АШЫГЫП ЯЗЫЛГАН ӘСӘРЛӘР
XII
Рахман Ильясның исемен журнал битләрендә еш кьпна очратырга туры килә. Ул яхшы ук актив язучы. Хикәяләре дә чыга, тәрҗемәләре дә басыла һәм ара-тирә сәхнә әсәрләре дә күренгәли. Тиз язу, актуаль политик темаларга яңа әсәр тудыру язучы өчен мактаулы сыйфат, әлбәттә. Тик, шул ук вакытта, аның тиешле югарылыкта булуын һәм гомумән иҗат продукциясенең һәрьяктан яхшы сыйфатлы булуын онытмаска кирәк. Кызганычка каршы, Р. Ильяс иптәштә менә бу таләпнең соңгы, өлеше шактый нык аксый. Р. Ильяс әсәрләрендә теманы бөтен тирәнлеге белән аңлап бетермәү, өстән-өстән генә йөгереп үтү, ашыгып эшләү күзгә бәрелә. Бу кимчелек аеруча аның быел язын басылып чыккан «Бабай» исемле җыентыгы өчен характерлы. «Бабай» үзенең күләме белән бик зур түгел. 75 биттән торган бу китапчыкка Р. Ильясның «Минем авылдашым» дигән хикәясе, «Бабай» исемле бер пәрдәле, 3 картиналы пьесасы һәм русчадан файдаланып язылган ярым оргиналь- ярым тәрҗемә «Партизаннар» һәм «Володя» очерклары кергән. Аларның һәркайсы да бик әһәмиятле, актуаль темага язылганнар. Аларда патриот совет кешеләренең ерткыч фашистлар өеренә каршы аяусыз көрәш алып барулары, геройлык күрсәтүләре чагылдырыла. Менә илебезнең ике яшь патриоты! — Низам Хайруллин белән Шаяхмәт Касыймов. Бу ике авылдаш арасында кече яшьтән үк дуслык яши. Алар фронтта бер частьта хезмәт итәләр. Сугышның кискен сәгатьләрендә дә, авыр минутларын да да алар бер-берсен онытмыйлар. Аларда кызылармеецлар өчен характерлы сыйфат — сугышта бергә хәрәкәт итү, бер-береңә ярдәм итү, иптәшең өчен, җиңүгә ирешү өчен корбан булырга хәзер тору сыйфаты бар. Хикәядә без Низамның да, Шаяхмәтнең дә әнә шул сыйфатларын ачык күрәбез һәм аларның кыю, йөрәкле сугышчы булулары өчен аларга зур хөрмәт белән карыйбыз. Аларны изге ватаныбыз, Ленин-Сталин исемнәре көрәшкә рухландыра. Алар нәрсә өчен сугышуларын бик яхшы аңлыйлар һәм шуңа күрә изге көрәштә корбан булудан да курыкмьпйлар. Рахман Ильяс иптәш «Минем авылдашым» хикәясендә бу ике егетнең образларын бирүдә җылы сүз, җылы буяулар таба алган. Дөрес, бу ике образның икесе дә бер үк дәрәҗәдә тульи ачылалар, дип әйтеп булмый. Хикәядә төп герой итеп Низам билгеләнгән булса да, ул үзенең характеры, эчке рухы белән тулыюынча ачылып җнтми, схематик образ булып кала. Киресенчә, аның турында сөйләүче « мин» — Касыймов хикәядә үзәк урынны ала. Ә инде Низамның сөйгәне Гөлсем образы бөтенләй истә калмый. Аның йөрәк тибешен сизмисең, характерын күрмисең. Ул, ярдәмче образ буларак, Низамнын яшьлегендәге мәхәббәт романтикасын күрсәтү өчен генә бирелгән төсле килеп чыккан. Гөлсем образы ачыграк гәүдәләндерелгән булса, хикәя тулылана төшкән булыр иде. Бу хикәянең таркау язылуы, бүлекләренең аерым эпизодлар рәвешендә эшләнүләре әсәрнең көчен йомшарткан. Монда авторның сюжет төзеклегенә, композициягә аз игътибар бирүе, ашыгып -эшләве сизелә. Шулай да, бөтен кимчелекләренә карамастан, бу хикәя, җыентыкка кергән башка әсәрләр белән чагыштырганда, яхшырак тәэсир калдыра, ул үзенең җылылыгы һәм табигыйлеге белән укучының игътибарын үзенә тарта. «Бабай» пьесасында немец оккупантларының тылында совет патриотларының — партизаннарның