Логотип Казан Утлары
Публицистика

СУГЫШ ҺӘМ СОЛЫХ

IV

Вязьма янында булган сугышта Кутузов үз гаскәренең дошманны аяктан егу, өзү теләген туктата алмады. Ә инде Вязьма янымдагы бәрелештән соң, качучы французларның да, шулай ук алар артыннан куып баручы русларның да хәрәкәтләре Красное авылына чаклы-сугышсыз үтте. Французлар шундый тизлек белән качалар, рус армиясе хәтта аларның артыннан куып җитәргә дә өлгерә алмый, артиллерия белән кавалериядәге атлар арып кала һәм французларның чигенүе турындагы хәбәрләр һәр вакыт ялгыш булып чыгалар иде. Рус гаскәренең кешеләре тәүлегенә 40 шар чакырымлап бер туктаусыз алга барудан шул чаклы йончыган иделәр ки, алар шуннан да тиз бара алмадылар. Рус армиясенең пи дәрәҗәдә йончыган булуына төшенү өчен түбәндәге фактны ачык аңлау да җитә. Тарутинодан чыккан чакта йөз мең кешедән торган рус армиясе, юлда барганда яраланучы һәм үлүчеләрнең саны биш меңнән, ә клейга төшүчеләр исә нибарсы йөзләп кешедән, артмаганы хәлдә, Красное авылына килеп җиткәндә инде ипле меңгә генә калган иде. Русларның французлар артыннан зур тизлек белән куып барулары рус армиясенә, французларның качулары кебек үк, зарарлы тәэсир итте. Аерма бары тик шунда гына: беренчедән, рус армиясе, француз армиясе кебек, һәлакәт куркынычы астында булмыйча, бәлки үз ихтыяры белән хәрәкәт итсә, икенчедән, французларның авырып артта калучылары дошман кулына эләгә, ә инде артта калучы руслар үз өйләрендә калалар иде. Наполеон армиясенең кимегәннән-кими баруына топ сәбәп бу армиянең артык тиз баруында булды һәм рус гаскәренең дә шул нисбәттә кимүе моңа ачык дәлил булып тора. Петербургтагы һәм рус армиясендәге генераллар французларның юлын өзмәкче булсалар, Кутузовның бөтен тырышлыгы, французларның бу һәлакәтле барышын туктатуга түгел, бәлки, кулыннан килгән кадәр, аны тизләтүгә һәм үз гаскәрләребезнең барышын җиңеләйтүгә генә юнәлдерелгән иде һәм ул Тарутинода да, Вязьмада да шуннан чыгып эш итте. Артык тиз бару нәтиҗәсендә гаскәр эчендә ару, зур югалтуларга дучар булуны күреп торудан тыш, Кутузов гаскәрнең барышъья акырынайтырга мәҗбүр итә торган икенче бер сәбәпне дә күрә иде. Рус гаскәрләренең максаты—французларның артыннан куып бару иде. Французларның качып бара торган юллары билгесез булганлыктан, безнең гаскәрләр аларның үкчәләренә якыннанрак баса барган саен күбрәк җир үтәргә тиеш булалар, һәм бары тик французлардан бераз арткарак калып барган сурәттә генә, французлар үткән борылмалы юлларны әйләнеп йөрмичә, турыдан гына кисеп юлны кыскартырга мөмкин. Л. Н. Толстой Генераллар тарафыннан тәкъдим ителгән барлык оста маневрлар юлны озынайтачак, ә хәлбуки бердәнбер акыллы максат— юлларны кыскарту иде. һәм Кутузов бөтен кампания буена, Москвадан алып Вильнога барып җиткәнче, үзенең эшендә шул бер максатны» күзәтте һәм аны очраклы яисә вакытлы рәвештә генә түгел, бик эзлекле рәвештә тормышка үткәрә килде, бу максатка һич тә хыянәт итмәде. Кутузов французларның җиңелгәнлекләрен, дошманның качуын һәм аны илдән куып чыгарырга кирәклекне белә, акыл яисә фән белән генә түгел, ә бәлки һәрбер рус солдаты кебек, җан белән, рус җаны белән сизә; ләкин шул ук солдатлар белән берлектә, елның мондый кыен вакытында һәм үзенең тизлеге ягыннан моңарчы күз күрмәгән, колак ишетмәгән бу походның бөтен авырлыгын да сизә иде. Ләкин нинди дә булса герцогны яисә берәр корольне плен алып, кемнедер шак катырырга һәм үзләрен күрсәтергә теләүче генералларга, бигрәк тә рус милләтеннән булмаган генералларга менә хәзер нәкъ сугышу һәм кемнедер җиңү вакыты булып күренә, ә хәлбуки хәзер сугышу әшәке һәм мәгънәсез иде. Сугышмаган хәлендә дә әле бер ай эчендә яртысы кимегән армия белән —начар киемле, ярьвм ач солдатлар белән маневрлар ясау турында бер-бер артлы килгән проектларны Кутузов иңбашларын җыерып кына каршылый, чөнки иң яхшы шартлар булганда да, французларның артларыннан куып ил чигенә барыл җитәр өчен, моңа чаклы үтелгән юлга караганда күбрәк җир үтәргә кирәк иде. Ә бу үзен күрсәтү, маневр ясау, дошманны аяктан егу һәм өзү теләкләре рус гаскәрләре французлар белән бәрелешкән чакларда аеруча көчле була торган иде. Красное авылы янында да әнә шулай булды—французларның өч колоннасыннан1 берсен табарга дип ашкына торгач, 16 меңле гаскәр белән бара торган Наполеонның нәкъ үз өстенә сөртенделәр. Бу һәлакәтле бәрелешне булдырмау һәм үз гаскәрләребезне саклап калу өчен Кутузовның күп кенә чаралар 3 . Ееренч дигән сүзне әйтә һәм үлгәнчегә чаклы шул фикерне телдән дә, рапортларда да кабатлый. Москваны югалту Россияне югалту түгел, дигән кеше дә ялгыз ул гьпна була. Солых тәкъдим итүче Лористонга солыхның булуы мөмкин түгел, чөнки халыкның теләге шундый дигән җавапны ул бирә; французлар чигенгән чакта ул ялгыз бер үзе, безнең маневрларның кирәге юк, бөтенесе үз-үзеннән без теләгәннән дә яхшырак булачак, дошманга алтын күпер бирергә кирәк, Тарутино сугышы, да, Вязьма сугышы да, Красноө сугышы да берсе дә кирәк түгел, ил чигенә барып җиткәндә армиядә нәрсә дә булса калырга тиеш, мин бер русны ун французга алмаштырмыйм, дигән сүзләрне ул әйтә һәм ул, безгә күрсәтүләренә караганда, патшага ярар өчен Аракчеевка ялганлаучы ул сарай кешесе, Вильнога барып