Логотип Казан Утлары
Публицистика

СӨЕНБИКӘ МАНАРАСЫН ҮЛЧӘҮ

Милли архитектура памятникларын саклауны күз алдында тотып Совет Архитекторлары Союзының Татарстан бүлеге үткән елның август аенда профессор М. М. Синяверга Сөенбикә эшен тапшырган иде. 1900—1939 елда Ленинградтагы Адмиралтейство бинасын үлчәү эшен зур уңыш белән башкарган һәм бу өлкәдә байтак кына тәҗрибәсе дә булган профессор М. Синявер, ярдәмгә архитектор П. С. Борисовны һәм Москва Архитектура институты студенткасы В. А. Тарасованы альт, бу эшкә шул вакытта ук тотынды. Бригада Сөембикә манарасын үлчәү эшен күптән түгел генә төгәлләде. Совет Архитекторлары Союзының Татарстан бүлеге, бу эшнең йомгакларына багышлап, шушы айның 5 маенда махсус җыелыш үткәрде. Үлчәү эше барганда ясалган чертежлар һәм график рәсемнәрдән күргәзмә дә оештырылды. Профессор М. М. Синяверның эшенә бәя бирүдән элек, без Сөенбикә манарасының историографиясенә тукталып үтәргә телибез. Сөенбикә манарасының историографиясе турында язылган күп кенә хезмәтләр бар. Алар арасында В. Суслов тарафыннан хәзерләнеп, Художество Академиясе, альбомнар рәвешендә, таблицаларга текстлар өстәп, чыгарган китап аеруча әһәмиятлесе булып тора. Бу китапта В. Суслов Сөенбикә манарасының архитектурасы турында түбәндәгеләрне китереп уза: «Татарларның монументаль төзелешләренең стиле турында җитәрлек дәрәҗәдә мәгълүматлар китерә алмаганга күрә, Сөенбикә манарасының формалары белюн рус архитектурасы памятникларының формалары арасында аналогия ясарга һәм аны XVII нче йөз рус архитектурасы әсәрләре исәбенә кертергә туры килә. Бу төзелешнең беренче өч этажы — төньяк-көнбатыш якларында озьгнча дүртпочмак формасында; калган этажлары сигезпочмак формасында. Беренче этаж бик чыдамлы һәм нык итеп эшләнгән багана нигезле киң капкадана тора. Бу нигезләр эчендә ике якта манарага менә торган һәм симметрик рәвештә булган таш баскычлар ясалган. Бу капка тартма кыяфәтендә, үзе гөмбәзле итеп эшләнгән, өч аркалы түшәм белән ябылган. Түбәнге этаж фасад ягыннан ярым колонкалар һәм профильләштереп кыйшайтып ясалган сайгаклар белән бизәлгән. Манараның калган этажлары югарыга менә барган саен кечерәеп, баскычсыман булып өскә таба сузылалар. һәрбер этажның нигезендә парапетлы һәм әйләнеп йөрерлек итеп юллыклар ясалган. Манараның икенче этажы балкалар ярдәмендә ныгытылган агач түшәм белән, өченче һәм дүртенче этажлар бер-берсенә тоташып торган гөмбәзләр белән капланганнар. Стеналар эченә куышлап ясалган таш баскычлар бары тик өченче этажга кадәр генә баралар, ә югарыда манараның I В. В. Суслов. Памятники древнего русского зодчества. 1895— 1901. Издание Академии Художеств. Профессор М. М. Синявер. Сөенбикә манарасы. Карандаш белән ясалган рәсем. 1941. 80 П. М. Дульский үзенең эченә кертеп агач баскычлар ясалган. 2 нче һәм 3 нче этажларны таш баскычлар, ә 4 нче һәм 5 нче этажларны агач баскычлар тоташтыралар. 2 нче, 3 нче һәм 4 нче этажларда оваль формада булган һәм тышкы якларында туры почмаклы яңаклар белән капланган тәрәзәләр ясалган. Фасад ягында бу тәрәзәләрнең берничәсе фалын тәрәзә итеп эшләнгән. 