Логотип Казан Утлары
Публицистика

М. ГОРЬКИЙ ҺӘМ СОВЕТ ВАТАНЫ

Үлүенә Горькийның бөек әсәрләре барысы да иң гүзәл милли горурлык хисе белән сугарылганнар. Рус халкына чиксез ңык ышанган бу язучы халык геройлары һәм героикаларының иң сөйкемле һәм иң көчле образларын иҗат итеп калдырды.  Горький Советлар Союзында кешеләрнең ирекле эшчәнлекләре турында һәрвакытта да соклангыч бер шатлык белән сөйли һәм яза иде. Язучының иң матур һәм иң яшерен хыяллары безнең совет чорында тормышка аштылар. Менә шуңар күрә дә М. Горький СССР да хезмәт процессларының поэзиясен хис итәргә, аны сизә белергә шундый энтузиазм белән чакырып килде дә. Горький халыкны җиңелмәс көч дип таный, халык — чиксез энергия чишмәсе дип, ул халыкка бик нык ышана иде. «Халык — ул барлык материал кыйммәтләрне тудыра торган көч кенә түгел, ул рухи кыйммәтләрне тудыра торган бетмәс-төкәнмәс чишмә дә. Халык ул җирнең барлык бөек поэмаларын, барлык трагедияләрен һәм алар арасында иң бөеге булганын —бөтен дөнья культурасы тарихын да тудырган һәм заманы, иҗатының гүзәллеге һәм даһилыгы ягыннан беренче дәрәҗәдәге философ һәм шагыйрь дә. Горький үзенең әсәрләрендә бөек рус халкының матур сыйфатларын билгеләп үтә. Аның «Окуров шәһәрчеге» дигән повестында «мастеровой кеше» Тиунов болай ди: «Сиңа чын күңелемнән әйтәм: җир йөзендә рус халкы бик яхшы халык... Яхшы күңелле, сәләтле халык!» «Ана» повестенда гади бер кешенең речендә шул ук хис чагыша: «— Ниловна, нинди яхшы кешеләр алар. Мин яшъ эшчеләр турында әйтәм — алар шундый нык, сизгер, һәммә нәрсәне дә төшенергә сусап торалар. Аларга карыйсың һәм Россиянең җир йөзендә ин ачык демократия булачагын күрәсең». Горькийның бөтен художество иҗаты һәм иҗтимагый-политик эшчәнлеге ватанга иң тирән мәхәббәт белән сугарылган. Горький рус халык массаларының бөек иҗат көчен күрә һәм аңлый алмаган. кайбер язучыларны бик катьь гаепләп килде. Ул бу турыда болай дип язды: «Әгәр дә дворян язучылары революционерны сурәтләргә алыналар икән, алар аны я чит илдән килгән болгар итеп яки сүздә генә бунтарь кеше итеп— Рудин итеп сурәтлиләр. Көчле ихтыярлы, актив рус кешесе, эпоханың герое буларак, әдәбияттан читтә, кайдадыр шунда әдипләрнең «күзләре төшми торган җирдә» кала килде...». М.Горький үзенең халкын ярата һәм аның казанышлары белән горурлана иде. Аның әсәрләренең күбесендә рус халкына карата бик гүзәл характеристикалар бар. Ул болай ди: «... Мин рус халкын гадәттән тыш, фантастик бер рәвештә талантмы, үзенчәлекле халык итеп күрә иде. Ул болай дип язды: «Рус әдәбияты — безнең мактанычыбыз, ул безнең милләт буларак иҗат иткән иң яхшы нәрсәбез. Аңарда—безнең барлык философиябез тупланган, аңарда рухның боек ашкынулары гәүдәләнгән; бу искиткеч булган, әкияттәгечә тиз. Мин бу гаҗәеп халык үзен эчтән газаплап һәм бәйләп тотып торган барлык нәрсәләрдән котылгач... ул әкияттәгедәй героик тормыш белән яши башлар һәм бу дөньяны һәм алҗыган, җинаятьлрәдән шашкан дөньяньь бик күп нәрсәгә өйрәтер дип уйлыйм».Горький рус халкының рус әдәбияты һәм сәнгатенең бөек казанышларын рухландырганлыгын кү- төзелгән бинада бөек матурлык һәм көч зирәклеге, изге саф йөрәкләр — чын художникларның акыллары һәм йөрәкләре әле бүген дә яп-якты булып балкып яналар, һәм алар һәммәсе дә, без төшенгән, без кичергән нәрсәләрне дөрес итеп һәм намус белән  яктыртып: рус сәнгатенең бинасын халыкның тын гына торып ярдәм итүе белән без төзедек, халык безне рухландырып торды, халыкны яратыгыз, диләр». Бөек язучы рус халкындагы солы җанлы хезмәткә күнегүне» хөрмәт итә, революцион переворот юлы белән азатлыкка чыгарга омтылуны һәм шуңарга сәләтле булуны тәкъдир итә иде. 1908 елда Горький болай дип язды: «Куәтле рус телен тудырган үзеңнең халкыңа ышан, аның иҗат көчләренә ышан. Аңарга тезләнгән җиреннән торырга булыш, аңарга