Логотип Казан Утлары
Поэма

ГӨЛСЕМ

 Авыл яна, ургый күк төтен,

 Шартлап яна төнге салкында,

Болытларга җиткән ялкында

 Куркып артка чигә кышкы төн.

Үтәр бу төн, җитәр таң вакыты,

Төнен, шакал кебек иснәнеп,

Күгәргән, туң ипи кисәген

Кимерә сакта Гитлер солдаты.

II

Авыл яна, ургый күк төтен,

Киң офыктан карап тора төн.

Төн камаса офык буйларын,—

Илең өчен башны салганда,

Еллар ялкын бөркеп янганда,

Кайгы камап ала уйларны.

Күз нурыдай газиз баласын

Күкрәгенә кысып яшь ана,

Кайгы дулкынына ташлана,

Ничек аны тартып аласы!

Мал-мөлкәтен фашист талаган,

Яртысы көл булган авылда,

Бүленеп калу — авыр бу елда,

Чиксез авыр ялгыз анага.

Михнәт бавы сөйрәп килә көн,

Килә канлы үлем өләшеп,

Сабыйларның чыктай күз яшен,

Кайнар яшен суырып китә төн.

III

Төн иде шул, кара, төн иде.

Авыл читендәге бер өйдә,

Гөлсемнең бик күңеле шикләнде,

Ишекләрен эчтән бикләде. Гөлсем

 Мамык шәлен салган иңенә,

Ни эшләргә белми әченеп,

Тора Гөлсем, кара чәченең

Толымнары төшкән биленә.

Нечкә күңел сабый сизенә,

Әнкәсенең моңсу йөзенә

Сыйпый мөлдерәгән күзләрен,

Гүя сөртә хәсрәт эзләрен.

Ак кар кунган куак астыннан.

Тәрәзәне кага төнге җил:

«Чү... көрсенмә, Гөлсем, бире кил,

Сине сагынып кайттым!» — ди сыман.

Син көттең бит җилнең киләсен,

Таулар аша ярсып сикергән

Җил ерактан хәбәр китергән,

Тыңла, Гөлсем, тыңла, сөйләсен;

Сөйләсен җил, сәлам тапшырсын

 Сөйгәнеңнән, туган илеңнән,

Шатлык нуры сизгер күңелдән

 Бөркелсен дә, алга ашкынсын.

Исән, Гөлсем, исән сөйгәнең,

Күзләремнең нуры дигәнең;

Ул сагына улын һәм сине,

Төшләрендә күрә йокласа,

 Вакыт табып ялга туктаса,

Җырларына куша исемеңне.

Исән, Гөлсем, исән сөйгәнең,

Күзәтә ул, сиздерми генә,

Ил йөрәге — Москва күгенә!

Фашист козгыннары килгәнен.

Болытларга козгын яшренә,

Ә сөйгәнең — чая зенитчы,

Ул козгынның, болыт эченнән,

Канатларын каерып төшерә.

IV

Җил хәбәрен тыңлап үтә төн,

Тагын ниләр алып килә көн!

Таң талпынып күккә үрелә,

Кемдер каера бикле ишекне,

Уйга талган Гөлсем ишетми,

Җил сизенгән кебек сүрелә.

Ишек такталарын яралар,

Ике вандал керә өенә...

Калтыранып Гөлсем киенә,

Аны кая алып баралар?

Ана кулын суза улына,

Төртеп җибәрәләр ананы,

Куркып төсе качкан баланы

Вандал үзе ала кулына.

 Канга каткан штык астында

Йомшак карга чыгып баса да,

Сулып Гөлсем, тибә йөрәге,

Дулкынлана калку күкрәге.

Җемелдиләр таңгы яктыда

Ак кар булып яуган йолдызлар,

Өсләренә басып кем узар

Төтенләнеп торган салкында!

Сөте белән данлы сыеры

Мөңрәп килә аның янына,

Кулын ялый, гүя ялына,

Гөлсем китсә кемгә сыеныр;

Кемнәр сыйлар аны, кем савар

Чиләк-чиләк сөтен шаулатып,

Кем иркәләр бозавын ялатып,

Җылы абзарына кем ябар?

Офицерда ачу куерды:

«Колхозчылар имде сөтеңне,

Ә без инде, ашыйк итеңне»,

Маңгаена ата сыерның.

Башта сыер өскә ыргыла,

Аннан җирне тырнап егыла,

Егыла ул таудай гөрселдәп...

Ә офицер көлгә кул селтәп:

 «Мадмуазель ничек сызлана,

Сыер канын ахыры кызгана».

Гөлсем йөрәгендә кайный үч,

Офицерның карый күзенә,

Агу сибәр иде йөзенә,

Йөзсез калсын иде, кан эчкеч!

Бала елый, вандал тузына,

Җикерә ул: «Җитәр дим, тукта!»

Тынны куыра торган суыкта

Күн бияләй каплый авызына.

V

 Таң нурлары сипкән яктыда

Киң урамнар буйлап барганда,

Бала ярсып сулыш алганда,

Борылып карый Гөлсем артына.

