Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫНДА ГРАЖДАННАР СУГЫШЫ

Ташлыйк, туганнар, иске тормышны,

Ул тормыштан илгә файда юк.

Булса, байлар илә тик түрәләр

Аркабызда рәхәт күрәләр.

Кирәкми, ташлыйк без иске юлны,

Кирәкми, яңа юл башлыйбыз;

Яңа юл—яхшы юл, бер җәберсез,

Тигез, рәхәт тора башлыйбыз.

(Марсельеза, 1917 ел).

 I Бөек Октябрь социалистик революция татар әдәбиятында, татар язучылары арасында көчле диференциация тудырды. Электән буржуазия белән тыгыз бәйләнештә булган, буржауаз идеологияне чагылдырып килгән язучыларның зур күпчелеге революциягә, совет властена актив яки пассив рәвештә каршы позициягә бастылар. Боларның бер өлеше чит илләргә эмиграциягә качты, бер өлеше, контрреволюция ягында торып, ил эчендә советка каршы, эшче-крестьяннарга каршы көрәш алып барды. Бер өлеше, дини фанатизмга, мистикага бирелеп, хезмәт ияләренә каршы көрәштә шуларга ябышты... Электән үк халык кайгысына кайгырып, халык шатлыгы белән шатланып, халык интересы белән яшәп килгән язучыларның зур күпчелеге революция сафында булды, күзенең каләме, оештыру эшләре белән советка, революциягә, эшче-крестьяннар эшенә ярдәм итте. Болар янына инде яңа, яшь көчләр, эшчеләрнең, крестьяннарның, хезмәт иясе интеллигенциянең үзенеке булган, үз арасыннан чыккан көчләр кушылдылар. Болар әдәбиятның тематикасында, идея эчтәлегендә, гомумән стиль үсешендә зур борылыш тудырдылар, яңа әдәбиятка нигез ташы салдылар. Октябрьның әдәбиятка һәм язучыларга тәэсире кыокача гына, схематик рәвештә генә әйткәндә әнә шулай булды. Октябрь чорында туган яңа әдәбиятның тематикасы шактый төрле һәм катлаулы иде. Ләкин менә шул төрле һәм катлаулы тематика эчендә бөек революция һәм аны саклап калу өчен алып барылган көрәш һәм гражданнар сугышы үзәк урынны тотты. Кулда мылтык та пулемет, «алда матур ал флаг. Куркытабыз алдагы шайтанны без кан-җан сорап. Әдәбият исә, күбесенчә, фронт эпизодларына багышланып язылган кыска хикәя һәм очерклардан, ике-өч көн эчендә ашыгыч рәвештә язылып, кулъязма хәлендә үк сәхнә буйлап йөрергә чыгып киткән пьесалардан гыйбарәт булды. Боларда әле чорның конкрет вакыйгаларын тирән- тен унлап, тпкшереп-анализлап эш итү юк иде. Бер кулына мылтык, икенче кулына каләм тоткан сугышчы-шагыйрь «мылтык аркылы алган хисләрен» каләм аркылы дөньяга чыгара торды, һәм болар, үзләренең чиктән тыш күтәренке тойгылы әсәрләр булулары белән, бер селтәүдә бөтен буржуйны кырып ташлаучанлыклары белән», революциягә чиксез бирелгәнлекләре белән революцион массаның шул чордагы настроеннеләрспә тапкыр килделәр, шуны чагылдырдылар, шуның тагын да югарырак күтәрелеп кайнавына ярдәм иттеләр.

 — Сугыш!.. Сугыш!.. Олуг дошман белән соңгы сугыш!...

— Катгый, зур сугыш.

— «Я сез, я сез!..» дигән көчле тавыш,

Соңгы минут. Соңгы куркыныч...

— Җиңү! — Бердән бәреп катгый җиңү!..

— Алга, алга!.. — Хәзер юк чигү...

— «Карт шайтанның муенын өзеп ташлыйк!»

— Бетсен җир йөзендә кан түгү!..

Яшь тарихның көчле, яшь уллары

Җыелып кызыл әләм астына,

Олуг әләм, олуг идеал белән

Йөрәкләре алга атлыга...

