыра торган югары пафоста, дошманга карата йөрәктә туган тирән ачу да яңгырыйлар.
Атакага! Өз Гитлерның мордар башын,
Аямыйча яудыр өстенә кургашын!
Җыентыкның күпчелек өлешен кыска шкгырьләр алган. Урыны-урыны белән лозунглардан, публицистик юллардан торган бу кыска тезмәләрнең шушындый характеры — табигый, әлбәттә. Сөекле ватаныбызга каршы тарихта тиңдәше булмаган хыянәтчел сугыш башланып киткән чорда, беренче тавыш бирү сыйфатында, явыз дошманга беренче тапкыр иҗат белән атакага ташлану йөзендә, ул шигырьләр үзләренә йөкләтелгән бурычларны яхшы үтәделәр. Дошман әле һаман да тәмам көчсезләнмәгән, алда әле каты, рәхимсез көрәшләр тойган хәзерге көндә дә алар тулы көч белән яңгыраудан туктамаганнар. Бу шигырьләр бүген дә әле, кичәге кебек үк, үзләренең кирәкле хезмәтләрен үтиләр, Бу әле тик бөек штурмның башы гына. Моның артыннан Фашизмны жиргә сеңдерәчәк удар бирелер совет халкыннан. Җыентыкта, кыска шигырьләрдән башка, поэмага тартымлы булган «Хәят апа» исемле, күләм ягыннан зур гына бер шигырь бар. Бу шигырьдә җиңелмәслек батыр совет халкының патриотизмы көчле һәм тирән итеп, җанлы вакыйгаләрдә һәм практик эштә гәүдәләндерелеп бирелгән. Хәят та, аның ире Искәндәр дә бер заводта, янәшә станокларда эшлиләр. Ә уллары Камиль, киленнәре Наталия белән бергә — Ватан сакчылыгының алдынгы постында, погранзаставада. Искәндәр үзенең җәйге отпускасы үткәрергә Камильләр янына китә. Хат эчендә килде рәсемнәре. Шундый матур булып төшкәннәр:
Улы белән килене — ике якта,
Ә уртада—ире Искәндәр.
Нинди бәхет шундый семьяң булу!
Нинди рәхәт шундый яшәве!
Очып кына барып яннарына
Карыйсы иде хәзер өчәвен.
Безнең совет халкы шулай эш, көрәш белән, хаклы, күңелле ял белән тулган бәхетле, шатлыклы тормыш белән яши иде.
Ләкин ил бәхете өстенә кара болыт капланды.
Тиңе күрелмәгән ерткычлык!
Моның өчен нәләт уку аз!
Бу турыда язган чагында
Көйрәп яна башлый ак кәгазь.
Бу турыда әйткән чагында
Ут йөгерә минем телемә.
Шундый явыз дошман һөҗүм итте
Минем сөйгән газиз илемә.
Хәят ялгызы кала. Камильләр Ватан чиген саклап, канлы көрәшкә ташланалар. Ә Искәндәр белән Наталия — партизаннар отряды сугышчылары булып китәләр. Хәятның Искәндәрдән бу турыда язылган хатны алуы — аның бәлки соңгы хатыдыр. Чөнки дошман тылында хәрәкәт итүче партизаннар отряды сугышучысы белән элемтә тоту җиңел эш түгел. Шулай итеп Хәят ялгыз булып кала. Күрше станок та буш калып, аның ялгызлыгына төртеп күрсәтә төсле. Ләкин — һичнинди ялгызлык юк! Үз хуҗаларын фронтларга озаткан станоклар да, үз ватаннарын явыз дошманнан саклауда актык тамчы канга кадәр көрәшергә хәзер торучы меңнәрчә, миллионнарча Искәндәрләр. Камильләр, Хәятлар, Наталиялар да һичбер урында, һичкайчан үзләрен ялгыз сизмиләр. Буш станокның сагышлы ялгызлыгы да озакка сузылмый. Шул көннән башлап, Хәят ике станокта берьюлы эшләүгә күчә. Безне ватан өчен, хак эш өчен бөек көрәшләргә, тиңдәшсез батырлыкларга рухландыручы, совет кешесенә гигант мораль көч бирүче, бөтен илнең хезмәт халкын бер туган кардәшләр итеп тәрбияләп үстергән безнең якыныбыз, туганыбыз, атабыз Сталин һәрберебезнең янында ул. Кызыл Армиянең батыр сугышчылары, дошман тылындагы безнең кыю партизаннарыбыз кабахәт фашистларга каршы Сталин исеме белән җимергеч атакага ташланалар һәм немец оккупантларын юк итәләр. Аларга меңнәрчә, миллионнарча Хәятлар икеләтә — өчләтә арттырылган көч белән булышалар. Тәгәрмәчләр кызу әйләнәләр,
— Ашыктырып һәрбер минутта
Безнең заводларның ярдәм көчен
Җиткерергә тизрәк фронтка.
