Логотип Казан Утлары
Пьеса

ТОРМЫШКА МӘХӘББӘТ

4 пәрдәлек пьесадан өзек

БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ

Беренче картина

Кунак бүлмәсе. Каршыда— тышкы итек. Сул якта — йокы бүлмәсенә чыга торган ишек. Җиһаз бай түгел, ләкин пөхтә. Уң якта киң диван. Каршы стенада Сталин белән Ворошиловның бергә төшкән рәсеме. Зур, матур сәгать. Вакыт төнге 2 тула. Уң якта ачык пианино. Аның өстендә скрипка һәм ноталар. Бүлмәдә тонык кына ут яна. Тышта яшенле яңгыр. Пәрдә ачылганда бүлмәдә беркем дә юк. Бераздан тышкы ишекне шакыйлар. Җавап юк. Тагын шакыйлар. Йокы бүлмәсендә хәрәкәт. Тагын шакыйлар. Йокы бүлмәсеннән Хафиз чыга. Ул төнге халаттан. Аягында башмаклар, ялан баш. Утны яктырта. Күзләрен сөртә-сөртә сәгатькә карый.

Хафиз. Сәгать ике була. Кем булыр бу? (Кычкырып.) Кем анда?

Ишекне ача. Аннан Хәмит белән Әминә керәләр. Өс-башлары юешләнгән. Әминә. Исәнмесез?

Хафиз (аларны танымыйча, карап тора). Исәнмесез... Романтика һаман яши әле. Төн. Гроза. Лейтенант үзенең яшь, чибәр иптәше белән... Сәер кунаклар. Таныш булмасагыз да... Ягез, нинди ярдәм итә алам сезгә? Урлап качкан кәләшегезне яшерергәме, әллә башка берәр нәрсәме?

Әминә (үз алдына). Бу кешенең холкы ошый миңа, чыннан да, романтика исе аңкый башлады.

Хәмит (Хафизга озак карап торгач). Әгәр дә сез Хафиз Сөләйманов булсагыз... (Ике кулын да тотып бик каты кыса.) Ә башка кеше булсагыз — төнлә шушындый һавада безне керткәнегез өчен. (Башын ия.) Хәрби кешеләрдән тартынмый торгансыздыр бит?

Хафиз. Юк... (Үз алдына.) Торган саен кызыграк... (Хәмиткә, әкрен тавыш белән.) Кем булсагыз да, лейтенант иптәш, сездән үтенер идем — әкренрәк. Йоклаучылар уянмагайлар иде... (Барып, йокы бүлмәсенең ишеген ныграк яба.) Чишенегез.

Хәмит шинель каптырмаларын ычкындыра башлый. Икеләнеп туктый.

 Я, кайдан? Ничек?

Хәмит. Украинадан. Яңа гына мәктәпне бетереп чыктым. Билгеләнгән частем ерак. Алдан хәбәр итмәгән идем.

Әминә. Гостиницаларны йөреп чыктык, бер урын да юк. Шуннан соң... Хәмит. Адреслар өстәленнән алынган справка буенчасезгә. Ялгыш булмаса. Хафиз (икеләнеп). Түгел. Дөрес, мин—Хафиз Сөләйманов. Ләкин мин сезне...

Хәмит. Әткәгезнең исеме — Габидулла?

Хафиз. Әйе.

Хәмит. Әнкәгезнең исеме?

Хафиз. Әнкәбезнең исеме... (Уйланып, көрсенеп.) Зөбәйдә дип йөртәләр иде. Хәмит (Хафизга татланып). Абый! Хафиз абый! Минем дә әнкәй Зөбәйдә! Габдерахманнар Зөбәйдәсе. Мин... Син...

Хафиз (җентекләп карай, ике кулын җәеп, аны кочаклап ала). Хәмит энем! Бу син? Тукта... Хәмит... ыштансыз йөргән малай... Мин бит сине... уф!.. (Башын тотып урындыгына утыра.)

Әминә. Сез—Хәмитнең абыйсы?! Менә булды да. (Хәмиткә). Ә син ышанмаган идең.