җиткәннән соң, патшаның кәефен кырып булса да, сугышны чит илдә дәвагл иттерү кирәксез һәм зарарлы булачак дигән сүзне ул бер үзе әйтә. Ләкин аның шул чакта ук вакыйгаларның әһәмиятен аңлаганлыгын коры сүзләр генә раслый алмас иде. Аның бөтен тырышлыклары — карт югарыда китерелгән мисалларда гына түгел, башка бик куп вакытларда да шулай бөтенләй мәгънәсез сүзләр әйтеп, авызьжа ни килде шупьл сөйләп куя торган була. Сугыш һәм солых дигән романнан 23 һичбер чигенүсез — өч тармаклы бер генә максатка: 1) французлар белән бәрелеш өчен бөтен көчне җыю, 2) французларны җиңү һәм 3) алар Россиядән куып чыгарып, гаскәр һәм халык өстеыә төшкән авырлыкны мөмкин булган чакны җиңеләйтү максатына юнәлдерелгән иде. Ул, ашыгуны белми торган Кутузов, кискән хәрәкәтнең дошманы булган Кутузов, сабырлык һәм вакытның узуын көтү дигән девиз белән эш йөртеп, мисле күрелмәгән тантана белән хәзерләнеп, Бородино сугышын оештыра. Ул, Аустерлиц янындагы сугыш башланмас борын ук аның үзләре өчен уңышсыз бетәчәген алдан әйткән Кутузов, Бородинода, бөтен генералларның бу сугышта без отылдык диюләренә һәм җиңгән гаскәрләрнең чигенүләре тарихта мисалы күрелмәгән бер хәл булуга карамастан, бөтенесенә каршы бер сүз, Бородино сугышы безнең өчен җиңү дигән фикерне әйтә, һәм үлгәнчә шул фикереннән кайтмый. Чигенү барган чакта бары тик ул гына, хәзер сугышу файдасыз ди, яңа сугыш башламаска кирәк һәм Россиянең чигеннән үтмәскә кирәк дигән фикерне яклый. Дистәләрчә генә кешеләрнең башларында булган төп теләкне алмаганда, хәзер инде ул вакыттагы массаларның тырышлыкларын һәм ул вакыйгаларның әһәмиятен аңлау авыр түгел, чөнки ул вакыйгалар үзләренең нәтиҗәләре белән бергә безнең алдЫбьпзда ята. Ләкин башкалар барсы да аңа капма каршы фикердә булганы хәлдә, ул карт бер үзе шул вакытта ук вакыйганың халыкчылык мәгънәсен ничек шулай дөрес аңлап, үзенең шул карашында нык торды икән? Күз алдымда барган вакыйгаларның мәгънәсен шундый искиткеч дөрес аңлау аның үзендә булган саф һәм көчле халыкчылык тойгысыннан килеп туа һәм аңардагы шул тойгыны таныганга күрә дә халык ул картны, патша теләгенә каршы килеп булса да, халык сугышының вәкиле итеп сайлый. Аны кешелекнең иң югары биеклегенә күтәргән һәм, главнокомандующий буларак, үзенең бөтен көчен кешеләрне үтерергә һәм кырырга түгел, бәлки кызгануга һәм коткаруга юнәлдергән нәрсә дә бары тик шул тойгы гына. Гади, тыйнак һәм шуңа күрә дә чын мәгънәсе белән мәһабәт булган бу карт кешеләр белән бары тик сүздә генә идарә итүче һәм тарих тарафыннан уйлап кына чыгарылган ялган Европа герое формасына сыймады. Лакей каршында бөек кешенен булуы мөмкин түгел, чөнки лакей ул бөеклекне үзенчә аңлый.  5 нче ноябрь көне Красненский сугышы дип аталган бәрелешләрнең беренче көне булды. Кич кырын, башлары чуальпп, уйларының очын югалткан генераллар, бик күп ялгышлар ясап, бик озак суз көрәштергәннән соң, бөтенләй икенче төрле приказлар тапшырыр өчен адъютантларны чаптыргач, дошманның бөтен яклап качуы һәм аның белән бәрелеш булмаячагы ачык билгеле булгач, Кутузов Красное авылыннан Доброе авылына барырга дип юлга чыкты. Чөнки шушы кенне генә аның баш квартирасы Доброе авылына күчерелгән иде. Көн аяз, салкын. Чырайларына ризасызлык билгеләре чыккан һәм аның артыннан пышын-шашыя сөйләшеп баручы генераллар төркемен иярткәне хәлдә, Кутузов үзенең симез, ак атына атланып җай гына бара. Бөтен юл буенча әле шул көнне генә пленга алынган французлар (ә ул көнне 7 мең кеше пленга алынган иде) учаклар янында төркем-төркем булып җылынып утыралар. Доброе авылыннан ерак түгел, нәрсә эләкте шуңа төренгән, пленный французлар атлары тугарылып алынган француз туплары янында зур бер өер булып шаулашалар иде. Главнокомандующий  Л. Н. Толстой килеп җитәрәк, шау-шу тынды һәм барсының да күзләре атын акрын гына атлатып килүче Кутузовка текәлде; ул башына кывыл кырыйлы ак бүрек, ә өстенә сырган шинель кигән һәм аның шинеле чыгынкы иңбашы өстендә кабарып торган төсле тора иде. Генералларның берсе Кутузовка бу пленный французлар пәм тупларның кайда алынганлыгы. турында сөйли. Кутузов нәрсә өчендер борчылган төсле күренә һәм ул генералның сүзләрен бөтенләй ишетми. Ул, кәефе киткәндәй, күзен кыса төшеп, аеруча мескен кыяфәтле пленный французларга текәлеп карап тора: Француз солдатларының күбесенең борыннары, битләре өшегән, барсының да диярлек, күзләре кып-кызыл булып шешенеп эренләп беткән иде. Юл читендә өерләнел торган бер төркем французлар арасыннан, бер кутырлы солдат белән икенче берсе куллары белән чи итне ботарлап азапланалар иде. Алар үтеп баручыларга тиз генә күз төшереп алдылар, аларның бу карашларында, бигрәк тә кутырлы солдатның карашында ниндидер коточыргыч һәм хайвани бернәрсә бар иде. Кутырлы солдат ачулы күзләрен тиз генә алды да, яңадан үз эшенә тотынды. Кутузов, ул ике солдатка бик озак текәлеп карап торганнан соң, чыраен тагын да сыта төшеп, күзен кысып, уйчан кыяфәт белән башын чайкап куйды. Икенче бер читтәрәк ул бер французның аркасыннан кагып, ягымлы бер кыяфәт белән көлә-көлә нәрсәдер сөйләп торучы рус солдатын күрде. Кутузов шундый ук чырай белән, тагын башын чайкап куйды. Аннан ул әле һаман сөйләвендә дәвам иткән генералдан:

— Нәрсә сөйләдең әле син? — дип сорады. Ә генерал, французлардан алынган һәм хәзер Преображенский полкның алдында яткан байракларны главнокомаидующийга күрсәтергә тырыша иде. Кутузов үзенең уйларын җәлеп иткән нәрсәдән, аерыла алмаган бер төс белән:

 — Ә, байраклар турында әйтәсең икән! — дип куйды. Ул, уйларын чуалткан хәлдә, артына әйләнеп карады». Як-яктан меңнәрчә күзләр, ул ни әйтер икән дип көтеп, Кутузовка карап торалар иде. Ул, Преображенский полкы алдында туктап, авыр итеп көрсенде, аннары күзләрен йомды. Аның иярченнәреннән кайсыдыр, байрак тотып торучы солдатларга ымлап, главнокомандующий янына килергә һәм байракларны аның алдына җәеп салырга кушны. Кутузов берничә секунд дәшми торганнан соң, тоткан урыны буенча сөйләргә мәҗбүр булганлыктан гына сөйләгән төсле, теләр-теләмәс кенә сүз башлады. Аны офицерлар толпасы чолгап алды. Ул офицерларга игътибар белән күз йөртеп чыкты һәьм аларның кайберләрен танып та алды.

— Барыгызга да рәхмәт! — диде ул элек солдатларга, аннары офицерларга карап. Аның акырын гына әйткән сүзләре әйләнә-тирәдә урнашкан тынлыкта аерым ачык ишетелә иде.

