ИСХАКОВ ҺӘМ АНЫҢ ДУСЛАРЫ
Ул тар гына үзән эчендә яртылаш карга күмелеп ята. Як-якта ике калкулык, әйтерсең, часовойлар басып торалар. Сул яктагы калкулык артында немецлар, уң якта безнекеләр. Исхаковка әлбәттә уң якка, үзебезнекеләр янына кайтырга кирәк. Ләкин ул моны эшли алмый. Эшли алмавының ике сәбәбе бар. Беренчедән, ул яраланган, көчкә-көчкә генә хәрәкәт итә. Икенчедән, калкулык артына яшеренеп утырган немец пулеметчиклары һәм калкулыкның башында җайлы у.рьж сайлап урнашкан автоматчиклар аңа үзбезнекеләр янына кайту түгел, хәтта селкенергә дә ирек бирмиләр. Исхаков аз гына башын калкыта башладымы, немец пулеметы, аның артыннан автоматчиклар пуля яңгыры яудырырга тотыналар гына. Пуля кар өстен тишеп, озыи-озын юллар ясап бетергән инде. Исхаков үзенең хәлсезләнеп, авыраеп калган башын тагын кар өстенә сала. Элек ул, берничә тапкыр дип әйтерлек, ярасын бәйләргә тырышып та карый—сак кына итеп әйләнеп ята, яткан җиреннән яралы аягына сузыла. Тик шунда ук пулялап аның янында сызгырышып очарга тотыналар, хәтта берсе аның тун җиңен тырнап үтәргә дә өлгерә. Барыбер эш чыгарып булмаслыкны төшенеп, Исхаков селкенмичә генә ятуын дәвам иттерә. Селкенгән булса да барыбер файдасы юк, җитмәсә тагын егәре дә киткәннән-китә бара. Әнә бит анда, кар эченнән сузылып чыгып торган сорыкыя артында: үзебезнекеләр. Әледән-әле бер баш күренә анда, колакчын бүрек кигән баш һәм Исхаков ягына таба карап кычкыра ул: «Чыда, Исхаков, чыда. Ничек кенә булса да, без сине коткарачакбыз!» ди. Исхаков чыдый. Дүрт көн буенча чыдый. Шул дүрт көн эчендә, бер туктаусыз диярлек, аны бу үлем чокырыннан я алай, я болай итеп коткарырга тырышып карыйлар. Ниһаять, аны коткару һич тә мөмкин булмаган бер хәл булып күренә башлый. Чөнки кыя артыннан кем дә булса күренеп, Исхаковның янына бара башладымы, немец автоматчиклары щул минутта ук котырынып атырга тотыналар. Бу эшкә ташланган һәрбер кешенең өстендә куркьпныч үлем ыржаеп торуга карамастан, аны әле алай, әле болай итеп һаман тартым алырга маташалар. Кушып, яки приказ биреп торуның кирәге калмый монда, кешеләр үзләре теләп үзләрен корбан итәләр. Алай гына да түгел, алар «Бу минем эш!», «Юк, синеке түгел, минеке!» дип тартышалар—һәркайсы үзе барасы, иптәшен үзе коткарасы килә: Иптәше өчең үләргә ашкынып торган бу геройлардан берсе булып, иң элек санитар Смирнов сикереп чыга. Үз эшен берәүдән дә эшләтәсе килми аның, үз сүзлеләнеп өзлексез тәкрарлый: «бу — минем эш, турыдан-туры минем бурыч бу, вообще, сез минем эшкә тыгылмагыз, егетләр». Шулай сөйләнгәләп кыяның башына менеп китә, түбәндә, яртылаш кар эчендә ята торган Исхаковны шатландырырга тырышып, аңа «хәзер яныңа барып җитәм!» дип кул селки һәм шул минутта ук пуля тиеп, таш булып атылып төшә. Смирновның үле гәүдәсен арткарак алып китәләр һәм икенче кеше булып Буянов дигән сугышчы алга чыга. Бусы, беренчесенә караганда, бераз алгарак китә, ләкин барып җитә алмый, явыз пуля аны да эләктереп ала. Өченче кеше булып кызылармеец Семихин сикереп чыга. Бусы үлүен-үлми, тик шулай да Исхаков янына барып җитә алмый. Турыдан гына барып Исхаковны коткарып булмаслыкны төшенгән сугышчылар уратыбрак бара торган траншея казу эшенә керешәләр. Бик күп көч куйганнан соң, озын гына траншея ясалып та бетә. Бу траншея кыя тирәсен бер урый да, аннары үзәнгә борыла, нәкъ Исхаков яткан җиргә таба сузыла. Исхаковка якынлаша барган саен сугышчылар карны тырышыбрак, җитезрәк казыйлар. Инде барып җитәбез дигәндә генә, булыр-булмас җиде — сигез метр җир калгач, көрәкләр кинәт каты ташка бәрелә башлый. Артык барып булмый—таш стена. Уңнан да, сулдан да казып узмакчы булып карыйлар, — файдасыз. Бөтен җирдә тоташ таш. Югыйсә хәзер Исхаков яп-якын инде, ләкин барыбер: барып җитеп булмый. Ике арада калган җирнең һәрбер сантиметрына унар-егермешәр пуля явып тора. Шуңа да карамастан, бу ләгънәт ягуган җиде-сигез метрлап араны шуып барырга һәм үзләренең командирларын коткарырга теләүчеләр монда да бик күп табыла. Хохлов һәм Яковлев дигән сугышчылар, берсе артыннан икенчесе, траншеядан сикереп чыгалар, ләкин шунда ук яраланып кире кайтырга мәҗбүр булалар. Шуннан соң инде башка берәр юл уйлап табу турында кайгырта башлыйлар. Кемдер аркан тартып чыгара, аның башына телефон кабелы бәйлиләр һәм арканның элмәкле башын Исхаковка аталар.