куркусыз көрәш алып барулары күрсәтелә. Партизаннар фашистларга һөҗүм итәләр, тынычлык бирмиләр, аларны үлем уты эчендә тоталар һәм Кызыл Армиягә ярдәм итәләр. Бу темага бездә дә, рус әдәбиятында да күп кенә әсәрләр басылып чыкты инде. Ләкин теманы алу бер нәрсә, аны художество чаралары. белән эшләп чыгу икенче нәрсә. Бер үк темага бик күп язучы язарга мөмкин. Ләкин материалны, теманы яктыртуы, иҗат итүе һәр язучыда кабатланмаган төстә, үзенчә булуы шарт. Р. Ильясның «Бабай» пьесасында әнә шул үзенчәлек, оригиналлык сизелми. Автор бу пьесасында шаблон юлына баскан, упрощенчествога бирелгән. Шуның аркасында укучыны һич тә дулкынландырмый торган схематик образлар килеп чыккан. Пьесада сәнгатьчә табигыйлек юк, кешеләрнең сүзләрендә, мөнәсәбәтләрендә ясалмалык көчле. Хәтта геройларның исемнәрен дә белмибез, алар «карт», «аксак», «малай» дип кенә аталып йөртеләләр. Карт образыннан башкаларын күз алдына китерүе кыен. Без аларныц сүзләрен, репликаларын ишетәбез, ә үзләре истә калмыйлар. Автор бәлки: «Вакытьп шундый, бик ашыгып язарга туры килә», дияр. Ләкин бит укучыны, һәм тамашачыны бу кызыксындырмый. Аңа тулы канлы, әсәр кирәк. Ул дулкынландырырлык, уйларга мәҗбүр итәрлек һәм үзен борчыган мәсьәләләргә җавап табарлык тирәң эчтәлекле һәм бөтен төрлелекне, катлаулы тормышны чагылдырган әсәрләр көтә. Без еш кына шуны онытып җибәрәбез. Югарыда әйтелгәннәрдән, озак язарга, очсыз-кырыйсыз итеп сузарга кирәк икән, дигән ялгыш фикер аңлашылмасын. Һичшиксез, язуда да темп кирәк. Ашыкма, ләкин тиз һәм яхшы итеп эшлә, дигән сүз бар. Биредә сүз шул турыда бара. «Партизаннар» һәм «Володя» очерклары вакытлы матбугат өчен язылган әйберләр булса кирәк. Аларда Ватан сугышының эпизодлары бирелә. Р. Ильяс Ватан сугышының беренче көннәрендә үк оборона темасына яңа әсәрләр язып чыкты, иҗат көчен көрәшкә җигәргә хәзер булуын күрсәтте. Бу — мактаулы факт. Шуның нәтиҗәсе буларак, кимчелекләре булса да, бик кирәкле шушы җыентыгым чыгарды. Ахырда издательствога кагылган бер мәсьәлә турында әйтеп китәргә кирәк. Оборона темасына язылган әсәрләрне массага тиз җиткерүнең әһәмияте бик зур. Шуны күз алдында тотын, Ватан сугышы көннәрендә Татгосиздат матур әдәбияттан кечерәк күләмдә аерым китаплар, брошюралар чыгара башлады». Ләкин ул китаплар сугыш вакыты таләп иткәнчә үз вакытыңда чыгарылырга тиешләр, югыйсә аларның кайберләренең әһәмиятләре кимүе мөмкин. Кызганычка каршы, Татгосиздат практикасында бу -яхшы эш әле бик сүлпән үтәлә. Татгосиздатның бер-ике ай эчендә чыгарырга дип билгеләнгән матур әдәбият әсәрләре, брошюралары алты-җиде айдан соң гына чыга. Мәсәлән, шундыйларның берсе Р. Ильясның «Бабай» исемле китабы. Ул былтыр ук Татгосиздатка тапшырылган, 1942 елның январенда басарга кул куелган һәм быел язын гына басылып чыккан. Хурлыклы темп! Мондый фактларны тагын да күрсәтергә мөмкин. Ватан сугышының беренче айларын чагылдырган әсәрнең, издательство гаебе аркасында, бер елдан соң гына укучы кулына килеп керүе укучыны гаҗәпләндерми хәле юк. Бу — укучыны да, язучыны, да уңайсыз хәлдә калдыра. Издательство работниклары бу турыда җитди уйларга тиешләр. Моңа игътибарсыз карау һич тә гафу итәрлек түгел.