СУГЫШ КӨНДӘЛЕГЕ
Безнең һөҗүм дәвам итә. Иптәш Сталин приказы буенча без дошманның оборона сызыгын өздек һәм төньяк-көнбатыш яктан аның тылына тирән үтеп кердек. Безнең алдан баручы көчләр, көньяктан һөҗүм итеп килүче гаскәрләр белән тоташу өчен, дошман көчләрен юкка чыгара-чыгара, көньякка юнәлделәр. Безнең сул флангтагы көчләр дошманның аерым алынган көчләрен тәмам чолгау һәм бетерү эшенә керештеләр. Бу «капчыкта» дошманның берничә дивизиясе бикләнеп калган иде. Шулардан берсе 290 нчы дивизия. Безнең частьлардан берсе бу дивизияне бетерү эшенә тотынды һәм бу бурычны гаять уңышлы башкарып чыкты. Хәзер фашистик армия сафында 290 нчы дивизия түгел, бәлки бу дивизиядән исән калган бер генә солдат һәм офицер да юк инд.е. Уң флангтан баручы көчләр, туктап тормастан, көнбатышка юл алдылар һәм дошманның каршылыгын сындырып С. шәһәренә барып җиттеләр. Хәзер сугыш шәһәр стеналары янында бара. С. шәһәренең стратегик әһәмияте гаять зур. Ул тимер һәм шоссе юлларының төене булып тора. Бу пунктны югалту немецлар өчен гаять зур җиңелү булачак. Шуңар күрә алар шәһәрне каршылык күрсәтү үзәгенә әверелдергәннәр. Әмма безнең гаскәрләр аны хәзер ике яклап үтеп, көнбатыш яктан чолгап алу эшенә керештеләр. Шәһәрдән көнбатышка илтүче юлларның күбесе инде безнең гаскәрләр кулында. Дошман үзенең һәлакәткә дучар икәнлеген яхшы белә. Ул, читлеккә эләккән ерткыч шикелле, шашынган хәлдә әле бер якка, әле икенче якка ыргыла. Безнең сугышчылар аны рәхимсез кыйныйлар, ул каный, хәлсезләнә. Тиздән аның соңгы сәгате сугачак. Безнең сугышчылар явыз дошманны кыйнауда искиткеч батырлык күрсәтәләр. Мисал өчен мин монда сугышчан көннәрнең берсе турында сөйли алам. Бу көндә фашистик бандалар контратака ясарга маташып карадылар. Ул көнне сугыш кырында табылган немец приказында шундый юллар бар: «Дошман, зур көчләр белән һөҗүм итеп, 290 нчы пехота дивизиясе белән 18 мотомехдивизия арасына телеп керде... 56 нчы егерь полкы бу өзеклекне, һөҗүм ясап, яңадан капларга тиеш. Моның өчен С. шәһәреннән К. пунктына бара торган юлны үтәргә, И. пунктын алырга һәм 290 п. д. нең сул канаты белән тоташырга». (Әле ул вакытта 290 п. д. безнең «капчыкта» ята һәм аны безнең частьлар һәрьяклап кысырыклыйлар иде). Приказда 56 нчы полкның контратакасы авиация, танклар һәм артиллерия ударлары белән алып барылачак диелгән, һәрбер чараның вакыты сәгатьләр һәм минутлар белән күрсәтелгән. «Кәгазь һәммәсен дә күтәрә», — ди мәгълүм рус мәкале. Гитлер ахмаклары кәгазь өстендә теләгән хәтле шартлар билгели алалар, әмма чынбарлык аларга кире нәтиҗә китерә. Безнең салкыннар немец генералларының үзәкләренә тәмам үткән. Алар приказ әвәләгәндә дә бу турыда оныта алмыйлар, «һөҗүмгә чыгу шундый итеп оештырылырга Хатип Госман тиеш ки, гаскәрләр салкында мөмкин хәтле азрак булсыннар», — диелә приказда. 56 нчы полк турында берничә сүз. Бу полк соңгы вакытларда Франциядә Дюнкерк шәһәрендә торган. Француз халкыннан кан һәм күз яше түктереп немецлар кесә калынайтканнар. Менә хәзер алар кыр өстен тутырып тәгәрәп яталар. Трофеячылар аларның коралларын, документларын җыялар. Аларның кесәләре тулы француз, Бельгия, голланд акчалары. Зур сумалар: берәүнең кесәсеннән 5000 франк чыкты. Мин бу акчаларны кулларыма алып карадым. Учым тулы саргылт һәм ак тәнкәләр миңа миллионнарча француз, Бельгия һәм голланд балаларының. картларының, хатын-кызларының канлы күз яшьләре