Хәят эшли. Аның йөзенә
Ярым җитди, Ярым елмаеп,
Карап тора яңа рәсемнән
Юлбашчының таныш чырае,
Һәм ул хәзер Хәят апага
Әйтер төсле булып күренә:
— Эшең беткәч хат яз! Ә мин аны
Тапшырырмын батыр иреңә.
Кыска шигырьләр арасында гына озын булып күренгән, ләкин асылда барыбер зур булмаган бу поэмачыкта вакыйгалар да, эчтәлек тә, тирән кешелек сыйфатлары һәм тойгылары да ярыйсы гына бай бирелгәннәр. Шулай ук, Ватан иреге өчен алып барылган героик көрәшләрнең кичәге (гражданнар сугышы) һәм бүгенге (бөек Ватан сугышы) көннәрен үз эченә уңышлы рәвештә берләштергән «Бәйрәм бүләге» дә җыентыктагы әйбәт шигырьләр рәтенә керә. Кави Нәҗмидә форма эзләнүләр дә юк түгел. «Ватан сугышы әлифбасы» — форма белән эчтәлекне бергә бәйләгән уңышлы һәм оригиналь иҗат күренешләреннән саналa ала. Ватан сугышына багышланган шигырьләрнең һәркайсысы оптимистик рухта язылганнар һәм алар укучыларда да бу яхшы тойгыны көчәйтәләр. Гитлер бандасына үлем уты Булып явар совет стале. —
«Бу сугышны Гитлер башлады,
Бу сугышны бетерер Сталин!»
Хәл итүче сугыш башланды.
Фашизмга үлем — бу сугыш!
Күзләрен кан баскан палачларның
Җилгә очырыр көлеп бу сугыш!
Бу шигырьләр җыентыгына тулаем бәя биргәндә, түбәндәге моментларга да тукталмыйча үтеп булмый. Җыентыкка сугыштан элек язылган һәм хәтта, чагыштырмалы алганда, бик күптән язылып, хәзер инде укучьплар тарафыннан онытыла да башлаган кайбер шигырьләр дә урнаштырылганнар. Ләкин алар барысы да бер тигез бәяле түгелләр. Әгәр дә 1924 елда язылган «Ильич» «исемле яхшы шигырь һәм иптәш Сталинга багышланып язылган көчле дә, ялкынлы да, лирик та булган «Коммунизм әләме» исемле шигырь җыентыкның эчтәлегенә, бүгенге актуальлегенә, максатына никадәр яхшы һәм нык органик бәйләнгән булсалар, 1922 елны язылган «Чабатаңны кемгә тукыйсың», 1924 елны язылган «Эш симфониясе» кебек шигырьләр шул кадәр кирәксезгә урнаштырылганнар. Алар бу җыентыкка бөтенләй үк ябешеп бетмиләр, аның бердәмлек сызыгыннан төшеп калалар. Бу һәм боларга ошашлы характердагы башка кайбер шигырьләр вакытында үзләренең яхшы хезмәтләрен үтәгәннәр инде һәм алар бүгенге көн өчен үзләренең искергәнлекләре турында үзләре сөйләп торалар. Тәбә түбәнгә! Көчлерәк бәр! Бәр, Күтәр! Сук! Чүке! Чүкечтән чаткылар чукыя, Чокырга ут очыр! кебек бары тик формага гына буйсындырылган, эчтәлексез, төссез юллардан торган «Эш симфониясе» шигыре Кави Нәҗми иҗатының үткәндәге төрле баскычларын, алымнарын һәм стильләрен күрсәткән тарихи материал хезмәтен генә үти ала һәм бу сугышчан җыентыкка ялгыш кына кереп киткән диясе килә. Гомумән бик кирәкле, файдалы, һәм укучылар массасына киң таратылуга, популярлаштыруга тулысынча лаеклы булган бу җыентыктан алына торган яхшы тәэсирне алар беркадәр йомшартып җибәрәләр...