ПОЭЗИЯ
ФАТИХ КӘРИМ
ИДЕЛ ЕГЕТЕ
1.
Язгы җил Днепр суын
Дулкынландыра,
Сөремләнеп бөтерелә
Упкыннар гына.
Язгы җил куа өереп,
Оча болытлар,
Украина кырларында
Ярыла туплар.
Алда елга, алда күпер,
Алда зур авыл,
Фашистлар яндыра аны,
Төтәп тора ул.
Ташыган елга дулкыны
Сикерә ярга,
Гүя нәфрәт булып ыргый
Ут фашистларга.
2.
Күпер төбендәге өйнең
Ишек алдында,
Тачанкага парлап җиккән
Атлар янында, —
Сокланып туймаслык чибәр
Украин кызын
Газаплый фашист офицер
Күкрәген изеп;
Мәсхәрәләп өлгермәгән
Бу ал чәчәкне,
Бәйләп салып тачанкага,
Алып китмәкче.
Алып китеп еракларга
Хур итеп йөртер,
Чирканмас шакал канлы җан,
Хур итеп үтерер.
Җыр бакчасы — Украинаның
Киң даласында,
Днепр дулкыннарының
Моңы астында
Үскән кыз, тешсез фрицка
Башын исенме,
Карлыган кебек күзеннән
Яшен түксенме? — Хай,
Үлсәм үлим, төкереп үлим
Кипкән йөзеңә...
Каера кулын, бәйләгән бау
Шартлап өзелә.
Чыга кыз йөгереп урамга –
Күпер катына,
Фриц, битен сөртә-сөртә,
Куа артыннан.
Урам болай да тын түгел,
Урам айкала,
Ә елга... текә ярыннан
Ашып чайкала.
Канга каткан шинельләрен
Җиңеннән сөйрәп,
Акайган күзле немецлар
Артка йөгерә.
Яу булып килә авылга
Безнең армия —
Кырларда данга күмелгән
Кавалерия.
Ашкынган атларның көмеш
Дагаларыннан
Алтын очкыннар бөркелә,
Гөрселди кырлар.
Йолдыз кашка җирән атта
Айкап кылычын,
Кипә алдан татар егете
Кош кебек очып;
Чәм белән кызган кылычы
Җилдә суынмас,
Фашистларның, башын кисү
Бәйгесе бу яз.
Тар күпернең уртасына
Танк куелган,
Бикле тимер капка булып
Бердән бер юлга.
Йолдыз кашка зур танкның
Янына җитә,
Тоякларын да тигезми
Сикереп үтә,
Егет килгән юл аша кыз
Чыгып өлгерә,
Ә фриц... башы киселеп
Җиргә бөгелә.
Күз иярмәс тизлек белән
Айкал кылычын,
Үтә егет киң урамнан
Кош кебек очып.
Ярышып үтә атлылар,
Гөрселди урам,
Урамда, алмагач төбендә,
Кыз басып тора;
Ике кулы күкрәгендә,
Төшме бу, өнме?
Өн бу, өн, алып килде яз
Ул көткән көнне.
Язгы җил иркәли кызны,
Сыйпый чәчләрен,
Алмагач сибә чәченә
Ак чәчәкләрен.
3.
Кич белән тын, зәңгәр күктә
Нур сибеп безгә,
Кабына алтын йолдызлар,
Тулган ай йөзә.
Азат ителгән авылда
Гөр килә халык,
Хуҗасы бар, янмый калган
Һәр өйдә шатлык.
Яна көч белән дошманны
Көл итәр өчен,
Атлылар да бу авылда
Ял итә кичен.
Офицер кулларын бәйләп
Алып китәргә Фатих Кәрим
Уйлаган кыз, өйләрендә
Белми нишләргә;
Әнкәсе тоткан бер эшкә
Үзе керешә...
Йолдыз кашкалы егет тә
Аларга төшкән.
Егет лампа яктысында
Мылтык тазарта;
«Чак таптатмадың бит», ди кыз,
Аны шаярта.
«Тапталудан коткарды ул
Сине, кызкаем!»
Ди әнкәсе, чәй утырта,
Куя ак маен.
— Солы салып керим әле
Синең атыңа,
Дип кыз чиләк алып чыга
Ишек алдына.
Чәйдән соң йокларга ята
Өйдә барсы да;
Тик кыз гына сүнәр-сүнмәс
Ут яктысында
Кызыл ефәк тасмалардан
Нәрсәдер тезә...
Ә тышта төн, хыялый төн,
Тулган ай йөзә.
4.
Төн үтә, таулар артына
Тулган ай бата,
Украина, кырларыңда
Язгы таң ата.
Украина, Украина!
Бөек ватанның
Бөтен милләтләре сине,
Бу язгы таңның
Чык кунган чәчкәләредәй,
Якын күрәләр,
Синең бәхетеңне даулап
Утка керәләр.
Көрәшләрдә алган даның,
Ул—ватан даны,
Халкың түккәй ялкынлы кан
Ул — ватан каны.