булып күренделәр... Полк Франциядән Совет — Герман фронтына килешли, Рейн өлкәсендә ү'зенә өстәмә алган. Монда, С. шәһәренә килгәч, аңар бер көн ял: биргәннәр, икенче көнне безнең частьларга каршы атакага ташланган. һөҗүм башланасы көнгә каршы төндә 24 сәгатьтән соң немецлар яктырткыч ракеталар ыргытмый башладылар. Башлап бу хәлгә артдивизион командиры капитан Грипченко игътибар итте. «Немецлар, төн карангылыгыннан файдаланып, контрһөҗүмгә хәзерләнәләр булса кирәк», — диде ул. Таңга каршы барлык нокталарда безнең көчләр әзер торалар иде. Таң яктыру белән үк, немецлар безнең коммуникацияләргә, юлларга һәм алгы сызыкка каршы артиллериядән көчле ут ачтылар. 9 сәгатьтә безнең өскә «Юнкерс88» ләр күтәрелделәр, һәм С. шәһәреннән К. авылына бара торган шоссе юл өстендә, аз гына сибәләп торган кар тузаны аша, томанлы гына булып, немец колонналары күренде. Алар дүртәрләп тезелгәннәр, исерекләр, әйтерсең, һичнинди куркыныч юк төсле, юлдан иркен атлап киләләр. Алар шулай йөрергә көнбатыш Европада күнеккәннәр. Ихтимал, алар безнең юлларда да шулай иркен йөрергә мөмкин дип уйлаганнардыр. Ә безнең командир, өлкән лейтенант Дорошкевич, үзенең укчыларын һәм пулеметчыларын уңайлы нокталарга урнаштырып, немецларның якын килүен көтә иде. Менә алар йөз метрда.
Дорошкевич:
— Ут!—дип команда бирде. Нарат урманын селкетеп залп яңгырады һәм колонна, ерылган буа шикелле әле тегеннән, әле моннан ава башлады. Беренче залп ук бик күп немецларны «теге дөньяга» җибәрде. Исән калган немецлар, үзләренчә кычкыра-бакыра, төрле якка йөгерештеләр һәм яттылар. Күп үтмәде, танклар килеп чыкты. Аларны монда «утюг» дип атыйлар. Чыннан да, алар җирне өтекләп киләләр төсле. Аларның бурычы — немец пехотасының һөҗүмен алдан каплап бару. Менә алар җирдә ятучы пехоталарын үтеп, алга чыгалар. Алар артыннан пехота күтәрелергә тиеш. Дорошкевич моны белә: ул,
— Дошман пехотасын танкларыннан аерып калдырырга!—дип команда бирде. Һәм немецлар өстенә яңадан пуля яңгырлары ява башлады. Немец пехотасы җиргә кысырыкланды. Өстәвенә безнең ПТО лар танкларга каршы көчле ут ачтылар һәм тиз арада танкларның икесе сафтан чыкты. Калганнары тукталдылар. Немец пехотасы ягында офицерлар, артка качучы немец солдатларының юлым кисеп,
— Тукта! — Алга!—дип җикеренәләр. Әмма солдатларга кызылармеецларның пулялары, офицер җикеренүенә караганда, көчлерәк тәэсир итә. Солдатлар танклар артыннан күтәрелмәделәр. Немецлар безгә каршы яңа көчләр: ташладылар. Алар, безнең сул флангны кырыйлап үтеп, тылга үтә башладылар. Якын сугыш башланды. Хәл кискенләште. Бу вакыт немецларга каршы безнең автоматчылар атака ясадылар. Немецларның беренче сафын алар автомат уты белән берничә минут эчендә кырып салдылар, калганнарын урман кырыена хәтле куып киттеләр. Автоматчылардан бер егет немец, ларны автоматыннан ата-ата куып китте. Ул аткан саен бер дошманны ега иде. Ниһаять, аның патроннары бетте. Ул, аптырап калмастаи, немец, ларны автомат приклады белән кыйный, ега башлады. Ахырда автомщ Сугыш көндәлеге приклады да ватылып, яраксыз хәлгә килде. Егет монда да аптырап калмады, кинжалын алып, тагын да ярсулырак көч белән немецлар өстенә ташланды. Ул кинжалын кадаган саен, — Әти өчен! — Абыем өчен! — Хатыным өчен!