Яңа оригиналга яңа набор

Яңа тормыш!..

— «Син дә, мин дә бер»...

Яңа юллар өчен яңа нигез...

 Яңа исем... яңа «Октябрь»!..

Карт шагыйрь Мәҗит Гафуриның 1921 елда язган бу шигыре гражданнар сугышы чорындагы тезмә әсәрләрнең нинди зур энтузиазм, нинди көчле пафоска ия булуын бик ачык характерлый. Бу чордагы чәчмә әсәрләрдә дә гражданнар сугышы һәм бу сугышның нинди социаль эчтәлекле булуы бик ачык чагыла. Күбесенчә, кыска хикәя, очерк һәм чәчмә шигъри әсәрләрдән (нәсердән) торган бу әдәбиятта язучылар тезмә әсәрләрдәге идеяне, аның, пафосын, анда очраган космизмны, сугыш һәм җиңү омтылышын чагылдырдылар. Бөек Октябрь белән әдәбият дөньясына күтәрелгән Мәхмүд Максуд 1920 елда язылган «Елама» исемле очерк-хикәясендә революция яклы барлык кешеләрне «Мин» һәм «Ул» образларында индивидуальләштереп, революциянең бөек казанышларыннан берсе—хатын-кыз азатлыгы турында уй йөртә: «Ул төсен үзгәртте, кулы белән көнчыгышны күрсәтеп:

— Әнә,—диде—үзеңнең йөзкәең күк нурлы кояшны күрәсеңме? Синең шул кояш яктысында иркәләнеп үсүеңне күпсенәләр, синең кояштай нурлы булуыңнан көнләшәләр, сине караңгы, юеш бүлмәләргә япмакчы булалар... Шуның өчен дә мин китом, үземнең көчле күкрәгем белән залимнарга каршы торырга китәм,—диде».

— «Азат үлем — кол тереклеккә караганда артыграк!—диде». Шул рәвешчә залимнарга каршы чыгып киткән «Ул» гражданнар сугышы фронтларында» тәүлеккә җитмешәр чакрым йөргәндә дә арымады... өчәр тәүлек ач булганда да бирешмәде, һәрвакыт йөрәкле, һәрвакыт гайрәтле булды. Озак тартыш соңында дошман хәнҗәре аның ялкынлы күкрәгеннән җәрәхәтләде: яшь каһарманның саф күкрәгеннән эссе кан ага башлады... Шул вакытта гына аны әсир алдылар, үзләренә кирәк нәрсәләрне белмикче булып, явыз, ерткыч ак генерал каршына китерделәр. Ләкин алар ялгыштылар... Аның күкрәге генә җәрәхәтләнгән. күкрәге генә сызлый, анты әвәлгечә нык, бөтен иде. Ул җавап урынында ак генералның битенә төкерде:

— Мин сездән көләм, мин сездән җирәнәм! — диде. Аны җәзаладылар, аны газапладылар, тик ул сыкранмады, бер генә мәртәбә булсын, суф» дип тә әйтмәде, чыдады... Ул:

 — «Кат тереклеккә караганда — азат үлем артыграк,—диде. Изге максат өчен көрәшеп, каһарманнарча үлә белде». Үз ватанын сөйгән, аңа бирелгән, ватанның азатлыгын, бәйсезле- ген саклап калу өчен җанын корбан итүдән кире тормаган, үлемгә исе китми торган чын патриот образын М. Максуд әнә шулай, гәүдәләндерә. Бу образда без гражданнар сугышының батыр сугышчысын бик ачык күрәбез. Канлы сугыш фронтларында көрәшеп, җиңеп кайткан бу патриотлар: «Хәзер инде мин ул ямьсез дөньяның нигезен җимердем, көлен күккә очырдым. Якты дөнья төзәр өчен эшләргә яңадан синең яныңа кайттым. Эшләрмен—кулларым талыр, маңгайдан тирләрем агыр. Көчле кулымны күтәреп чүкеч суккан саен кешелек дөньясының бәхете артыр, маңгайдай аккан тир тамчылары җирне чылаткан саен кызыл гөлләр үсәр, җимерелгән фәхеш дөньясы урынына дуслык дөньясы, тугайлык дөньясы төзелер. Мин аны төзәрмен. Чөнки: Эш капитал богавыннан котылды. Эш — бәхет, сәгадәт. Мин — эш армиясендә» диләр. Бу чор әдәбиятында, бер яктан, әнә шул рәвешле, ут-көрәш эчендә янып йөрүче патриот образлары гәүдәләнсә, икенче яктан, ил өчен көрәштән баш тартучы дезертирлар, ватан һәм революция дошманнары рәхимсез рәвештә тәнкыйть ителделәр, аларның төрле пычрак эшләре фаш ителде, аларга каршы җәмәгать фикере тупланды. Шулай итеп, гражданнар сугышы чорындагы чәчмә әдәбият әсәрләре дә, тезмә әдәбият әсәрләре кебек үк, шул чорның алдынгы карашларын гәүдәләндерде.

