Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛЫК ҖЫРЛАРЫ ТУРЫНДА

Җырлар — фольклорның иң таралган һәм иң яшәүчән жанрларымнан берсе. Җырларны без авылда да, шәһәрдә дә ишетәбез. Аны яшьләр дә, карт-карчыклар да җырлыйлар. Аны кайгыдан да, шатлыктан да, йөрәкләре янганга да, күңелләре ашкынганга да, эшкә барганда да, эштән кайтканда да, эш вакытында да, ял иткәндә дә, дуслар беләм җыелышып күңел ачканда да, киңчәләрдә дә һәм башка бик күп, бик күп вакытларда да җырлыйлар. Халыкның гасырлар буенча яшәп килгән үткер мәкале белән әйтсәк, «җыр — күңеллегә куаныч, күңел - сезгә җуаныч» булып хезмәт итә. Җырларның без кайчан иҗат ителгәнен, кайчаннан бирле җырланып килгәнен ачык итеп әйтә алмыйбыз. Ләкин без җырларның да, фольклорның нәкъ башка жанрлары шикелле үк, гасырлар аша үтеп, бик борынгыдан килгәнлеген һәм, һәр тарихи чорда, һәр социал катлау авызында билгеле дәрәҗәдә үзгәрүенә карамастан, еш кына үзләрендә бик борынгы элементларны саклаганлыгын ачык итеп әйтә алабыз. Революциягә кадәр басылып чыккан җыр китапларында без:

«Тәрәзә ачтым, уклар аттым

Пулат башы тимергә,

 Бу хәсрәтләр бетәрме икән,

Китәрме икән гәмергә тибындагы» җырларны очраткалыйбыз. Күрәсез, бу җыр үзенең «уклары» белән бик борынгыдан килгәнлеген күрсәтеп тора. Аны иҗат итүчеләр чорында әле ук я сугыш, я ау коралы булып хезмәт иткән булса кирәк. Без аның кайсы гасырларда иҗат ителүен тикшерү эшенә керешергә уйламыйбыз, әгәр уйласак та, аны анык итеп билгеләү длтен булыр иде. Чөнки монда бик борынгы» корал белән бергә, аңа караганда соңырак гасыр җимеше булган «пулат» һәм аның башындагы «тимер» турымда да сүз бара. Димәк, бу җыр үзендә төрле чорның материал элементларын саклап килгән. Ул элементлар җырның «туган көнен» билгеләүдә бәхәсле элементлар булып торачаклар һәм бик зур тикшеренү сораячаклар. Мәкаләбездә без бу җырның бары тик борынгылыгын әйтү белән генә канәгатьләнәбез. Менә сезгә тагын бер җыр.

 Саҗидәнең камчат бүрке

Күз өстендә күләгә,

Монда уйнаган монда калсын,

Өеңә кайтып сөйләмә.

 Бу җыр инде, һичшиксез, беренче җырга караганда, соңрак чыгарылган җыр. Шулай да ул, революциягә кадәр яшәп килгән «калфаклы», «хәситәле», «чулпылы» җырларга караганда, бик карт һәм бик борыйгы. «Хәситәле», «калфаклы» җырлар инде хәзер үзләре дә безнең өчен бик иске җыр булып хисапланалар. Андый җырларньп без бүгенге җырчылар арасында да, илебезнең бик күп өлкәләреннән җыелган җыр дәфтәрләрендә дә сирәк очратабыз. Җырлар шулай бик борынгы заманнарда ук билгесез авторлар тарафыннан иҗат ителгәннәр һәм, халык арасына таралып, җырланып килгәннәр. Алар үзләренең иҗат ителү вакытларында да һәм яшәүчорларында да нинди дә булса бер социал катлауның эчке кичерешләрен чагылдырганнар һәм шуның белән аларның интересларына хезмәт иткәннәр. Җырларда без нинди дә булса бер социаль катлауның, сыйныфның материаллашкан идеологиясен күрәбез һәм, шул ардан чыгып, ул замандагы социаль мөнәсәбәтләрне күз алдына китерә алабыз. Ләкин күп кенә җырларның бик борынгылыгы мәгълүм булуга карамастан, андагьи аерым сүзләргә генә карап, аларның нинди дә булса бер билгеле тарихи чорда чыгарылганлыгын билгеләп куюы бик читен. Чөнки алар үз гомерләрендә, беренче иҗат ителү көннәреннән алып, бөтен яшәү тарихлары буенча бик күп төрле үзгәрешләргә очраганнар. Аларның күбесе — үз заманнары өчен генә яраклы булганнары — икенче заманга күнү белән бөтенләй югалганнар, җырланмый башлаганнар. Бары тик бик «гомумилары» гына, «мәңгелек» темага чыгарылганнары гына яшәп калганнар. Без үз заманыбызда гына да революциягә кадәр яшәп килгән бик күп җырларның хәзер бөтенләй җырланмаганын яисә, көн тәртибенә куелган бурычларга, заманабызның таләпләренә хезмәт иттерү йөзеннән, аларның шактый гына үзгәртелгәнен, яңартылганын үз күзебез белән күрәбез. Тик монда, шундый үзгәргән җырлардан мисаллар китергәнче, бер моментны әйтеп китәргә кирәк: җырларның беренче яртысы (беренче һәм икенче юллары) гадәттә аз һәм сирәк үзгәрәләр, ә икенче яртысы исә (өченче һәм дүртенче юллары) тиз һәм ансат үзгәрәләр. Гомумән, җырларда да, фольклорның нәкъ башка жанрларындагы шикелле үк, вариантлар бик күп. Яңа җырлар иҗат ителгән чагында борынгы текстларның рольләре бик зур була. Бик еш кына алар шул ук текст нигезендә иҗат ителәләр, һәм күп вакыт аның яңасы да, искесе дә вариант формасында яшәп килә. Замананың рухына, аның таләпләренә ярамаслык хәлгә килеп җиткән иске җырлар гына төшеп калалар, — «вариант булын яшәмиләр.