—дип кычкыра иде. Егет шушы сугышта корбан булды. Мин аның исемен белә ал-мадым. Әмма Дорошкевич шул хәтлесен әйтте: «Ул Украинадан. Немецлар аның әнисен, абыйсын, хатынын мәсхәрәләгәннәр һәм газаплап үтергәннәр». Немец командованиесе, күрәсең, ничек кенә булмасын, безнең оборона сызыгыбызны өзү бурычын куйган: алар тагын яңа көч ташладылар. Безнең автоматчыларны кысырыклап, блиндажларга хәтле килеп җиттеләр. Дорошкевич резервтагы автоматчыларны немецларга каршы ташлады. Тагын да сулдарак, гитлерчы роталар, берничә вакыттан соң, тәмам тар-мар килделәр. Исән калганнары берәм-сәрәм кача башладылар... Безнең частьларның уң флангында өлкән лейтенант Литовченко сугышчылары урнашкан. Монда дошман кече лейтенант Егоров подразделениесенә ташланды. Егоровның алгы сызыгыннан 60—70 метрда вак зирек куаклыклары. Немецлар төн караңгылыгында шул куаклыкларга тупланганнар. Көн яктырып, артхәзерлек төгәлләнгәннән соң, алар атакага кү[1]әрелделәр. 10 кешелек төркемнәр белән алар куаклыктан сикереп чыгалар. Өсләрендә ак халат, алпан-тилпән атлап безнең позицияләргә якынаерга тырышалар. Әмма аларны безнекеләр мылтык һәм пулемет уты белән кыралар. Алар ак халаттан, капчык шикелле, дорфа хәрәкәт ясап, ак кар өстенә авып төшәләр... Аларның беренче атакасы барып чыкмады. Егоров позициясенең алдындагы кечкенә аланлык бик аз вакыт эчендә фашистларның гәүдәләре белән чуарланып калды. Исән калган немецлар куаклыкка кире кереп яшеренделәр. Озак үтмәстән аларга ярдәм килде. Алар икенче тапкыр атакага күтәрелергә хәзерләнә башладылар. Бу вакыт Егоров сугышчылары өчен бик кискен хәл туды: атарга патрон калмады. Патрон китерү юлларын немецлар көчле артиллерия һәм авиация уты астында тоталар иде. Мондый чакларда аерым кешеләрнең кыюлыгы зур роль уйный. Монда подразделениенең патрон ташу отделениесе начальнигы Гаврилин кыюлык күрсәтте. Ул, авиабомбалар һәм снарядлар уты аркылы зур осталык белән үтеп, иң читен һәм куркыныч вакытта алгы позициягә патрон китерде. Бу — сугышчыларда зур шатлык һәм рух күтәренкелеге тудырды. Патроннар күз ачып йомганчы куллардан кулларга киттеләр. Пулеметчылар өчен ДЗОТ тар төсле тоелды. Алар, уңайлырак булсын өчен, пулеметларын ДЗОТ өстенә чыгарып утырттылар. Фашистлар икенче кат атакага күтәрелделәр. Ләкин бу аларның һәлакәте иде. Безнең сугышчылар аларга мылтык пулемет утларының давылы белән ташландылар. Кече лейтенант Теличегь ко, дәртләнеп, үзенең пулеметчыларына:
— Чапаевча! Чапаевча кыйнагыз! — дип кычкыра иде. Сугышчылар, үлем турында онытып, фашистларны зур батырлык һәм гайрәтлек белән кырдылар, кулларына автомат тотып, үлем алып килүче ике аяклы ерткычлар, үз каннарына буялып, үлем базына үзләре авып төшә иделәр. Икенче атака да немецларны тәмам тар-мар итү белән төгәлләнде. «Артиллерия—сугышның алласы»,— диләр. «Сугыш алласын» сугышта күрәсең. Немецларның бер колоннасы ике гаскәри часть арасындагы «бушлык» стыктан телеп кереп, безнең гаскәрләрнең флангларына куркыныч тудырдылар. Шунда ук капитан Гринченконың орудиеләре торалар иде. Гринченко дивизионының барлык куәте белән фашистлар өстенә ташланды. Орудиеләр канонадасыннан күкләр тетрәнәләр, җир иңгери, ә фашистларның взводы артыннан взводы тузанга тетелеп, күккә оча иде. Фашистик «җөй» бик тиз бетерелде. Бу вакытка бөтен участкалардан фашистларның калдык өерләре, котлары очкан хәлдә, качалар иде. Хатип Госман дивизионының, утын качучы фашистларга борды. Бу көнне Гринченко батареялары дошман өстенә 900 снаряд җибәрделәр. Сугыш мәйданында ак кар юк, офыкка хәтле кара корым даласы сузыла, корым арасында йөзләрчә фашистик гәүдәләр тәгәрәп яталар иде. «Сугыш алласы» баскан җирдә корым гына кала... Сәгать 7 ярымда башланган сугыш 17 сәгатьтә бетте. Бу — 56 нчы немец пехота полкының безнең җирдә беренче һәм соңгы көне иде. Безнең алгы сызык буенда 700 фашист солдатының үлек гәүдәсе ятып калды. Аларның кайсы чалкан, кайсы йөзтүбән ята, кайсының башы, кайсының кулы юк. Аларның кабахәт гәүдәләрен карап, күңелеңнән кабатлыйсың:
— Французлар өчен, греклар, поляклар, голландлар өчен, безнең халкыбыз өчен менә сезгә җавап! Сез безнең җиребезне алырга килдегез, менә сезнең һәрберегезгә 0,5X1,5 метр җир. Сез безнең җирне алырга килдегез, без сезне бу җирдән җибәрмәбез, сезнең һәрберегезнең кабере безнең җирдә булачак! Бу көнне безнең зенитчылар аеруча осталык күрсәттеләр. Фашистик «Юнкере— 88» самолетлары 9 сәгатьтә безнең алгы сызыкны, юлларны бомбага тота башладылар. Аларны тавышларыннан ук белеп була: алар улап очалар. Мин зенитчылар янында булдым. Монда беренче номерлы төзәүче Коляденко танылган кеше. Ул яшь әле—1921 ел туган. Шулай да ул инде яхшы ук җитди кеше. Ул фашистик козгыннарны төзәү приборының үзәгенә бик зур җитезлек белән тотып ала да, шул заман ук педальгә баса һәм фашистик самолетка каршы снарядлар очалар. «Юнкерс — 88» ләр башта сугышчан тәртип белән очып киләләр. Коляденко беренче снарядларны җибәрү белән үк бу тәртип югала, «Юнкерслар» берәм-сәрәм таралып оча башлыйлар, бомбаларын тәртипсез рәвештә ыргытырга керешәләр... Менә безнең өстә, ялгыз «Юнкерс» әйләнә. Коляденко зенитка көпшәсен аңар каратып борды, төзәде һәм күп тә үтмәстән, бер-бер артлы берничә снаряд «Юпкерска» таба очтылар. Кинәт ничәнчедер снаряд «Юнкерс»ның коерык өлешенә эләкте. Иң элек кара, мазутлы төтен җилпенде, аннан гөлт итеп, самолетның коерык өлешен ак ялкын камап алды. Самолет бик тиз түбәнәя башлады һәм якындагы авыл читенә кадалып төште. Бүтән самолетлар, бомбаларын ыргыткач, кире киттеләр. Аларның, бомба алып, яңадан килүләрен көтәргә кирәк иде. Чыннан да, берничә, вакыттан соң, горизонтта өч «Юнкерс» күренде. Аларның икесе баягы сызык өстендә калды, берсе туп-туры зёнитка өстенә килеп пике ясады, аңардан 6 бомба Коляденко зениткасы өстенә юнәлделәр. Ләкин бу арада Коляденко пушкасын «Юнкерожа төзәп өлгерде һәм атып җибәрде. Снарядлардан берсе самолетның уң моторына эләкте. Моторны ут чолгап алды, ә самолет, кискен рәвештә сулга борылып, җиргә кадалып төште. Бу арада орудие расчетына военком өлкән политрук Роюжин,
— Ятарга!—дип команда бирергә өлгергән һәм самолетны бәреп төшерүчеләр ятканнар да иде инде. Орудиедан 5—6 метрда бомбалар шартлады, ләкин алар зарар китерә алмадылар. Самолет һәм аның экипажы тәмам янып беткән. Военком, Роюжин күмерләр арасында ничектер сакланып кала алган бер документны гына тартып чыгарды. Ул аны миңа сузды:
— Карагыз әле.
Мин укыдым: «Эщгар Шейнерт, туга» елы 1915. Берлинле. Обер-лейтенант». Сугыш көндәлеге 67 MIPTT, зениткалар янына әйләнеп кайткач, Коляденконың. кулын кыстым һәм нинди «кошны» атып төшергәнлеген әйттем. Ул салкын гына итеп көлемсерәде. Мондый «кош»лар аның өчен яңа нәрсә түгел «иде. Бу көнне безнең зениткалар 3 «Ю — 88» самолетын бәреп төшерделәр. Чолганышта калган 290 нчы фашистик дивизияне коткарырга маташу гитлерчылар өчен шундый күңелсез нәтиҗәләр белән бетте.
Төньяк-көнбатыш фронт, февраль, 1942.