II

Гражданнар сугышы тормышта бик сирәк очрый торган гаять олы вакыйгаларның берсе иде. Үзенең колачы, хезмәт иясе массаларының гаять зур аңлылык, энтузиазм, рух күтәренкелеге белән катнашуы ягыннан, үзенең идея юнәлеше ягыннан үз вакытына чаклы тарихта күрелмәгән сугыш иде. Бу сугыш алдында бөек Франция революциясе дә, Париж Коммунасы да, 1905 елгы революциянең грандиоз вакыйгалары да репетиция булып калдылар. Бу сугыш тирән социаль эчтәлекле сугыш иде. Бу сугыш бөтен кешелек тарихында исем калдырган халык геройларын— Чапаевларны, Щорсларны, Котовскийларны һ. б.ларны тудырды, йөз миллионнарча кешеләрнең психологияләрендә, аңнарында тирән алмашыну тудырды, халыкның иң түбән катлауда яшәгән, иң нык изелгән төркемнәрен актив тормышка тартып чыгарды. Һәрбер чордагы тирән социаль-политик һәм психологик үзгәрешләр үзләреннән соңгы чорда гына тулысынча ачылып, аңлашылып, исәпкә алынып өлгерәләр, аларнын нәтиҗәләре дә, калдыргаң эзләре дә әнә шул яңа чорда, яңа эпохада тулысынча ачыкланып китә. Гражданнар сугышын да тирәнтенрәк өйрәнү, зур күләмле повестьларда аны чагылдыру үзеннән соңгы чор өстенә төште. Татар әдәбиятында гражданнар сугышы 69 «Сугышны бетергәч, Совет иле тыныч хуҗалык төзелеше рельсларына күчә башлады. Сугыш тарафыннан ясалган яраларны төзәтергә кирәк иде. Җимерелгән халык хуҗалыгын аяюка бастырырга, промышленностьны, транспортны, авыл хуҗалыгын тәртипкә китерергә кирәк иде». Яна социаль-экономик шартлар, ил алдында торган яңа бурычлар культура өлкәсе, художество әдәбияты өлкәсе алдында да яңа бурычлар куйдылар, яңа әдәби стильнең үсүенә, эшләнеп чыгуына килешле шартлар тудырдылар. Әйләнә-тирәдәге вакыйгаларны тирәнтен гомумиләштерүче реалистик проза әдәбияты киң мәйдан ала башлады, художество әдәбиятының чыннан да нәфис сәнгать буларак үсешенә, тормышны реалистик чагылдыручы әдәбият буларак үсешенә нык игътибар ителергә тиеш булды. Менә шул киң колач белән җәелеп үсүче әдәбиятның күп төрле, күп кырлы тематикасы эчендә гражданнар сугышы темасы да үзенә почетлы, мактаулы урын алды. Гражданнар сугышы тематикасына иң күп әсәр бирүчеләрдән Кави Нәҗми үзенең кыска һәм озын хикәяләрендә гражданнар сугышының аерым эпизодларын да, сугыш фронтларында актив катнашучы, революция юлында җанын-тәнен кызганмыйча, канлы көрәш алып баручы геройларның образларын да бирде. Үзенең эш-көрәш иптәшләрен һәлакәттән коткару өчен үз-үзен корбан иткән Әптерүш, ак бандаларга каршы батырларча көрәшүче, монастырьда чолгап алынган иптәшләренә ярдәм алып килү өчен, ак бандаларның разведкалары кайнап торган кырларны, тауларны җәяү үтеп штабка баручы Xәйрулла Низамов, чын-чыннан күрәлмәүче Йосыф,—менә болар гражданнар сугышы тудырган ил батырлары образлары. Бу образларны сурәтләгән әсәрләр хәзерге көндә дә сөелеп, яратып