Ач капкасын, гөл бакчасын,

Гөл чәчкәсе күренсен,

Җырласак та, җыласак та,

Без күрәсен кем күрсен,

дип җырлана торган, бик таралган бер җыр бар иде. Бу җырның төшенке рухлы җыр икәнлеге, моны җырлаучының дөньядагы авырлыклар белән көрәшә алмаганлыгы, көчсезлеге бик ачык күренеп тора. Бүген безнең совет шартларында бу җырны болай җырлыйк.

 Ач капкасын, гөл бакчасын,

Гал күрмәгән гөл күрсен,

Яшәсен Совет власте,

Көн күрмәгән көн күрсен.

Күрәсез, шул ук бер текст нигезендә бөтенләй икенче төрле, шат, матур, бәхетле тормышны чагылдырган һәм шуны вәгъдә иткән икенче җыр килеп чыккан. Җырлар кайчагында, көн тәртибендә торган бурычларның үзгәрүенә карап, шул бурычны торһмышка ашыру максаты белән дә бик тиз үзгәрәләр. Революциягә кадәр:

Зәңгәр күлдән су алганда

Пар чиләгем күмелде,

Әйдәгез, дуслар, урманга

Җиләк җыю күңелле, дип җырлыйлар иде. Бу гади «җиләк җыюдан» башка бер максат та куймаган җырның ахыргы ике юлын илебездә киң күләмдә колхозлар оештырылган елны:

Әйдәгез, дуслар колхозга,

Анда тормыш күңелле, дип җырладылар.

Колхозларны ныгыту, андагы эштә ударчылык, социалистик ярыш методларын куллана башлау белән инде, «колхозга өндәүдән» туктап,

Әйдәгез, дуслар, ярышыйк,

Ярыш белән күңелле, дип җырлый башладылар. Югарыда китерелгән мисаллардан җырларның ничек үзгәргәнлекләрен һәм аларның сыйнфый максатка хезмәт иткәнлекләрен бик ачык күреп була. Ләкин бу үзгәртүләр, бу төзәтүләр тыныч кына, бер дә сизелми генә узып китмиләр. Кайбер җырларда без, аларның нигездә үзгәртелгән булуларыаа карамастан, яшәп үткән социаль катлауларның, эзләрен очратабыз. Менә шундый җырлардан берсе: Акбүз атыңны җигеп куй,

Кунак килгән дисеннәр,

Әкрен басып, вак-вак атлыйк,

 Коммунистлар дисеннәр. Бу җырны моннан бер ун-унбиш ел элек еш кына ишетергә мөмкин иде. Хәер, хәзер дә әле аны кайбер урыннарда ара-тирә ишетергә була. Бу җырны, бик өстән генә укып чыкканда, коммунистлар җыры дип тә уйларга мөмкин. Ләкин монда коммунистларга хас бернәрсә дә юк. Без монда эшче сыйнфы идеологиясенең бер генә элементын да күрмибез. Шулай да монда коммунистлар партиясенең бердәнбер юлбашчы партия һәм коммунистларның авторитетлы, ышанычлы кешеләр булуы «вак-вак атлаучы» социал катлауга үзенең йогынтысын ясаган. Бу социал катлау коммунистларны үз күрә. Аның вәкилләре кайчагында, «әкрен басып, вак-вак атлап» кына булса да, үзләрен коммунистлар итеп күрсәтергә тырышалар. Ләкин алар, коммунистларның үз күз алларында шәүләләндерү юлы белән, үзләре дә сизмәстән, үзләренең социал йөзләрен ачып бирәләр. Бу «әкрен басып» баручы җырчылар, һичшиксез, вак буржуа вәкилләре. Ләкин алар бу җырны үзләре дә, «акбүз атны җигеп куеп», кунак чакыру, кунакка баруы белән мактана торган социал катлаудан үзләштергәннәр. Әгәр без бу җырны «беренче хәленә» кайтарсак, әле хәзер генә әйткән фикерне ачыклыйрак төшәрбез. Электә бу җырны:

Акбүз атыңны җигеп куй,

Кунак килгән дисеннәр.

Бергә уйныйк, бергә көлик,

Бер туган дип белсеннәр, дип җырлый торганнан иде. Бүген аны үзгәртеп, заманасына яраклы итәргә тырышканнар, ләкин аларның тырышлыклары барып чыкмаган. Алар, коммунистлар кебек булырга теләп, үзләренең кем икәнлекләрен генә ачып биргәннәр. Җырларның бик борынгыдан килгәнлеген күреп үттек. Халык ул җырларга үзенең аһ-зарларын, кайгы-хәсрәтләрен, тормыш алып бару авыр икәнлеген, ирексезлектән, хокуксызлыктан интегүләрен, эксплоатацияләүче сыйныфларга булган чиксез нәфрәтләрен, якты, матур, ирекле тормышка булган чамасыз омтылышларын, шул юлдагы көрәшләрен, хисләрен салган. Хезмәт халкы тарафыннан иҗат ителгән кайсы гына җырны алып карама, революциягә кадәр вакытның ул кай чорныкы гына булмасын, барыбер, без анда югарыда әйтелеп үткән моментларның берсен табачакбыз. Кешелек тарихында иң матур, иң нәфис һәм иң нечкә хисләр белән сугарылган мәхәббәт тә, хәтта анда кайгы-хәсрәт белән, тигезсезлек, киләчәкнең билгесезлеге, авырлыгы, шомлылыгы белән аралашып килә. Мәхәббәт шатлыклары, сөю хисләре арасыннан да күз яшьләре ялтырап күренә, аһ-зарлар ишетелә. «Явыз тормыш», «мәрхәмәтсез язмыш» аларга кавышырга, мәхәббәт шатлыкларын уртаклашырга ирек бирми. Алар «адашкан кошлар кебек» аерылышалар, «сынган гөлләр кебек» боегалар. Ул гына да түгел, — ефәк кебек сылу, нечкә билләр үзләренең ни өчен кыз булып тууларына һәм табигать тарафыннан бирелгән матурлыкларынa үкенәләр.

