Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЯЛАНАЯКЛЫ МАЛАЙ

Шул исемдәге хикәядән.

1

Кояш төшлектән авышкач, урам башында ялан аяклы, ялан башлы бер теләнче малай күренде. Аның тузгыган чәченә, каралган, тузан кунган битенә караганда, аның пычранып, катып беткән аяклары гына түгел, бите дә, колак тишекләре дә күптән су күрмәгән, ә чәче инде берничә көннән бирле таралмаган булса кирәк иде. Аның кулында, һәр теләнче малаендагы шикелле, таяк булса да, ни өчендер өстендәге күлмәге дә, бер тез күзе ямалган чалбары да, хәтта янына асып җибәргән капчыгы да онга; буялмаган иде. Ул урам башындагы беренче йортка кыюсыз гына якынлашты. Аның җимерек капкасы янына килен җиткәч, ишек алдына керергәме, әллә урам тәрәзәсеннән генә сораргамы дигәндәй, берничә секунд икеләнеп торды. Ахырда ишек алдына үтте. Өй — ташландык өй иде, беркем дә юк иде, хәтта аның тәрәзәләре дә кырылып, ватылып беткән иде. Ул моңа кәефсезләнмәде, бары тик ишек алдына кергәнче шуңа игътибар итмам?! — диде. Шәриф кычкырып елап җибәрергә хәзер иде.

— Немецлар... Немецлар куып килә,— диде ул күз яше аша. Карчык кинәт каушап калды.

—Курыкма, курыкма, балам, — диде ул, аны кая качырырга белмичә,— курыкма, бернәрсә дә булмас... Алла боерса, тимәсләр әле...

— Ләкин үл үзе Шәрифтән артыграк курка иде. Шәрифне ул башта чоланга кертеп ябып торды. Аннары ишек алдына һәм бакчага чыгып, бераз тыңланып кергәч, чоланда гына качып ятуны куркыныч санап, ишек алдындагы келәткә алып чыкты. Келәт ишеген тышкы яктан йозак белән бикли-бикли, үз-үзенә сөйләгәндәй, әкрен генә, пышылдап кына әйтте:

— Ят, ят, шунда гына ят, балам, тавышыңны-тыныңны чыгарма... Берәү дә белмәс... Келәт эче тын һәм караңгы иде. Ишек ярыкларыннан, түбә чатларыннан, алтын тасма шикелле сузылып, тар гына булып, кичке кояш нуры бәреп тора. Аның юлы өстендәге тузаннар бик вак һәм бик кыйммәтле таш бөртекләредәй чаткыланып, ялтырап-ялтырап китәләр... Шәриф идән уртасына капланган ниндидер бер ящик өстенә утырды да,тирә-юньне тыңланып, тынып калды. Келәт тирәсендә бер төрле дә тавыш-тын юк, бары аның йөрәге генә, үзенә ишетелерлек булып, каты-каты тибә иде. Ул шулай, әле генә булып торган хәлдән айнып җитмичә, берничә минут бернәрсә дә күрмичә утырды. Ахырда, аның күзләре келәт эчендәге караңгылыкка күнегә башлады. Ниндидер буш, коргаксыган мичкәләр, бәйләм-бәйләм сүсләр, түбәгә асып куйган себеркеләр бар иде анда. Келәтнең бер ягында, буйдан-буйга, моң гына, күңелсез генә булып, бура сузылып киткән. Ул буш, игенсез иде. Әрем исе, тузан июе һәм ниндидер күксегән ис борынны ярып керә. Шәрифнең борыны моңа бик тиз күнегеп, бөтенләй сизмәс булды. Аның колаклары һаман да кызыша, ут шикелле янып тора, ә пешкән иңбашы белән беләге ачыттырып сызлый иде. Бераз тынычлана төшкәч, ул аягының да — Адольф типкән урынның да сызлый икәнен сизеп алды. Кичке кояш нуры төшкән сызык янына барып чалбар балагын кайтарып карады. Кап-кара булып янып чыккан һәм шешә дә башлаган иде. Ул аяк белән басуы да читен иде инде. Бераздан карчык, юынырга дип, чиләк белән су кертеп бирде. Шәриф, кичкә авышып барган кояшны күреп алып, үзенә китәргә кирәклекне әйтте, ләкин карчык аның сүзен ишетергә дә теләми иде.

