ЯҢА КИТАПЛАР
Ш. КАМАЛ. ӘСӘРЛӘР. I НЧЕ ТОМ
Татар совет әдәбиятының танылган карт язучысы Ш. Камалның ТАССР Совнаркомы карары нигезендә өч томда чыгарыла торган җыелмасының бу беренче томына Октябрь революциясенә кадәр язылган проза әсәрләре, «Акчарлаклар» повесте һәм «Таң атканда» романы урнаштырылган. Ш. Камалның Октябрь революциясенә кадәр язган әсәрләре башлыча новеллалардан торалар. Чынбарлыкны дөрес чагылдырган, художество ягыннан оста эшләнгән бу новеллалар капитализм эксплоатациясе астында изелеп, кешелек сыйфатларын җуйган, ерткычлык күрсәтүгә кадәр барып җиткән кызганыч бәндәләрне, бөтен илне гизеп бәхет эзләп йөргән, ләкин ул бәхетне һичкайдан да таба алмаган, гомер буе азапланып та көн күрә алмаган кешеләрне, бик күп кыенлыклар, зур азаплар кичереп, барлык иллюзияләрдән арынып, бәхетне үзең генә таба аласың, аның өчен үз көчеңә генә ышанырга кирәк дигән карашка кадәр үскән эшчеләрне сурәтлиләр. Ш. Камалның Октябрь революциясенә кадәрге иҗатында иң югары урынны алган, иң матур әсәре булган «Акчарлаклар» повестенда капитализмның эксплоатациясе, аның җәбере аеруча тулы һәм тирән күрсәтелә. Повестьта тулы образлар бирелгән. Аңарда революция алдында сезонлы эшчеләрнең көнкүрешләре, омтылышлары, дөньяга карашлары, стихия төсендә булса да капиталга каршы күтәрелеп чыгарга хәзерләнүләре оста итеп, ышандыра торган итеп бирелгән «Таң атканда» романы Октябрь революциясенә хәзерлекнең соңгы ае эчендәге гомуми вакыйгаларны — Вакытлы хөкүмәтнең соңгы көннәрен, контрреволюциянең социалистик революцияне булдырмас өчен соңгы чаралар куллану, көчләрен туплау көннәрен, . эшчеләрнең, крестьяннарның кискен көрәш очен бергә туплануларын, властьны үз кулларына алырга ныклы хәзерлек алып баруларын сурәтли. Бу роман социалистик революцияне хәзерләү көннәрен дөрес яктыртуы белән кыйммәтле, аны революция тарихын, партия тарихын өйрәнүдә ярдәмче, иллюстратив материал булган әсәрләр рәтенә куярга була. Ш. Камал әсәрләренең бу беренче томы художник Б. Альменов эшләгән иллюстрацияләр белән чыгарылган. Том 420 биттә. Томның алдында Газый Кашшаф иптәш язган «Шәриф Камалның иҗат юлы» дигән тәнкыйть мәкаләсе һәм язучының «Мине кемнәр нәрсәгә өйрәттеләр» дигән кереш сүзе, томның ахырында махсус сүзлек урнаштырылган. Китапның бәясе 10 сум 25 тиен. СӨЛӘЙМАН СТАЛЬСКИЙ. САЙЛАНМА ӘСӘРЛӘР. Ш. Маннур тәрҗемәсе Дагстан ярлыларының һәм гомумән хезмәт халкының эченнән күтәрелгән зур талант, бөек иҗатчы, А. М. Горький сүзләре белән әйткәндә, «Егерменче гасырның Гомере» булган Сөләйман Стальский әсәрләре моңарчы татар телендә очраклы төстә генә, газета-журнал битләрендә генә басылып килделәр. Укучыларга тәкъдим ителә торган бу җыентык бөек җырчының татар телендәге беренче һәм шактый тулы җыентыгы. Бу җыентык зур җырчының иҗаты белән билгеле күләмдә шактый яхшы таныштыра. Сөләйман Стальский үз хезмәт халкы революциягә кадәр күргән барлык авырлыкларны үз башыннан кичергән кеше. Революциягә кадәрге җырларында ул байларның, судьяларның, муллаларның чын йөзләрен ача торган җырлар җырлавы белән таныла, алар өчен каты эзәрләнеп килә. Октябрь революциясеннән соң карт халык җырчысы бөтен көче белән иҗат итәргә керешә. Ул халыкларга чың азатлык алып килгән революциядә эшчеләр