Логотип Казан Утлары
Очерк

АВЫЛДА ЯЗ

Очерк 1.

Башы аның шулай. Фатих Хөсни бераз сөйләшеп алабыз.

— «Кызыл таң» колхозы матур эшли ул»—ди начальник һәм мине стенадагы диаграмма янына алып килә. Болар, бригадалар буенча, язгы чәчүнең барышын күрсәтеп тора торган баганалар. Ул баганаларның артында җанлы кешеләр, хәрәкәт һәм өмет итә белә торган кешеләр, көрәшә һәм җиңүне яулап ала торган батыр колхозчылар. Анда исемнәре телдән төшми торган сукачы егетләр: Хәсәнен Хөсәен, Закиров Гыйльфан, Газизов Нургазиз, Бәдретдинов Сәйдар, Шамкин Габделхан һәм башка, Һәм башка пптәшләр. Анда чәчүнең башыннан бирле эштән бер дә калмыйча бик яхшы эшләп килүче карт чәчүче Хөсниев Гариф иптәш. Бу Гариф карт сугыш вакытының җитди вакыт булуын, эшче кулының җитешмәвен яхшы аңлап, тыныч картлыкны аз гына да дәгъва кылмыйча, яшьләр белән бергә торып, колхозының, димәк ки, иленең байлыгы эчен эшли. Ул кулдан чәчә, ләкин ул машинаны, машина аньп тарсынмый. Ул машина белән бергә бик тату итеп эшли бирә. Монда безгә, узганны җылы көлү белән искә алу төсендә, бер әкият сөйләделәр. Әкияте-чыны бергәдер инде, ничек кенә булмасын, кызыклы» әйбер. Колхоз башланган елларны була ул. Имештер, «Кызыл таң» колхозының бер кешесе (исеме хәзер хәтеремнән чыкты), колхоз председателенең кушуьв буенча, чәчү машинасы алып, кырга борчак чәчәргә китә. Чәчәсе җире авылдан шактый ерак, урман култыгында була. Барып җитә, машинага атларын җигә, бер әйләнә, ике әйләнә. Аннары, үз эшеннән үзе шөбһәләнеп, туктый, артына карап тора. Чәчкән ашлыгы ничектер югала барган төсле булып күренә бу кешегә. Тагын әйләнә, тагын туктый, башын селкеп тора. Ахырында чыдамлыгы бетә бу бичараның, атларын тугарып үләнгә җибәрә дә, машинасын бер читтә калдырып, үзе, нәкъ борынгыча итеп, муенына тубал киеп, кулдан чәчә башлый. «Бу хәчтерүш белән маташканчы», кулдан чәчүем мең өлеш артык минем» дип сөйләнеп ала ул машинасына карап. Авыл ерак, берәү дә күрмәс әле, дип уйлый. Тик эш ул дигәнчә барып чыкмый, «инде «чәчеп бетердем, бәласеннән баш аяк» дип кенә торганда, якындагы сазлыктан нечкә тавышлы бер бака кычкырып җибәрә:

— Нәрсә чәчәсең? Нәрсә чәчәсең?— дигән сыман була бака. Икенчесе, калынрак тавышлысы, беренчесенә җавап итеп:

— Борр-чак чә-чә, борр-чак чә-чә, —ди. Ә өченчесе, бик калын тавыш белән: — Горох! горох! горох! — дип кабатлый. Шуннан соң, үз шәүләсеннән һәм машинадан өреккән бу колхозчы, «ахрысы минем кул белән чәчкәнне карап торганнардыр» дип уйлый да, атларын һәм машинасын кырда калдырып, йөгереп өенә кайтып китә. Бу кызыклы әкият колхозның беренче чорларын һәм машинага ятсынып караучы колхозчыны күрсәтү өчен бик тә характерлы. Ләкин бүгенге Гариф карт ул инде машинадан өркүче борынгы колхозчы түгел. Ул машинаның бөек әһәмиятен белә торган кеше. Әгәр ул бүген кул белән чәчә икән, бу аның эшне вакытында бетерергә теләвеннән генә. Яшерен-батырын түгел, сугыш вакыты, авылда эшче көче кадерле, Гариф картның борынгы тәҗрибәсе һәм искереп беткәп чәчү тубалы да ярап куя быел, аз булса да арага керә.

