Логотип Казан Утлары
Публицистика

УТ ЭЧЕНДӘ

I

Күп тәҗрибәләрдә сыналган, сибәләп яуган пуля яңгырлары астында калганда да тынычлыгыз югалтмыйча, үз эшен эшли торган Мартинов отделениесе бу юлы аерата кыен хәлдә калды. Разведкага җибәрелгән иде ул. Башта эшләр, гадәттәгечә, уңышлы барды. Кыю сугышчылар искиткеч тапкырлыклар белән алга омтылдылар. Рәхимсез немец сакчыларыннан, җәһәннәм утларын эченә җыйган үлем машиналарыннан үрелгән ут киртәләрен узып, дошманның тылына керделәр. Москвага килү юлларындагы фронтның N. шәһәре участогында гитлерчыларга каршы каты сугыш алып баручы үз частьлары өчен чиксез кыйммәтле булган мәгълүматлар да алып өлгергәннәр иде инде. Тиз уңышлы нәтиҗәләр белән канатланып, кире кайткан вакытта көтелмәгән куркынычка тап булдылар. Вакыйга болай булды: N Шәһәреннән көнбатышка таба берничә километр гына ераклыкта кечкенә бер авыл бар: Үзе кечкенә булса да, стратегик яктан зур урын тоткан бу авыл дошман кулында. Немецлар тагын да алга ыргылу өчен, анда зур көч туплыйлар икән: Кыю разведчиклар бу турыда ачыграк белеп кайту теләге белән авылга көнбатыш яктан якынлашырга булдылар. Таң алды караңгылыгыннан файдаланып, бу теләкләренә ирештеләр ди алар.  Дошман сакчыларына сиздермичә, авылга тоташкан яшелчә бакчаларына үтеп керделәр. Тик җәһәннәмгә ут алырга бару белән бер булган бу куркынычлы хәрәкәтне шуннан да арырак дәвам иттерергә мөмкинлек булмады. Немец сакчыларының алышыну сәгате җитте. Дошман солдатлары арасында җанлы хәрәкәт башланды. Безнең разведчиклар, үзләрен сиздермәс өчен, хәрәкәтсез калырга мәҗбүр булдылар. Ул арада, үч иткән төсле тизлек белән, көн яктыра башлады да, чиксез авыр булган бу хәрәкәтсезлекне бик озак вакыт сакларга туры килде. Көн яктырган вакытта алар кәбестә бакчасында яталар иде. Тирә-як, авылны саклаучы немец сакчылары белән тулы. Совет партизаннарыннан бик күп ачы сабаклар алган немец частьлары хәзер үзләре урнашкан җирнең бер генә почмагын да, бер генә адым урынны да күзәтү астына алмыйча калдырмыйлар. Шулай да,  кәбестә бакчасы тыныч иде әле. Немец сакчылары аның тыш ягында торып, ярты гына километр чамасы ераклыкта булган елга буен һәм елга буендагы әрәмәлекне күзәтәләр. Тоташ ап-ак булып утырган кәбестә бакчасы хәзергә шикләндерми әле аларны. Шулай да, кәбестә арасында ятучы сугышчылар өчен аз гына селкенү дә бер генә Цершокка калкыну да куркыныч. Якында гына дошманның пулеметлары да, автоматлары да җитәрлек.