— Юк, юк, — диде ул аның сүзен бүлеп,—тавышыңны чыгарасы булма, тик кенә ят. Әле хәзер генә бер ләгыйне безгә таба карый-карый узып китте.

— һәм Шәрифнең каядыр ашкынуын сизеп алып:

— Кая, кая, ашыгасың син, балам, кая! — диде.

 — Менә иртә белән дә ашыккан идең дә бит, ашыкмасаң хәерле буласы икән... Ахырда ул бераздан, әгәр ул-бу булмаса, Шәрифне чыгарырга булды. — Хәзер, сыерымны гына каршылыйм, балам, җылы сөт эчерермен үзеңә,— диде ул Шәрифне иркәләп, һәм ишеген яңадан бикләп чыгып китте. Шәриф, ишек ярыгыннан карап, аның таяк тотып, карчыкларча вак-вак атлап, урамга чыгып киткәнен күреп калды. Берникадәр вакыттан соң Шәриф борчыла башлады, чөнки келәт ярыкларыннан кергән кояш нурлары инде сүнәргә, сүрелергә таба бара иде. Бераздан соң ул чынлап борчылырга тотынды: «Ник кердем, ник кердем монда! — диде ул үз-үзенә.

— Анда инде мине көтә торганнардыр. Менә кояш нурлары, сүрәнләнеп, стеналарга кереп сеңгәндәй күздән югалды, келәт эчен караңгылык баса башлады, ә карчык һаман юк иде. Шәриф, бик борчылып, әрнеп, тешләрен кысып сыкрап утырганнан соң, булмаса, ишекне шакылдатыйм дип урыныннан торган гына иде , нәкъ шул вакыт ишек алдында ниндидер аяк тавышлары ишетелде, ишек ярыгыннан карады һәм баскан җирендә тынып калды. Ишек алдына ике немец солдаты килеп кергән иде. «Мине эзлиләр»,—дип уйлап алды Шәриф. Алар аны эзлиләр идеме, юкмы, — ансы билгесез иде, әмма алар ишек алдыннан нәрсәдер караналар иде. Күрәсең, алар эзләгән нәрсәләрен тапмадылар һәм әкрен генә, ашыкмый гына сөйләшә-сөйләшә чыгып киттеләр. Шәриф инде шакылдатмаска булды.