Даныңны, ялкынлы каныңны
Таптатмас өчен,
Ватан кояшы — юлбашчы
Туплый ил көчен.
Ул туплаган көч, дошманны,
Гадәттәгечә,
Җидегә бөкләп салачак
Кабер эченә.
5.
Төн үтә, таулар артында
Тулган ай бата,
Украина кырларында
Язгы таң ата.
Кыз өйдә юк, тик әнкәсе,
Ул кабалана,
Егетнең юл капчыгына
Күчтәнәч сала:
«... Аларның үзәккә үтүе
Кабатланмасын,
Кисегез, кис, берсенең бер
Башы калмасын»
Тик сак йөре, уяу бул, ди,
Егетне сөя,
Тыныч бул, әби, ди егет,
Шинелен кия;
Кесәсенә кулын тыкса
Көтмәгән шатлык:
Хушбуй сипкән, исмен чиккән
Батист кулъяулык.
Кылычыи алса кулына,
Тагы да кызык:
Үткер кылычның сабында
Кызыл ефәк чук.
Ничек аның ашкынмыйча йөрәге түзсен,
Канатланып чыга егет,
Чыкса ни күрсен:
Улакка менеп баскан кыз,
Кашка янына,
Кызыл ефәк бантик бәйли
Маңгай ялына.
Яңгырый шул чак авылда
Сигнал тавышы,
Югары мүтәрә кашка
Бантиклы башын;
Чылтырый чылбыр тезгене,
Кешнәп җибәрә,
Улак янындагы ташка
Дагасын бәрә.
Чабышып бар урамнардан
Атлылар үтә,
Ватанның изге сугышы
Аларны көтә.
«Вакыт тар, әйтер сүземне,
Язып хатыма,
Җибәрермен», ди дә егет,
Менә атына.
«Я, исән бул», дип кул суза,
Ә кыз... кузгалмый,
Ә үзе коңгырт күзләрен
Егеттән алмый.
Карый кыз күзен тутырып,
Тик бераз боек,
Их, бу күзләр карашында
Ниләр генә юк!
Бу күзләр ниләр әйткәнне
Тел белән әйтсәң,
Яки алар, кош моңыдай
Җырга әйләнсә,
Күкләргә җәеп хыялны,
Бер тыңнар идең,
Күзләрне йомып ахырдан
Бер сулар идең.
Ник яшьлекнең тойгылары
Тирән бу чаклы»,
Түзми егет, иелә дә,
Кызны кочаклый:
«Гомерем булса, бәлки синдер
Бәхет йолдызым...»
Үбә суырып татар егете
Украин кызын.
Авызлыгын чәйни-чәйни,
Тып-та тын басып,
Ярсудан янарга торган
Йолдыз кашкасы,
Егетнең кызны суырып
Үбү тавышын —
Арт аякларына баса,
Каерып башын,
Үзен каулау, дип аңлый даг
Ыргый югары...
Кыз кала капка төбендә
Сузып кулларын.
Данлы көрәш барган якка
Кулларын сузып,
Озата Идел егетен
Днепр кызы.
МУСД ҖӘЛИЛ ШИГЫРЬЛӘРЕ
★
НЕМЕЦ СОЛДАТЫНА
Сугыш белән килдең безнең җиргә,
Вәхшәт, золым безгә китердең.
Илебезнең тыныч өйләренә
Комсыз ерткыч булып сикердең.
Нинди шәфкать булсын хәзер сиңа?
Үз башыңа алдың кылычыңны!..
Каның белән, куркак
Җаның белән
Түлә инде хәзер бурычыңны!
Өлешеңә чыккан көмешең.
Без барабыз алга, безнең юлда
Ватык туплар, сынган мылтыклар.
Кокардалы яшел каска ята,
Үлек тәне төсле тутыккан.
Юл чатында кабер; ашык-пошык
Тәре кадап, каска элгәннәр.
«Ясин» укый кабер хуҗасына
Ач козгыннар, арык тилгәннәр.
Тере чакта тәре хуҗасының
Бик эредән булган теләге,
Ул булмакчы булган бу җирләрдә
Алпавытмы шунда, түрәме?!
Хыялында аның совет халкы
Эшләп йөргән күндәм кол булып.
Тик «бичара» үзе җир астына
Кереп яткан салкын көл булып.
Шулай, немец безгә килсәң дә син
Өмет итеп илнең җимешен,
Бер колач җир белән агач тәре —
Өлешеңә чыккан көмешең.
КЫЗ ҮЛЕМЕ
Йөз яралы кызылармеецны
Алып чыкты сугыш кырыннан. Я
раларын бәйләп, һәркайсына
Су эчерде ул үз кулыннан.
Яңгыр төслe җиргә пуля яуды,
Мина очты күктән котырып.
Ә ул кырда йөзнең берсенең дә
Ташлап калдырмады мылтыгын.
Тик... йөзенче кабат барышында
Екты аны мина аяктан.
Чагылдырып аның йөрәк канын
Иелделәр данлы байраклар.
Менә ята ут кыз носилкада,
Җил иркәләп үбә чәченнән.