— Хәлнең үтә җитди булуын барссы да бер тигез дәрәҗәдә аңлаган сугышчылар, балчыкны эретеп батардай булып, җиргә кысылганнар. Алар үзара бер генә сүз дә әйтешмиләр. Тик, ымлап кына булса да берәр приказ бирмәсме дип, үзләренең командирларына — Мартиновка карыйлар алар. Каскасы өстеннән башына кәбестә яфрагы кигән Мартиновның йөзе җитди. Ияген һәм өске иренен каплап, бөдрәләнеп үсеп килгән аксыл коңгыр төстәге сакал-мыек 22 яшьлек бу егетне ир уртасы кеше итеп күрсәтә. Өзлексез ачык һавада булудан көрәнсу кызыл төскә кергән йөзе аның какшамас сәләтлеге, йомшармас ныклыгы турында сөйли. Нечкәләбрәк караганда, аның алсу кызыл булып янган тулы иреннәрендә һәм озын керфекләр арасыннан күренгән үтә саф зәңгәр күзләрендә әле гөнаһсыз балалык сызыклары да бетмәгәнлеген күреп булыр иде. Яңадан тынычлык урнашса, кадерле анасы һәм мәхәббәтле сөйгәне янына кайтса бәлки ул мөлаем сызыклар аның чыраенда өстенлек алырлар: Ләкин хәзергә алар күренмәс булып яшерелгәннәр. Аларны олылык, җитдилек каплаган. Сугышчылары аны шулай олы итеп кенә таныйлар. Аңа тирән ихтирам белән карыйлар. Ул ни генә әйтсә дә, әз генә ымлап, нәрсә генә эшләргә кушса да, аның боерыкларын сүзсез үтәргә хәзер торалар. Тик ул хәзер аларга берни дә әйтмәде дә, ымламады да. Сугышчыларының һәркайсын яхшы белә иде ул, аларның үз хәлләрен яхшы аңлап хәрәкәт итүләренә ышанычы нык иде аның: Сугышчылар да сынатырлык түгел иде шул. Алар һәрбер хәрәкәтләрен генә түгел, хәтта хәлнең җитдилегенә, минутларның ни дәрәҗәдә куркыныч булуына карап, тын алуларының да үлчәвен белә торган егетләр. Җир өстендә булган һәрбер куакны, һәрбер чокыры ны гына түгел, вак-төяк кәсләрне дә үз файдаларына хезмәт итә торган крепостька әйләндерә белә торган егетләр алар. Менә хәзер дә алар гади кәбестәләрне, үзләрен саклый торган корыч стенага әверелдерделәр. Мыжгып торган дошман уртасында булуларына карамастан, кәбестәләр арасына яшеренгән хәлдә, үзләрен бернинди ут алмас броня эчендә яткан кебек хис иттеләр. Бу ышанычлы халәтне саклау өчен бары тынлык кына, көне буена сузылган тирән тынлык кына кирәк иде. Берәр көтелмәгән очраклы хәл генә килеп чыкмаса, бу тынлык аларны җиңүгә алып барачак. Шушындый кадерле, кыйммәтле тынлыкны берәү бозды кәбестәлекнең читендәрәк, дошман күзенә якынрак җирдә I ятучы Самуэл исемле әрмән егете, юрамалый сиздерергә теләгән төсле гамьсезлек белән, шатырдатып, кәбестә ашый башлады. Таза тешләр арасында шатырдаган кәбестә тавышы, таш кебек тынлык саклаган башка сугышчылар өчен беренче мәлгә мина шартлаган тавыштан да көчлерәк булып тоелды. Барын да дәһшәтле тревога чолгап алды, һәркайсы «предатель!» дип кычкыру чигенә килеп җитә язып калдылар. Тик бу халәт бер генә секундка барды: Җансыз гәүдәләр төсле хәрәкәтсез ятучы егетләр сугышчан тәртипне бозучыга барсы берьюлы әйләнеп карадылар да, Самуэлның шоп-шома кара йөзе үз өендәге кебек тыныч булуын күреп, иркен сулап куйдылар. Бөгелебрәк килгән озын борын астына нечкә генә булып сызылып кара мыек чыгып килгән әрмән егете, үзендә башкаларга караганда ниндидер өстенлек барлыгын хис иткән горурлык белән, кәбестә ашый, аның зур кара күзләрендә хәйләкәр елмаю нурлары күренә иде. Арада шаянлыгы, күңеллелеге бейән танылган Самуэлның кинәт кенә болай кыюланып китүен сугышчылар бары да бер төрле аңладылар. Ут эчендә 7 тан минуттан файдаланып, бераз каннарыгызны таратып алыгыз» — ди иде аның бу кыланышы. Аны чыннан да шулай аңларга кирәклекне, Мартинов кыска гына команда белән дөресләп тә куйды: «Әйләнеп ятырга!» диде ул пышылдап кына. Озак хәрәкәтсез ятудан аяк яки куллары оеган сугышчыларның авырайган күңелләре күтәрелеп китте, һәркем кузгалып, җайланыбрак ятты. Берничә кеше Самуэлга ияреп, кәбестә ашарга тотындылар. Тик бу күңелле тәнәфес озакка бармады, Мартиновның кискенлек белән пышылдап, икенче приказы ишетелде: «Прекратить!». Зур дәрт белән кәбестә чәйнәргә керешкән тешләр барсы бер төптән «кырт» итеп тукталып калдылар. Авызларына алган кәбестәләрен ныгырак чәйнәргә өлгергән кешеләр аны тавышсыз гына йотып җибәрделәр. Чәйнәргә өлгермиерәк калганнары кире чыгардылар. Яңадан әвәлге тынлык урнашты.