И тал нечкә, тал нечкә,

Талдан билләрем нечкә,

Талдан нечкә билләремне

Үстердем үкенечкә, дип җырлыйлар.

Тормыш авыр. Барсына да шул авыр тормыш гаепле, ул ирек бирми, ул аньпң кулларын, аякларын тота, ул аның җилкәсенә менеп атлана. Тормышның авырлыгы турындa татар халкы меңнәрчә җыр иҗат иткән һәм аларны гасырлар аша Халык җырлары турында алып килгән. Шундый җырларның берсендә ул:

Биек тауга менгән чакта

Аякларым талган күк.

Авыр тормыш алып барам,

Җилгә каршы барган күк, ди.

Ул шушы кыска гына дүрт юлга салынган сүзләрдә үзенең нинди авыр тормыш алып барганлыгын, ул тормышны алып бару нинди читен икәнлеген бик көчле образлар белән әйтеп биргән. Ләкин бөтен халык та тормышны андый авырлык белән алып бармаган. Кемнәрдер «бал эчеп», кәеф-сафа корып, типтереп гомер кичергәннәр:

Байлар, байлар бал эчә,

Урта байлар сыра эчә,

Безнең ише ярлы-тидай

Ярдан ятып су эчә, ди халык җыры. Ни өчен ул ярдан ятып су эчә, ни өчен алар шикелле иркен һәм рәхәт ипли алмый. Аның сәбәбе бар. Ул сәбәпне түбәндәге җыр бик ачык аңлатып бирә:

Арыш чәчтем уңмады,

Бодай чәчтем булмады,

Боярларга хезмәт итеп,

Тамакларым туймады. Тамак туймау, ач-ялангач йөрү әле тормышның бер ягы. Шуның өстенә аны кимсетәләр дә, хур да итәләр. Бу момент:

Йөгереп кердем урманга,

Шомырт кистем тал юкка,

Егеттән егет ким түгел,

Кимсетәләр мал юкка, җырында бик ачык әйтелгән. Мал исә болай гына табылмый. «Үз бәхетләрең булмагач, баеп булмый эшләп тә», ди бер җыр. Бары тик эксплоатацияләүче сыйныфлар гына байыйлар, алар гына бәхетле һәм рәхәт көн күрәләр. Ә хезмәт ияләре авылларда алпавытларга, кулакларга бил бөгәләр, «бәхет эзләп», чит-ят җирләргә китәләр, «сy сипмәгән гөлләр кебек янып-көеп» йөриләр. Ләкин алар кая тына бармасын, аларны бер кояш каршылый:

Аяз гына булса айга көч,

 Болыт та гына булса көнгә көч,

Кайда гына барсаң шул бер кояш,

Күбәләктәй газиз җанга көч.

Бу «кояш» — капитализм «кояшы», эксплоатация «кояшы», милли яктан җәберләү «кояшы». Аларны авылда алпавытлар, байлар, кулаклар изсә, «чит җирләрдә» рус һәм татар буржуазиясе изгән, алар эксплоатацияләгәннәр. Шуңа күрә дә халык җырлары арасында төшенкелек, өметсезлек белән тулган җырлар бик күп очрый. Аның «нур баскан йөзләрен кайгы-хәсрәт баса». «Бу хәсрәтләрне күргәнче нигә тудым, нигә үстем», ди ул. «Үлсәм сабын чакларымда, сагынып сөйләрләр иде», дип уйлый.

 Карагайлы кара урман,

Чыгар көнем булырмы,

Баш өстендә кара болыт,

Китәр көне булырмы, ди. Ләкин халык асылда бик көчле оптимист. Төшенкелек аның өчен характерлы түгел. Ул аның аерым минутларда гына, заманына нәфрәт белән һәм киләчәккә тирән ышану белән бергә аралашып чыккан ялгыз моңнары гына. Ул ник туганына һич тә үкенми. Ул барысына да түзә, чыдый. «Замана авыр, михнәтләр күп, күтәрә калын күкрәк», ди. Арслан киек сикермәс,

Каршысында тау булса,

Егет кеше һич кайгырмас

Газиз башы сау булса, дигән җыр халыкның оптимистлыгын, киләчәккә һәм үзенең көченә нинди зур ышаныч белән караганын бик ачык күрсәтә.

Безнең авыл—зур авыл,

Урамнары тар авыл,

Бәлки рәхәт көннәр булыр,

Хәзергесе бик авыр, ди халык, һәм аның ышанычы тормышка аша. Ул бәхетле, рәхәт, ирекле һәм тигез җырлап озаталар, яисә шундый җырларны кайнар мәхәббәт белән тулган хатларының ахырларына теркәп куялар. Бөтен халык — яше һәм карты— бер генә теләк белән яши, бер генә теләк белән яна:

Дошманнарны җиңми торып,

Тынмас ахыры бу йөрәк, ди. Монда, урыны туры килгәндә, кечкенә генә чигенү ясап, солдат җырлары турында да туктап китүне кирәк табабыз. Халык патша Россиясе заманында солдатка китүне кабергә керү белән бер хисаплаган. Аннан төрле чаралар, бозулар белән котылып калырга тькрышкаи.

