Логотип Казан Утлары
Хикәя

ИКЕ ХИКӘЯ

Шакир, Зөһрәнең кайнар иреннәрен йомшак кына итеп үпте дә, аның кулын куллары белән кысып:

 — Хуш хәзергә! — диде. Күзләр бер-берсенә текәлештеләр, икесенең дә телләре очында гына торган әллә нинди сүзләре булса да, әйтелми калды. «Хуш хәзергә!» Ник соң «Хуш хәзергә, Зөһрә иркәм» дип әйтмәдем икән? Йөрәккә бик якын бит ул, бик сөям бит үзен, ни өчен сүзгә саранландым соң? Бу уйлар Шакирны байтак вакыт борчып йөрделәр. Соңыннан ул түзмәде, бер һөҗүм алдыннан язылган хатында:

«Зөһрә! Без бик салкын аерылыштык, сиңа «хуш хәзергә» дисәм дә, аның артыннан әйтеләсе «Зөһрә иркәм» сүзләре тел очымда әйтелмәгән көйгә калды». Бәлки хәтерең калгандыр, син аны «әйтелгән сүз» дип уйла, Зөһрә иркәм» дип төзәтмә ясады. Бу хатны язганнан соң ясалган һөҗүм гомумән уңышлы үткән кебек, Шакир чей дә шоп булды. Ул су юлы, үз гомерендә беренче тапкыр, дошман танкларына яндыргыч сыекча тутырылган бутылкаляр ташлап, ике танкның чытырдап-чытырлап януын күреп торды, танк эчендәге фашистларның ялкын арасында акылла язып кычкыруларын ишетте. Өченче танкка граната ташлап, аны да бара торган юлыннан туктатты. Тан вакытында ук башланган бу сугыш кичке караңгылык төшкәнче сузылды. Дошман, төтеннән исергән тычкан кебек, анда да, монда да боргаланып карады. Бер якка да юл таба алмагач, неон калган көчен аннан-моннан җыйнаштырып, позициясен ташлап, артка чигенде. Кача торган дошман артыннан бара бара Шакирның да, иптәшләренең дә аяклары шакггай ук ардылар, артык йөкләре булмаса да, җилкә сөякләре сызлашитырган кебек була башладьр. Калын гына нарат урманының көньягына чыккач, командир:

— Бүгенгә шул җитәр, егетләр, похмельгә калсын, калганнарын иртәгә турап бетерербез, — дип көлде, туктарга приказ бирде.

— Менә шушы урман читендә, нарат исен иснәп кенә ял итик әле, — дип өстәп куйды бераздан. Шактый гына юан, ниста ак йөзле, ак калфаклы повар кичке. аш китерде. Ашап, котелокларны югалаганчы, зәнгәр күкне чуарлап, йолдызлар да күтенә башладылар. «Бөтенләй, ST белән куна баегандагы кебек» дип уйлап алды Шакир. Дозорга эләкмәгән кызылармеецлар, коралларын тазарткач, йокларга яттылар, тик Шакир ятса да күзләрен тиз генә йома алмады, аның күз алдында дошманның янган танклары тордылар. «Их! Зөһрәгә хат язасы иде менә хәзер, бары тик бераз караңгырак кына. Әгәр Зөһрә минем бүгенге эшемне ишетсә... юк ышанмас... алдый дияр... ничек инде бер кеше ике хикәя өч танкны... ә шулай да, шатланыр иде үзе, күрше Зәйнәпкә кереп «Синеке шулай эшли аламы?» дип сорар иде». Әнә шуның кебек уйлар Шакирның, йокысын әллә кая качырганнар. Ул тагын: «Нишләп соң мине секретка җибәрмәделәр? Әллә «булдыра алмас» дип утадылармы?.. Секретта булсам, юк дигәндә дә, берәр бетлесен тотын китерер идем, командирның да күңеле булыр иде, ишеткәч Зөһрә дә шатланыр иде, миңа да шәп булыр иде» дип уйлана башлады. Соңыннан:

— «Өч танк, күпмени ул, моның Зөһрәгә язарлык нәрсәсе бар соң? Хәзергә язарга ярамый әле, тагын бер-ике сугыштан соң язармын» дигән нәтиҗәгә килеп тынычланды һәм рәхәт кенә йокыга талып китүен үзе дә сизми калды. Тагын әллә ничә бәрелеш булды. Ул сугышларның барында да Шакир батырлыгын арттырганнан арттыра барып, кырылган немецлар саны өстәлгәннән өстәлде. «Зөһрә өчен, аның күңеле булсын өчен» дип уйлый ул сугышкан чагында. «Командирга да күңелле булыр, ишеткәч Зөһрә дә шатланыр, миңа да шәп» дип мыгырдана-мыгырдана ата. Бер төнне, яшеренеп яткан җирләреннән ике солдатны тоткач, солдатлар аның бер сүзен дә аңламасалар да:

— «Каптыгыз! Командирның да күңеле булыр, Зөһрә дә, беләсезме, Зөһрә дә шатланыр, миңа да шәп, шагом марш» дип команда бирде. Озын сары чәчле, ач яңаклы солдатлар, соры күзләрен текәп, карап торсалар да, Шакирның бер сүзен дә аңламадылар, тик аркаларына төртелгән приклад кына «шагом марш»ның «атлап китәргә» дигән сүз икәнен аңлатты. Шакир үз эше өчен генә шатланып калмый. Дошман башына безнең самолетлардан бомбалар коелганда да, ул һаман: «Тагын, тагын... Командирга да күңелле, Зөһрә дә шатлана, мада да шәп» дип кабатлап тора. Бу урта буйлы, саргылт йөзле, киң күкрәкле, һәрвакыт ачык йөрәкле һәм шаян күңелле 24 яшьлек кызылармеецның сугышта күрсәткән «мөгъҗизалары» рәхмәтләрдән үтеп, хөкүмәт бүләгенә чаклы ук барып җиттеләр. Каршы яктан әлләнидә бер Италия солдатлары килеп чыга. Алар кояшта кызынып ятуны бик яраталар булса кирәк, окоп өсләренә чыгып, күлмәкләрендәге бетләрен һәм үзләренең җилкәләрен кыздыралар. Безнең халык аларга, рәхәтләнеп кенә кызынырга ирек бирмичә, я артиллерия, я миномет, я пулеметтан ата башлый. Итальяннар чапаланалар, әллә ниләр кага кага шашынып артка китәләр. Без аларны «музыкантлар» дип йөртәбез, шул ук вакытта чын музыкантларның сугыша алулары, яки алмаулары турында безгә баш ватып торырга туры килми. Безнең Шатунов та музыкант. Ул инде армиядә ун өч ел хезмәт итә Шуңа карамастан, ул үзен һаман срочный службадагы музыкант дип йөртә. Музыкант кына да түгел, музыкантларның «министры» ул. Мин аны чакырыш китергәндә, кояш түбән төшеп бара иде инде.

— Әнә, җил тегермәнен күрәсеңме?— дидем мин аңар. Ул, бүләкләнүе турында газетада уз исемен укыгач, һаман тәкърарларга өйрәнгән сүзләрен тагын бер кабатлап: «Монсы мин булам инде. Командирга да күңелле, Зөһрәгә дә шатлык, миңа да шәп» дип куйды.

— Күрәм.

— Шуның, теге ягында дошманның, илле автоматчигы безнең сул канатка чыгарга маташалар, сөрергә үзләрен.

— Була ул!—ди Шатунов. Музыканты белән каршымда басып тора Шатунов. Мин аларга карап: «Илле автоматчик, ун өч музыкант» дип уйлыйм, ләкин хәзер генә аларга куша торган көчем юк, вакыт аз, вакыт көтми. Музыкантлар — ничек иглсәң дә музыкантлар инде, каешлары буш, эчләре салынкы, муеннары юан, иреннәре нечкә. Күп уйлап торырга вакыт юк, илле кешене кырырга задача куям да, алар китәләр. Кояш батты, караңгы төште. Уң якта мылтык аткан тавышлар, автомат гөжелдәүләре, гранаталар гөрселтәве ишетелде дә, тынды. Ай калыкты. Колакка корнетта уйналган «Катюша» яңгырады.

— Моны Шатунов шулай уйный, — диләр. Корнет тавышы, дулкынланып, бер якынлаша, бер ераклаша, тирә-яктагы урманнар яңгырый, безнең алдагы авылның өйләренә бәрелеп, яңа дулкын тудыра, тагын якынлаша.  

— Точно, бу Шатунов, — диләр миңа. «Катюша» һаман якынлаша, аның дулкыннары тагын да көчәяләр.

— Әйе, бу Шатунов корнеты, — дим мин.

Уйнау тавышы тынды. Шатунов, музыкантларын нәкъ беренче май парадындагы кебек тезеп, минем алдыма килеп туктады.

— Алар иде. 28-ен үтердек, калганнары качып котылдылар, задачаны үтәгән булсак кирәк, иптәш командир, — дип доклад ясады һәм үзе бераздан: «Итальян музыкантлары шикелле чабалар!» дип куйды. Мин көлемсерәде — аңа рәхмәт әйттем. Хәрәкәттәге армия.