Якын-тирәдә өзлексез уралыш - кан дошман солдатларының бик азга гына югалып торуларыннан да файдаланып калырга өлгерү нәтиҗәсендә насыйп булган берничә секундлык ял кыю разведчикларны тагын бик озакка җитәрлек түземелек белән коралландырган иде. Кич булганчы шушылай кәбестәләр ышыгында ятып, караңгы төшкәч кенә кузгалырга һәм кирәкле мәгълүматларны алып, үз частьларына таба юл тотарга кирәклекне һәркем күңеле белән тоя иде. Ләкин cyгышның аның бернинди планга да, бернинди уставка да сыеп бетми торган үз кануннары бар. Әле генә бөтен бер отделениенең тормышын үсеп утырган кәбестә башлары саклап тора иде. Ә хәзер, көтелмәгәндә килеп чыккан бер өтек тавык шул ук отделениенең Язмышын кыл өстенә куйды: Бусы болай булды. Кәбестә җиренең аргы кыры бәрәңге түтәлләре белән чикләшә, ә бәрәңге түтәлләре абзар-каралтыларга барып терәлә. Баягы берничә секундлык ялдан соң күп тә узмады, абзарлар ягында тавык кытаклаган тавыш ишетелә башлады. Ул арада булмады, кемнәр тарафыннандыр кысырыкланган тавык, абзар түбәсе аркылы очып чыгып, бәрәңге түтәлләре арасына төште. Күп тә үтмәде, ишек алды белән яшелчә бакчасын аерып торган абзар капкасы ачылып китте дә, күбәләк аулый торган җәтмәгә ошашлы корал тоткан бер немец солдаты килеп чыкты. Яка төймәләре ычкынган, җиз төсле сары чәчләре тузган, йөзе яшь бозау ите төсле булып кызарган бу солдат, абзар капкасыннан чыккач, кыргаяк тәпиләре төсле булып күренгән ак керфекле күзләре белән тирә- ягына каранып бераз торганнан соң, бәрәңге түтәлләре арасында каңгырып йөрүче әлеге тавык янына йөгерә башлады. Коты алынган тавык, бу газраилдан качып, кәбестәләр арасына юл тотты. Тавык аулаучы, корбаны артыннан куып, туп-туры Мартинов өстенә килә башлады; Эшнең җитди төс аласын сизенеп, һөҗүмгә хәзерләнгән мәче кыяфәтенә кергән сугышчылар ачык бер карарга килергә дә өлгермәделәр, дошман Мартинов өстенә килеп тә чыкты. Тып-тыныч кәбестәләр арасында ачылган көтелмәгән күренештән немецның күзләре акаеп китте. Нәрсәдер әйтергә теләп, авызын ачты, ләкин теле тотлыкты булса кирәк, бернинди дә тавыш чыгара алмады. Шушы каты каушау халәтеннән айнырга өлгермәде, Мартинов янында яткан кечкенә гәүдәле, ялпак йөзле башкорт егете, мәче җитезлеге белән атылып, «аучы»ның бугазына асылынды; Башкорт белән немец икәүләшеп кәбестәләр арасына аудылар. Тирән тынлык бозылды. Немец ямьсез тавыш белән гырылдап, аяклары белән җиргә тибәргә тотынды. Бакча артында тыныч кына йөрүче часовой да, кинәт тукталып, кәбестәләр арасында барган бу аңлаешсыз хәрәкәтне күзәтә башлады. Ул биредә үзләре өчен куркыныч барлыгын сизенеп, сигнал бирергә ниятләде булса кирәк, мылтыгын югары күтәрде. Ләкин ата алмый калды, аңар кадәр кәбестәләр арасыннан мылтык шартлап өлгерде, часовой тавышсыз авып төште. Кичкә кадәрле кәбестәләр арасында тыныч кына яту планы шуның белән җимерелде. Мартинов, нибарсы берничә секунд эчендә булып үткән бу вакыйгаларга бәя биреп, яңа карарга килде:

— Минем арттан елга буена! — дип команда бирде ул.