Хафиз (Хәмитне яңадан сөя башлый). Хәмит энем! Ах! Син исән!... Ә безнең әнкәй соң? Әнкәй... Кайда ул хәзер? Исәнме? Мин бит сине дә, аны да озак еллар эзләдем. Язмаган шәһәрем калмады... Исәнме әнкәй?...

Хәмит. Белмим. Юктыр ахры. Аклар тырнагыннан котыла алмагандыр ул. Синең өчен бит аны...

Әминә. Ай, хәтерләмәгез шул җәһәннәм картиналарын! Үлем турында сөйләмәгезче.

Хафиз. Сез, ханым, чишенегез, ял итегез... Аргансыз бугай... Чыраегыз агарган бөтенләй. (Хәмиткә). Авырумы әллә ул?

Хәмит. Шулай диярлек. Ләкин үтеп китте инде. Юлда гаять көчле катастрофа булган иде.

Хафиз. Шулаймени?

Хәмит. Әминә үлемнән котылып калган кеше ул.

Әминә. Әйе, сез булмасагыз, мин исән булып һава суламас идем, Хәмит, рәхмәт. Профессорларның ярдәме дә кирәк булмаган булыр иде. Үз тормышым белән беренче башлап сезгә бурычлы мин.

Хәмит. Рәхмәт. Ләкин мин дә шул ук куркынычны сезнең белән бергә үз башымнан кичергән кеше бит. Ничә сөйләсәң дә, безнең язмышлар бер тирәдә булып чыга.

Хафиз. Карагыз әле, сез шулай зур вакыйгалар кичергән кешеләр икәнсез.

Хәмит. Булды инде. Авыр хәл ул. Соңыннан тулырак итеп сөйләрмен. Бик күп кеше һәлак булды. Әминә, булмаса сез ял итеп алыгыз. Хафиз. Чәй хәзерләп җибәрикме әллә?

Хәмит. Юк, юк, кирәкми. Без вокзалда ук ныгытып ашап эчтек. Рәхмәт.

Хафиз. Я, сөйлә, сөйлә, Хәмит... Мин бит сине дөньяда инде бөтенләй юк дип уйлаган идем. Ул еллардагы вакыйгалар...

Хәмит. Хәтерлим, абый, хәтерлим... Син биргән хатны шәһәргә, штабка тапшырып кайтканда, авыл аклар кулында иде инде. Өйгә килеп керсәм — әнкәйне...

Хафиз. Я, я? Хәмит. Синең өчен... Сине сорыйлар... Үзен җәзалыйлар. Мин йөгереп барып, аның кочагына атылуга — офицер мине... Хәтерләмим шуннан соң... Икенче көнне генә үземне ниндидер таныш булмаган урында, таныш булмаган кешеләр кулында күрдем. Шуннан соң барсы да югалды... Әнкәй ак бандитлар тырнагында һәлак булган, диделәр миңа... Синең кайда икәнеңне берәү дә белмәде. Мин детдомга эләктем... Шәһәрдән шәһәргә... Әминә. Нинди коточкыч нәрсә бу сугыш, ә, иптәшләр! Ой!

Хафиз. Әйе... (Пауза.) Без чигендек. Ләкин син тапшырган хат безнең отрядның эшен җиңеләйтте. Яңадан авыл безнең кулга күчте. Фронт киңәйде. Шуннан соң бер туктаусыз һөҗүм белән генә бардык. Үз авылыбызга килеп керсәм... йорт яндырылган... Аның урынында — таш, күмер, көл генә. (Пауза). Ах, бичара әнкәй!.. Син ул чакта кечкенә идең бит әле. Аз хәтерлисеңдер.

Хәмит. Хәтерлим. Сөекле әнкәемнең гүзәл образы минем күз алдымнан һичкайчан да китмәячәк. Ул безне ничек ярата иде!

Хафиз. Сөйлә, Хәмит, сөйлә... Ничек син болай? Нинди юллар үттең? Лейтенант бугай. Көнләшерлек.

Әминә. Юкка көнләшәсез, Хафиз абый.

X ә м и т. Детдомда тәрбияләндем мин. Аннан качып, урам малае булып та байтак йөрдем. Беткән идем мин бөтенләй... Әткәй-әнкәйсез яшәве җиңел эш түгел икән ул, абый. Менә нинди ул тормыш! Ләкин рәхәт — тормышны яулап алуы! Яшисе, яшисе һәм яшисе килә, абый! Тик менә әнкәй генә...