III.

Армый эшләгез, иптәшләр! Аппары без «Кызыл таң» колхозында алдынгы бригада булып исәпләнә торган, авыл кырында чәчүне беренче булып төгәлләп, хәзер «Шумково» колхозыннан кисеп бирелгән җирдә сөрүче бишенче бригадага китәбез. Япь-яшь егетләрдән торган бу бишенче бригада турында «Кызыл таң» колхозында күп кенә сөйлиләр. Стена газетасында аларны мактап искә алалар. Колхоз председателе иптәш Гарипов сүз арасында:

— Менә, мәсәлән, примерга 5 нче бригаданы алырга була, — дип әледән әле кыстырып җибәрә. Бу бригаданың сукачылары көнгә бер пар атка 2,5—3 гектар сөреп, көнлек норманы 130— 150% итеп үтиләр. Тырмачылар да, чәчүчеләр дә калышмыйлар.

— Без җиргә кибәргә ирек бирмибез, чәчеп, тырмалап, эшен бетереп барабыз, — ди бригадир Сөләйман иптәш. Менә инде без кырда, мактаулы егетләрнең үзләре янында. Сабан тургайлары әлбәттә безнең белән, үзләре шул чаклы күп, әйтерсең күк шулар белән тулган инде. Кояш кыздыра, сужал ал ташлаган җирдән пар күтәрелеп, борынны рәхәтләндерә. Бая исемнәре саналган мактаулы егетләр белән түгәрәкләшеп утырабыз.

— Сер нәрсәдә соң, егетләр, ни өчен башка бригада сукачылары алай сукалый алмыйлар да, ни өчен сез генә алай күп сукалый аласыз,—дим. Егетләрем ни өчен икәнен үзләре дә әйтә алмыйлар.

—Эникә бик иртә чыгып, соң кайтабыз, атларны бик алҗытмыйча, вакыг тында ял иттереп эшлибез, туктап тормыйбыз, бер-беребездән калырга тырышмыйбыз,— диләр. Аннары без чәчү темасыннан халыкара хәлләргә, сугыш темасына күчтек. Миллионлаган халык тарафыннан миллион мәртәбә каһәрләнгән Гитлерны тагын бер кат эт итеп сүгеп ташладык. Фронттагы иптәшләрне дә җылы сагыну белән искә алдык. Сүз—сүзне тартып чыгарды. Минем сүзгә юмартлык, күрәсең, сукачы иптәшләогә бик үк ошамады бугай, арадан берсе кинәт сикереп торды да:

— Әгәр бүтән сүзләрең булмаса, без китикче, абый, атлар тик тора,— дип куйды. Мин колакларыма чаклы кызардым һәм бары тик шунда гына алдынгылыкның серенә төшенгәндәй булдым. Димәк, алда барыр өчен атыңмы да, үзеңне дә тик тотарга ярамый икән. Нинди дөрес һәм нинди әйбәт логика! Сабан төрәннәре парлы кара балчыкны тагын әйләндерә башладылар, узган елдан калган камыл арасыннан пырхылдап тургайлар күтәрелде.

— Ярый, армый эшләгез, егетләр, ә сез, армыйча һаман шулай җырлап торыгыз, тургайлар!