— Авыр һәм туры хезмәтегез өчен барыгызга да рәхмәт! Җиңүгә ирештек һәм Россия сезне мәңге онытмас. Мәңгелек дан сезгә! Аннан соң, ул як-ягына каранып бераз вакыт дәшми торды да, ялгышлык белән француз кара кошын лреображенецлар байрагы алдына түбән игән солдатка,

— Ия төш, башын ия төш аның. Түбәнрәк, түбәнрәк, менә шулай, — диде һәм ияге белән солдатларга җәһәт кенә ымлап:

— Ура егетләр, — дип куйды. Меңнәрчә тавышлар:

— Ура-ра-ра! — дип үкерделәр. Солдатлар кычкырган арада Кутузов, ияр өстендә бөгелеп, башын иде һәм аның күзендә мыскыллап көлгән төсле, юаш кына нур балкыды.

— Менә нәрсә, туганкайлар, — диде ул, тавышлар тынганнан соң. Һәм кинәт аның тавышы да, чырае да үзгәреп китте: хәзер инде главнокомандующий түгел, ә бәлки үзенең иптәшләренә ниндидер бик кирәкле нәрсә әйтергә теләүче гади генә карт кеше сөйли башлаган иде. Аның әйтәчәк сүзләрен ачыграк ишетер өчен офицерлар һәм солдатлар торган урыннарыннан кузгалып алгарак елышып куйдылар.

— Менә нәрсә, туганкайлар! Мин сезгә читен икәнен беләм, ләкин нишләмәк кирәк. Бераз түзегез күп калмады инде. Кунакларны озатып җибәрербез дә, аннарьи ял итәрбез. Хезмәтегез өчен патша сезне онытмас. Сезгә бик читен, ләкин шулай да сез үз илегездә — үз өегездә әле; ә алар — күрәсезме, алар нинди хәлгә барып җиттеләр, —дип пленный французларны күрсәтте.

Өтелгән хәерчеләрдән дә начарырак хәлдә бит. Алар көчле чакта без үзебезне аямадык, ә хәзер аларны кызганырга, да ярый. Алар да кеше бит. Шулай түгелме, егетләр? Ул әйләнә-тирәсенә карап алды һәм кешеләрнең ихтирам катнаш аптырау белән үзенә текәлгән күз карашларында үзенең сүзләренә кушылу күргәндәй булды: авыз кырые һәм күз тирәләре җыерчыкланып картларча юаш елмайды һәм аның чырае яктырганнан-яктыра барды. Ул бераз дәшми торганнан соң аптырагандай булып, башын түбән иде. Аннан кинәт башын күтәреп:

— Хәер, кем чакырып китергән соң аларны? Шул кирәк аларга... — дип камчысын селтәде дә, сугышның башыннан бирле беренче тапкыр шундый шаркылдап көлеп, ура •кычкырып сафларын бозган солдатлар яныннан атын юрттырып үтеп китте. Гаскәрләр Кутузовның әйткән сүзләрен бөтенләй үк аңлап та бе[1]термәделәр шикелле. Фельдмаршалның тантаналы рәвештә башланып та, эчкерсез — картларча тәмамланган бу реченең эчтәлеген берсе дә сөйләп тә бирә алмас иде. Ләкин ул речьнең эчке мәгънәсе аңлашылды гына түгел, бәлки аньпң картларча шулай эчкерсез сүгенү сүзләрендә дошманны кызгану һәм. үзеңнең хаклыгыңны аңлау тойгысы белән бергә кушылган бөек җиңү шатлыгы, һәрбер солдатның йөрәгендә яткан тойгы ята иде һәм шуңа күрә алар бик озак вакыт тыела алмыйча шатланып кычкырдылар... Шуннан соң генералларның берсе, сезгә карета китертмикме дип сорагач, Кутузовның артык күңеле нечкәргән булса кирәк, аңа җавап биргән чакта ул кинәт үксеп куйды». VII 8 нче ноябрьда, Красное сугышларының соңгы көнендә, гаскәрләр кунарга туктарга тиешле урынга килеп җиткәндә, караңгы төшә башлаган иде инде. Ул көн һава көне буе салкын һәм тын булып, җиңелчә генә кар явып, кичкә табан аяза төшкән иде. Кар бөртекләре аша йолдызлы кара күк йөзе күренә һәм көн тагын да суыта башлаган иде. Тарутинодан чыккан чакта 3.000 кеше булып, хәзер 900 кешегә калган мушкатерлар полкы үзләренә кунарга билгеләнгән олы юл буендагы авылга, беренче буларак, килеп җитте. Полкны каршы алучы квартирчылар, авылдагы бөтен өйләргә авыру һәм үлек французлар, кавалеристлар һәм штаблар урнашкан булуын әйттеләр. Бары тик полк командиры өчен генә бер өй бар икән. Полк командиры үзенә билгеләнгән өйгә таба китте. Полк авылны үтеп, авыл читендәге йортлар янына мылтыкларын, штыклары белән бер-беренә сөяп, козлы ясап утыртып куйдылар. Полк, күп аяклы бик зур хайван кебек, үзенә оя ясау һәм азык хәстәрләү эшенә тотынды. Солдатларның бер өлеше тездән карга батып, авылның сул ягындагы каен урманы эченә кереп таралдылар һәм, озак та үтмәде, агач арасыннан балта тукылдаган, шытырдап ботаклар сынган һәм көлә-көлә сөйләшкән тавышлар ишетелде; икенче өлеше полк повозкалары һәм бер җиргә җыйналган атлар тирәсендә, казаннар, сухарилар алып, атларга азык биреп маташтылар; өченче өлеше, авыл эченә таралып, өйләрдә яткан француз үлекләрен чыгарып ташлап, штаб кешеләренә торак рәтләү, учак ягарга коры утын агачлары, такталар, түбә саламнары ташу һәм ышыкланыр өчен читән коймалар куптару эше белән булаштылар. Авыл читендәге йортлар артында унбишләп солдат, шау-гөр килеп, инде түбәсе алынган бер сарайның биек читәнен какшатып куптарырга маташалар:

— Ягез, ягез, барыгыз бердән баса төшегез,—дип кычкыралар һәм кар белән капланган зур читән стенаның шытырдавы төн караңгылыгын ерып әллә кайдан ишетелә иде. Менә астагы казыклар ешрак шатырдый башладылар һәм ахырда читән койма, аны этәрүче солдатлар белән бергә, гөрселдәп ауды. Шаркылдап көлгән һәм шатланып кычкырган тавышлар ишетелде.

 — Икешәрләп тотыныгыз. Рочагны китерегез. Менә шулай. Кая тыгыласың син?

— Ягез, барыгыз бердән. Туктагыз әле, егетләр... Кычкырганны көтегез. Барсы да тындылар һәм бархеттан да йомшак ягымлы тавышлы берәү җыр башлады. Җырның өченче юлы җырланып беткәндә егерме тавыш бердән: «Уууу! Бара! Бердән! Әйдәгез, балалар...» дип кычкырып җибәрде. Ләкин, алар барсы бердән көчәнеп тартуга да карамастан, читән әйтерлек кузгалмады һәм тирән тынлыкта кешеләрнең авыр мышнаган тавышы гына ишетелә иде.

— Әй сез, алтынчы ротаныкылар. Җеннәр, шайтаннар. Булышырга килегез. Безнең дә кирәгебез булыр. Алтынчы ротаның егермеләп кешесе авылга барып яткан җирдән яларга килеп кушылды: һәм озынлыгы биш сажень, аркылысы бер саженьлы читән, сыгылып, мышный-мышный баручы солдатларның аркасын кисеп кергән хәлдә, авып урамы буйлап кузгалып китте.

 — Барсаң бар инде... Егыл... Нәрсә дип туктадың? Шул-шул әнә. Алар бер туктаусыз шаярын, кабахәт сүзләр белән сүгенеп баралар иде. Кинәт читән сөйрәп баручыларга очраган бер солдатның, башлыкларча:

— Нишлисез сез? — дип кычкырган тавышы ишетелде.

—Монда господалар бар; өйдә анарал үзе утыра, ә сез, җеннәр, шайтаннар, сүгенәсез. Мин сезне! диде дә, фельдфебель, кизәнеп, үзенең кул астына туры килгән беренче солдатның аркасына тондырды.

—Шыпырт кына барсагыз ярамыймыни? Солдатлар тындылар. Фельдфебель суккан солдат туктады да, читәнгә бәрелеп канаган битен сөртергә тотынды һәм фельдфебель киткәннән соң юаш кына тавыш белән шыпыртлап:

— Кара син, шайтанны, нинди сугыша. Бөтен битемне гкаига батырды хәтта,— дип куйды. Кемдер берәү көлгән тавыш белән аңа:

— Яратмыйсыңмыии?—диде. Һәм солдатлар, тавышларын тыя төшеч, үз юлларына киттеләр. Авылны чыкканнан соң, алар тагын да шулай ук, бер дә кирәксезгә сүгенү сүзләре катнаштырып, кычкырып сөйләргә тотындылар. Яныннан солдатлар үтеп бара торган менә бу йортта югары начальство кешеләре, чәй янында җыелышып, үткән көн һәм киләчәктә булырга тиешле маневрлар турында сөйләшеп утыралар. Суд яктай фланг маршы ясап вице-корольче кисеп кулга алырга уйланыла иде. Солдатлар читәнне сөйрәп килеп җиткәндә, як-якта казан аслары кабынып киткән иде инде. Утын агачлары чытыр-чытыр яна, кар ээп һәм тапталган кар өстендә арлы-бирле, йөрүче солдатларның кара күләгәләре күренәләр. Бөтен тирә-якта балта, кылыч вышлары ишетелә. Бөтенесе буенча түгел, бәлки үз-үзен эшләнә. Төнлә ягар өчен запас ташыла, башлыкларга шалашлар ясала, котелоклар кайный, мылтыклар һәм амуниция тәртипкә китерелә иде: Сигезенче рота сөйрәп алып килгән читәнне төньяктан ярым түгәрәк рәвешендә, иске сукалар белән терәтеп, төньяк җиленнән ышыклау ясап куйдылар да, аның алдына учак ягылды. Боргы уйнаганнан сок, саналып, кичке ашны, ашадылар да, учак тирәсенә урнашып, тәмәке тартырга, кайсы аяк киемен төзәтергә, кайсы шыр ялангач чишенеп бетләрен кыздырырга тотынды. VIII Шул ук вакытта рус солдатларына яшәргә туры килгән әйтеп бетергесез авыр шартлар эчендә —18 суыкта, баш өстендә түбә, аякка җылы итек, өскә кияргә тун, хәтта ашарга җитәрлек азык булмаганы бер хәлдә солдатлар бик боек һәм күңелсез булырга тиеш кебек иде. Киресенчә, беркайчан да, материаль яктан иң яхшы шартлар эчендә булганда да, гаскәрнең шул вакыттагы кебек күтәренке күңелле, җанлы чагы булмады. Бу нәрсә гаскәрнең хәлсезләнә, боега башлаган өлеше һәр көнне чыгарылып ташлана барудан килә иде. Һәм хәзер тән һәм рух ягыннан зәгыйфьләр күптән артта калып, рух һәм тән көче буенча гаскәрнең иң яхшы өлеше — чәчәге генә калган иде инде. Читән корган сигезенче рота янында күбрәк халык җыелды; Анда ике фельдфебель дә килеп утырган һәм алариыц учаклары да яктырак яна иде. Алар читән ышыгында утыру хакы өчен утын китерүне таләп иттеләр. Күзенә төтен тулса да, ут яныннан читкәрәк китәргә теләмәүче җирәнсу кызыл чырайлы бер солдат:

— Әй, Макеев, кайда югалдың син,.., бүре ашадымы әллә үзеңне? Утын китер!— дип кычкырганнан соң, икенче солдатка дәште:

—Бар, булмаса син китер ичмасам утынны, карга! Җирән солдат үзе унтер-офицер да, ефрейтор да түгел, ләкин таза солдат булганлыктан, үзеннән зәгыйфьрәкләргә әмер биреп утыра иде; Карга дип дәшелгән очлы борынлы, кечкенә, ябык солдат, карулашмыйча гына аның әмерен үтәргә дип, урыныннан торган иде дә, ул арада учак яктысында бер кочак утын алып килүче яшь бер солдатның матур, зифа гәүдәсе күренде;

— Китер монда; Менә ичмасам шәп; Утыннарны ваткалап, авызлары һәм шинель чабулары белән өрдерә торгач, алар чытырдап, ялкынланып янып китте. Солдатлар, учак янына елыша төшеп, трубкаларын кабыздылар. Утын китергән матур, яшь солдат, куллары белән бөеренә таянып, туңган аякларын бер урында бик оста һәм җитез генә тыпырдатырга тотынды. Үзе җырының һәрбер иҗеген әйткән саен очкылык тоткан кебек итеп такмаклады:

— Ах, энекәем, чык салкын да, бик шәп мушкатерга; Ул арада җирән солдат, биюченең Олтаны купканын күреп алып:

— Әй, олтаның төшә. Ну зәһәр биисең,—дип кычкырды. Биюче, туктап олтанын куптарып утка ташлады. Аннан:

— Чынлап та, туган, — дип, утырды да, сумкасыннан күк француз сукносы кыйпылчыгы алып, аягына чорнады, һәм аякларын утка табан сузып:

Парланып катты, —дип өстәп куйды;

— Озакламый яңаны бирерләр. Бөтенесен кырып бетергәч, барыбызга да икешәр кием товар бирәчәкләр дип сөйлиләр. — Ә Петров торып калды бит такн, эттән туган нәрсә, — диде фельдфебель. Икенчесе:

— Күптән сизеп тора идем мин аны, — дип куйды.

— Әйтәсе дә юк, солдат түгел, солдатенок. —

 Ә өченче ротада кичә тугыз кеше тулмаган, диләр.

— Ә менә аягыңны өшетсәң кая барырсың?

— Ә, юкны сөйлисез, — диде фельдфебель. Бер карт солдат, аягымны өшеттем дигән солдатка шелтә белән:

Син дә шуны телисеңме әллә? — дип куйды. Ул арада әлеге карга дип аталган очлы борынлы солдат, калты- рапан нәзек тавыш белән кинәт сүз башлады:

— Ә син нәрсә уйлыйсың? Симез кеше арыклар; ә арыкладыңмы — үлем. Менә мине генә ал. Егәрем юк, — дип кинәт кенә гайрәтләнеп фельдфебельгә әйтте:

Гошпитальгә җибәрергә куш мине; тәнемнең сызлавына чыдарлык түгел; юкса барыбер калмый хәлем юк... Фельдфебель аңа тыныч кына җавап бирде: — Я, ярар, ярар. Солдат тынды һәм сөйләшү дәвам итте. Солдатларның берсе:

— Бүген ничаклы французны җыйдык; ә берсенең дә әдәм рәтле итеге юк диярлек, исеме генә итек, — дип яңа нәрсә турында сүз башлады.

— Казаклар чишендергәннәр аларны. Полковникка өй арчыганда ничаклысын чыгарып ташладылар. Карарга кызганыч, егетләр, — диде биюче.

— Кузгата башлаганнар иде үзләрен; ышанасызмы, берсе тере булып чыкты, үзенчә нәрсәдер тәтелдәргә тотынды.

— Үзләре чиста халык, егетләр, — диде беренчесе.

— Ап-ак, менә нәкъ ак каен төсле; әйтерсең затлы нәсел.

— Ә син ничек уйлыйсың? Ул барлык званиедән дә җыйган.