Хафиз. Ярата иде ул безне... Ах, ана мәхәббәтенә җитәрлек көчле мәхәббәт бармы соң дөньяда.

Әминә. А... Хәмит. Әйе, абый, әйе! Мин бик хәтерлим. Ул сиңа зур өметләр белән карый иде. Син ул чакта музыка ярата идең. Скрипач булырга хыяллана идең син. Авылдагы сукыр Әхмушнең скрипкасын мин дә чак кына хәтерлим әле. Кичләр буе аның серле музыкасын тыңлап йөри торгач, зур музыкант булырга омтылу — синең көчле теләгең иде. Әнкәйнең дә. Нечкә, саф күңелле ана иде ул... (Пауза) Мине күрәсең: тормыш юлым билгеләнде. Мактана алам — яшь лейтенант. Тик менә... (Уңайсызланып Әминәгә карап ала). Ә син ничек соң? Танышыйк. Музыка белән нинди мөнәсәбәттә син хәзер? Теләгеңә ирештеңме соң, абый?

Хафиз (озак уйлана. Алдындагы скрипкага карый. Пауза. Скрипканы кулына ала) Әйе. Мин зур музыкант хәзер... Дирижер мин.

Әминә. Дирижер? Менә ичмасам монысы ярый... (Хәмиткә карап ала.)

Хәмит. Хәтта дирижер? Мин бик шат! Димәк — язмышыңнан риза?

Хафиз. Артыгы белән, лейтенант иптәш. (Скрипкада Жаворонок көен уйный. Аны нык бирелеп тыңлыйлар.)

Әминә (уен туктагач). Рәхмәт, рәхмәт, Хафиз абый!.. Рәхмәт..., Тормышка булган мәхәббәтемне тагын да арттырасыз сез.

Хәмит. Ах, әнкәй исән булса — нинди шатланыр иде! Минем өчен — белмим тагы... Менә, Әминә, мәсәлән, үзе мине үлеп ярата, а... ярый, соңыннан... Ә синең өчен, абый, әнкәй горурланыр иде. Кайда эшлисең? Ничек?

Хафиз. Бик зур, төрле гаммаларга бик бай булган гүзәл ансамбль белән идарә итәм мин... Симфонияләр начар чыкмый.

Әминә. Гүзәл! Һәм профессиягезне бик яратасыз, әлбәттә?

Хафиз. Үземнең башка профессия кешесе булуымны күз алдыма да китерә алмыйм. Бүгенге профессиям — минем тормышым ул.

Әминә. Ах!.. Менә, ичмасам, чын мәгънәсе белән җан азыгы бирә торган профессия. Ә энегез —лейтенант...

Хафиз. Күренә: музыкага мәхәббәтегез көчле булса кирәк, ханым. Рәхмәт. Ләкин хәрби кешеләрне бик үк яратып бетермисезгә ошый. Ә үзегез хәрби кешегә кияүгә чыккайсыз. Моны ничек аңларга, Әминә ханым?

Хәмит белән Әминә бер-бсрсенә карашып алалар. Әминә җилкәләрен җыера.

Хәмит. Я, җавап бир, Әминә.

Әминә. Мин врач.

Хафиз. Начар түгел. (Әминәгә җентекләп карый, соңра үзгәреп, елмаеп). Ах, сезне!.. Күптән түгелгә охшыйсыз үзегез болай.

X ә м и т. Нәрсә?

Хафиз. Күптәнме өйләндегез, дим.

Хәмит (Әминәгә карап алып, уңайсызланып). Юк... Менә, Украинадан китәр алдыннан гына таныштык.

Хафиз. Шулай күренә шул. (Пауза.) Хәрби кешеләр — әйбәт кешеләр алар, Әминә ханым. Аерма зур түгел. Мәсәлән, музыкант, дирижер булган минем белән, хәрби булган сезнең ирегез арасында аерма бик аз. Без бер-беребезгә бик якын кешеләр.

Хәмит. Син минем бердәнбер туганым, Хафиз абый.