бар, аның белән бергә бар». Горький совет язучыларын халыкта социалистик ватанга мәхәббәт, халыкка һәм бөек Ленин—Сталин партиясе интересларына турылыклы булу хисен тәрбияләргә чакырып килде: «Без яратыр Һәм хөрмәт итәр кешесе булган бәхетле илдә яшибез. Бездә кешегә мәхәббәт аның иҗат энергиясе каршында танга калу хисеннән, кешеләрнең тормышның социалистик формаларын тудыра торган хезмәт коллективы көченә үзара хөрмәт белән карауларыннан, бөтен илнең барлык хезмәт халкының юлбашчысы һәм барлык илләр пролетариатының остазы булган партиягә мәхәббәттән туарга тиеш һәм шуңардан туа да». Горькийның гигант фигурасында Россиянең азатлык сөюче халык массаларының иҗат илһамы гәүдәләнде. Горькийның әсәрләре хезмәт ияләрен царизмга каршы көрәшкә чакыручы набат булып яңгырадылар. Ленин Горькийның массовый эшчеләр хәрәкәтенә бик уңай йогынты ясаганлыгын 1901 елда ук инде, «Демонстрацияләрнең башлануы» дигән мәкаләсендә әйтеп үтә: «Бар җирдә дә хәрәкәтләнү җәелә-үсә бара, һәм аны бар җирдә дә башбаштаклык, изү һәм көчләү чәчә торган самодержавиегә каршы бер ташкынга оештыру мәҗбүрияте көннән көн көчәя бара. Нижнийда Максим Горькийны озату 7 ноябрьда кечкенә генә, ләкин уңышлы үткән демонстрациягә сәбәп булды. Европада танылган һәм барлык коралы... ирекле сүздән гыйбарәт булган атаклы язучыны самодержавие хөкүмәте судсыз һәм тикшерүсез үзенең туган шәһәреннән сөрә. Башибузуклар аны безгә начар йогынты» ясауда гаеплиләр. Ә без әле аны бик яхшы йогынты ясады дибез». Горький Лачын, Давыл хәбәрчесе, әкиятләр һәм легендалар геройларының романтик образларында Россиядә эшчеләр сыйныфының революцион уяунын чагылдырды. Интеллигенциянең шактый зур катлавының мещанлыгына, обывательлегенә капма-каршы буларак,. Горький бу вакытта көрәш турында алдан хәбәр итеп чыкты. Аның хикәяләренең революцион романтизмы» укучыны чынбарлыктан читкә алып китми. Челкаш, Коновалов, Мальва азатлыкка, иркенлеккә омтылалар. Азатлыкка чыгарга ашкынып, богауларын вата торган кеше образы Горькийны үзенә тартты. Язучы горур һәм көчле ихтыярлы кеше турында язып, батырлыкка, көрәшкә һәм җиңүгә чакырды. Революцион язучы» артыннан аңлы бөтен Россия Горькийның куәтле чакыруын кабатлап кычкырды:

—Давыл! Күкрәр давыл тиздән! Бу кыю Давыл хәбәрчесе ачуды үкергән диңгез өстендәге яшеннәр арасында горур оча; җиңү хәбәрчесе шуны кычкыра:

— Әйдә, давыл көчлерәк күкрәсен! Горький, әсәрләренең күбесендә, якынлашып килгән давыл турында яза. Язучы рус җәмгыятенең алдынгы өлешенең настроениесен бик сизгер тота. «Москва восстаниесенең сабаклары» дигән мәкаләсендә Ленин: «Массалар үзләренең кораллы, канлы, бик авыр көрәшкә барганлыкларын белергә тиешләр. Массаларда үлемгә нәфрәт таралырга һәм җиңүне тәэмин итәргә тиеш» дип язды. Горький Ниловна авызыннан рус революциясенең җиңеп чыгуына бөтен күңелдән ышануны гәүдәләндергән чиксез рухлы сүзләрне әйттерә: «Акылны кан белән күмә алмаслар!», «Хәкыйкатьне кан диңгезләре белән сүндерә алмаслар!»— ди ул. Беренче тапкыр аңлы, политик тормышка уянган күп меңнәрчә кешеләрнең настроениесен сурәтли торган картина аеруча гүзәл. Бу картинада Ниловнаның зоология атласын карап утыруы сурәтләнә. Элек артта калган хатын булган Ниловна җирнең матурлыгы, байлыгы- һәм киңлеге каршында таңга г калып болан ди: «Җир нинди зур! Никадәр матурлык... Никадәр күп ул сөйкемле матурлыклар,— ә һәммәсе дә бездән яшерелгән, безнең яныбыздан узып китә, күренми. Кешеләр айкалалар—бернәрсә дә белмиләр, бернәрсә белән дә рәхәтләнә алмыйлар, моның өчен аларның вакытлары да, теләкләре дә юк. Ә... алар үзләренә никадәр шатлык ала алырлар иде...» Горький үзенең әсәрләрендә халык арасыннан чыккан кешеләрнең бөек ашкынуларын, аларның үз- үзләрен корбан итәргә, данлыклы батырлыкларга сәләтле булуларын гәүдәләндерде. Эшчәнлегенең