Приемный ишекләре

Тар ләхеттән тар икән,

Җан алучы газраиллар

Приемда бар икән, дип җырлаганнар, үзләрендә булган бөтен нәфрәтне, бөтен ачуны солдатлыкка каршы юнәлдергәннәр. Андагы авырлыкларга, офицерлар тарафыннан булган мыскыллауларга, кимсетелүләргә түзә алмыйча:

Иел, каек, бөгел, каен,

Башың җиргә тигәнче,

Ап-ак кәфеннәр кисәмче,

Бу шинельне кигәнче, дип аһ органнар. Борынгы солдат җырларына чиксез газап, әрнү, чамасыз күз яшьләре салынган. Шулай булуга карамастан, гомуми ватаннары булган Россиянең чикләреннән дошман бәреп кергәч, аның яшәве-яшәмәве картага куелгач, Робоия халыклары, барлык аһ-зарларны бер читкә куеп, бер саф булып басып, аны саклау эшенә керешкәннәр һәм чиксез батырлыклар күрсәткәннәр. Сугышлар тарихы Россия хезмәт ияләренең— аның солдатларының батырлыклары, кыюлыклары, чыдамлыклары белән тулы. Алар 1612  нче елны Москваны һәм Россия җирен поляк һәм немец бандитларыннан арчыйлар. 1760 нчы елда алар, Фридрих II армиясен тар-мар итеп, Берлинга барып керәләр һәм Берлин шәһәре ачкычын алып кайталар. 1812 нче елда «җиңелмәс» Наполеон армиясен Москвадан куып чыгаралар, бөтен Европа халыкларын аның итеге астыннан азат итәләр һәм Парижга барып керәләр... Гомумән, Россия халыкларыннан җыелган солдатлар дөнья тарихына бик күп батырлык сәхифәләре өстиләр. СССР халыклары Кызыл Армияне үз армиясе, үз баласы итеп, сөеп тәрбияли, үзен аның белән бик нык бәйләнештә тота. Халыкның бу мәхәббәте, аның турындагы кайгыртулары халык җырларында бик ачык яңгырый:

Кызарып кояш чыкканда

Атым китте суларга,

Шлем кигән армеец булдым, шатланамын шуларга, ди халык, «мылтык тотып, илне сакларга» ант итә, Ватаны өчен җанын бирергә хәзер тора, һәм Ватан сугышы фронтларында ул, СССР дагы барлык тугандаш халыклар белән бергә, моңа кадәр тарих ишетмәгән, тарих белмәгән батырлыкларны күрсәтә, кабахәт фашнетларнын көлләрен күккә очыра. Халык батырларны мактый, батырларны һаваларга күтәрә, батырлар турында яңа җырлар, яңа көйләр иҗат итә, һәм шул ук вакыт ул куркакларга, йөрәксезләргә үзенең хурлау һәм нәфрәт мөһерен суга. Аталар, аналар үзләренең батыр балалары, ә балалар үзләренең батыр аталары белән мактаналар. Нечкә билле кара кашлар үзләренең сөйгән ярларының геройлыклары белән горурланалар:

Өй алдымда алмагач

Алсу чәчәкләр атты.

Минем иркәм, герой булып,

Немецлар кырып кайтты,

дип җырлыйлар. Халык бу сугыштан үзенең җиңеп чыгачагына дан белән, намус белән җиңеп чыгачагына искиткеч ышана. Ул иртәгә алсуланып таң атачагына, аннары җылы нурларын сирпеп кояш чыгачагына ничек ышанса, моңа да шулай ышана. Ул үзенең шундый көчле ышануы турында яңадан яңа җырлар иҗат итә. Юк, шундый халыклары булган, бер мөкаддәс бөек хис белән янган ил бер вакытта да җиңеләчәк түгел. Яңа җырларда мәхәббәт тә, андагы нечкә хисләр дә яңача яңгырый. Элекке мәхәббәт җырларының күбесендә сөйгән ярның күкрәкләре, билләре мактала, аның һәр сүзеннән төчелек, эротик хисләр аңкып тора иде. Революциядән соң иҗат ителгән җырларда, барыннан да бигрәк, кызны, я егетне дус итеп, иптәш итеп сөяләр. Дөрес, матурлык, гүзәллек, нәфислек бу соңгы җырларда да бик зур урын тота. Ләкин алардан эротик хисләр түгел, ә сафлык, паклык һәм заманыбызның таза морале аңкып тора. Матурлык белән бергә анда эш сөю, булдыклылык аралашып йөри. Сөйгән ярны матур да һәм булдыклы да дип мактыйлар. Элек «мәхәббәт» җырлары арасында «ташласаң да үкенмимен, бик күп яттым куеныңда» кебек мыскыллау, көлү җырлары еш кына очрый иде. Хәзер инде андый җырларны без соңгы елларда чыккан җыр китапларында да, яшьләр арасында да очрата алмыйбыз. Алар бетеп, тәмам югалып баралар. Андый җырлар урынына тиешле рамкадан чыкмаган дусларча көлү, шаяру, мәзәкләшү җырлары арта. Бүген җырланып йөри торган җырларның барысы да соңгы елларда иҗат ителгән дигән фикер калмасын. Аларның күпчелеге, бигрәк тә мәхәббәт җырлары, иске җырлар арасыннан сайланып алынганнар. Моны халык үзе сайлый. Ул, үзенең тормышка карашыннан һәм әдәби вкусыннан чыгып, үзенә кирәк җырларны, аның тарафыннан куелган таләпләргә җавап бирерлек булганнарын сайлап ала. Заманага аваздаш булмаганнарын, совет җәмәгатьчелеге тарафыннан кабул ипелмәслекләрен, совет морале рамкасына сыймаганнарын—барысын да ташлый, җырламый. Яңа җырлар да иҗат ителгәннән соң билгеле бер сайлану процессын узалар. Әгәр ул художество ягыннан яхшы эшләнгән һәм эчтәлеге белән заманына яраклы була икән, халык аны үзләштерә. Бу сорауларга җавап бирми икән, ул аны шунда ук читкә кага, кабул итми. Андый җырлар үзләреннән үзләре үләләр. Яхш табылганнар, үзләренең актуальлекләренә һәм сыйфатларына карап, я бөтен халык арасына таралалар, я бер тар төркем тирәсендә генә яшәп калалар. Югары сыйфатлы, тирән эчтәлекле җырлар гасырлар буенча яшиләр. Дөрес, кайчагында сыйфат ягыннан түбән булган, ләкин эчтәлекләре белән актуаль мәсьәләләргә җавап биргән, аларны бүгенге караштан чыгып хәл иткән җырлар да билгеле срокларын яшиләр. Аларны, эчтәлекләре әһәмиятле булганга, халык кабул итә, үзләштерә, һәм шуның белән бергә ул аны художество ягыннан да шомарта. Шулай итеп ул, бер билгеле вакыттан соң, аерым талантлар авызыннан үтеп, камилләшә, тәмам эшләнеп бетә һәм киң катлау халык арасында яши башлый. Кайбер җырлар үз эчләренә вакыты өчен бик әһәмиятле темаларны салган булсалар да, заманының политик-экономик шартлары үзгәреп китеп, ул темалар көн тәртибеннән алынгач, репертуардан төшәләр, җырланмый башлыйлар һәм бөтенләй онытылалар. Мәсәлән, заманында, гражданнар сугышы турында бик күп кенә җырлар бар иде. Гражданнар сугышы барган чагында ул һәркайда җырлана иде. Ләкин гражданнар сугышы бетү белән, ул җырлар да югалдылар, онытылдылар. Төзү чоры, колхоз оештыру, кулакларны сыйныф булу ягыннан бетерү һәм башка шуның кебек бик әһәмиятле темаларга чыгарылган җырлар да, үз заманнарында тиешле пропаганда һәм агитация хезмәт турында.