—Бернәрсә каршында да тукталмаска! Разведчиклар Мартинов артыннан атылдылар. Ләкин бакча киртәсе аша чыгарга да өлгермәделәр, каршыларына автоматлар күтәреп, ике пулемет өстерәп немец солдат»лары группасы килеп чыкты. Немец солдатлары бик тиз арада позиция алып, разведчикларга каршы ут ачтылар. Разведчиклар яңа»дан җиргә сылашып, мылтыкларына, автоматларына тотындылар. Бу минутта башкалардай алдарак булган Мартинов, яткан урыныннан яртылаш калкынып, дошман груп» пасына граната ыргытты. Көчле һәм туры ыргытылган граната немецларның нәкъ борын төпләрендә ярылып, берничә солдатларын саф»тан чыгарды. Шулай да, кыйммәткә төште ул: дошман пулеметыннан бирелгән очередь батыр командирны каты яралады; Мартиновныц уң як кулбашы берьюлы ике пуля белән яраланды. Сержант сафтай чыкты. Кыю разведчиклар группасын һаман җиңүләрдән җиңүләргә генә Җитәкләп йөрткән командирның болай тиз сафтан чыгуы сугышчылар өчен көтелмәгән удар булды. Алар каршында Мартинов бернинди пуля алмый торган герой иде; һәркем, беразга гына булса да уйга батты. Тик әлеге Тавык аулаучы немец солдаты белән булган көрәштә ярсыган башкорт егете Яхшыбаев кына уйланып тора алмады. Ул үз-үзен онытып, яраланган командиры янына ташланды.

— «Иптәш сержант, иптәш командир!» диде ул өзгәләнеп. Ләкин шуннан башка сүз әйтә алмады. Мартиновтан да җавап ишетелмәде. Бер вакытта да төшенкелеккә бирелми торган, киресенчә, иң авыр минутларда да шаян сүз әйтергә җай табып, иптәшләренен дә күңелен күтәрә белә торган Саму эл да уйга батып калды: «Кем командир булыр?—дип уйлый иде ул,—Әллә булмаса үз өстемә алыйммы?» Ләкин ул бу җаваплы эшне өстенә алырга батырчылык итә алмады: «Иптәшләр минем һәр сүземнән көләргә өйрәнгәннәр, үземне командир итеп тәкъдим итсәм, көлкегә алмаслар микән» дип шикләнде ул».

— Кем командир булыр? Әллә үзем... Берничә секундка гына кыю сугышчыларны шактый таянычсыз хәлдә калдырган бу авыр мәсьәлә тиз хәл кылынды, Отделениенең сул флангасында автомат тотып ятучы чандыр егет ачулы тавыш беләй кычкырый җибәрде: Минем команданы тыңлагыз! Сугышчылар иркен сулап куйдылар. Һәркем күңеленнән генә «Молодец, Камиль» дип куйды:

— Яхшыбаев,—диде Камиль, иптәш сержантны, нинди генә хәлдә булмасын, үзебездән калдырмауны сиңа тапшырам.

Була,—дип җавап бирде Яхшыбаев,—мин исән булганда, иптәш сержант янымнан калмас, Камиль приказлар бирүдә дәвам итте: Иптәш Самуэл Микаэляй. Мин сафтай чыксам, син командир булырсыйң.

 — Була, иптәш» командир! Сез Сафтан чыксагыз, мин алыштырам.