укылалар, бу образлар бик күпләргә үрнәк булып хезмәт итәләр. Үзенең матур һәм җиңел, бай тел белән язган «Днепр буенда» исемле хикәясендә Афзал Шамов гражданнар сугышымның аерым бер картинасын—яралы кызылармеец ларның ял итүләрен, лазаретта булган хәлдә, бандитларның һөҗүмнәрен батырларча кире кайтаруларын тасвир итә. Хикәядә кызылармеецлардан Салават, Хәлим, Михайлов кебек батыр егетләр үзләренә аеруча симпатия тудыралар. Бу хикәядә Хәлим белән Рахильнең үзара мәхәббәтләре дә бик ягымлы, бик матур бирелә. Шул ук авторның «Бер мәхәббәт» исемле хикәясендә Нуруллин исемле яшь кызылармеец үзенә аерым игътибарны тарта. Матур, акыллы, тырыш бу егет сугыш боерыкларын җиренә җиткерүдә, сугыш дисциплинасын саклауда бик күпләргә үрнәк булырлык кеше. Аның иң нечкә, иң интим хисләре дә гомуми бурычларга — сугыш бурычларына бәйләнгән. Сугыш интереслары өчен ул бар нәрсәсен, хәтта сөйгән ярын да корбан итәргә хәзер тора. Бу хикәядә үзенең простойлыгы, акыллылыгы, кызылармеецларга иптәшләрчә мәхәббәт белән каравы, шулай ук революция интересларына чын күңелдән бирелгәнлеге белән Салихова Рабига бик нык күзгә ташлана. Йомшак күңелле, эш сөйгән бу кыз походта да, лазаретта эшләгән чакта да кызылармеецларның медсестралары гына түгел, чыи-чыинан якын туганнары булып тора. Кызыл Армия сафында торып, Врангельгә каршы сугышта катышкан Г. Разин иптәш «Сиваш» дигән әсәрендә гражданнар сугышының көньяктагы иң шанлы бер чорын, Перекоп һәм Сиваш ныгытмаларын сугышып алып, Врангельне тар-мар итүне тасвир итә. Гражданнар сугышы эпик әсәрләр өчен генә түгел, драматик әсәрләр өчен дә зур материал бирде. Драматург Таҗи Гыйззәт үзенең «Бишбүләк» исемле пьесасында Волга буйларын шаулатып үткән чех-словак контрреволюциясен һәм аның социаль йөзен тасвир итә. Чех-словак контрреволюңиясенсн эчке каршылыкларын ачып салу белән бергә, Тимеркәй, Маһинур, Корбан, Баранов кебек пролетар революция өчен җаннарын аямыйча көрәшүче батырларны гәүдәләндерә. М. X. Фәйзи, М. Гафури, Ш. Камал, Г. Гобәй һәм башка күп кенә язучыларның әсәрләрендә бу тема төрле яклап яктыртылып үтә. Гражданнар сугышы тематикасы татар совет әдәбиятында оригинал әсәрләрдә яктыртылу белән бергә, рус совет әдәбиятының бу темада язылган иң яхшы әсәрләре татар теленә тәрҗемә ителеп, киң хезмәт массасына җиткерелде. Чапаев дивизиясендә политкомиссар булган большевик язучы Д. Фгрманов үзенең «Чапаев» һәм «Мятеж» исемле әсәрләрен тудырды. Чын-чыннан халык герое, барлык халык массалары эченнән күтәрелеп чыккан һәм үз хакларын анлап, шуны чыннан да саклап калу өчен массовый күләмдә көрәшкә ташланган эпохаларда гына туарга мөмкин булган герой Чапаев Д. Фурманов каләмендә аеруча матур һәм ягымлы булып гәүдәләнә. Карт большевик А. С. Серафимо- вичның «Тимер ташкын» да ае рым