Хафиз. Бу яктан гына да түгел. Акларны, Колчакны тар-мар иткәндә безнең фронтта музыка да үзенең хезмәтен лаеклы үтәде. Көрәшкә, җиңүгә рухландыра, чакыра торган музыка сугыш кырында командирның, кызылармеецның ярдәмчесе ул... Кстати, сукыр Әхмуш та безнең отрядта булды бит, һәм ул үзенең скрипкасы белән безгә зур хезмәтләр күрсәткәләде. Әминә. (тотнаклы ачу катыш). Сезгә ишетүе, ихтимал, авыр булса да, үзем уйлаганча әйтим әле: җанга азык бирә торган, яшәүгә чакыра, рухландыра торган изге музыканы сугыш, кырылыш, үлем белән бутау — үзе бу бөек музыка алдында җинаять түгелме соң, хөрмәтле дирижер иптәш? Үзегезгә булган мәхәббәтемне суынды рмагызч ы!

X а ф и з (кинәт Әминәгә, аннан соң Хәмиткә карый. Үзенең кәефсезләнүен, ачуын яшерергә тырышып). Сез ялгыш фикердә, Әминә ханым. (Пауза.) Мине үзегезнең ирегезне яраткан кебек яратачагыгызга ышанырга телим мин. Яки киресенчә.

Әминә. Сез сүзгә оста. Мин аңладым. Ләкин мин сезне музыка хезмәтчесе булганыгыз өчен генә. Әгәр дә хәрбиләр белән якынлыгыгыз булса...

Хәмит. Бик якын, диде бит инде.

Хафиз. Әйе, Хәмит, бик якын. Син кайсы частька билгеләндең?

Хәмит. Н-че укчы полкка.

Хафиз. Шулай мени? (Пауза.) Бик әйбәт.

Хәмит. Ничек? Син шулай шәһәрдәге хәрби частьларны да беләсеңмени?

Хафиз. Белергә туры килә. Аеруча, сезнең полк командирыгыз минем белән бик таныш кеше.

Хәмит. Шулай ук мени? Ничек ул, бик коры, строгий түгелме?

 Хафиз (елмаеп). Мин аңа аттестация бирә алмыйм.

Хәмит. Юк, болай гына сорашуым иде.

Хафиз. Нигә? Берәр нәрсәдән куркасыңмы әллә?

Хәмит. Бераз кичегебрәк киләм чөнки. Катастрофа булган шәһәрдә Әминә бер атна больницада ятты. Мин аны ташлап китә алмадым.

Хафиз. Андый вакыйга булгач командирың гафу итәр ихтимал. Тынычсызланма. Ләкин командирның строгий булуы бәлки бик әйбәт сыйфаттыр.

Хәмит. Юк, мин гомумән сорашам. Формалист түгелме? Холкы ничек?.. Үз командирыңның кешелек сыйфатлары белән кызыксынмау мөмкин түгел бит.

Ярый, бергә эшли башлагач күрерсең инде... Ул миндә бик еш була булуын. Дәресләр ала ул миннән.

Әминә. Музыка дәресе? Бусы миңа охшый. Хәмит, бәлки син дә?..

X а ф и з. Ләкин... күбрәк хәрби эш буенча. Командирлык квалификациясен күтәрә ул миндә.

Әминә. Тукта... Ничек инде ул?

Хафиз. Барыбер түгелмени? Мин аңардан, ул миннән сабак ала. Музыка ансамбле белән, музыкантлар армиясе белән идарә итү, бер генә дә фальш тавыш чыгартмау, һичберсен артка, яки алга җибәрмичә, нота буенча тип-тигез алып бару... — бу яктан мин полк командиры квалификациясе белән ярыша алам! Үз полкымда да скрипкаларым бар минем, гобойларым бар минем, виолончельләрем бар минем, флейталарым бар минем... Хәтта үземнең командный пункытым — пультым да бар минем! Полктан кай җире ким? Смычокны алып, дирижерлык — командалык иткән була. Оркестр бер көй уйный. Тсс!.. Әнә шушы музыкантлар армиясенең бик күп сугышчыларыннан берсе дә ялгыш, фальш тавыш чыгармаска тиешләр. Бер сугышчы гына да, бер корал гына да ялгыш, фальш эшләсә, бөтен симфония юкка чыга. Бөтен эш җимерелә. Тсс! Аларның, төрле коралларның нота буенча бик төгәл үтәүләре нәтиҗәсендә генә мин меңәрләгән аудиторияне канәгатьләндерә алам, сугыш кырында җиңгән кебек җиңеп чыгам... Үз эшемдә мин полный полковник! Шаярмагыз! Музыка туктый. Хәмит. Рәхмәт, рәхмәт, иптәш... полковник! Ха-ха-ха...