Отделение, тыңла мине: алга үтү мөмкинлеге юк. Ут эчендә кәбестәләр арасыннан артка шуышырга. Микаэлян һәм мин автомат уты белән дошманны тотып торганда, абзарга таба шуышыгыз. Абзар коймасы буена барып җиткәч, стеналар буйлап кычытканнар һәм алабуталар арасыннан алга таба... Команда гади, ачык һәм кискен иде. Камильнең планы буенча, отделение тиз генә чигенеп, урам белән бакча арасы буйлап тезелгән абзарлар буенча, авылның очына таба, хәрәкәт итәргә һәм ул тирәдәге немецлар ачык бер карарга килеп өлгергәнче авылдан чыгып, якындагы әрәмәлеккә кереп китәргә тиеш иде. Ләкин дошман да җитезлектә калышмады. Отделение абзар стеналарына килеп җитеп сулга борылуга, каршыга тагын бер группа немецлар килеп чыкты. Камиль баштагы командасын үзгәртеп, авылның уң як очына таба юл тотарга приказ бирде. Тик уң якка таба да юл бикләнгән булып чыкты. Автоматлар һәм пулеметлар белән коралланган дошман өч яктан да юлны буды. Абзар аркылы билгесез ишек алдына үтә торган капкага кереп, сугышны урамга күчерүдән башка юл юк иде. Камиль шул юлны сайларга мәҗбүр булды. Сугышчыларга берәмләп шул капкага керергә команда бирде ул. Иң башлап, Мартиновны күтәргән Яхшыбаев үтте. Аның артыннан башка сугышчылар капкага керә башладылар. Камиль, һәм капкага керергә чиратлары җитмәгән башка сугышчылар кулларында булган кораллары белән немецларны якын китерми тордылар. Алар, патрон һәм гранаталары чикләнгән булганлыктан, ут көчләрен бушка әрәм итмәскә тырышалар, аткан бер пулялары белән бер немец солдатын сафтан чыгаралар иде. Немецлар исә, безнең разведчикларны инде кулга төшкән хисаплап, аларны тере килеш плен алырга кызыктылар. Граната һәм пулемет утларын күбрәк куркыту өчен генә кулланып, әледән әле: «Рус, тизерәк бирел» дип кычкырдылар. Ләкин русларның бирелергә уйламаулары, немецларның бозык тел белән акырынуларына сүз белән җавап бирмичә, ут белән җавап бирүләре, татлы өмет белән хыялланган немец солдатларын берәм-берәм сафтан чыгарып торулары дошманны ярсыттылар. Немецлар бик тиз ерткычка әйләнделәр, кулларында булган бөтен коралларын ходка җибәрделәр. Чатырдап яуган пулялар яңгыры астында калган русларның берсе дә сафтан чыкмавы хайранга калдырды аларны. Тизлек белән өч яклап якынлашып, разведчиклар өстенә кул гранаталары ыргыта башладылар. Тик ул арада безнекеләр һәммәсе дә капка аркылы үтеп, ишек алдына кереп беткәннәр иде инде. Капканың тыш ягында тик бер Камиль гына калган иде. Ул җитез, ләкин ашыгусыз хәрәкәтләр белән биленнән граната алып, аны немецларның күбрәк өелгәй җиреңә ыргытты да, «руслар бирелмәс!» дип кычкырып, капка эченә кереп китте. Сугышны урамга күчерү мөмкинлеге дә беткән булып чыкты. Урамга чыга торган капка артында да немец солдатлары дәһшәтле кораллар белән көтеп торалар иде. Шулай итеп отделение дүрт яктан да чолганган ишек алдында калды. Ишек алдында булган бүрәнә араларына, багана төпләренә урнашып, сугышка әзер торган разведчиклар, ялкынланган күзләре белән Камильгә текәләп, аның карарын көтәләр иде. Уң як яңагы буйлап кап сызытган Камиль җитез кара күзләрее сугышчылар өстендә йөртеп чыкты да, көрсенеп куйды.

- Иптәшләр,—диде ул шактый тыныч тавыш белән, —Безгә бу ишек алдыннан чыгу толы күренми. Безнең гол хәзер бер генә: дошман кулына тере килеш бирелмәскә. Сугышчылар кашлары җыерылган, тешләре кысылган хәлдә сүзсез калдылар. Актык тамчы канга кадәр сугышырга!—дип куйды Камиль.

—Немецлардан кайсы гына күренсә дә, ятып егарга. Пулялар бетсә, көрәкләр белән, балталар белән. Ул үзенең сугышчыларына урыннар билгеләп чыкты. Өч кешене абзар капкасына, өч кешене урам капкасына беркетте. Ике сугышчыны ачык торган өй ишеген сакларга куйды. Тагын бер кешегә ян якны күзәтеп торырга кушып, үзе лапас астындагы утыннар арасында Мартиновның ярасын бәйләп ятучы Яхшыбаен янына килде.