шәхесләрнең геройлыклары күрсәтелү белән бергә, бөтен халык хәрәкәте тасвир ителә. Канлы-канлы, хәрәкәтчел масса җиңеп чыгу өчен береккән ирекле, сугышчап, тимер кебек нык көчкә әйләнә бара. Сталин премиясе лауреаты, орденлы язучы, СССР Верховный Советы депутаты академик Алексей Толстойның «Икмәк» исемле әсәрендә гражданнар сугышы чорының иң бөек полководецлары — В. И. Ленин, И. В. Сталин. К. Е. Ворошилов образлары бирелә. Бу сугышның иң әһәмиятле эпизодларыннан көньяк армияне немец оккупантларыннан коткарып калу, Царицын (Сталинград) шәһәрен һәм Кавказ магистрален ак армияләрдән саклау кебек вакыйгалар гәүдәләнә. В. И. Ленин гражданнар сугышы елларында болай дип язды: «Бу сугышның безгә нинди авыр булуын, аның безне нинди бөлгенлеккә төшерүен без барыбыз да беләбез. Ләкин без бары тик үзенең, нәрсә өчен сугышканын белә торган армия, кораллы көч дөньяда беренче тапкыр барлыкка китерелгәнгә күрә генә, үзләренең Совет социалистик республикасын, хезмәт ияләренең капиталистлар өстеннән властен яклауларын, бөтен дөнья пролетар социалистик революция эшен яклауларын чиксез авыр корбаннар бирә торган эшче,пэр белән крестьяннарның дөньяда беренче тапкыр ачык аңлаганнарына күрә генә, бары тик шуңа күрә генә бу сугышның күтәренке энергия һәм күтәренке героизм белән алыш барганлыгын да шулай ук беләбез»! Гражданнар сугышы чоры совет әдәбиятындагы күтәренке рухлылык, энтузиазм да әнә шуның белән аңлатыла да. Гражданнар сугышы чорында безнең яңа гына төзелгән, квалификацияле команда составы булмаган, әле начар коралланган Кызыл Армиябез дөньяның капиталистик дәүләтләре тарафыннан оештырылган интервенцияне җиңеп чыкты. Гражданнар сугышы тематикасына язылган совет әдәбияты Кызыл Армиянең тиңсез батырлыкларын, җиңүне оештыруын, халык массалары арасыннан талантлы полководецларның, командирларның үсеп чыгуларын гәүдәләндерде. Партиянең VIII съезды ябылганда, 1919 нчы елның 23 пче мартында сөйләгән речьтән. Хәзерге көндә .безнең илебез немец-фашист басып алучыларга каршы ил саклау сугышы алып бара. Бу сугышта да безнең Кызыл Армиябез йөзләрчә, меңнәрчә геройлар тудыра, үстерә, чыныктыра. Безнең хәзерге сугышыбызда да яңа Чапаевлар, Котовскийлар, Нуруллиннар, Исмаевлар, Тимеркәйләр, Рабигалар үсәләр; үсәләр генә түгел, болар инде 24 ел буена совет шартларында тәрбияләнгән, совет мәктәпләрендә укыганнар, алар үзләренең белемнәре буенча гражданнар сугышы чоры геройларыннан күп өлеш хәзерлеклерәк булып җитешәләр. Илебез тарафыннан бүген алып барыла торган бөек ватан сугышы шартларында гражданнар сугышын, аның геройларын искә алу безгә бу көрәштә яңа дәрт, яңа энтузиазм бирә, җиңеп чыгуга безнең ышанычыбызны тагы да ныгыта. Ә җиңүгә ышану, сугышта энтузиазмны югалтмау, үз эшеңнең хаклыгын төшенү—җиңүнең иң кирәкле шарты ул!