Әминә. Юк, болай булгач, үзегезгә булган мәхәббәтемне суындырмыйсыз әле сез. Рәхмәт! Сез — идеальный музыкант!

Хафиз (аны, тыңламыйча)... Барыбер түгелмени? Полковникның да, минем дә армиябез бар. Бер максатка бару өчен төрле коралларда, төрле функцияләрне үти торган армиябез бар. Идарә итү өчен һәр икесендә дә бик зур белем, бик нык төгәллек, сизгерлек һәм чын талант кирәк... Шулай. Килә дә ул миңа сөйли. Укчылары бар аның. Тупчылары бар аның. Пулеметчылары бар аның. Автоматчиклары бар аның. Химиклары, саперлары бар аның... Хәтта музыкантлары да бар аның! Бу, төрле кораллы сугышчыларның дөрес хәрәкәт итүләренә бик күп нәрсә бәйләнгән. Хәрби операция планы буенча, безнеңчә әйткәндә теге яки бу нота буенча, аларның һәрберсе үзләренә тапшырылган төрле Вазыйфаларны бик төгәл үтәргә тиешләр. Берсе генә булса да үз вазыйфасын ялгыш үтәсә, фальш нота алса, барлык план юкка чыга, симфония таркала, куелган максатка ирешелми, бөтен эш җимерелә... Күрәсең — безгә бер-беребездән өйрәнәсе нәрсәләр аз түгел монда. Акыллы булса — Хәмит тә миннән бик файдалы сабаклар алыр әле.

Әминә. Бу яктан кыстатмаска ошый ул.

Хәмит. Син мине үз талантың белән тәмам үзеңә буйсындырдың, абый. Баш иям. Бөек көч ул музыка! Музыка безгә дәрт бирә, көч бирә. Музыкант — безнең сафта тигез хокуклы сугышчы.

Хафиз. Рәхмәт. Командирыңа мине музыкант итеп үз полкыгызга алырга димлә.

Хәмит. Алай гына да түгел, Хафиз абый. Кирәк чакта — рядовой атучы да була ала бит музыкант. Минем укыганым бар. Артистлар, музыкантлар гражданнар сугышы чорында кирәк моментта кулларына винтовка тотып, дошманны пуля белән дә сыйлаштыргалаганнар. Әхмуш кебек сукыр булмаганнары, әлбәттә. Ә хәзер Испаниядә? Анда музыкантлар, артистлар, художниклар республикаң армия сафларында рядовой солдат булып сугышалар. Ватанны саклау — иң изге бурыч ул.

Хафиз. Дөрес, әлбәттә, иптәш лейтенант.

Әминә (Хәмиткә). Син һаман да шул инде...

Хәмит. Әйе, Әминә! Синең алдыңда илаһи бер көч булып торган музыкантың, дирижерың белән мин бер вакытны командовать та итәрмен әле ихтимал, ә абый! (Хафизның кулына смычокны винтовка итен тоттырып) Бөтен дөнья революциясе исемендәге полкның рядовой сугышчысы—дирижер иптәш, заряжай! Яшәсен коммунизм! Сөекле ватаныбызда бәхетле яшәүче аталарның, аналарның, балаларның шатлыклы, кояшлы тормышларына пычырак кулларын сузучы фашистларга — каннибалларга— пли! (Алга башын сузып карап, кул белән аву жестлары ясый.) Оһо! Готово! Молодец, снайпер-дирижер иптәш! Рәхмәт! (Аркасыннан кагып) һаман шулай тырышсаң, күп булса бер айдан — менә дигән отделение командиры ук була аласың, хаха-ха...