сыйныфының нинди роль уйнавын Яңа китаплар ачык аңлый һәм үзенең җырларында шуны җырлый. Совет иле үскән саен Сөләйман Стальскийның иҗаты да киң җәелеп чәчәк атты, таланты күтәрелә барды. Ул зур поэмалар иҗат итәргә кереште. Дагстан турында, бөек Сталин турында, Серго Орджоникидзе турында һәм туган ил турында булган бу поэмалар совет поэзиясенең иң матур әсәрләре исәбенә керәләр. Сөләйман Стальскнйның татар телендәге бу җыентыгына 1909-1915, 1920-1937 еллар эчендә язылган әсәрләре һәм «Дагстан», «Бөек Сталинның сөекле көрәштәше һәм дусты — Серго Орджоникидзе турында поэма» һәм «Ватан турында уйлар» дигән поэмалары, С. Стальскнйның үзе турында сөйләгәннәре (автобиографиясе) һәм Ш. Маннур иптәш тарафыннан язылган сүзбашы урнаштырылган. Күләме 112 бит. Бәясе 3 сум. М. ШОЛОХОВ. ПУЛЕМЕТ КОМАНДАСЫ. «Тын Дон» романының 2 нче китабыннан өземтә. С. Әдһәмова тәрҗемәсе. Орденлы язучы, СССР Верховный Советы депутаты, Сталин премиясе лауреаты М. Шолоховның атаклы «Тын Дон» романыннан алынган бу өземтәдә халкыбызның үз ирке өчен, революция эше өчен, Ватан өчен, коммунизм өчен көрәш эпизодларыннан берсе сурәтләнә. Өземтәдә батыр пулеметчы, большевик Илья Бунчук күрсәтелә. Күләме 36 бит. Бәясе 40 тиен. Т. ГЫЙЗЗӘТ. ТАЙМАСОВЛАР. (Патриотлар). Пьеса дүрт пәрдәдә, тугыз күренештә. Бу пьесада патриот татар эшче семБясы күрсәтелә. Акфиннар сугыш провокациясе ясап, Ленинградка куркыныч туган көннәрдә атаклы карт эшче Таһир Таймасов семьясының членнары — уллары, кызы үзләре теләп фронтка баралар һәм Ватан өчен сугышта зур батырлыклар күрсәтеп, дошманны җимереп кайталар. Китапның күләме 124 бит. Бәясе 2 сум. КАВИ НӘҖМИ. АТАКАГА. (Шигырьләр, поэмалар.) Кави Нәҗми иптәшнең бу кечкенә генә шигырь җыентыгында Ватан сугышы көннәрендә язган шигырьләре һәм укучы массага билгеле булган «Ильич», «Кызыл бәйрәм», «Коммунизм әләме», «Эш симфониясе», «Чабатаңны кемгә тукыйсың» дигән шигырьләре тупланган. Күләме 68 бит. Бәясе 1 сум 10 тиен. КӘРИМ ӘМИРИ. КӨРӘШ ҖЫРЛАРЫ. Кәрим Әмири шигырьләренең бу сайланма җыентыгына авторның төрле елларда язган шигырьләре кергән. Күләме 48 бит. Бәясе 65 тиен. Д. М. ПЕТРОВСКИЙ. БАТЬКО БОЖЕНКО. Повесть. Рус телендә. Бу повестьта гражданнар сугышының атаклы герое, легендар Щорсның якын көрәштәше, партизаннар башлыгы Батько Боженко һәм аның Украинаны азат итү өчен көрәше күрсәтелә. • Күләме 72 бит. Бәясе 90 тиен. ЭМИЛЬ ЗОЛЯ. ТЕГЕРМӘННЕ КАМАУ. Хикәя. Ибрай Газый тәрҗемәсе. Немец милитаризмы соңгы 150—200 ел эчендә «формалашкан» төрле сугыш чукмарлары арасында солдафонлыкның иң кабахәт бер төре булды. Ул читләр җирен басып алу, кеше үтерү өчен төзелгән система тудыра алган бөтен кабахәтлекне һәм ерткычлыкны үзенә туплый. Иң югары хәрби-стратегик принципларыннан башлап солдатларның көнкүрештә үз-үзләрен тотуларының иң вак кына күренешләренә кадәр, барсында да, немец милитаризмы милләтчелекнең иң явыз чыганагы, кеше ашаучылыкның иң пычрак бер җыелмасы булып тора. Моннан җитмеш ел элек Пруссия — Франция сугышында Франция җиңелә. Пруссаклар ордасы Франциягә басып керә һәм немецлар үзләренең «җиңүләрен» коточкыч вәхшилекләр белән билгеләп үтәргә керешәләр. Алар һәрбер француз семьясына әйтеп бетергесез бәлаләр алып киләләр. Халыкның милке талана, хатын-кызлар