башлангыч чорында («Изергиль карчык» хикәясендә) Горький үзенең алдагы бөтен иҗатында кузгалып китү ноктасына әйләнгән бер фикерне әйтә: «... Батырлыклар яраткан кеше бу батырлыкларны һәрвакытта да эшли белә һәм аларны эшли алыр. Тормышта, син беләсеңме, батырлыкларга һәрвакытта да урын бар». Горький үзенең ватанын, үзенең халкын иң кызу мәхәббәт белән ярата, ул милли горурлык хисе белән тирәнтен сугарылган иде. Ләкин Горький шул ук вакытта башка халыкларга да хөрмәт белән карый һәм кешенең дәрәҗәсен төшерә торган расалык дошманлыгына каршы бөтен көче белән көрәшӘ иде. Революциягә кадәрге елларда ук Горький расалык доньманлыгына ачыктан ачык каршы чыкты. Ул бүтән милләт кешеләренә, аларның дәрәҗәсенә, аларның культураларына хөрмәт итәргә кирәклекне һәрвакытта да әйтә килде. 1902 елда Горький болай дип язды: «Без, социалистлар, бөтен дөнья туганнарча дус яши ала һәм яшәячәк дип ышанган кешеләр, комсыз һәм акылсыз кешеләрнең социализм юлында караңгы һәм нык стена булуы мөмкин булган расалык дошманлыгы үсүгә булышуларына ирек бирергә тиешме?» Гомеренең соңгы елларында Горький расалар һәм халыклар арасында дошманлыкка өндәүчеләргә аеруча еш каршъь чыга иде. Кешелек дөньясының иң якын дусты һәм бөек гуманист булган Горький фашист маньякларның «бөтен дөньяга хуҗа булу» турындагы «расалык теориясе»нә, бу кеше ашаучы ерткычларның халыкларны» «түбән» расалар—коллар белән югары «расалар»—«хуҗалар»га бүлә торган бүреләр «законына» иң усал дошманлык саклый, аларга тирән нәфрәт белән карый иде. Горький, үлеп бара торган җәмгыять төзелешенең «черүен һәм таркалуын» гәүдәләндергән «рак шеше» булган фашизмны хәрәкәткә китерә торган барлык пружиналарны бик яхшы күрә иде. Ул бу турыда болай диде: «Фашизм, үзенең хуҗасы — империалистның бөтен дөнья күләмендә суеш оештыру аркылы «дөньяны яңадан бүләргә» теләвен канәгатьләндереп, герман расасынььң бөтен дөньяда, барлык расалар өстеннән хуҗалык итүе турында теория күтәреп чыкты». Горький: «Пролетариат гуманизмы мещанствога, капиталистлар властена, аның лакейларына, паразитларга, фашистларга, палачларга каршы, эшчеләр сыйнфына хыянәт итүчеләргә каршы бетмәс-төкәнмәс дошманлык, кешеләрне газап чигәргә мәҗбүр итә торган барлык нәрсәгә, йөзләрчә миллионлап кешеләрнең газапланулары аркасында көн күрә торган барлык кешеләргә каршы дошманлык таләп итә» ди. Язучының речьләре барлык намуслы кешеләрне гитлерчыларга каршы аяусыз дошманлыкка набат булып бөтен дылар. Горький үзенең һәм кайнар йөрәгенең барлык көчен расалык теориясенең һәм аерым бер милләтнең өстенлеген яклаучыларның чын йөзен фаш итүгә юнәлдерде. Горькийның көчле сүзе фашист ерткычларга һәм кара җаннарга үтергеч ук булып кадала иде. Черү һәм таркалу сасылыгына Горький революцион пролетариат идеологиясен каршы куя иде. Ул «...бу пролетариат үзенең миллг яктан бик чуар булган илендә яшәрдә, хезмәттә, үзләренең культураларын үстерүдә барлык милләтләр белән расаларның тигез хокуклы булуларын бөтен дөньяга раслады» дип язды. Бөек язучы фашистларның «үзләренең кеше үтерер өчен зур осталык белән ясалган кораллар беләя баштан аяк коралланган эшчеләрен һәм крестьяннарын Советлар Союзына каршы юнәлтүе мөмкин булганлыгын» белә, һәм совет язучыларын безнең илебез кешеләрендә батырлык, кыюлык, геройлык хисләрен, совет гражданының изге бурычы — социалист к ватанны яклау хисләрен армый-талмый үстерергә өйрәтә иде. Горький шул ук вакытта безнен кешеләребездә гитлерчы басып алучыларга иң кайнар дошманлык хисен үстерергә дә чакырып килде. Горький, әгәр дә сугыш башлана калса, үзе, карт булганы хәлдә, гади сугышны буларак фашист чирүләргә каршы барачагын әйтә иде. Горький туган ил өчен, халкыбызның бәхете өчен, дошманны аяусыз» кырып бетерү өчен корал алып көрәшү һәрбер гражданының намус эше дип саный иде.