IV

«Туйбактин» колхозында Колхоз идарәсе алдында безне түгәрәк сакаллы бер абый каршы алды, соңыннанрак белдем Хәбибулла абзый икән ул, ерткыч хайваннар фермасының мөдире икән. Колхоз председателе кырда иде, буш вакыттан файдаланып, мин Хәбибулла абыйдан мине фермага алып баруын үтендем. Безгә авыл ооветы секретаре,—яшьрәк кенә бер хатын-кыз да иярде. Өчәүләп киттек. Урамда күперенеп ата күркә йөри иде, Хәбибулла абзый секретарьга карап хәйләкәр көлемсерәде:

— Кара аны, итәгеңне-җиңеңне җыебрак уз, ташланмасын. Секретарь хатын бераз уңайсызланып:

— Ташланса, барыбызга берьюлы ташланыр инде, мине генә аерып тормас,— дип куйды. Хәбибулла абзый мыек астыннан һаман көлә бирде:

 — Аерып торыр шул. Ни өчен дисәң, кызыл күлмәк кигәнсең син, ата күркә яныннан узарга туры килүен алдан чамаламагансың булса кирәк. Ә ата күркә ул кызыл күлмәкле кешегә бик каныгучан була. Ни өчен дисәң, әйтә ди ул: «Минем тамак астымда асылынып торган кызыл чугымны алып кигән» дип әйтеп әйтә ди. Шулай да без ата күркә яныннан хәвефсез-хәтәрсез генә узып киттек, фермага килеп җиттек. Монда җиткәч инде Хәбибулла абзый сүзне бөтенләй үзенә алды, без ияреп йөрүчеләргә һәм аның сөйләвен юньләп баш селкүчеләргә әйләнеп калдык. Зур-зур тимер читлеклир эчендә кечерәк-кечерәк кенә агач ящиклар. Тимер читлек янына килеп басу белән теге ящиклар эченнән очлы борынлы, уйнаклап торган саргылт күзле, карасу йонлы, сырты һәм койрыгы көмеш тәнкә төсле көмешләнеп торган җитез төлкеләр чыгып, читлек эчендә атылып-бәрелеп чабуларга тотындылар.

— Бала үстергән вакытларында шулай инде алар, үтә сизгер, аннары тагын бик тиз ачуланучан булалар. Бала бит, ни эшләтәсең, кадерле, күрәсең. Әле ябык алар. Ничә әйтсәң дә бер сүз: бала үстерәләр. Менә бераздан, көзгә таба күрсәң иде син аларны, карап торырга әллә ни бирер идең. Ионнары күпереп китә, үзләре симереп ялкаулана башлылар, кулга ияләшәләр, иллә мәгәр доходны да бирәләр соң үзләре. Узган ел, әнә, безнең «Туйбактан» колхозы төлкеләрнең үзләреннән генә саф егерме мең сум файда алды. Хәбибулла абзььй, сүзен йөпләвен көткән төсле, секретарьга карап торды. Тегесе, аның сүзләрен дөресләп, башын селкеде. Аннары без йорт куяннарын, енотларны карап йөрдек. Ап-ак мамыклы зур-зур куяннар, үзләре шундый куркаклар, читлекләре янына барсаң, куркынып, ояларындагы коры печән белән балаларын күмәргә тотыналар—янәсе, баласына тия күрмәсеннәр. Нәсел турында кайгырту— табигатьнең нинди бөек законы бу! — Баласы биштән алып унга чаклы була, мамыгының бер килосы ун кило сарык йонына тора, мәхлук кына үзләре, ә колхоз өчен ярап торалар, ди Хәбибулла абзый. Төлкеләр дә балалаган, куяннар да, шунда, су буенда гына яшел каз бәпкәләре йөри, ана каз бәпкәләренә беренче тапкыр су күрсәтә, үз телендә нидер каңгылдый, ахрысы: алай түгел, менә болай йөзәләр аны, дип өйрәтә буган.