көчләнә, шәһәрләр һәм авыллар яндырыла, дөнья культурасы өчен тиңсез кыйммәтле сәнгать әсәрләре юкка чыгарыла, халыкның милли тойгылары адым саен мыскыл итә. Кешелек культурасы өчен кара кайгы чоры булган бу заман матур әдәбиятта да чагыла. Унтугызынчы йөзнең күрзнекле язучылары немецларның бу вандаллыклары турында бик күп әсәрләр язып калдырганнар. Бөек француз әдәбиятының зур мастерларыннан Эмиль Золя белән Гюи де Moпacсан Пруссия сугышы турындагы хикәяләрендә пруссаклар армиясендә кеше талауны үзенә төп максат итеп куйган, ә кеше үтерүдән зур ләззәт ала торган кабахәт җан типы туганлыгын күрсәтәләр. Без бу типларда бүгенге гитлерчы бандитларны, бик җиңел таныйбыз. Яңа китаплар 67 Эмиль Золя «Тегермәнне камау» исемле хикәясендә болай ди: «Регуляр армия составында булмыйча, кулына корал тоткан килеш эләккән һәрбер француз асып үтерелергә тиеш — герман баш штабының әмере шулай иде. Бу әмер хәтта доброволецлар роталарына да кагыла иде, чөнки Пруссия аларны солдатлар итеп хисапламый иде. Үз йорт-җирләрен саклый торган» крестьяннарны шул хәтле рәхимсез җәзага тарту белән немецлар киң катлау хезмәт ияләрен корал күтәрүдән тотып калырга тырышалар, чөнки алар моңардан бик куркалар иде». Ләкин пруссаклар командованиесенең һичбер төрле янаулары аларга ярдәм итми, алар Наполеон III не җиңә алсалар да, халык массаларының патриотизмын җиңә алмыйлар. Эмиль Золя Франциянең Рокрёз дигән авылында булып үткән вакыйганы сурәтли. Авыл халкы зур курку эчендә немец гаскәрләренең килүен көтә: немецлар «көтмәгәндә генә төнлә килеп, бөтен халыкны кырып бетерерләр» диләр. Рокрзз авылы тегермәнчесе Мерлье картның кызы Франсуаза белән туйлары көтелгән яшь егет Доминникны авыл халкы эшлексез, җилкуар санап йөриләр. Үзенең сөйгән кызы Франсуазаны, аның атасы Мерлье картны, Морель елгасы буендагы иске тегермәнне, бөтен Францияне немецлардан саклар вакыт җиткәч яшь француз егетендә моңарчы һичкем аңарда бар дип тә уйламаган көч һәм батырлык уяна. Ул, француз солдатлары белән бер сафка басып, арыслан кебек сугыша. Доминник дошман кулына төшә. Немецлар әгәр дә Доминник немецлар отрядын урманнан Монредонга кадәр алып барса аны коткарырга тәкъдим итәләр. Ләкин яшь француз патриоты бу кабахәт тәкъдимне кискен рәвештә кире кага, ул хыянәт итүгә караганда үлемне яхшырак күрә. «Доминник бер сүз дәшми иде.
— Димәк, сез каршы торасыз.
— Үтерегез мине, һәм мәсьәләне шуның белән бетерик, — диде ул. Доминникның сөйгәне Франсуаза «кулларын күкрәкләренә куеп, аңа ерактан инәлә иде. Ул бөтен нәрсәсен оныткан, Доминникны хыянәт юлына кертеп җибәрергә дә әзер пде. Ләкин Мерлье карт аның кулларыннан тотты, чөнки акылыннан шашкан кызның хәрәкәтләрен пруссакларның күрүләре мөмкин иде.
— Доминник хаклы, — диде ул пышылдап, — үлү яхшырак булачак». Пруссакларның 1871 елдагы «батырлыклары» белән бүгенге көндәге гитлерчы бандитларның «каһарманлыклары» арасында 70 елдан артык вакыт ята. Пруссаклык традицияләрен дәвам иттерүче гитлерчылар кеше үтерүдә хәзер яңадан-яңа «казанышлар» нигезендә эш итәләр. Ләкин хәзер Доминниклар берәү генә түгел, ә миллионнарча Доминниклар корал тотып үз ватаннары өчен, кешелек дөньясының азатлыгы өчен көрәшәләр. Китапның күләме 64 бит. Бәясе 1 сум.