Монда ник кергәненә үкенеп, әрнеп, башын ике кулы белән тотып, яңадан урынына барып утырды. Ә карчык һаман юк та юк иде. «Алдакчыга калдым, алдакчыга калдым, — диде ул, аньв каршыларга әрәмәлеккә киләчәк Керимов турында уйлап,— алдакчыга калдым! Нәрсә әйтер инде ул минем турыда». Тирә-юньдә аяк тавышы тынгач, ул яңадан ишек төбенә килде, бар хәле белән этеп, ачарга теләп карады. Ишек нык, һич тә бирешерлек түгел иде. Аннары ул, коргаксыган мичкәләргә, бура такталарына басып, түбә читләрен капшап чыкты. Анда да чыгарлык җир юк иде, бары еллар буенча җыелган тузан гына ята һәм ул төчкерәсене китерә иде. Инде бөтенләй караңгы төште, һәм шуның белән бергә Шәрифнең бу мәгънәсез капкыннан котылуына өмете дә өзелде. Хәзер инде ул моннан чыкса да, әрәмәлектә беркемне дә очратачак түгел, чөнки куелган сроклар инде узып киткән иде. Ул, шуны аңлап һәм кызылармеецлар белән бергә китә алмаячагына тәмам төшенеп, гарьлегеннән елап җибәрде. Күз яше аша әрни-әрни карчыкны ләгънәтләргә тотынды, аның турында мең төрле кара уйларга бирелде: «Каһәр суккан, убырлы карчык,— диде ул эченнән генә үкси-үкси, — нишләттең син мине, нишләттең!.. Кая кадалдың, нигә кайтмыйсың!..» Ул инде хәзер аның нәрсәсендер әнкәсенә ошатуына, аңа ниндидер якынлык сизүенә бик гаҗәпләнә иде. Теше коелып беткән, бөкересе чыккан ул убырлы карчыкның нәрсәсе анын әнкәсенә ошарга мөмкин соң! Юк, юк, бернәрсәсе дә ошамый! Ул инде бу минутта, әгәр карчык кайтып керсә, аны шул кадәр мәрхәмәтсез алдавы өчен, аның күзенә учлап тузан сибәргә, хәтта чәчен йолкып качарга да хәзер иде. Ул хәзер ачуыннан бөтен явызлыкны, бөтен усаллыкны эшли алыр иде. Ләкин карчык кайтмады да кайтмады... Авыл, берничә сәгать кичке тынлыкка чумып торганнан соң, яңадан шауларга, гөрләргә тотынды. Кайдадыр, клубта булса кирәк, туктаусыз патефон уйнаталар, ара-тирә акырып җырлрп җибәрәләр. Урамда да исерек немец тавышлары ишетелгәләп китә, этләр дә, тынгысызланып, усалланып өргәләп ала. Менә кинәт кайдадыр якында гына, төнне ярып, бер кыз елап, украинча кычкырып җибәрде... һәм урам буйлап бик каты йөгереп үтте. Ул немец солдатлары кулыннан ычкынып качты булса кирәк. Чөнки ике немец солдаты аяк тавышларына караганда, Шәрифкә ул шулай тоелды, дагалы итекләре белән каты-каты басып, исерек тавыш белән нәрсәдер кычкыра-кычкыра һәм сүгенә-сүгенә аны куа киттеләр. Алар шундый якыннан гына үттеләр, аларның авыр-авыр мышнаганнары да ишетелеп калды. Шәриф, тирә-юньне тыңланып, бөтен нәрсәдән шикләнеп утыра торгач, йокыга да китте. Бүген инде аның башыннан бик күп нәрсә үткән һәм ул җитәрлек арыган иде.