— Ә безнеңчә бер сүз дә белмиләр,— диде биюче аптыраган кыяфәттә елмаеп, — мин ана: «кайсы патша кешесе?» дим, ә ул үзенекен сөйли. Әкәмәт халык. Ул арада французларның ак тәнле булуларына гаҗәпләнгән солдат сүзен дәвам иттерде:

— Шунсы гаҗәп бит, туганкайлар. Мужиклар сөйли: Можайск янындагы сугыштан соң үлекләрне җыярга тотынган идек, ди. Ә аңарчы аларның үлекләре бер айга якын яткан булган инде. Менә шулай, кәгазь күк ап-ак булып ята, ди, бер тамчы гына да исләнмәгән ди, ичмасам.

— Суыктан шулай булдымы икән соң ул?

— Әх, син акыллы баш. Суыктан, имеш. Эссе иде бит. Салкыннан булса, безнекеләр дә сасымаган булыр иде. Юк шул, безнеке янына килсәң, ди, череп кортлап беткән, ди. Алып барган чакта битебезгә яулык бәйлибез, чыдар хәл юк, ди. Ә аларныкы кәгазьдән ак һәм бер тамчы да исләнмәгән, ди. Барсы да бераз дәшми тордылар. Фельдфебель:

— Ризыктан шулайдыр ул. Байлар ашы ашаганнардыр, — дип куйды. Аңа каршы төшүче булмады.

— Шул мужик сөйләп торды, Можайск янындагы сугыштан соң ун авылның кешесе 20 көн буена үлек җыйнадык, ди. Шулай да барсын да ташъип бетерә алмадык, ди. Ул бүреләрне, ди... Карт солдат:

— Ансы чын сугыш иде шул, — дип куйды.

— Искә тешерерлеге дә бар; юкса аннан соңгылары... кеше азабы гына.

— Чынлап та, абзый кеше, өченче көн без әнә шулай, өсләренә йөгереп бардык. Кая ул сиңа, яннарына якын җибәрмиләр. Ятерәк мылтыкларын ташладылар. Тезләнделәр. Пардон, ди. Сугышмени бу. Әле сөйләделәр, Платов Полной-; иың үзен ике тапкыр алган, ди... Русча бер сүз белми. Ала, ала, инде кулга эләкте дигәндә генә — кошка әверелеп оча да китә, имеш. Үтерергә дә ярамый.

— Карап торам-торам да, ялганларга оста да соң син, Киселев.

— Нинди ялган булсын, ихластыр менә шулай.

— Минем кулга эләксә, мин аны тоткач та җиргә күмәр идем дә, өстенә усак казык кагып куяр идем. Ничаклы халыкны әрәм итте бит.

— Барыбер башын бетерербез, җир йөзендә йөртмәбез, — диде карт солдат, иснәнеп. Сүз тукталды. Солдатлар ятырга җыена башладылар. Бер солдат киек каз юлына карап сокланып:

— Бакчы, йолдызлар нинди, сөйләшәләрмени, әйтерсең, хатыннар киндер җәйгәннәр, — дип куйды.

— Ашлык уңасы елның галәмәте ул, егетләр.

— Утын кирәк булыр әле тагын.

— Аркаңны җылытсаң, корсак туңа. Менә әкәмәт.

— Я, ходай.

— Нәрсә төртешәсең, бер сиңа гынамы әллә ул ут? Кара... ничек җәелеп яткан. Акырынлап урынлаша барган тынлык эчендә кайберәүләрнең гырлап йокыга киткән тавышлары ишетелде; калганнары ара-тирә үзара сөйләшкәләп, бер яктан икенче якка борылып җылынып яталар иде. Икенче якта, йөз адымнар чамасы читтәрәк, янган икенче учак тирәсеннән берничә кешенең бердән шаркылдап көлгән тавышы ишетелеп китте.

— Күр, бишенче ротада ничек тәгәрәшеп көләләр, — диде солдатларның берсе.

—Халык җыелган анда — коточкыч. Бер солдат урыныннан торып бишенче рота ягына китте һәм озакламый кире әйләнеп кайтты.

—Көлмәслек түгел анда. Икс хранцуз килеп ябышкан үзләренә. Берсе бөтенләй өшегән, ә икенчесе шунлый әрсез, ис китмәле. Такмак әйтә. Шулай диген? барып каратта кирәк... Берничә солдат бишенче ротага табан киттеләр.

IX

Бишенче рота нәкъ урман кырыена урнашкан. Кыр уртасында дөрләп янган учакның уты бәс белән авырайган агач ботакларын яктыртып тора иде. Төн урталарына таба бишенче рота солдатлары урманнан кар ерып килүче аяк тавышлары һәм чыбык-чабык чытырдаган тавышлар ишеттеләр.

— Аю, егетләр, — диде солдатларның берсе. Барсы да, башларын күтәреп, колак салып тыңлап торган арада урман эченнән бик сәер генә киенгән һәм җитәкләшеп учак яктысына ике кеше килеп чыктык Болар урманда качып калган ике француз иде. Алар, карлыккан тавыш! белән солдатларга үзләренчә нәрсәдер сөйли-сөйли, учак янына килделәр. Берсе, офицер шляпасы кигән һәм озын, Залетаев... Ззлетаев көчәнеп:

— Кыо...,—диде дә, тырыша-тырыша иренеп бүлтәйтеп:

Кыо ю-ю... — дип сузды һәм, — летриптала, де бу де ба и дегравагала, ’— дип Җырлап куйды.

