СИНЕҢ ӨЧЕН, ДЕМОКРАТИЯ!
Күрерсез, мин бөтен коры җирне бүленми торган җиргә әйләндерермен, Кояш астымдагы халыкларның барсына караганда да асылрак халыкны тудырачакмын мин тиздән, Иптәш кешеләрнең дуслыклары, мәңгелек дуслыклары белән һәм мәңге тузмый торган итеп — искиткеч матур, магнит илләр төзеп бирермен мин сезгә. Американың бөтен елгаларына, аның данлыклы күл буйларына һәм аның барлык елга араларына — Үсеп утыручы агачлар төсле. Караңгы болытлар караңгылыгы эченнән, Феодаль ватыклары, әллә кайчан кәкерәйгән корольләрнең сөяк өемнәре арасыннан, Иске Европаның иске әрмәкләре астыннан — шамакайларның уеннары тынып торган арада, чиркәүләрнең һәм сарайларның җимерек гәүдәләре астыннан, попларның кабер ташлары арасыннан— менә кинәт ул күренде. Ирекнең яшь һәм сөйкемле йөзе, таныш һәм мәңгелек йөзе балкып күренде. Шәһәрләр берсе белән икенчесе шундый нык кочакланышырлар, аларны берсен икенчесеннән аерып алу мөмкин дә булмас — иптәшләрнең мәхәббәтләре, иптәшләрнең көчле мәхәббәтләре белән мин аларны әнә шулай бәйләрмен. Бу минем сиңа бүләгем булсын, демократия, сиңа хезмәт итәсем килеп җырлыйм, сиңа дип җырлыйм мин бу җырны!
ИСПАНИЯ
Без сине оныта алмадык, туганкай! Син бик озак качып яттың. Болытлар сине тагын каплый алмаслар бит инде? Ничек кенә булмасын, син күрендең инде, без синең кайда икәнлегеңне хәзер беләбез. Икеләнеп торырга урын калмады безгә — без хәзер беләбез сине, Ирек! Син анда, син анда үзеңнең көнең килеп җитүен генә көтеп торасың.
ТЫҢЛАРГА ТЕЛИСЕҢМЕ, ДИҢГЕЗДӘ БУЛГАН БОРЫНГЫ БЕР СУГЫШ ТУРЫНДА?
Тыңларга телисенме, диңгездә йолдызлар һәм ай яктысында булган борынгы бер сугыш турында? Бәрелештән кемнең җиңеп чыгуын белергә телисеңме син? Әгәр теләсәң, тыңла: сиңа әбиемнең әтисе, моряк сөйләп калдырган бер хәлне сөйлим. Дошман безнең куркак түгел иде, чынлап әйтәм мин бу сүзне (шулай диде ул миңа). Җимерелүне дә, җиңелүне дә күрмәгән ачулы нәселдән иде ул. Аннан да үз сүзлерәк дошманның булганы юк һәм булмас та. Диңгез өстенә кичке караңгылык төшү белән аларның карабы безнең карабның янына ук килде дә, безнең карабка зур-зур туплардан тондыра да башлады. Без бер-беребезне эләктереп алдык, безнең җилкән бауларыбыз чуалышып бетте, Арабыз шул чаклы якын, дошманның тупларын үренеп тотарлык. Минем капитан үзенең таза куллары, белән безне нык кына тотып тора иде анда. Унсигез кадакльп ядрә җибәреп, дошман безнең карабның су асты өлешен ваттырып атты. Ә тубәнге палубада, бары тик беренче залпларны гына биреп калдык, зур калибрлы ике тубыбыз шартлап ярылды безнең, тирә-юньдәге кешеләрнең көлләре күккә очты, гомумән, барсы да күккә очты. Шәфәкъ яктысында да сугыштык без, караңгылык эчендә дә сугыштык. Менә инде төн, сәгать ун, ан шактый ук югары күтәрелгән, астан, безнең карабның ватык урыннарыннан карабка су керә, безгә килеп әйттеләр, карабка кергән су биш футка күтәрелде, диделәр, комендант трюмнардагы пленныйларны чыгарды — кача алганы качсын! Часовойлар снаряд склады ишеге төбендә — ишеккә берәүне дә якын җибәрмиләр. Ят кешеләр шул чаклы күп, кемгә ышанырга да, кемгә ышанмаска? Безнең карабта пожар. Дошман сорый: биреләбезме без — юкмы? Штандарт төшкәнме безнең, бетерәбезме сугышны? Шул чагында мин көлеп җибәрдем, чөнки рәхәт бульпп китте миңа, чөнки кечкенә буйлы кәрлә капитанның тавышы ишетелде миңа:
— Штандартны төшергәнебез юк безнең, — диде ул тыныч кына итеп, — без сугышны әле бары тик башлыйбыз гына! Безнең әле өч тубыбыз исән. Берсе янында капитан үзе басып тора һәм ул аны дошманның грот-мачтасына төзи. Ә калган икесендә ядрә дә, дары да җитәрлек. Алар дошманның мушкетларын телсез калдыралар, аларның палубаларын бик әйбәтләп Себереп төшерәләр. Бу кечкенә батареяга бары тик марслар гына, барсыннан да бигрәк грот-марс ярдәм итә. Бер генә минутлык ял булсынчы. Карабка агып керә торган су насосларны тыңламый, ут дары складына таба үрмәли. Насосларның берсе, ядрә тиеп, эштән чыга һәм, гомумән, беттек дип уйлыйбыз без. Исе дә китмичә, басып тора кәрлә капитан. Кабаланмый ул. Тавышын да күтәрми, пышылдамый да. Ә күзләре аның, безнең сугыш фонарьларыбызга караганда да, күбрәк яктылык бирәләр. Сәгать уникеләр тирәсендә, ай яктысы астьиида, алар үзләре безгә биреләләр.