 Иртә була, кич тә була.

 Кичкә табан җил була,

Ике күзем юлда була,

Килеп китсәң ни була.

Бу җыр безне, бер яктан, үзенең гадилеге, оста төзелеше һәм эчке ритмнары белән сихырласа, икенче яктан,—ул безне, ике күзен ерак юлга текәп, иртә-кич сагынып көтеп торган, җанга ягымлы, нәфис һәм итагатьле образы белән сихерли. Бу дүрт юл безнең күз алдыбызга бөек художник тарафыннан ясалган тулы бер картинаны китереп бастыра һәм безнең күңелебездә зур әсәрләрдән алган эчке бер ләззәтләнү, эчке бер канәгатьләнү тудыра. Менә татар халык җырларының күбесе шундый бай эчтәлекле, тирән мәгънәле, оста эшләнгән җырлар. Ул җырларның һәркайсында да диярлек үзенә бер матурлык, үзенә бер яңалык, үзенә бер осталык бар. Мондый дүрт юллы кыска җырларның иң күп өлеше 8 7 иҗекле юллардан торган җырлар. Аларның беренче өченче юллары 8 иҗекле, ә икенче дүртенче юллары 7 иҗекле булалар. Мәсәлән:

Кызарып кояш чыкканда (8 иҗек)

Без булабыз урманда, (7)

һичбер вакыт ялгышмабыз (8)

Ленин юлы булганда. (7)

Сандугач төшкән такырга, (8)

Канат кагып ятырга, (7)

Сандугачтан канат алып, (8)

Бер сөйләшеп кайтырга. (7)

 Безнең җырларыбыз арасында беренче - икенче - дүртенче юллары 7 иҗекле булып, өченче юлы 8 иҗектән торган җырлар да еш кына очырыйлар. Мәсәлән:

Кашың кара керфегең, (7)

Бирче миңа бөртеген, (7)

Үзең ьтңа булмасаң да, (8)

Төсең итеп йөртермен. (7)

Әрәмәдә карама, (7)

Карамада кондыз бар, (7)

 Караңгы дип килми калма, (8)

Ай булмаса, йолдыз бар. (7)

Шулай ук, сирәк кенә булса да бөтенләй 7 иҗекле юллардан гына ләрен үтәп, репертуардан төшеп калдылар. Шулай ук болардан да кыскарак гомерле җырлар да юк түгел. Нинди дә булса бер өлкә, я районга, хәтта бер авылга гына хас булган вакыйгага карата чыгарылган кыска, гомерле җырларны да еш кына очратырга була. Алар нинди тизлек белән тусалар, шундый ук тизлек белән югалалар да. Тик аларньь вакытында язып алу белән генә кәгазь өстендә саклап калырга була. Югыйсә аларны яңадай искә төшерергә һич тә мөмкин булмый. Инде җырларның формаль һәм композицион якларына бераз туктап китик. Безнең җырларыбызның иң таралганы, иң мәгълүм булганы дүрт юллы кыска җырлар. Җырлаучы кеше шул дүрт юл эченә үзенең бөтен хисләрен, әйтергә теләгән бөтен сүзләрен бик тыгызлап, бик тирән образлап тутырып бетерә. Халыкның шундый аз сүз белән бик күп мәгънә аңлата алу, аны сәнгатьнең иң югары дәрәҗәсенә кадәр күтәрә белү осталыгына хәйран каласың. Ул дүрт юл — сүзләрдән түгел, ә бик күп кырлы, кыйммәтле асыл ташлардан төзелгән шикелле тоела. Менә түбәндәге җырны гына алып карагыз:

Баш куям тезләреңә,

Яш коям эзләреңә,

Суга тилмергән кош кебек,

Тилмерәм сүзләреңә.