— Ай, шәп! Менә сиңа хранцуэ. Ой... ха-ха-ха-ха. Тагын ашыйсың киләме? — Ботка бир син аңа, бер ачыкканнан соң тиз генә тамак туймый бит ул. Морельтә тагын ботка китереп бирделәр, һәм ул көлә-көлә өченче котелокны ашарга тотынды. Морельгә карап торучы яшъ солдатларның барсының да йөзләрендә шатлыклы елмаю балкый иде. Андый юк-бар белән маташуны яхшысынмаган карт солдатлар учакнын икенче ягында ятып торалар, ләкин алар да ара-тирә, башларын калкытып, Морельтә елмаеп каран куялар иде.

— Алар да кеше бит, — диде карт солдатларның берсе шинелен төренә төшеп.

— Орем дә үз тамырында үсә.

— Ходай! Никадәр күп йолдыз. Көн суытыр ахрысы.

Һәм барсы да тындылар. Йолдызлар, хәзер үзләрен беркем дә күрмәячәген белгәндәй, кара күктә уйнакларга тотындылар. Француз гаскәрләре математик дөрес прогрессия тәртибендә көннән көн кими — эри бардылар һәм ул хакта шундый күп язылган Березинаны кичеп чыгу моменты кампаниянең хәл иткеч бер эпизоды, түгел, бәлки француз армиясен кырып бетерү этапларыннан берсе генә иде. Березина хакында шундый күп язганнар һәм язалар икән, ул хәл французларда менә нәрсәдән килеп чыга. Француз армиясенең өстенә төшкән авырлыклар аңарчы аз булганлыктан артык сизелерлек булмый килә дә, Березина күперендә кинәт бер моментка тупланып, барсының да хәтеренә сеңеп калырлык фаҗигале бер күренеш төсен алган була. Ә инде русларның Березина турында күп язу һәм сөйләүләренә сәбәп бары тик шул гына: сугыш кырыннан әллә кая торган Петербургта (шул ук Пфуль тарафыннан) Наполеонны Березина елгасында стратегик тозакка төшереп тоту планы төзелгән була. Барсы да ул эш нәкъ шул пландагыча булыр дип ышаналар һәм шуңа күрә дә французларны әнә шул Березинаны кичү һәлак итте диләр. Хәлбуки цифр күрсәтүенә караганда, французларның Березпнаны кичкән чакта күргән һәлакәте орудистләр һәм кешеләр югалту ягыннан Красное сугышы дәрәҗәсенә барып җитми. Березина елгасын кичүнең бердәнбер әһәмияте шунда ки, ул дошманны кисү планнарының бөтенесе ялгыш булып, бердәнбер дөрес юл Кутузов юлы һәм бөтен гаскәр массасы таләп иткән бары тик дошман артыннан куыл бару юлы гьчна икәнлекне раслады. Французлар толпасы, үзенең максатына ирешер өчен бөтен энергиясен җыеп, көчәйгәннән-көчәя барган тизлек белән кача. Ул, яраланган ерткыч төсле, йөгереп бара һәм аның юлына аркылы төшәргә ярамый иде. Моны кичүнең оештырылуы гына түгел, бәлки шул кичүләр аша ясалган хәрәкәт үзе дә исбат итте. Күперләр җимерелгәннән соң, коралсыз солдатлар, һәм французлар обозында булган балалы хатыннар, Москва кешеләре барсы да инерция көче буенча, бирелмичә, һаман алга каекларга, бозлы суга йөгерделәр. Бу омтылыш акыллы омтылыш иде. Качучыларның да, куа баручыларның да хәле бердәй начар, Үзенекеләр янында калганда, авыр хәл эчендә булса да, кеше үз иптәшенең ярдәменә һәм үзенекеләр арасында биләгән урынына таянса, пленга калганда ул шундый ук авыр хәлдә булу белән бергә, тормыш кирәк-яракларын бүлгәндә түбәнрәк баскычта калуын күз алдына китерә. Русларга плен төшкән кешеләрнең ни хәлдә икәнлекләрен белеп торуның французларга кирәге дә юк; руслар коткарып калырга бик теләсәләр дә, аларның яртысы суыктан һәм ачлыктан үлеп бетә бара; һәм французлар моның башкача мөмкин түгеллеген сизәләр дә инде. Французларны арада иң нык кызганучы рус офицерлары да һәм рус армиясендә хезмәт итүче французлар үзләре дә әсирләр өчен бернәрсә дә эшли алмадылар. Французларны рус гаскәрләренең үзенең авыр хәлдә булуы һәлак итә иде. Икмәк һәм кием-салымны кирәк булган ач рус солдатларыннан алып, хәзер инде зарарсыз да, гаепсез дә булган, ләкин шуның беләк бергә кирәге дә калмаган французларга бирергә ярамый иде. Кайберәүләре шулай да иттеләр, ләкин андый хәл бик сирәк булды. Артта күзгә күренеп торган һәлакәт алда өмет. Караблар яндырылган; бергәләп качудан башка котылу юлы юк; һәм французларның барлык көче шул бергәләп качуга юнәлдерелгән иде.