„ПРАВДА" НЫҢ БЕР САНЫ
Үзе әкияткә ошаган, ә үзе башыннан ахырына чаклы чын булган бу тарихны миңа колхозның, элекке тимерчесе, хәзер партизан булып немецларның складларын, штабларын шартлатып йөрүче Николай Федорович С. һәм аның улы, күптән түгел генә һөнәрчелек мәктәбенең укучысы булып, хәзер партизаннарда разведчик хезмәтен үтәүче Юра сөйләде.
— Фашист Вязьманы алып, Москвага таба борынын суза башлаган көннәрдә безнең Ореховка колхозы немецлар ягында чолганып кала, — дип, әкрен генә итеп башлап җибәрде Николай Федорович. Юра аның сүзенә кушылып өстәде:
— Фронттан ике йөз километрлар артта дип тә өстә.
— Дөрес. Әмма шулай да без калтырап калмадык, безнең бөтен нәрсәбез алдан ук хәзерләнгән иде. Озак та узмады, безнең Ореховкадан ерак түгел, истә-оста булмаган бер почмактан М. иптәшнең отряды калкып килеп чыкты. Без ялан кул белән тотындык дип әйтерлек — биш кешегә бер мылтык, аның да патроны юк. Сугышта ялан кул белән озак маташып булмый, тиздән без дә рәтләнә башладык, картлар әйтмешли, каурыйларны ачып җибәрдек. Барсын да сугышып алдык, юнәттек, бер чакны шулай хәтта немецларның радиостанцияләрен дә кулга төшердек. Бездә, отрядта, Санька дигән бер егет бар иде, башлы да иде соң үзе. Егетебез әлеге радиостанцияне бик тиз арада чеметкәли башларга да өйрәнде, алай борды, болай чеметеп карады, җайлады шул: хәзер, егетлар, утырабыз да Москваны тыңлыйбыз, ди. Колакка наушникларны киеп куйды бу, ә калганнарыбыз, ата казлар төсле, муеннарыбызны сузып, аның тирәсендә түгәрәкләнеп, басып торабыз. Сабыр- лык җитми безнең, беләсебез килә: анда эшләр кай тирәдә? Кызыл Армия кайда? Москва нишли? Ә вакыт — октябрь ае... Приемник тирәсендә тын да алмыйча басып торабыз, «эһ» дигән кеше дә юк... Шулай көтеп торганда, менә бер заман Санька сикереп китмәсенме... Әйтерсең лә, башына; чүкеч белән утырттылар малайның.
— Москва, егетләр,— ди бу... Башлады, әйтеп бетерә алмады, төп башына килеп утырды да, кулы белән йөзен томалады... Командир моны иңеннән тотып селки, ялганлыйсың син, чыннабрак кара, ялгыш ишетмәдеңме, ди. Юк, егетләр, дөрес ишеттем, дөресе шулай, дип кабатлый Санька. Куйбышевтан хәбәр итәләр. Москва да, Ленинград та, Горький да ычкынган, эшләр кыл өстендә калган... Кичен, «Кигчке хәбәрләр» тапшырылу сәгате җиткәч, командир наушникларны үзе киеп, приемник төбенә дә үзе утырды. Тыңлады, тыңлады да, урыныннан сикереп торуы булды, безгә ләм-мим бер сүз әйтмичә, землянкага кереп китүе булды. Без барыбыз да сиздек: эш шәптән түгел. Шул көннәргә генә немецлар авыл саен плакатлар ябыштырып чыкканнар иде» партизаннарга өндмә: янәсе, Москва белән Ленинград бирелделәр, Горький белән Иваново алар кулында, коралларыгызны тапшырыгыз да, урманнардан көн яктысына чыгыгыз. Беребез дә аларга ышанмыйбыз-ышануын, шулай да радионың Куйбышевтан хәбәр итүе бераз аптырата.