Бу дүрт юлга халык үзенең нинди көчле, нинди кайнар мәхәббәтен салган, берничә сүз белән генә ул үзенең бик - матур итеп иркәләнә һәм бик каты сагына белүен күрсәткән, сөйгән ярның сүзләренә тилмерүне искиткеч оста һәм җанлы итеп чагыштырган:

Чыннан да, монда искиткеч зур осталык, искиткеч зур шигърият бар. Мондый көчле һәм сбразлы строфаларны бары бөек талантлар гына иҗат итә алалар. Яисә менә бу җырны алып карыйк: Афзал Шахов торган җырлар да очрый:

Кызарып кояш бакый, (7)

Бер матур күлмәк кайный, (7)

Бер кайый да бер сүтә, (7)

Яшь гомер шулай үтә. (7)

Өстәл өсләрем тигез, (7)

Өстәл аягым сигез, (7)

Безнең колхоз кызлары (7)

 Бар да матур бер тигез. (7)

Кем дә булса берәү бернәрсә турында җырлый икән, аның әйтергә теләгән сүзләре шул дүрт юллы бер җыр белән тәмам була. Әгәр инде ул икенче җырны башлый икән, аның бу җыры беренче җырга органик рәвештә бәйләнми. Аның һәркайсы үз башына аерым яши, аерым җырлана, аерым мәгънә бирә һәм аерым тәэсир калдыра. Ләкин аларны, темаларга бүлеп, бик нык җентекләп, тәртип буенча тезеп чыксаң, кайбер урыннарда нык кына бәйләнешнең хасил булганын күрәсең. Алар дәвам иткән һәм үсә барган бер эчтәлек тудыралар, тыңлаучыда тулы бер фикер калдыралар. Шундый җырларны алып, тезеп карыйк:

Җырла җырла дип әйтәсез,

Сезгә нинди җыр кирәк,

Сезнең алда җыр җырларга

Сандугач теле кирәк.

Ал чәчәк ата гөлем,

Гөльчәчәк ата гөлем,

Сандугач күк сайрар идем,

Белмим сандугач телен.

Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Җырлыйк әле, иптәшләр,

Иптәшләр үзебезнеке,

Бәлки гаеп итмәсләр.

Алай итеш булмасын,

Болай итеш булмасын,

Әмма, дустым, сиңа әйтәм

Гаеп итеш булмасын.

Нигә алай итәргә,

Нигә болай итәргә,

Сезнең кебек дус егетне

Нигә гаеп итәргә.

Күрәсез, монда бер-берсенә бәйләнеп барган бер эчтәлек бар. Оста төзелгән җыр китапларында мондый урыннарны күп кенә очратырга була. Шундый бәйләнешләрдән тагын ике җырны алып карыйк:

Утыр диде, урын бирде,

Ник утырмадым икән,

Сау бул диде, кулын бирде,

 Ник кул бирмәдем икән.

Биек тауга менгән чакта

Адаштым юлларымны,

Күңелем йомшак, җылармын дип,

Бирмәдем кулларымны. Бу җырлар бер бөтен эчтәлекле озын җырларны хәтерләтәләр. Ләкин болар, нинди генә бәйләнешле булмасыннар, озын җырлар түгел һәм алар озын җырларга әверелеп тә китмиләр. Аларның бу бәйләнешләре бары кәгазь өстендә генә яши, бары кәгазь өстендә чагында гына тулы бер фикер тудыра. Әмма ул җырчы авызына күчкәч, үзенең элекке хәленә кайта, кәгазь өстендәге тәртибен югалта һәм бик тиз таралып китә. Җырчы, аның тәртибен сакламыйча, ничек теләсә шулай җырлый һәм, билгеле, җырлар бер-берсенә бәйләнешсез булып чыгалар. Шулай ук күп кенә җырларыбызны аерым-аерым алып караган чагында да, аларның текстларында фикер бердәмлеген, фикер бөтенлеген сирәк очратабыз. Икенче төрле итеп әйткәндә, җырларыбызның беренче яртысы (беренче - икенче юллары) икенче яртысы (өченче-дүртенче юллары) белән һәрвакытта да турыдаи-туры бәйләнмиләр, хәтта кайберләре бөтенләй бәйләнмиләр. Җырларыбызны бу яктан тикшергән чагында, дүрт төргә бүләргә туры килә. Беренче төр. Дүрт юлы да бер эчтәлеккә корылган җырлар. Мәсәлән:

Кайдан килдең син безгә,

Батмаенча диңгезгә?

Кадерле кунак син безгә.

Ни хөрмәт кылыйк сезгә?

Ай-һай аккош, матур кош,

Ике әйлән дә монда төш,

Канат очы да яат куям,

Илем кайда шунда төш.

Эчим микән, эчмим микән,

Бу сулың салкыннарын,

Эчсәм, алып китәр микән.

Эчемнең ялкыннарын.

Менә бу җырлар барсы да бердәм эчтәлекле җырлар. Аларның һәр юлы бер-берсенә логик рәвештә бәйләнгән һәм алар барысы бергә бер тулы мәгънәгә хезмәт итәләр. Икенче төр. Баштагы ике юлы соңгы ике юлына символика ярдәме белән бәйләнгән җырлар. Мәсәлән:

Кычкырма, күке, каршымда,

Кычкыр агач башында,

Моңлы егет түгел идем,

Моңнар төште башыма.

Халык арасында күке кайгы-хәсрәт, моңлылык символы булып йөри. Хәтта күкенең бер рәттән ничә кычкырганын санап, тыңлаучының тагын ничә ел яшисе калганлыгы турында да күрәзәлек итәләр. Шул символиканың табигый дәвамы булып, егетнең дә моңлы икәне әйтелә. Тагын:

Сандугачның мескенкәйнең

Каңаты каерылган,

Бер без генә түгел иде

Иленнән аерылган.