2 нче этажның көнбатыш һәм көнчыгыш якларга караган тәрәзәләрендә тирән итеп куыш урыыиар уелган, 3 нче этажда мондый куыш урыннар идәнгә кадәр җитәләр. Манараның бишенче ярусы сигез аркалы проемнардан тора. Бу этажның нигезендә, гәрчә аның кырыйлары. шактый киң булсалар да, әйләнеп үтә торган юллык ясалмаган. Манараның бишенче ярусында таштан чатыр формасында ясалган каплавычы башлана. Бишенче ярус эчендә алтынчы яруска кадәр менә торган агач баскычлар бар. Бишенче ярус манараның аркалы кечкенә генә торыклардай торган фонарен тәшкил итә дияргә була. Бу фонарь тоташ гөмбәз белән капланган һәм аның карнизы өстендә шпильсыман түбә ясалган. Манараның барлык этажлары да гади профильдәге карнизлар белән очланганнар. 1 нче, 2 нче һәм 3 нче этажлар өстендә, өстәге этажлар тирәсен әйләнеп үтә торган юллыклы, тоташ парапетлар ясалган. Түбәндәге парапет квадратлар белән, ә калганнары тешләр, белән бизәлгәннәр. Манараның почмаклары пилястрлар белән, ә 5 нче һәм 6 нчы яруслар арасындагы чатыр — валиклар белән бизәлгән. Чатырның яссы якларында түгәрәк тәрәзәләр уелтан. Бөтен манара бик пөхтә итеп кирпеч белән түшәлеп чыгылган. Үзенең конструкциясе һәм художество формалары ягыннан алганда Сөенбикә манарасы зур игътибарга лаеклы булып тора». Күренекле сәнгать осталарыннан И. Э|. Грабарь Сөенбикә манарасының төзелүе турында, төп чыганакларга таянып, мондый аңлатма бирә: «Сөенбикә манарасы дигән исем Ядгар хан заманындагы агач шәһәр Сөенбикә манарасы. Көнбатыш фасад. Сөенбикә манарасы. Беренче ярусмын планы. эчендәге таштан салынган 14 манаралы цитадельне борынгы манарасына бәйле булса кирәк. Цитадельнең хәрабәләре (аларның рәсемен А. Демидов бастырып чыгарган иде) көнчыгыш характерында. Алар хәзерге манараның борынгы манаралар белән һичбер уртаклыгы юк, ул ) борынгы нигезләрдә яңадан төзелгән манара дигән фикерне раслыйлар» 1 Югарыда китерелгән сүзләр Сөенбикә манарасының кайчан төзелгәнлеген анык итеп әйтмиләр, алар бу турыда бик томанлы булган кайбер күрсәтмәләр генә бирәләр. Совет Архитекторлары Союзының Татарстан бүлеге, Сөенбикә манарасының формаларын өйрәнү, аның пропорцияләрен билгеләү һәм үлчәү бурычларыннан тыш, бу памятникның кайчан төзелгәнлеген аныкландыру бурычын да куйса да, бригада бу мәсьәләне чишә алмады. Бригада эшенең нәтиҗәсендә манараның фасадларының ике чертежы, манараның төзелешен урталай кисеп күрсәтә торган бер чертеж һәм манараның күп кенә детальләренең планнары эшләнде. Алардан тыш, профессор М. М. Синявер төрле яклардан карап манараның берничә акварелен һәм рәсемен дә ясады. Сөенбикә манарасын үлчәү, аның төзелешен өйрәнү нәтиҗәсендә бу памятникның тулы график монографиясе төзелде. Бу эш манара ватыла- җимерелә калса аны яңадан торгызу мәсьәләсен бик күп җиңеләйтәчәк. Аннан соң манараның бераз авыша баруын да искә алганда, алдагы ремонт эшләрендә дә аның ярдәме аз булмаячак. Монда шуны да әйтергә кирәк: Сөенбикә манарасы әле беренче тапкыр гына болай нык өйрәнелде һәм профессор М. М. Синявер бригадасының эше аркасында бик кыйммәтле материал тупланды. Барлык чертежларның да 1:100 масштабы белән алынуы манараның формаларын һәм архитектурасының пропорцияләрең өйрәнүне шактый җиңеләйтә. Үлчәүләр нәтиҗәсендә манараның биеклеге 58,25 метр икәнлеге, фундаменты 1,98 метр тирәнлектә ятуы, көнчыгыш юнәлешкә авышуы 1,44 метр булганы беленде. Бригаданың тикшеренүе манараның үзенчәлекле аерымлыгының сәбәбен дә ачты. Бригаданың төзү материаллары һәм техника