— Куйбышевтан түгел, ә Кенигсбергтан иде бит ул, — дип кинәт кычкырып җибәрә Юрка. — Без аның шулай икәнен соңыннан гына белдек, югыйсә бит безне немецлар болай тилертә торгандыр дип башыбызга да килми. Анысы дөрес, йөрәк белән ышану юк, шулай ук акылга да сыеп бетми: ничек инде ул Москваны бирергә? Ә радио шулай ди... Шулай көннәрдән бер көнне, безнең колхозның бер колхозчысы, Катерина Власьевна дигән бер тол хатын, үзенең яшелчә бакчасына чыга, керләр юган да шуны элеп йөри. Күрә, кар өстендә газета ята, сузыл да ал. Кулына алып, ачып караса, таныш газета— «Правда». Беренче биттә рәсем, анысы да таныш: мавзолей, ә мавзолей өстендә Сталин, Молотов, Микоян, тагын башка иптәшләр. Җитмәсә тагын, газетасы да өр- яңа бит. Числосына күз төшерә Катерина. Я алла! 8 нче ноябрь газетасы бит бу. Газетаны алып өйгә йөгерә хатын. Керә дә, кызы Катяга суза: укы тизрәк, янәсе. Катя газетаны укый башлый, үз күзләренә үзе ышанмый: Москвада парад, Сталин иптәш речь сөйләгән, немец талаучыларының гомере күп калмады— тагын берничә ай, ярты ел, бәлки бер ел, дигән. Аналы-кызлы болар — икәүләшеп» — укыйлар да укыйлар. Алай да булмый, күрше хатыны килеп керә. Өчәү булдылар болар, тагын бер кат укыйлар. Кич белән боларның өйләренә бөтен колхоз йөгереп килә. Сталин иптәшнең речен биш-алты кат укып чыгалар. Газета кулдан-кулга күчә, күзләре белән йөртәләр, куллары белән капшыйлар: нәкъ үзе, йөрәккә якын газета, үзебезнеке. Шундый шатлык чорнап ала кешеләрне, сөйләп тә бетергесез. Озак та үтми, газета турындагы хәбәр, телдән-телгә күчеп, әллә кайларга барып җитә. Авыллар, немецларга да, старосталарга да сиздермичә генә, газета укып кайту өчен Ореховкага үзләренең кешеләрен җибәрәләр. Бу килгән кешеләр Сталин иптәшнең речен дәфтәрләргә күчереп алып китәләр. Немец телендә язылган плакатларның почмакларына күмер белән «алдыйсыз, ялганчылар» дигән сүзләр өстәлә башлый. Кешеләрнең йөрәкләрендәге төеннәре чишелеп, җаннары рәхәтләнеп киткәндәй була. Безнең, партизаннарның да эшләре гөрләбрәк китә, авыл халкы төркем-төркем булып безгә агыла башлый. Немецлар моны күреп тынычсызланалар: эш ни дә соң? Шунда менә бер сволочь җан килеп чыга — Павлов Петр дигән кеше, бөтен районда беренче карак. Бара да, немецларга әйтә бу, каһәр суккан җан, Катерина Жаринованың өстеннән күрсәтә. Волостьтан немецларның полицейскийлары киләләр — унбишләп кеше. Катерина Жариноваларның өенә бәреп керәләр. — Газета кайда? — дип акыра башлыйлар. Тегеләрнең каршысында басып тик тора Катерина — бер нинди газета хакында да белмим дә, белергә дә теләмим! Ишек алдына алып чыгалар хатынны.
— Әйт, газета кайда? югыйсә өеңне яндырып көл итәбез, — диләр. Басып тик тора Катерина, — Яндыра бирегез, белмәгәнне беләм дип әйтә алмыйм, — ди. Николай Федоровичның тавышы дерелди башлады, ул сүзләрен буташтырып бераз туктап торды, һәм, бер читкә таба карап, күзләрен сөрткәләде, үзе моны тәмәке төтененнән күргән булып сукранды:
— Шайтан тәмәкесе... күзне кисә. Шулай итеп шул, тегеләр Катеринаның өен яндырып, үзен үтереп китәләр. Ә газета шунда, яшелчә бакчасында, кое янындагы таш астында яшерелгән килеш кала. Мескеннең кызы, әлеге Катя, хәзер инде бездә, отрядның медсестрасы булып йөри. Йөрәкле кыз уҗ аны-моны уйлап тормый, бердәнбер төнне авылга кайтып» әлеге таш астыннан газетаны ала да, безгә йөгерә. Шулай итеп шул, газета тагын кулдан-кулга китә. Тетелеп беткән инде үзе, кулдан кулга йөреп майланып беткән. Без аны, почмакларын бик әйбәтләп ябыштыргаладык та, колхоздан-колхозга укып йөрибез. Бер заман безнең партизаннарның эшләре шәбәеп китте, немец үзенең бетен солдатларын Москва ягына куды. Без немец гарнизоннары утырып калган авыллар буенча бик әйбәтләп бәрә башладык, ул авылларны немецлардан чистарттык, үзебез кереп утырдык. Немец гаскәрләренең артында безнең партизан армиясе калкып килеп чыкты. Ә теге газетаны командир җыеп куйды: тарихи документ бу, сакларга кирәк моны, ди. Әмма шулай да саклый алмадык. Ни өчен дисәң, күрше районнан безгә бер егет килгән иде, ул да шулай ук пгзртизаннардан, отряд командиры җибәргән моны, газетаны сораткан: теге газетаны хәзер үк миңа биреп җибәрегез, сез немецлардан котылгач та, ул анда тарихи документ булып искереп ятмасын әле, без монда немецлар тырнегы астында утырабыз, безгә эшкә ярар ул, дигән. Шулай итеп шул, күрше отрядтан килгән ул егетнең кулыннан бик әйбәтләп язу алып, газетаны ана биреп җибәрдек. Әлеге газета тагын кулдан-кулга китте. Ул хәзер кайда йөри торгандыр — әйтүе читен.