 «Канаты каерылган кош»—бәхетсезлек, көчсезлек һәм ярдәмсез калу билгесе. Илләреннән аерылган егетләр дә үзләрен «канаты каерылган» сандугач кебек хис итәләр. Яисә:

Кара болыт киләдер,

Яңгыр микән, кар микән,

Минем кебек хәсрәт күргән

Бу дөньяда бар микән.

«Кара болыт» та кайгылык билгесе булып санала. Монда ул җырлаучының кайгы-хәсрәте белән бик нык бәйләнгән. Аның кайгы-хәсрәтенең ни дәрәҗәдә авыр, ни дәрәҗәдә газаплы икәнен бик ачык күрсәтеп тора. Гомумән халык җырларында символиканың роле бик зур. Аның күбесе бик борынгы заманнарга, халкыбызның мәҗүси чакларына барып тоташа. Гади сөйләшү телендә күп кенә символик рольләрнең югалулары да бик мөмкин. Ләкин җырларда исә алар, фольклор традициясе буенча, үз көчләрен саклап киләләр һәм символик мәгънәләрен аңлаталар. Өченче төр. Баштагы ике юлы соңгы ике юлына психологик параллелизм белән бәйләнгән җырлар. Мәсәлән:

Исле чәчәк өзелсә дә

Исе куе болында.

Иптәш Ленин үзе үлсә дә,

Исме халык телендә.

Исле чәчәкнең матур хуш исе үзеннән соң да болында яши, кешеләргә ләззәт бирә, аларны рәхәтләндерә. Тыңлаучының күз алдына хуш исле чәчәкләр белән тулган матур болын килеп баса.

Шул болындагы чәчәккә тиңләштереп,

Ленин иптәш һәм аның бөек эше искә төшерелә.

Тагын:

Аклы ситса кигәнем юк,

Берле хәлем юк,

Әлегә хәтле сөйгәнем юк,

Берне сөйми хәлем юк.

Аның әле «аклы ситса» күлмәк кигәне юк, нәкъ шуның шикелле, аның әле сөеп караганы да юк.

 Яисә:

Тәрәзә төбем гөл генә,

Чәчәкләре бер генә,

Булса булыр синең кебек

Җир йөзендә бер генә.

Аның тәрәзә төбендә бик матур гөлләр тулып үсеп тора:

 Гөлләрнең бары бер генә чәчәге бар. Ул чәчәк бик матур, бик нәфис. Сөйгәнен ул шул матур, нәфис гөл чәчәгенә ошата.

Алай гына да түгел,— андый матур чәчәкнең әле башка гөлләрдә булуы бик мөмкин, ә аның сөйгәне кебек матур, сылу, нәфис җан «булса булыр җир йөзендә бер генә». Мондый тиңләштерү, чагыштыру алымы — табигать күренешләрен, андагы вакыйгаларны, хәлләрне кешеләрнең күнел кичерешләренә һәм аларнын социал мөнасәбәтләренә параллель кую татар халык җырларында иң таралган алым. Мондый юл белән иҗат ителгән җырларыбыз безнең бик күп;

Дүртенче төр. Баштагы ике юлы соңгы ике юлына бернәрсә белән дә бәйләнмәгән җырлар.

Мәсәлән:

Аклы ситса күлмәгемнең

Җиң сжгары сәдәпле,

 Син иркәмә хатлар язам

Якын күргән сәбәпле.

 Юлдан тузан күтәрелә

Әкрен искән жил белән,

Таза тормыш без төзедек

Намус белән, дан белән.

Безнең урам зур урам,

Бишкә бүләрдәй булам,

Ударниклар җиңүчеләр

Мин дә ударник булам.

Мондый җырларны, бер-бер артлы тезеп, бик күп китерергә була. Күрәсез, бу җырларның берсенең дә беренче; яртысы белән икенче яртысы арасында бәйләнеш юк. Аларның беренче-икенче юллары бары сонгы юллардагы рифма өчен генә китерелгәннәр. Кыска җырлардан башка безнең шундый үк дүрт юллы озын җырыбыз да бар. Ләкин алар, дүрт юллы кыска җырларга караганда, сан ягыннан бик аз, һәм аларның барсы да диярлек борынгы җырлар. Андый озын җырлар хәзер бик аз иҗат ителәләр. Без бу мәкаләбездә бары дүрт юллы кыска җырлар өстендә генә беркадәр тикшеренү ясап карарга уйлаганга, татар фольклорындагы башка җырларга—дүрт юллы озын җырларга, озын көйле җырларга, йола җырларына, мәргән җырларына һәм башка шуның кебек җырларга аерым тукталуны максат итеп кугн мадык. Аларның һәркайсы аерым өйрәнүне, аерым тикшеренүне сорый. Без бу мәкаләбездә дүрт юллы кыска җырлардан башка җырлар турында бик өстән генә, укучыларыбызның исләренә төшерү өчен генә, бер-ике сүз әйтеп, китү белән канәгатьләнәбез. Безнең озын җырларыбыз бары озын көйләргә генә җырланалар, — кыска җыр көйләренә сыймыйлар. Шундый җырлардан бер мисал китереп үтик:

Аккошлар очар ай, күл күреп,

Былбыл кошрлар очар, гөл күреп,

Кына гөлгә кунган былбыл копггай,

Сайрашырбыз микән бер күреп. Дөрес, дүрт юллы кыска җырларны да озын көйләргә җырларга мөмкин һәм җырланалар да. Ләкин моның өчен аңа: «гына, генә, ла, лә, да, дә» һәм башка шуның кебек тагылмалар кушарга кирәк.

Мәсәлән:

Җилбер (дәй) җилбер җилләр исә,

Җитен тамырын (да) жил кисә,

Егетләр (дә) үсә, кызлар үсә,

Егет бәгърен (дәй) кыз кисә.

