Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҮЧ ҺӘМ НӘЛӘТ ҖЫРЫ

Авыр елларда

Канлы юллардан

Барабыз алга,

Һәм гасырларда

Күкрәр безнең дан.

Нәләт дошманга!

Нәләт, мең нәләт,

Үлем дошманга!

Ил өстенә шомлы афәт,

Туды хәсрәт таң белән,

Килде дошман ямьле илне

Сугарырга кан белән.

Кара козгын җәйде канат

Саф, аяз күгебездә,

«Изге дауда көч сынарга!»

Дип сәгать сукты безгә.

Батыр улларын

Чакырды ватан,

Илдә яңгырады:

«Канга каршы кан!»

Тук башаклы киң кырларга,

Нефть фонтаннарына,

Шаулап торган урманнарга

Һәм алтың тауларына

Хуҗа булам, диде бандит,

 Сузды пычрак кулларын,

Күтәрелде мәгърур халык,

Кисте аның юлларын.

Батыр улларын

Чакырды ватан,

Ерак яңгырады:

«Канга каршы кан!»

Без азат ил кешеләре

Бездә шатлык күкрәде,

Зар-сагышсыз сулыш алды

Яшь аналар күкрәге.

Алма битле шук балалар

Үсте ал гөлләр өзеп,

Якты мәктәп залларында

Гөрләде нурда йөзеп.

 Коллык зынҗырыа

Салып куллардан

Бардык яктыга —

Кояшка. табан!

«Була!» дисәк, булды бар да

Җансыз ком далаларда

Сузлып үтте яңа юллар,

Шәһәрләр туды анда.

Саф һавалы бакча иттек

Кара зиндан — зар илен;

Төрле телдә җыр таралды,

Шаулатып дуслык җирен.

Бер туктамастан

Бардык без һаман

Ямьгә — яктыга

Кояшка табан...

Без шулай төзгән чагында

Яңа тормыш дан белән,

Килде дошман ямьле илне

Сугарырга кан белән.

Ажгырынган аждаһадай

Гөлләргә агу тамды,

Шомлы гыйфрит кайда басса,

Ыңгыраш, хәсрәт калды.

Ярсу йөрәктә Үч уты яна.

Канга каршы кан!

Нәләт дошманга!

Канлы палач күпме айлар

Җан кырып йөргән иде,

Күпме илләрне талап ул,

Айкап өлгергән иде.

Бай тарихлы зур ватанның

Таптарга теләп данын,

Ат сарае итте бандит

Киң музейларның залын.

Көчлерәк күкрәр,

Дан ул тапталмас!

Шакшы эт туе

Озакка бармас!

Шевченконың сихре җырын,

Толстой романнарын

Җитмеш телдә без укыйбыз,

Зур даһиларның данын

Бирмәбез мыскыл итәргә

Канлы куллар иркенә!

Ярсыган, талмас йөрәкләр

Үч алырга җилкенә.

Теләкләр изге,

Барабыз алга!

Канга каршы кан!

Үлем дошманга!

Яшь балаларын җитәкләп

Качып барган ананы

Күрсә фашист, ләззәтләнеп,

Атты көлеп аларньи.

Мыскыллады кызларны ул

Аналары алдында...

Гөнаһсыз кап, нарасый җан

Чакыра үч алырга!

Теләкләр изге,

Барабыз алга.

Канга каршы кан!

Үлем дошманга!

Приказ булды кара көчне

Быел тар-мар итәргә!

Без өйрәнгән юлбашчының

Приказларын үтәргә!

Юлбашчыбыз, Наркомыбыз.

Илт безне җиңүләргә!

 Илт син безне җиңүләргә —

 Тантаналы бәйрәмгә!

Канлы елларда

Авыр юллардан

Барабыз алга: һәм гасырларда

Күкрәр безнең дан.

Нәләт дошманга! Изге үч!

Нәләт! Үлем дошманга!