— Сержант иптәшнең хәле ничек?

— Ул каты яралы, ләкин тиешле тәрбия булганда терелерлек.

 — Ярый, син аңа кулыңнан килгән ярдәмне күрсәт. Кирәк әйбер булса, сорарсың... Камиль ике як капкасы да бикләнгән ишек алдында бу эшләрне башкарганда, йортны чолгап алган немецлар, бозылган рус теле белән өзлексез кычкырышып тордылар:

— Рус, бирел.

— Рус, ни умер будет, здавайсь?

 — Рус, ви небудет умер, здавайсь,— диләр иде алар. Безнекеләр бу сүзләргә тел белән җавап биреп торуны артык санадылар. Тик дошманнардан берәрсе кыюланыбрак китеп, койма аша үрелә яки капкага орына башласа гына разведчиклар аларга ут белән җавап бирәләр, дошман әйләнеп төшә тора иде. 12 большевикны тере килеш кулга төшереп, алар аркылы кызыл частьлар турында бай мәгълүматлар алу хыялы белән шашынган немецларның сабыры шартлады. Көтелгән нәтиҗәнең күренмәве, инде егермедән артык сафтан чыгуы аларның тән ашырды. Алар каталарын ходка җибәреп, ике капканы берьюлы штурмга алдылар. Капкалар шартлап җимерелде, немецлар дулкын булып бәреп ишек ялдыпа керә башладылар.

— Өйгә керергә! —- дип команда бирде Камиль. Иң башлап Мартиновны күтәргән Яхшыбаев керде. Аның артыннан башка разведчиклары өерелеп капкаларга ташланган немецларны кыра-кыра, өйгә керә башладылар. Иң соңгы кеше булып тагын Камиль керде. Немецлар ишек алдына тулганда кыю разведчиклар барсы да өйгә кереп бикләнгәннәр иде инде. Немецлар, агач өйгә кереп бикләнгән 12 кызылармеецны аяк астыннан килеп чыккан җиңел табыш итеп хисапладылар, һәркайсы бу уңайлы моменттан файдаланып, геройлык күрсәтеп калырга ашыктылар: Симез табыш өчен талашкан ерткыч хайваннар төсле, берсен-берсе төртешеп, бикле өйнең тәрәзәләренә ташландылар. Ләкин Кызыл Армиянең намусы әчеш актопс тамчы каннарына кадәр сугышырга ант иткән кызыл разведчикларны алу җиңел генә булмады. Тәрәзәләргә ташланган немецларның бик күбе, өй эченнән атылган пулялар белән яраланып, кире әйләнеп төштеләр. Карьера өчен шашынып, үзләрен үзләре оныткан немецлар арасыннан бер офицер айныды. Үз солдатларының җиңел табыш белән мавыгып, мәгънәсез кырылуга баруларын төшенеп алды ул һәм, ачулы тавыш белән, ятырга команда бирде. Шашынган солдатлар, сугып егылган кешеләр төсле, ишек алдына тәгәрәштеләр; Петлицаларына свастика сурәтләре ясалган кара френчлы, кокардасына баШ сөяге төшерелгән кара пилоткалы офицер шыксыз озын гәүдәсен туры катырып, озын аякларын киң аерып баскан хәлдә бераз сүзсез торды. Гадәттә һәрвакыт ачык булып һәркемгә күренеп торган озын тешләрен корышкан тиредән генә гыйбарәт булган юка иреннәре белән каплап, нурсыз күзләрен җирдә яткан солдатлар өстендә йөртеп алды: — Бу нинди хаос?—диде ул, ачулы тавыш белән.

—Бер дистә дошман өчен өч дистә немец солдатын киресенчә, немецның ачуын чик эчендә сафтай чыгарырга кем өйрәтте сезне? Үз кулыбызда пленда булган дошман пулясыннан яра алу немец солдаты өчен хурлык түгелмени? Хәзер мин алар белән үзем. Бикле өй эчендә мылтык шартлаган тавыш ишетелде. Үз-үзен чиктән тыш горур тотып, солдатларын акылга өйрәтүче офицер кинәт сөйләүдән тукталып, сул беләгенә ябышты: күзләре йомылып, корышкан юка иреннәре ачылып киттеләр, ямьсез булып озын, сары тешләре күренде. Ул нерваланып, сүгенеп куйды. Беләген кысып тоткан бармак араларыннан кан тибеп чыкты аның. Аңа якын гына урында яткан кечкенә буйлы, карт йөзле солдат сикереп торып, офицер янына атылды:

— Господин лейтенант, сез яраландыгыз?—диде ул һәм ашыга-ашыга сумкасыннан марлялар чыгара башлады. Офицер үзен батырларча тотты. Яраланган кулын солдатка биреп, тәртипсез группа белән командовать итүендә дәвам итте; Ул аларга җирдән күтәрелмичә генә абзарга таба шуышырга, өйнең тәрәзәсез ягыңа табарак күчәргә кушты. Нәрбер тәрәзәне күзәтергә икешәр сакчы куеп, үзе өй почмагына якынлашты. Бик үк дөрес булмаса да, шактый яхшы аңлашылырлык итеп, рус телендә, өй эчендәге кызыл разведчикларга кычкырды:

— Руслар!—диде ул, —Сез хәзер безнең кулда. Исән калырга теләсәгез, коралларыгызны тәрәзәдән ташлагыз, бирелегез; Ниндидер тишектән тагын мылтык атылды. Офицерның яраланган кулы тирәсендә бөтерелүче солдат, эчен тотып җиргә ауды. Офицерның сөйләшеп торырлык сабыры калмады. Ул өй тирәсенә салам китертте. Стеналарга керосин сиптерде һәм ут төртергә приказ бирде: Болай да коргаксып утырган иске агач өй, керосин сибелеп ут төртелгәч, гөрләп яна башлады. Бер минут эчендә ялкын белән чолганды ул. Офицер озын Тешләрен ыржайтып, кабахәт итеп көлде һәм ялкын аша кызыл разведчикларга кычкырды:

— Эссе була башлагач коралларыгызны ташларсыз;

Ут эченнән тагын горур җавап ишетелде:

— Коралларыбыз да үзебез белән бергә янар. Немец солдатлары арасында тирән тынлык урнашты. Озын тешләрен күрсәтеп, көләргә азапланучы офицер йөзендә ачулы аптырау һәм хәлсезләнгән ерткычлык сызыклары чагылды.

— Кешеләр түгел алар, җеннәр, — дип куйды ул үз алдына. Агач өй көчле ялкынга чолганган кызыл күмергә әйләнде. Такта түбә янып бетеп, түшәм такталары һәм тәрәзә башлары җимерелә башлады: Немецлар түземсезлек белән кызыл сугышчыларның тәрәзәләргә ташлануын көттеләр. Кулларын күтәреп, ишектән чыгуларын көттеләр: Ләкин ишек эчтән бикләнгән хәлдә януында дәвам итте. Капкачлары янып, рамнары ишелеп пыялалары коелган тәрәзәләр янына килүче дә булмады. Җәһәннәм сакчыларыдай утка карап торучы солдатларга җавап итеп, үлемгә хөкем ителгән разведчикларның көчле хор белән «Интернационал» җырлаганнары ишетелде. Көчле бердәмлек белән яңгыраган гимн берничә минут буена йомшармыйча дәвам итте. Аннан соң әкренләп тавышлар сирәгәйде. Кемдер ачы тавыш белән кычкырып җибәрде... Өй тәмам ишелеп, тәртипсез ут өеменә әверелде, тавышдар басылды.

— Сугыш шуның белән тәмам,— диде офицер.

—Акылсыз рус батырлары көлгә әйләнделәр. Җиңү безнең якта. Таралыгыз. Немецлар бик зур эш эшләп арыган кешеләр төсле, сөйләшмичә генә, үз урыннарына таралдылар. Офицерның «җиңү безнең якта» дип игълан итүенә карамастан, берсе генә дә үзеп герой итеп хис итмәде. Хәтта, киресенчә, күбесенең йөрәк төпләрендә ачы булып, хурлыклы җиңелү тойгысы утырып калды. Янган өй урынында калган утлы кисәүләр, караңгы төнгә кадәр балкып тордылар. Ләкин сугыш шуның белән тәмам түгел иде әле, рус батырлары да көлгә әйләнмәделәр. Әкияттәге төсле, ут астыннан исән чыктылар алар.