III

Таң алдыннан ул кинәт, куркып уянып китте һәм берничә секунд үзенең кайда икәнен белештермичә аптырап торды. Кайдадыр бер-бер артлы гранаталар гөрселдәп ярыла, пулеметлар такылдый, мылтыклар шартлый һәм, шул тәртипсез атыш арасыннан яңгырап, «ура» тавышы ишетелә иде. Шәриф шунда ук «ура» тавышының— кызылармеецлар тавышы икәнен төшенеп алды һәм, бик тиз генә урыныннан сикереп торып, ишеккә ташланды. Ишек һаман да бикле иде әле. Ул инде, барлык куркуны онытып, үзенең кечкенә генә, йодырыклары белән шакылдатырга, дөбердәтергә һәм: Ялаваяклы малай — Ачыгыз!.. Ачыгыз!.. — дип, ярсып кычкырырга тотынды. Ләкин аңа җавап бирүче булмады. Менә озак та үтмәде, ишек ярыкларыннан, башта сүрән генә, аннары көчәйгәннәр көчәя барып, янгын шәүләсе бәреп керде. Авыл уртасында нәрсәдер яна иде. Шәриф инде куркып, ярдәм сорап шакылдата иде. Бу кадәр шакылдатуга, бу кадәр кычкыруга инде, аныңча, үлекләр уянырга, бөтен авыл яңгырап торырга тиеш иде. Ләкин аңа жавап бирүче, ярдәмгә килүче һаман юк иде. Күпме шакылдаткандыр, кычкыргандыр, анысын белмәде, — инде аның куллары авырта һәм, каты кычкырганга, тамагы да карлыккан иде. Ахырда ул, шакылдатуын, ташлап, арып-талып, хәлсезләнеп, бусагага утырды. Ул, менә янгын килеп җитәр дә, келәт белән бергә аны да кырып-себереп, юк итеп китәр дип уйлап, Еәрсә эшләргә дә белмичә аптырап утыруында дәвам итте. Атыш инде сирәкләнгәннән сирәкләнә, ераклашканнан ераклаша бара иде. Бераздан ул бөтенләй басылды. Дөнья кинәт тынып калды. Бары тик кайдадыр, еракта, кемнәрнеңдер бер-берсенә кычкырып-кычкырып эндәшкәннәре, шаулашканнары гына ашетелә. Шәриф, бик тырышып, аларның нинди дә булса берәр сүзен тотарга теләп, тыңланып торды. Ул гларның аерым сүзләрен төшенмәсә дә, ул сүзләрнең русча һәм украинча икәнен аңлап алды, ләкин, үзенең шундый мәгънәсез һәм ахмак хәлдә калганлыгына аптырап, бертөрле дә нәтиҗә ясый алмады. Менә кинәт йозак шалтырап китте. Шәриф, куркып, сискәнеп, урыныннан сикереп торды, бер читкә ташланды. Озакламыйча ишек ачылды, һәм анда, агарып килгән таң яктысында, каяндыр, йортлар өстеннән төшкән алсу янгын шәүләсендә, сакаллы-мыеклъг бер баш күренде. Шәриф, сулуын тыеп, тынып калды. Ул инде хәзер кыймылдарга да курка иде.

— Малай! —диде сакаллы-мыеклы баш, келәт эченә тыгылып һәм як-ягына каранып.

— Мондамы син? Шәриф тынын да чыгармады.

Сакаллы-мыеклы баш кайтарып сорады:

— Мондамы син?

  Һәм өстәп куйды:

— Катерина карчык чакыра сине.

Шәриф аңа буш ящиклар һәм мичкәләр артыннан тавыш бирде. Сакаллы-мыеклы баш, аны тынычландырырга теләп, йомшак кына әйтте:

— Курыкма, курыкма, улым, әйдә чык... Бер дә куркырлык нәрсә юк хәзер. Немецларны кырып кына салдылар анда...

 — Кемнәр? — диде Шәриф ишектән чыга-чыга һәм шунда ул аның тулы сакаллы бер карт икәнен күреп алды.

 — Партизаннар дип тә, кызылармеецлар дип тә әйтәләр. Кем булса да, үзебезнекеләр... Әйдә, киттек. Шәрифне ул бакча артларыннан гына җитәкләп алып китте.

— Әби кайда соң?—диде Шәриф. Карт, аңа таба иелә төшеп, пышылдап кына җавап бирде:

 — Бездә ята... Көтүдән кайтканда немецлар аның сыерын алып калганнар, ә үзенә приклад белән сукканнар... Карчык кешегә күпме кирәк соң, — төн буе азапланып чыкты. Аңына килгәч тә, синең янга куа башлады... Катерина карчыкны идәнгә, стена буена сузып салганнар иде. Ул авыр-авыр сулый һәм сирәк-сирәк кенә ыңгырашып та ала. Шәриф аның янына барып тезләнде. Карчык әкрен генә аны үзенә таба тартты һәм аның кулын үзенең сөякчел кулына алды.

— Әби!—диде Шәриф, еларга җитешеп.

— Әби!.. Аның шуннан да артык җылы сүзе юк иде, һәм хәзер аңа кичәге кара уйлары, явыз ниятләре өчен оят та, әрнүле дә иде.