— Узган ел, әнә, шушындый яз көнендә бер ана төлкебез нишләптер үлеп китте. Өч баласы ятим калды мескеннең. Ни эшләтергә? Суга ташлап булмый ич, үзебезнең мал. Башта мәчедән имездереп карадык сөте җитмәде, аннары кәҗәгә куштык. Кәҗә сөте имеп таки үстеләр үзләре. Бу фактны Хәбибулла абзый болай гына, бары тик буш араны тутыру өчен генә сөйләде төсле, шулай да бу факт мине тетрәтү өчен җитә калды. Аның яктысында мин безнең колхозчыларның тылсымлы көчләренә тагын бер кат ышанган төсле булдым. Димәк, теләгәндә алар мөгъҗизалар күрсәтә алалар икән! Кичен без клубка киттек. Бу кичне клуб тирәсе аеруча бер җанлылык белән гөрләп тора иде. Бригадир кызлар клубка чук төсле булып киенеш килделәр. Киенмәслек тә түгел шул, бу көнне «Туйбактин» колхозының сукачышары, чәчүчеләре, тырмачылары иртә культуралар буенча язгы чәчүне төгәлләп кайттылар. Районда беренче булып дип әйтерлек бит, ничек бәйрәм итмәскә соң! Бүген менә клубта чәчүнең йомгакларына багышлап колхозный гомуми җыелышы җыела. Әле җыелып җитмәгәннәр, избач Гыйльми ярсып-ярсып гармонь уйный, кызлар аңа кушылыш җырлыйлар. Җырлары матур, «Туйбактин» яшьләренең, җырларыннан да бигрәк эшләре матур. Иртә культуралар буенча барлыгы 600 гектар җир чәчелеп, план 100 проценты белән үтәлде. Иртә чәчелгән урыннарда хәзер карасу-яшькелт үренделәр дә күренә башладылар инде. Бу — бодай шулай дөньяга туып килә. Язгы чәчүдә бигрәк тә беренче һәм икенче бригадалар (бригадирлары — Габдрахманова Хөсииҗи һан, Рәхмәтуллина Гөлҗиһан иптәшләр) яхшы эш үрнәкләре күрсәттеләр. Колхоз идарәсе бу иптәш ләрне яхшы эшләре өчен төрле бүләкләр белән бүләкләде. Ә кем белә, бәлки шул кичне, «звыл өстендә төнге каравылчы төсле түгәрәк ай басып торган кичне, клубтан кайтышлый бригадир кыз үзенең сөйгәненә беренче мәхәббәтен белдергәндер. Иң кимендә миңа авыл малаена—әнә шулай итеп күз алдына китерергә рөхсәт ителсен.

V

 Ә җыр болай бетә Бер кичне без кибет алдында җыелып, тегесен-бусын сөйләшеп тора идек. Кемдер шунда авыл шуклыгының буасын ерып җибәрде: һәм китте шуклык, китте күпертеп сөйләүләр, чыдап кына тор.

— Беләсезме, бригадир Суфия нишләгән? Аягына ат баскан бригадир Суфияның, аягын күтәрә дә алмын ята хәзер.

— Нигә соң ул үзе ат аягына басмаган, аттан бастырып торырга ярыймы соң. Ул арада берәү, күрше авылныкы булса кирәк, күптән түгел генә башыннан кичкән бер хәлне сөйләргә кереште:

— Кибеткә аракы кайткан көн; Тамак та бик чатнап тора иде, тегермәндә чират җитмәгәнгә күрә ачу да кабарган чак, аллага тапшырып, кайэне белән икебезгә берне төшердек без. Шәп үк булып китте, кайэнем күзгә ике булып күренә башлады. Ярар, ике булсаң булырсың, әйдә, минем әнинең бер туган апасына, Сәхибә тумачага барыйк әле, аның малае кайтышка дип алып куйган аракысы булмыйча булмас, дип аларга киттек. Анда да эчтек, аларның күршесендә дә эчтек, берчакны шулай, әкрен генә атлап, авылга кайтып барам. Бань әйләнә—кадалсын ла башы. Иң хәтәре—ит шулпасы ашыйсы: килә, малай. Ну, ит булмый икән, балык булса да ярар иде, дим эчтән генә. Киттем су буена. Безнең Укмас суын беләсез—балыкка дип кунган сөкәләр була анда. Өсләренә үк бастым. Кемнеке булгандыр, тарт тып чыгардым берсен — мыҗгып беткән балык. Икенчесен тартып чыгардым, анысында да шулай. Балыгын алам да, сөкәсен бик әйбәтләп яңадан салып куям. Оек балтырларым тулды балык белән, күлмәкне салып, күлмәккә төядем. Өйгә кайттым да, аудардым балыкны:

— Хәзер үк, әни, бер казан итеп балык боткасы пешер, мин әйтәм. Әллә кайдан күренеп тора: ялганны сөйли ул каһәр, ләкин ул аны шундый килештереп сөйли, әгәр аның шушы тәмле ялганы булмаса, ул дымык кичнен кай почмагыдыр китек булььр иде төсле. Без шаулашып көлдек, ул арада, безнең шау-шуыбызны ерып, тарантаска яхшы ат җиккән бер юлчы килеп чыктьп. Тарантаста, бәйләме белән шомырт чәчәге тотып, ак сакаллы бер карт утыра.

— Алексей Матвеевич ул, безнең районның врач,—диделәр миңа. Һәм ул, шомырт чәчәге тоткан карт врач, безнең белән баш селкеп исәнләште дә, безнең яннан узып китте. Каян килә ул? Кая бара? Берсе дә билгеле түгел. Ул карт, ак чәче һәм ак шомырт чәчәге белән, бары тик чагылып кына китте. Ләкин бу тизлек үзе аңа ниндидер бер өчке шигыриять бирә иде. Икенче көнне, кичкә таба, мин кайтырга чыктым. Юл—язгы юл. Такталанырга да, тузанланырга да өлгермәгән. Бәлки теге шомырт чәчәге тоткан карт врач та шушы йомшак юлдан үткәндер? Күк читеннән болытлар кабарып тора, бармак битләре кызыша, әллә ни дә бер дымлы җил исеп китә. Ахрысы яңгыр булыр. Мин кунган өйнең карчыгы, инештә бакалар бик кычкыра, җылы яңгырлар булыр әле, дигән иде, дөрес әйткән икән, һавада бик күп булып вак кына кошлар оча тавышсыз һәм берсенең юлын икенчесе кисеп, ашыгып очалар алар. Әллә кайдан беләм—яңгыр алды кошлары. Төн белән яңгыр икесе бергә килде, без якындагы бер авылга килеп җиткәндә, шактый ук җебегән идек инде. Кечерәк кенә бер өнгә кердек. Кызыл башлы сөлгеләр, бер ана, аннары тагын бер килен. Малае сугышга икән, хәл-әхвәл сорашканнан соң. ук карчык сандыктан бик пөхтәләп төрелгән бер бокча хат алып килде.

— Барсын да бер юлы тагын бер кат укытырмын, дип йөри идем, алла туры китерде әле сезне,—дип сөйләнеп алды ул. Җиделе лампа тын гына яна, мин хат укыйм, карчык минем якка яртылаш авышып, сулышын да алмыйча диярлек, тыңлап утыра, мич алдында самовар кайный, ә тыштан тирбәтә торган итеп яңгыр яуганы ишетелә.

— Чәчүләрне чәчеп, бәрәңгеләрне утыртып бетерүгә әнә ничек булып яңгыр явып тора. Күңелем сизә, рәхмәтле яңгыр бу, бәпкәм, менә күр дә тор, җимерелеп игеннәр булыр, игеннәрне җыярга безнең балаларыбыз да гөрләшеп кайтырлар, — дип күзен сөртә-сөртә сөйләнеп куйды карчык. Саран гына яктыртылган кечкенә өйдә, язгы яңгыр астында, улын сагынудан кибеп баручы бу карчыкта яши торган ышанььч нуры мине кинәт аркылы үтеп чыккан төсле булды. Култык асларына ана казларын кыстырып ата каз янына алып баручы җиңгиләрдән алып, кечкенә өйдә, җиделе лампа яктысында, улыннан килгән хатлар белән җылынып яшәүче анага чаклы, шунда ук шомырт чәчәге тотып узып киткән ак сакаллы карт врачны да кушып— үзенең мең төрле үрелмәләре белән авыл урамыннан әнә шулай узып бара.

Май 1942 ел