Логотип Казан Утлары
Публицистика

ВАТАН СУГЫШЫ ДОКУМЕНТЛАРЫ

Кисәк кенә башланган һәм безнең бөек илебезне хәзерге заманның көчле техникасы белән баштан аяк коралланган вандаллар чирүе басып керүдән саклый торган бөек ватан сугышына әйләнгән сугыш әйтеп бетергесез күп дәһшәтләр, бөек трагедияләр тудырды. Бу сугыш ләгънәтләнгән фашистларның гади ерткычлыктан күп түбән булган кабахәтлекләрен |ялангач хәлендә ачып күрсәтте һәм безнең халкыбызның чын героизмын, кызылармеецларның, — ватаньлбызның бу батыр йөрәкле улларының,—кешелекнең иң югары тойгыларына ия булуларын раслады. Фашистларның җинаятьләре һәртөрле чикләрдән ашты. Кеше кыяфәтендәге бу ерткычлар балаларны суялар, хатын-кызларны көчлиләр, карт-корыларны асалар, пленга төшкән һәм яраланган кызылармеецларны һәм партизаннарны моңарчы тарикта ошашы булмаган газапларга тарталар, коточкыч рәвештә җәзалыйлар. Урта гасыр инквизиторларының вәхшәтләре бу ерткычлыклар алдында бөтенләй юк нәрсә булып калалар. Канга туймас явыз дошманнарга,— гитлерчыларга, фашистларга, немецларга каршы ватан өчен искиткеч мәхәббәт белән һәм үз-үзләрен аямастан көрәшә торган безнең батыр сугышчыларыбызның көчле гуманизмы немец ордаларының шушы кан белән коендырылган дәһшәтле фонында аеруча ачык күренә. Хәзер бара торган ватан сугышының тарихы кешенең нәфрәте чикләнмәгәнлеге турындагы» куркыныч мәгълүматлар белән тулыр. Бер вакытта да гуманист булып танылмаган немец халкында Гитлер иң кабахәт, иң түбән тойгыларны уятты, Германиядә дәүләт властен үз кулларына тартып алган кабахәт шайкасы белән бергә Гитлер немец халкын шундый миңрәтте, аның аңын шундый тупасландырды,аны шундый нык муштровать итте ки, немец халкы үзенең алдынгы кешеләренең ин яхшы васыятьләрен онытты һәм гаҗәп тиз вакыт эчендә ерткыч хайваннар көтүенә, еш кына психик авыру булган, ниндидер хәзерге заман кеше ашаучыларына әверелде, һичбер төрле раслауны сорамый торган бу факт турында тарихчыларга күп кенә документлар тупларга туры килер. Немец-фашист ордаларының бу вәхшәтләре турындагы рәсми документлардан тыш, бу турыда аерым кешеләрнең язып калдырган шаһитлык раслаулары аеруча әһәмиятле булып торалар. Бу шаһитлык раслаулары хәзер искиткеч дәрәҗәдә күп, алар, гаять зур агитация эше алып барганнары хәлдә, халыкның барлык катлаулары арасында кулдан кулга күчеп йөриләр. Без монда фронтлардан килгән хатлар турында, хәзерге заман варварлары—немецлар өере табаны астыннан азат ителгән җирләрдән алынган һәм, ниһаять тылдан халык эвакуация белән күчеп утырган җирләрдән килә торган уннарча меңләп хатлар турында сөйлибез. Бөтен йөрәктән, чын күңелдән якын туганнарга, дусларга, кардәшләргә язылган бу хатлар еш кына хәзерге тормышның искиткеч фактларын белдерәләр, камалу эчендә калган, пленга төш- кән, оккупацияләнгән кешеләрнең, качакларның хәлләрен, тылда яшәүче халыкларның хәлләрен сурәтлиләр; сугышлар, чигенүләр һәм һөҗүмнәр, тирән кичерешләр, күз яшьләре, газаплар картиналарын сурәтлиләр; шәһәрләр белән авылларны азат итә торган безнең гаскәрләребезне каршы- алгандагы чиксез шатлык картиналарын гәүдәләндерәләр. Һичбер ясалмалыксыз, бик гади генә итеп язылган бу хатлар барсы да чын-чыннан кеше документлары булып торалар. Аларны бик зур игътибар белән (һәрбер шәһәрнең музейларына һәм архивларына җыярга һәм сакларга кирәк. Аларны бергә тупларга (һәм Москвадагы, Дәүләт Әдәбият Музеена (Москва, 19, Моховая урамы, йорт № 6 адресы белән) җибәрергә кирәк. Бу хатлар барсы да монда бик яхшы сакланачаклар, алар барсы да өйрәнелеп, вакыты җитү белән, басылып чыгарылачаклар. Алар тыныч халыкның тиңсез газапларын, безнең халкыбызның героик батырлыкларын һәм ләгънәт тамгасы салынган фашистларның, егерменче гасыр немецларының коточкыч җинаятьләре турында йөрәк каны- белән язылган җанлы тарихта мәңгелек памятниклар булып калачаклар. Шушындый хатларның берсеннән без берничә