Хафиз. Тсс!.. Син артык кызып киттең. (Йокы бүлмәсенә тынычсызланып карый) Син дә молодец, иптәш лейтенант. Шундыйларны яратам мин. Хәрби кешеләр кирәк вакытта шулай күтәренке, кызу темпераментлы да булырга тиешләр. Шулай, Хәмит, һичшиксез шулай булачак. Артистлар, музыкантлар, дирижерлар да рядовой сугышчы булып, талантлы рядовой сугышчылар полковник булып сугышачак ул тарихи бәрелешләрдә, җиңү һич шиксез бездә булачак, товарищ начальник!

Хәмит. Шулай, шулай, абый! Ух! Без шундый иттереп сугышырбыз! Бөтен җир шарын тетрәтербез! Бөтен кешелекне яңадан тудырырбыз! Җир шарының барлык почмакларында, Кремль башындагы кебек, безнең биш кырлы кызыл йолдызларыбыз янар, бөек коммунизмның изге, ал байраклары җилфердәр! Эх, безнең тормыш бит, безнең бүгенге кайнар, бай, яшь тормышыбыз! (Хафизны кочаклап үбә) Безнең кешелек тарихы күрмәгән тирән, көчле, нечкә, чын мәхәббәтле тормышыбыз!.. (Әминәне кочаклап үбә) Әминә (аны кире этәреп, ачуланып). Бу нәрсә бу?

Хәмит (кинәт каушап калып). Тукта әле син... Шулай бит инде... тормыш бит безнең...

Әминә (коры гына). Арттырып җибәрәсең.

Хәмит. Юк ла... алай кыланма инде син...

X а ф и з (кәефсезләнеп). Ярый, яшьләр, гафу итегез... Иртәгә симфония белән дирижировать итәсем бар минем. Бераз йоклап, ял итеп алырга кирәк. Сезнең, юлдан соң иртәгә ял итәсе көнегез булса да — барыбер йокларга вакыт инде. Җиңгәгез, кардәшләрегез белән иртәгә танышырсыз алайса... Менә сезгә диван. Соңра рәтләрбез. (Пианиноны яба. Ноталарны җыйный. Скрипканы кулына алып карый да, йокы бүлмәсенә алып кереп китә. Аннан постель китерә.) Диван киң. Икегез дә сыярлык. Хушыгыз.

 Хәмит. Хушыгыз, Хафиз абый.

 Әминә. Хәерле йокылар. (Йокы бүлмәсенә кереп китә. Хәмит, Әминә бер-берсенә карашып озак торалар.

Хәмит (диванга күрсәтеп, көлеп). Я! Әминә. Рәхим итегез үзегез. Комедия булды бу безнең.

Хәмит (уйланып, җитди). Түгел. Героик пьеса бу. Абыйга әлбәттә мин сиңа көндәш. Ярый, калган әңгәмәләр — иртәгәсә.

Әминә. Миңа иртәгә квартира эзләшсәгез, зур мәрхәмәт күрер идегез. Минем бит бер генә дә танышым юк бу шәһәрдә.

Хәмит. Ә без... Миңа квартира бирәчәкләр бит. Әминә!

Әминә. Бу турыда авыз да ачма моннан соң.

Хәмит (авыр сулап). Ярый. (Дивандагы, пастельне икегә бүлә. Берсен идәнгә хәзерли. Ята башлый.)

Әминә. Юк, ни өчен сез идәнгә?

Хәмит. Чөнки сез диванга...

Әминә. Ни өчен? Алай ярамый инде.

Хәмит. Я, ялындырмагыз инде. Әминә. Уйлаганым да юк.

Хәмит. Ә нишлибез соң? Бәлки, чыннан да, абый әйткәнчә...

Әминә (аның авызын каплап). Тинтәк!

Хә м и т. Соң?

 Әминә. Үзем идәнгә ятам.

X ә м и т. Мин диванга?

Әминә. Әйе.

X ә м и т. Мөмкин дә түгел.

 Әминә. Бик мөмкин.

Хәмит. Кара әле... бу бит...

Әминә. Ярый, алай булгач, иң кимендә—җирәбә.

Хәмит (көлеп). Жирәбә? Ярый, давай! (Җирәбә салалар. Диван Хәмиткә, идән Әминәгә чыга.)

Әминә. Минем сүзне башта ук тыңлаган булсаң...

Хәмит. Юк... кара әле... Уңайсыз бит болай.

