Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯНКА КУПАЛА

28 июньдә белорус халык шагыйре, Сталин премиясе лауреаты, академик Янка Купала үлде. Ватанга шундый кайнар һәм самимИ мәхәббәт, ә фашистик бандитларга шундый ярсулы нәфрәт белән сугарылган ялкынлы йөрәкнең вакытсыз үлем аркасында тибүдән туктавы — безнең өчен, совет язучылары һәм шагыйрьләре өчен, аеруча авыр. Кайчан гына әле без аның ерткыч гитлерчыларны аяусыз рәвештә кырып бетерергә чакырган һәм җиңүгә нык ышаныч белән яңгыраган речьләрен, шигырьләрен тыңлый идек. Белорус халкы Вәкиләләренең быел Казан шәһәрендә үткәрелгән митингысында Купаланың сөйләгән рече һаман әле безнең колакларда яңгырап тора. Ул үзенең речен Советлар Союзы һәм Советлар Белоруссиясе өстенә төшкән авыр сынаулар турында башлап, үзен тудырган һәм үстергән батыр халыкка мөрәҗәгать белән тәмамлады.

— «Минем халкым!—дип эндәште ул.

— Син үзеңне кол итәргә теләүчеләр каршында беркайчан да башыңны имәдең. Крепостнойлык һәм царизм заманнарында безнең әткәйләр һәм бабайлар үзләренең кешелек сыйфатларын һәрвакыт югары тотып килделәр һәм азатлыкка омтылу дәртләрен гасырлар аркылы сүндермичә алыш чыктылар. Безнең илебез матурлык, байлык белән чәчәк атты. Ул инде чабата һәм иске чикмән киеп йөрүче ил түгел. Белорус халкы барлык азатлык сөюче совет халыкларының дуслык семьясында үзенең милли дәүләтен төзеде. Ләкин безнең яңа һәм якты йортыбызга чит илдән шәфкатьсез палач басып керде. Тырнагына элеп канга манчылган ит, Җылан төсле шуып килде ерткыч; бандит Кешегә хас сыйфатларның барын бозып, Үләксәгә ияләшкән борнын сузып,

— Килде ерткыч туй итәргә ут эчендә,

Үзе буып үтергән мәет өстендә.

Өеп әдәм башларыннан, ул бәдбәхет.

Кабер чардуганы төсле корды тәхет.

Йоклаганда уйнатып үлем сазын,

Таң атуга җыеп ала ул бандасын.

Ятимнәрнең күз яшендә ул коена,

Ачаларын аса килеп юл буена.

Күз ачкысыз караңгылык—аның яры.

Ул — коточкыч җинаятьләрнең рыцаре.

Батырды ул канга ярты Европаны.

Бөтен дөнья нәләт укып каргый аны.

Мәңге шулай нәфрәт белән ул яд ителер

 Кеше ашап тукланучы ерткыч Гитлер! *

Үлем аңар! Үлем барлык немец оккупантларына!

Көчле һәм данлы булып яшә, минем белорус халкым!

Ватаныбызның бәхете өчен яшә син, безнең шатлыгыбыз,

безнең  Янка Купала җиңү байрагыбыз — бөек Сталин!»

Югарыда күчерелгән ялкынлы сүзләрне, шигырьләрне җырлаган бөек шагыйрь Янка Купала безнең арабызда юк инде. Ләкин аның якты исеме һәм туган илгә, халыкка намус белән хезмәт иткән иҗаты — халык йөрәгендә мәңге сакланыр дигән ышаныч безне юата, безнең кайгыбызны җиңеләйтә. Янка Купала совет иленең ялкынлы патриоты иде. Шуңа күрә дә ул немец фашистларына каршы барган бөек азатлык сугышына үзенең барлык энергиясе һәм барлык талант көче белән катнашты. Ул, үзенең туган илен һәм халкын талаучы, кол итүче фашистик ерткычларга иң каты нәфрәт белән ярсып, көчле шигырьләр иҗат итте һәм белорус халкын явыз дошманга каршы аяусыз сугыш алып барырга чакырды: Партизаннар, партизаннар, Белорус егетләре! Кылыч белән тураклагыз Барлык фашист этләрне! Ятка Купала ул аның әдәби псевдонимы. Аның чын исеме Иван Луцевич. Ул 1882 елда туып, 1905 елда әдәбиятка килде. Шул вакыттан бирле ул үзенең әсәрләрендә белорус халкының азатлык өчен көрәшен чагылдырып җырлады. Шуңа күрә патша чиновниклары аны өзлексез эзәрлекләп килделәр. Аның каләме Бөек Социалистик Октябрь Революциясеннән соң гына иркенләп иҗат итү мөмкинлеген алды. Совет власте чорында ул үзенең иң югары художестволы әсәрләрен язды. Ул үзенең йөрәк тибеше белән совет халкына, ватанга һәм бөек Сталинга чын күңелдән бирелеп җырлады. Сталин премиясе белән бүләкләнгән «Йөрәктән» исемле шигырь җыентыгы бу сыйфатның аеруча көчле, гүзәл үрнәге булып тора. Янка Купала шигырьләре совет укучыларын немец-фашист оккупантларга каршы кызганычсыз сугышка һәм 1942 елда Гитлер Германиясен тар-мар итәргә чакыралар. Без җиңәчәкбез! Һәм бу тарихи җиңүдә халык шагыйре Янка Купаланын иҗаты да күренешле урынны алыр.