Дүрт юллы озын җырларыбызның да иҗат ителү, яшәү тарихлары һәм социал әһәмиятләре нәкъ дүрт юллы кыска җырларыбызныкы шикелле үк. Бу яктан алар бернәрсә белән дә аерылмыйлар. Бу җырларыбызның үлчәүләренә килгәндә, аларның күбесенең беренче һәм өченче юллары 10 иҗекле, икенче һәм дүртенче юллары 9 иҗекле булалар. Шулай ук аларның башка үлчәүдәгеләре дә еш кына очрый. Мәсәлән, һәр юлы я 9, я 10 иҗекле яисә, беренче-дүртенче юллары 10 иҗекле булып, икенче, өченче юллары 9 иҗекле булганнары һәм башка төрлеләре дә бар. Шулай ук безнең озын көйле җырларыбыз да бар (мәсәлән: «Аш- казар», «Мәдинәкәй», «Кара урман» һәм башка шуның кебекләр). Аларның һәркайсы үзләренә махсус көйгә җырланалар. Ул җырлар, гадәттә, бер-берсенә логик рәвештә бәйләнгән яисә бер үк эчтәлекне дәвам иттергән берничә строфадан тора. Шулай ук аларның бер-берсенә бәйләнешсез булган аерым җырлардан торганнары да очрый. Озын көйле җырлардагы строфалар гадәттә дүрт юлдан гыйбарәт булалар, ләкин кайбер җырларда кушымтада белән биш-алты, хәтта сигез юлга кадәр җитәләр. Урыны туры килгәндә, мәргән җырлары белән йола җырлары турында да бер-ике сүз әйтеп китүне кирәк табабыз. Моңа кадәр бездә, безнең фольклорыбызда, тарихи җырлар, батырлар җыры юк дигән, кайчандыр алар булса да, сакланмаган, безнең заманыбызга кадәр килеп җитмәгән дигән бер фикер бик нык урнашкан иде һәм ул фикер бик озак еллардан бирле яшәп килә иде. Ләкин соңгы елларда фольклор буенча үткәрелгән гыйльми экспедицияләрнең нәтиҗәсе һәм аерым фольклорчыларның эзләнүләре бу карашны шактый җимерде. Безнең хәзер меңнәрчә юллар белән үлчәнә торган борынгы дастаннарыбызның барлыгьп мәгълүм булды. Кайберләренең тулы текстдары да төзелде. Димәк, безнең кайчандыр юк дип хисапланып йөргән нәрсәләребез бер-бер артлы матбугат битенә чыга башлады. Татарстан институты 1940 нчы елның җәендә Себер татарлары арасына фольклорчылардан һәм телчеләрдән бер гыйльми экспедиция оештырып чыгарган иде. Экспедиция, башка бик күп кыйммәтле фольклор материаллары белән бергә, мәргәннәр турында да берничә җыр язып алып кайтты. Төрле сәбәпләр аркасында әле аларның берсенең дә шушы көнгә кадәр басылып чыкканы юк. Озакламый алар матбугат йөзе күрер дип өмет итәбез. Алар әлегә тулысынча җыелып, тәмам эшләнеп беткән җырлар түгел. Алар бик өзек-өзек строфалардан торалар. «Тәвеш мәргән» белән «Туктасын мәргән» бигрәк тә кыска, һәм алар үзләренең төзелешләре белән озын көйле җырларыбызны хәтерләтәләр. Ләкин «Хәлмәт мәргән»нең тулырак варианты безгә кайчандыр безнең мәргән җырлары, ягъни батырлар Җырлары булганлыгына шаһитлек биреп тора. Иң соңгы сүз итеп, йола җырлары турында. Бездә йола җырлары да кайчандыр юк итеп, татарлар арасында булмаган итеп саналган иде. 1911 нче елны «Шура» журналында Җамал Акчуринаның «Кыз егълату» исемле бер мәкаләсе басылып чыкты. Җамал Акчурина ул мәкаләсендә Саратов губернасының Кузнецк һәм Петровск өязләрендә яшәүче мишәрләр арасында унтугызынчы йөзнең башларында йола җырларының бик таралган булганын яза. Татарлар арасындагы, йола җырлары турында Җамал Акчурина күрсәткән материаллардан башка соңгы көннәргә кадәр матбугатта бернәрсә дә күренгәне юк. Ләкин шушы ике-өч ел эчендә язылып алынган һәм Татарстан Тел-әдәбият Фәнни-тикшеренү Институтына тапшырылган материалларга караганда, йола җырларыннан, туй, кыз җылату, кыз озату һәм таң кучат җырлары кебек җырларның элекке керәшен татарлар һәм мишәрләр яши торган районнарда Октябрь революциясенә кадәр бик нык яшәп килгәнлеге мәгълүм. Шулай ук кайбер мәгълүматларга караганда, йола җырларының унтугызынчы йөзнең беренче яртысында Казан тирәсендә яшәүче татарлар арасында да (мәсәлән, элекке Зөя өязе, хәзерге Норлат районы авылларында) яшәгәнлеге һәм йолалар үтәлгәнчә җырланганлыгы билгеле. Ул җырларның һәркайсы—аерым тикшеренүне, аерым өйрәнүне таләп итә торган җырлар. Бөек Ватаныбыз кабахәт фашистларны, культура һәм ирек дошманнарын тар мар итәр, мөкаддәс җиребездә бер генә оккупант та калмас, бәхет кояшыбыз яңадан электәгечә нурлы һәм тыныч елмаерга тотыныр, менә шул чагында инде безнең җырларыбыз турында тирән тикшеренүләр, зур-зур гыйльми хезмәтләр басылып чыгар. Ул көн ерак түгел. Ул көннең якты нурлары фронтлардагл уңышларыбыз белән бергә үскәннән-үсә, көчәйгәннән-көчәя бара.