Әминә. Йомшак диванны уңайсыз дип фәкать гашыйк лейтенант кына әйтә алыр. Хәерле йокылар. (Чишенмичә идәнгә ята. Башын күтәреп.) Ә утны сүндермәгез.

ПӘРДӘ

 Икенче картина

Шул ук бүлмә. Әминә идәндә бик каты йоклый, Хәмит диванда йоклый алмыйча ята, урныннан тора.

Хәмит. Уф! (Карана.) Баш-аягына кадәр гашыйк булган яшь лейтенантны йокы алмый, һич болай булыр дип уйламаган идем... (Пауза.) Кызык хәлләр бар дөньяда. Табыш өстенә табыш. Юлга чыгар алдыннан гына Әминә чибәр табылды. Аның артыннан ук — Хафиз абый... (Торып, Әминә янына килә.) Нечкә. Бил дә, йөрәк тә... Үзең яшь лейтенант, абыең атаклы дирижер, хатының шундый чибәр... Эх, безнең тормышлар!.. Яшәве нинди ләззәт!.. Гүзәл тормыш! Болар барсы да гади, табигый, тормышча! Мәхәббәт—тормышның тирән, көчле элементларыннан берсе икәнлеген үз башымнан үткәрәм!.. (Әминәне үбә. Ул бик каты йоклый.) Юк, болай ярамый. (Аны бик саклык белән генә күтәреп алып, диванга яткыра. Үзе идәнгә ята.) Өстәлдә телефон шалтырый, телефон янына бара. Кулын суза да кире ала. Тагын суза. Трубканы алырга икеләнә. Аптырап жилкәләрен жыера. Телефон тагын шалтырый. Кулын суза. Трубканы алмый. Йокы бүлмәсе ишегенә барып Хафизны уятырга дип шаку өчен кулын күтәрә. Икеләнеп туктый. Телефон тагын шалтырый. Телефон янына бара. Кулын суза. Трубканы алмый. Соңра кулын селти дә ята. Пауза. Телефон тагын кат-кат, озын-озын итеп бик каты шалтырый. Йокы бүлмәсендә хәрәкәтләнүләр. Хәмит йоклаган булып ята. Бүлмәдән Хафиз төнге халатын киеп чыга. Телефонны алып сөйләшә башлый.

Хафиз. Әйе, мин. Ә? Ничек? Чыгыш вакытын кем болай үзгәртте соң? Бит бүген кичкә табарак... Ә? Яңа распоряжение? Һәммәгез дә күтәрелдегезме? Молодцы. Мин хәзер... Ә? Авырып ята? Аның урынына кеше юк? Нигә алдан әйтмәдегез. Белергә кирәк иде. Ярый. (Трубканы, куя, Хәмиткә карый. Йокы бүлмәсенә кереп китә)

Хәмит (күтәрелеп). Бер нәрсә дә аңламыйм. Нинди чыгыш турында сөйләделәр соң алар? Дирижерга да төннә тынычлык бирмиләр! Мин, безнең армиядә генә шулаймы дип уйласам...

Йокы бүлмәсендә каты басып атлаулар. Хәмит тиз генә ятып, одеял белән башын каплый. Йокы бүлмәсеннән баштан-аяк тулы обмундированиедә полковник Хафиз чыга. Хәмит янына килеп баса. Бераз карап тора.

 Хафиз (Хәмиткә иелеп, саклык, ләкин кискен тавыш белән кычкыра.) Тревога! Хәмит (кинәт сикереп тора. Алдында полковникны күреп аптырап кала.) Ә?!. (Күзләрен угалап.) Хафиз абый... (Кинәт смирно басып честь бирә?) Слушаюсь, товарищ полковник! (Ул итексез, каешсыз, изүләре ычкынган, яланбаш)...

Хафиз. Лейтенант иптәш! Өч минут вакыт сезгә. Авырып калган старший лейтенант урынына сез, минем вакытыннан элек билгеләнгән симфониямдә катнашасыз. Дирижер — мин. Программа — ныгытылган районны штурмлап алу. Хәзер үк минем арттан. Документларыгызны миңа штабта тапшырырсыз. Тизрәк. Машина көтә. Чыга, Хәмит аптырап, кабаланып киенә башлый.

ПӘРДӘ