Болыт төсле куе керфекләре
Зәңгәр күзен аның яшергән.
Ярым ачык юка ал ирнендә
Катып калган тыныч елмаю.
Әйтерсең лә, нидер сөйли-сөйли
Көлемсерәп аңын җуйган ул.
Йөз тормышны кабызып, кинәт кенә
Үзе сүнгән бу яшь гомернең
Даны яшәр, чиксез батырлыкка
Рухландырыш йөз яшь күңелне.
Бу йөрәктә яшьли тынган яшьлек,
Көн тудырган ал таң шикелле,
Дошманнарга үлем, ә үзенә
Мәңге үлмәс яшәү китерде.
Волхов фронты.
Апрель, 1942.
ҮЧ
Ял итәргә килеп туктый гаскәр,
Каршы ала колхоз өйләре.
Карап тора буйга җиткән сылу,
Урам киртәсенә сөялеп.
Озын походларны үткән гаскәр
Килеп туктый сусап, талҗыгып.
Йөгрә-йөгрә безгә ул китерә
Чишмә суларының салкынын.
«Ләкин сугышчының шаян сүзенә дә
Илтифатсыз, дәшми, җавапсыз.
Сугышчылар һаман сүз сузалар
«Бигрәк эре, бигрәк гаҗәп кыз!»
Йөзләрендә шиңгән алсулыклар,
Күзләренең боек карашы».
Әллә ничек сиңа серле бага —
Хәтерләтә йөрәк ярасын...
Шул авылда үсте уйнап-көлеп,
Сөя иде ялан, кырларны.
Үтә иде инеш буйларыннан,
Үтә тае яшел урманны.
Татлы уйлар белән ләззәтләнеп,
Иген пешкән татлы җәйләрне,
Кояш нурларымнан иркәләнеп,
Йөгрә-йөгрә көлтә бәйләде.
Шул кырлардан сөйгән Вашошасын
Ватан сугышына озаткан.
Кара керфекләрен җиргә кадап,
— «Аерылабыз, бәлки озакка!».
— «Ох, Валя, Валя, кыр иркәсе,
Яшә рәхәт, яшә кайгысыз.
Иртән көлеп чыккан кояш кебек,
Без җиңүче булып кайтырбыз.
Туй ясарбыз—дөнья туе белән
Бергә булыр, иркәм, безнең туй.
Чәчәкләрнең иң-иң матурларын
Мин кайтуга, җаным, сайлап куй...»
Уйланылган нинди татлы уйлар,
Ни кадәрле асыл теләкләр,
Мәңгелеккә онытылмаслык булып,
Урын алган кайнар йөрәктә...
Немец бандалары басып алды
Гөрләп торган шаулы авышны.
Хурладылар көчләп хатын-кызны,
Таладылар соңгы кабымны.
Шушы көнне Валя әтисенең
Соңгы иркә сүзен ишетте.
—«Сау бул, кызым!»—диде, кочып үпте,
Ау мылтыгын үзенә иш итте.
Карурманның серле сукмагыннан
Ау мылтыгын асып иңенә,
Китте партизаннар эзе буйлап
Ярдәм өчен туган иленә...
Ул көннәрдә камчы хөкем сөрде,
Авыл торды канлы яшь түгеп.
Безнең Валя, Валя, гүзәл Валя
Югалтты шул гүзәл яшьлеген.
Башта партизанка исеме тагып,
Сүгнә-сүгнә сорау алдылар.
Валя дәшми. Кичен таш келәткә
Яптылар да йозак салдылар.
Багалмадай йөзле гүзәл Валя
Чандыр офицерга ошаган.
Кеше каны эчеп күбенгән дә,
Ачы күз яшенә сусаган.
Ак кар битен саргылт ай үпкәмдә
Валя үткән авыл урамын,
Һәм шул көнне сакчы ишетеп торган
Яп-яшь кызның үксеп елавын.
Күкселләнеп кышкы таң атканда
Кыз чагында үткән урамын
Хатын булып үтеп киткән Валя,
Кайнар күз яшенә уралып.
Шул Валя өйгә кире кайткан,
Тик яшьлеге кире кайтмаган.
Уйчанланган, йөзе аксылланган,
Ашамаган, берни капмаган.
Озын походларны үтеп гаскәр
Ял итәргә бүген туктаган.
Яшь комиссар күптән эш өстендә,
Кояш әле, ялкау, чыкмаган.
Күзен алмый карап торган кебек
Сөйгән кызын артык яратып.
Ак кәгазьгә төшеп эрегәндәй
Комиссарның үткер карашы.
— «Иптәш комиссар! Мине частегызның
Сугышчысы итеп алыгыз!
Намусым даулап барам үч алырга,
Пулеметчик итеп языгыз...»
Колонналар булып безнең гаскәр
Көнбатышка узган чагында,
Күзләрендә ачы нәфрәт тоткан
Уйчан кызны күрдем тагын да.
Пар ат җиккән җиңел тачанкада
Пулеметы белән ялгызы,
Ил алдында үзенең намусын яулап
Үч алырга китте ил кызы
Хәрәкәттәге армия.