алымнары өстендә ясаган анализлары беренче ике ярусның, башка ярусларга караганда, борынгырак заманда салынганлыкларын, ә башка ярусларның, бигрәк тә чатыр төсендәге каплавычның, архитектурада бу форма декаратив элемент рәвешендә кулланыла башлаган XVII нче йөз эше дип санала алганлыгын күрсәттеләр. Беренче этажларның декоратив детальләре, башкаларга караганда, күп өлеш гадиерәк итеп эшләнгән булуы да манараның ярусларының төрле-төрле чорларда салынганлыгын раслыйлар. Профессор М. М. Синявер 5 майда ясаган докладында үлчәү процесслары һәм башкарылган эшнең нәтиҗәләрен детальләштереп үтте. Бу отчет доклады вакытында чыгып сөйләгән оппонентлар кыйммәтле һәм кызыклы күп кенә фикерләр һәм теләкләр белдерделәр, алар киләчәк эшләрдә һичшиксез файдаланырлар дип ышанырга була. Бөтенсоюз Архитектура Академиясе каршындагы архитектура памятникла- рын саклау комитетының секретаре Я.Е. Островский Сөенбикә манарасының төзелү датасын билгеләүне күп өлеш җиңеләйтә торган архив материалларыннан бригаданың җитәрлек дәрәҗәдә файдаланмаганлыгын күрсәтеп узды. Җирле өлкәнең тарихын өйрәнүче Н. Ф. Калинин докладта, кызганычка каршы, үлчәүнең методлары күрсәтелмәвен әйтте һәм шулай ук Сөенбикә манарасының беренче ярусы кирпеченең иске Казан төзелү чорына карый торган Спас манарасы (XVI нчы йөз) һәм Кремль соборы (XVI нчы йөз) кирпечләре белән чагыштырылып каралырга тиешлеген белдерде. Инженер В. В. Егерев Москва Кремле манаралары Сөенбикә манарасы белән прототип булмаганнар, бәлки, киресенчә, Москва Сөенбикә манарасының формаларыннан файдаланган дигән кызыклы гына гипотеза китерде. В. В. Егерев Сөенбикә манарасы үзенең бөтен килбәте белән Москва архитектурасыннан шактый аерыла торган көнчыгыш характерында төзелгән дип күрсәтеп китте. Совет Архитекторлары Союзының Татарстан бүлеге председателе А. А. Трофимов манараның пропорцияләре һәм стиле турында күп кенә кызыклы билгеләүләр биреп чыкты. Ул ренессанс эзләрен саклаган югарыдагы ике сигезлекнең кызыклы гына үзенчәлеген күрсәтте. Архитекторлар Союзы председателенең урынбасары Р. М. Мортазин тарафыннан тәкъдим ителгән һәм утырыш кабул иткән резолюциядә Сөенбикә. манара[1]сын үлчәү буенча үткәрелгән бу эшнең культура һәм оборона ягыннан бик әһәмиятле булуы әйтелә. Фашист варварлар совет халыкларының культура памятникларын планлы рәвештә җимерергә, юк итәргә омтылалар, шуңар күрә тарихи памятникларга төгәл фиксация ясау дошманның мәкерле теләкләрен өзә һәм киләчәк өчен бу памятниклариы саклап калу, ә әгәр дә кирәклек туганда ватылган-җимерелгән памятниклариы тулысынча яңадан торгызу өчен киң мөмкинлекләр тудыра. Сөенбикә манарасын үлчәү эшен башкарган коллективка, аерым рәвештә алганда М. М.Синявер, П. С. Борисов, В. А. Тарасова иптәшләргә бу эшне бик яхшы хәзерлек белән алып барганнары өчен архитекторлар җыелышы рәхмәт белдерде. Җыелыш Совет Архитекторлары Союзының Татарстан бүлеге правдениесенә архиггектураның күренекле памятнигы булган Сөенбикә манарасын һәрьяктан өйрәнүне оештырырга һәм манараны үлчәү материаллары белән текст материалларын аерым брошюра итеп бастырып чыгарырга тәкъдим иггте. Җирле архитектураның иң яхшы үрнәге җәмәгатьчелек фикерен үзенә тартты һәм аны саклау эше хәзер ышанычлы кулларда инде. Бу безнең өчен бик куанычлы факт.