— Тотын шул бауга. Бәйлә үзеңне. Без сине шуның белән тартып чагарабыз,— дин кычкырып җибәрә берсесе. Ләкин тәмам хәле киткән Исхаков иптәшләре әйткән киңәшләрнең берсен дә тота алмый. Дүрт көн шулай узып китә, бишенче көн башлана. Көнңең салкын томан белән капланып туувьп батыр кызылармеецларга файда итә һәм Петрункин дигән кече сержант ул көнне тагын бер кат бәхет сынап карарга уйлый. Траншея буенча йөгереп килә дә, шул кызу белән чыгып, Исхаковка таба үрмәли дә башлый. Иптәшләре, тын да алмыйча диярлек, аны күзәтеп торалар. Ул, карга яртылаш уелып кергәне хәлдә, җай гына шуыша. Шулай шуыша торгач, ахырында, мең бәлә белән Исхаков янына барып җитә Петрункин,—җиде кеше арасыннан беренче булып теләккә ирешүен иптәшләре сокланып карап торалар. ‘Барып җитү белән, вакытны бер дә уздырмыйча, хәтта борылып та тормыйча, Исхаковны иң башыннан эләктереп, артка, траншеяга таба шуыша башлый. Бу—читен, бик чи- теи була. Үлем алдындагы Искаков бик авыр, Петрункин, барлык көчен куеп, аны траншеяга таба тарта да тарта. Алар траншеяга җитеп, аның эченә егылып төшү белән, Исхаковны һәрьяктан кочаклап алалар, күтәреп, траншея эчләтеп алып китәләр, элек кыяның, аннары калкулыкның артына чыгып, шунда, аулак бер урындагы палаткага кертеп салалар. Җыелып, аяк-кулларын уалар, яңа һәм тагын да җылырак туннарга урыйлар, авызына бер-ике тамчы аракы тамызалар, аннары кайнар чәй, йомшак бинт һәм ягымлы йомшак сүзләр: «Сәфәр! Кара әле, Сәфәр дус!» Арадан берсе чиге булмаган бер җылылык һәм хөрмәт күрсәтеп, аның Исеме һәм атасының исеме белән атый: «Күзеңне ач әле, Сәфәр Галеевич». Рота командиры ягымлы итеп кенә үзенең сугышчыларын куа: Исхаков һәм аның дуслары — Барыгыз, китегез-кит. Югыйсә сез аны тәмам азаплап бетерерсез. Ләкин юк, иптәш сугышчылары аны азапламыйлар. Ул терелә. Җансызланып, салкынаеп калган йөзе тагын ачылып китә. Җафалану эзләре әкеренләп югалалар, ул әкренләп тормышка кире әйләнеп кайта. Яралану да, бик күп кан агу да, дүрт көн ач тору да, дүрт көн буенча бернинди хәрәкәтсез кар эчендә яту да — берсе дә, берсе дә бу баһадир егетне җиңә алмаган, менә, кинәт кенә, аның ирен читләрендә көлемсерәү чагылып китә. Ул күзләрен ачып бер карый да, шунда ук кабаклары тагын ябылалар һәм ул йокыга тала. Аны җылы одеяллар белән төреп, чанага яткыралар, санитар чананын лямкаларын муенына кия һәм чана кар диңгезе өстеннән санчасть ягына таба йөзә башлый.