юлны- күчереп үтәргә телибез. Бу елның 3—14 мартында, язылган бер хатта болай диелә. «... Без үзебезнең яшь белән капланган күзләребез аларның оятсыз көләч күзләрен моннан соң бер дә күрмәс инде дип ышаныйк. «Җиңүчеләр» ноябрь ахырында чын-чыннан юкка чыктылар, җир упкан кебек булдылар, югалдылар. Барсы да куркынычлы төш кебек артта калды. «Никольская урамында кызылармеец!» Бу сүзнең нәрсә аңлатканын беләсеңме син? Шәһәр эчендә әле сугыш дәвам итүенә, пленныйлариы алып баруларга карамастан, мин йөгереп урамга чыктым һәм элек немец солдаты басып торган җирдә, постта, үзебезнең кешебез, кемнең дә булса ире яки улы,— кызылармеец басып торганын күрдем. Валя, мин гомеремдә беренче тапкыр бу хисне сиздем. Менә икән ул нәрсә — патриотизм. Дон елгасын зур авырлыклар белән кичкән, арган-талчыккан, каралып беткән, йөзләрен сакал-мыек баскан, аркаларына снаряжение таккан безнең сугышчыларыбыз урамнардан өзлексез һәм озын бер агым булып агылалар. Бу ташкын, лавина! Яшь егетләр һәм ир уртасы кешеләрнең йөзләре чагылып китә, күзләр ялтырап үтә, көлү тавышы ишетелә, шат авазлар яңгырый. Кешеләр үзләрен азат итүчеләрне каршыларга «чыкканнар. (Шикәрле каннар чәй салынган чәйнекләр, пироглар, тәмәкеләр, шырпылар,— (сугышчыларга кирәкле булган бөтен нәрсә дә,—чын күңелдән тәкъдим ителә. Мин кызылармеецлар артыннан, алар белән ияреп барам һәм битем буйлап тәгәрәгән яшьләрне кулларым белән сөртәм. Мин күз яшем өчен оялмыйм. Барлык кеше дә елый иде. Төче күмәчләр күтәргән ниндидер бер еврей карчыгы атылып килеп чыкты, аның җыерчыклы бите буйлап яшь ага иде, ул сугышчыларга каршы йөгереп килде, ул: «Күгәрченкәйләрем, балакайларым!»—дип елый иде. Немецлар безнең урамнарда нинди приказлар асканнарын беләсеңме? Бу приказлар: «Барлык жид халкына!» дип башланалар иде. Еврейлар үзләренә аерым билгеләр тагып йөрергә, регистрациягә килеп теркәлергә, урамнарда билгеле сәгатьләргә кадәр генә йөрергә тиешләр иде. Мин кызылармеецларны Средняя урамына кадәр озата бардым һәм өемә кайтып киттем... Ә шәһәр артында туплар гөрселди, самолетлар гөжли, пулемет һәм мылтык тавышлары яңгырый иде. Кызылармеецлар безгә: «Бүтен сез тыныч йоклый аласыз» диделәр. Алар дөрес әйттеләр. Соңгы 10—16 көн эчендә мин беренче тапкыр тыныч йокладым. Ә элек? Караңгы төн уртасында, утсыз, салкын бүлмә эчендә, мин кисәк уятканга куркып калган Нинаны калтырана-калтырана киендердем. Аны кроватеннан торгызу, кием кидереп газаплау һәм караңгы, салкын базга сөйрәү шундый кызганыч иде. Без бөтен көннәр буенча баз эчендә утыра идек. Мин карлыккан тавыш белән Нинага җырлар җырлый идем, чөнки бары тик җырлап һәм әкиятләр сөйләп кенә мин аны кулымда тыныч утырта яки яткыра ала идем. Минем кулларым, аякларым ойый, башым авырта, ашыйсым килә иде. Сәгать 4—5 ләрдә сугыш тына төшә һәм без өйгә тамак ялгарга менә идек...» Менә ул—җанлы тормыш. Немецлар оккупациясенең барлык дәһшәтен үз башыннан кичергән, баласының тормышьр өчен, үзенең тормышы өчен дерелдәп торган, ире безнең данлы Кызыл Армиябез сафында: көрәшә торган яшь, мәхәббәтле ана менә шулай яза. Тойгыларның чын-чыннан дөрес булган хәкыйкатен, бөек патриотизм төшенчәсенең шундый дерелдәп тууын бик сирәк күрергә туры килә. Менә алар, бөек ватан сугышының дәһшәтләре һәм шатлыкларының җанлы шаһитлары, хәтергә сеңеп кала торган вакыйгаларның билгесез летошгсецлары; алар тарих анналларына кемнән дә элегрәк керәчәкләр; алар кулы «белән язылган кешелек документлары безнең бөек Ватан сугышы тарихы өчен аеруча кыйммәтле һәм әһәмиятле. Язмыш безне кая гына илтеп ташламаган булсын, без уртак көч белән заманыбызның шушы документларын, вакыйгаларны тасвир иткән шушы язмаларны, дәһшәте ягыннан һич тиңе булмаган куркыныч сугыш теге яки бу күләмдә кагылып үткән безнең күп милләтле күп санлы халкыбызның көндәлек тормышы һәм кичерешләре турындагы шушы гади хәбәрләрне җыйык.