— Акбашымны алып киттеләр, — диде әби, — башыма суктылар... Шәриф аңа нәрсә дип әйтергә дә, аны ничек юатырга да белми иде. Шулай ул берникадәр вакыт тын гына утырды да, аннары, аңа сиздермәскә тырышып, әкрен генә торып китте. Тышта инде шактый яктырган һәм янгын шәүләсе бөтенләй басылган иде. Ул берничә минут ни эшләргә белмичә уйланып торды, аннары кинәт урыныннан кузгалып, мәйданга, клуб нгына таба аксый-аксый йөгерде, чөнки тавыш һәм шау-шу шул яктан килә иде. Урамда берничә урында үлеп яткан немец солдатларын очратты. Күрзсең; алар автомашинага утырып качарга маташып караганнар, ләкин аларның машиналарын гранаталар белән ваттырганнар, ә үзләрен машинадан ерак җибәрмәгәннәр, шунда ук кырып салганнар. Клуб белән мәктәп тирәсендә алар ешрак очрыйлар иде. Шәриф, алар яныннан, җирәнеп, карамаска теләп, йөгереп үтте. Аның аягы әле һаман сызлый, йөгерергә уңайсызлый, ләкин ул, аңа карамастан, әрнүне онытырга теләп, тешен кысып йөгерүендә булды. Мәйдан чыннан да халыклы һәм шау-шулы иде. Мәйдан уртасында кузгалып китәргә хәзер булып, ике автомашина һәм ун-унбишләп җигүле ат тора. Шәриф автомашиналарның да, җигүле атларның да немецларныкы икәнен бер күрүдә үк танып алды. Кызылармеецларча һәм гражданнарча киенгән кешеләр бик ашыгып-ашыгып кына автомашиналарга, арбаларга кораллар, сугыш кирәк-яраклары, азык-төлекләр төниләр. Кичә: клуб бакчасы буенда тын гына тезелеп торган обозның калдыгы инде пыскып, күзне ачыттыргыч төтен чыгарып, янып бетеп бара. Әле бик иртә һәм кояш та чыкмаган булуга карамастан, урамда хатын-кызлар да, бала-чагалар да күренгәләп китә. Хатын-кызларның кайберләре, кулларына я сөтле чүлмәк, я нинди дә булса берәр төенчек тотып, як-якларына шикләнә-шикләнә генә каранып, кызылармеецлар янына ашыгалар. Ул төенчекләрдә аларның атналар буенча бик яшереп һәм бик саклап тоткан, иң кадерле кунакларга дип хәзерләнгән күчтәнәчләре иде. Бала-чагалар болай гына, кызыкны күреп калу өчен генә торып чыкканнар. Хәзер инде алар җирдә аунап яткан немецлар яныннан курыкмый гына, шикләнми генә узып китәләр, хәтта, туктап, кулларындагы таяклары белән кадап, суккалап та алалар. Шәриф, бер читтә туктап, кызылармеецларны күзәтергә, шулар арасыннан үзенең танышларын, бигрәк тә, Якимовны эзләргә тотынды. Ләкин, бәхетсезлеккә каршы, алар аңа барсы да бер төсле булып күренәләр, һәм бер үк вакыт алар Якимавка ошыйлар да, ошамыйлар да иде. Аның Якимовны күрәсе, аңа барсын да, барсын да сөйләп бирәсе килә. Шул ук вакыг аның алар янына барырга, аны эзләп табарга, аңа сөйләп бирергә кыюлыгы да, батырлыгы да җитми. «Юк, мин аның йомышын үти алмадым, ул миңа ышанмас, һич тә ышанмас», — дип уйлый иде ул. Менә кояшның беренче кызгылт нурлары, алтын башаклар шикелле сирпелеп, офык итәкләренә барып кадалды. Көнчыгыш ягы алсуланганнан алсулана һәм ут шикелле яна башлады. Күпмедер вакыт үтте. Ләкин бу минутларны Шәриф эчке бер газап, эчке бер әрнү белән үткәрде. Кичә ничек эшләсә яхшырак, уңышлырак чыккан булыр иде дип, ул башыннан бик күп планнарны кимерде. Аныңча, аларның һәрбере яхшы, һәрбере уңышлы иде. Их, әгәр кичәге көнне кайтарып алырга мөмкин булса, бер генә сәгатькә кайтарып алырга мөмкин булса да, Шәриф инде ничек эшләргә икәнен белер иде! Юк шул, бәхетсезлеккә каршы, кайтарып алып булмый шул. Ул каһәр төшкән көн Шәриф күңелендә бары газап кына, әрнү генә калдырды. Менә зур туры атка атланган, яралы сул кулын марля белән бәйләп муенына аскан бер кеше нәрсәдер кычкырды. (Ул командир булса кирәк иде, Шәриф инде берничә минуттан бирле аны күзеннән югалтмыйча карап тора иде.) Кызылармеецлар тиз генә арбаларга менеп утырдылар. Машинага куйган пулемет янына да ике кызылармеец менеп урнашты. Обоз кызу гына кузгалып китте. «Киптеләр, киттеләр... Калдым...» — дип уйлады Шәриф, еларга җитешеп, һәм үзе дә сизмәстән, ниндидер эчке бер көчкә буйсынып, бер читтән, алар артыннан аксый-аксый йөгерде. Ана күреп, башка малайлар да йөгерделәр. Обоз инде ераклашканнан ераклашты, аның белзд бергә йөгергән малайлар туктап калдылар, ә Шәриф исә һаман йөгерүендә дәвам ипте. «Калдым, калдым», — диде ул, тавышсыз гына елап. Ләкин аны билгесез көч һаман кууында дәвам итә иде. Юк, калмаган икән, бәхете бар икән Шәрифнең. Шунда, һич тә көтмәгәндә, аның артыннан тройка җиккән бер арба куып җитте. Арбага пулемет куйганнар, пулемет янына ике кызылармеец менеп утырган, өченче кызылармеец исә ат тоткан һәм ул аларны чыбыркылый-чыбыркылый куа. Арба Шәрифне узып китәргә дә өлгермәде, пулемет янына утырган кызылармеецларның берсе, кинәт дилбегәгә сузылып, атларны туктатты:

— Шәриф дус!—диде ул аңа, кул тзәп кычкырып.

— Шәриф дус! Кил, утыр!.. Шәриф аның Якимов икәнен шунда ук танып алды.

 — Михаил абый!.. — диде ул аның янына йөгереп бара-бара.

— Михаил абый!.. Шатлыгыннан инде ул күз яшьләрен тыя алмый иде. Алар ничектер аның ихтиярыннан тыш тәгәриләр иде. Атлар яңадан кузгалып киттеләр.

— Ә мин сине тагын авылдан эзләп йөрим, — диде Якимов. Бераз киткәч, Шәриф, Якимовка сыена төшеп, аннан гафу үтенгән һәм шул ук вакыт үкенгән дә, зарланган да тавыш белән әйтте:

— Син мине орыша торгансың инде, Михаил абый... Мин гаепле түгел, чынлап гаепле түгел.

— Шулай килеп чыкты...

Михаил Якимов, пулемет тоткасына бер кулын куеп, тирә-юньне күзәтеп бара иде. Ул Шәрифкә әйләнеп карамый гына җавап бирде:

 — Зарар юк, зарар юк, ул турыда аннары да сөйләшербез әле.

Һәм бераздан ул һаман да шулай Шәрифкә таба, борылып карамый гына дәвам итте:

— Ә син шулай да молодец малай икәнсең, барсын да белеп сөйләп биргәнсең, бөтенесе син әйткәнчә барып чыкты... Күрдеңме син анда, без аларны ничек киггереп капладык, борылырлык урыннарын да калдырмадык... Шәриф үзенең нигә молодец икәнен белми иде әле. Шулай да аның бу минутта Михаил абыена сыенасы һәм шатлыгыннан елыйсы килә иде, ләкин ул ояла, еламый иде.