Җемелдиләр таңгы яктыда

Ак кар булып яуган йолдызлар,

Өсләренә басып Гөлсем уза

Төтенләнеп торган салкында.

Гөлсем Нәрсә көтә алда,—кем белсен,

Кайгыларын кемгә сөйләргә,

Тәрәзәсе туңган өйләрдән

Бу вакытта аны кем күрсен.

Нәрсә көтә алда: — үлемме?

Билгесезлек талый күңелне.

Калдымыни түзеп йөрергә

Богауланган боек кол сыман;

Канга каткан штык астында,

Барып керә Гөлсем бер өйгә.

Башындагы шәлен сүткәндә,

Зарыгып карын ана баласын,

Ничек аны тартып аласың,

Кылт иткәнгә үлем көткәндә.

Әнкәсенә бала эндәшми,

Аның тунып теле бәйләнгән,

Борчак чаклы бозга әйләнгән

Керфегенә кунган күз яше.

Чыга доктор, куырып җилкәсен,

Күзлегеннән чәчри явызлык,

Карчык битле, әби авызлы,

Баз гөмбәсе төсле лепкәсе. —

«Gut, gut, zehr gut, — мактый күзлекле, —

 Гаять чибәр донор тапкансың,

Ул файдасыз булып калмасын,

Бөтен каны хәзер безнеке»

 Офицерны мактау исертә,

Аңа тормыш — канда коену,

Җирәндергеч җирән мыегын

Күсе кебек итеп сикертә;

Якын дуслар итү исәбе

Мәет эзләп йөргән этләрне,

Ул да бит шул вампир Гитлерның

Агу сеңгән тырнак кисәге.

Аңа нәрсә; — ташка бәрел син,

Тик кан гына аксын елгадай,

Йөрәгенә кысып елмая

Түшендәге «тимер тәресен».

Ул баланы суза докторга,

Шыкылдатып итек үкчәсен,

Бу минутта Гөлсем нишләсен,

Сулыш алмый сыкран утыра.

— Әйтегезче, минем баламны

Нигә бире алып килдегез?

Авырмый ул, кая, бирегез,

Бирегез, бир, йөрәк алмамны... —

Чамадан тыш каны ташыган,

 Авыру, ханым, авыру балагыз,

 Артык канын суырып алабыз, —

 Көлә доктор, үзе ашыга.

Ак җәймәле биек өстәлгә!

Кычкырта да сала баланы,

 Сабыйларның канын ала ул

Фашистларга гомер өстәргә.

Бала беләгеннән кан ага,

Моны карап торган анага

Кояр өчен диңгез яшь кирәк,

Андый яшькә түзәр күз сирәк.

Көлә доктор: «Җитәр бер юлга,

Инде агып бетте шикелле...»

Мәк чәчкәсе кебек сөйкемле,

Алсу йөзле бала сулыга;

Сулыга ул, көя, күгәрә;

Танылмаслык булып үзгәрә.

 — Балам бәгърем! —Гөлсем ташлана.

Тик кулына улын бирмиләр, —

Әле иргә, көт син, түз, — диләр,

— Нәрсә көтим... нәрсә башлана?

Көлә доктор сыйпап пеләшен:

—Бик беләсең килсә, менә шул,

Яра ямау өчен балаңның

Бераз тиресен тунап аламын.

—Тиресен тунап!? — Гөлсем чигенә,

 Гәүдәләнә тунау шәүләсе,

Чирканудан тетри гәүдәсе,

Шәле шуып төшә иңенә;

Калтырана, нидер эзләнә:

—Тиресен тунап!? Доктор, туктагыз,

 Бала калсын, мине тунагыз,

— Шәфкать сорап җиргә тезләнә.

Көлә доктор, үзе карамый:

— Синең тирең калын, ярамый.

Кара чәчләренең толымын

Тота Гөлсем урап кулына,

Һәм мөлдерәп карый улына,

Күзен йомып ала сулуын.

Ә офицер, белдерми генә,

Кулын сала Гөлсем иңенә.

Тимер белән берсе сугамы,

Чыңлап китә башы Гөлсемнең,

Иреннәре яна җилсенеп,

Йөрәгеннән ялкын чыгамы:

— Син, офицер, юкка көләсең,

Бу баланың каның түләрсең.

— Күп беләсең икән син, сеңелем, —

Ди офицер күзен шарлатып,

 Чәч толымын кисә Гөлсемнең;

Селти кинәт, толым елкылдап

Тиеп үтә көзге читенә,

 Килеп төшә Гөлсем битенә

Каеш камчы кебек чыжылдап.

Гүя җилдә каен сыгыла,

Битен каплап Гөлсем егыла.

VI

Сыны катып сабый тилмерә,

Басканмыни утлы тимергә,

Спирт белән тәнен сөртәләр,

Уеп-уеп тиресен кисәләр,

Арка, күкрәгендә ун яра,

Көчкә сулыш ала, бичара.

Җирдә үксеп яткан Гөлсемгә

Аяк белән төртә офицер:

— Ник елыйсың, ташла, я, җитәр,

Күтәр башың, артык җилсенмә,

Менә шулай төргән көенә

Ал балаңны, бар, кайт өеңә.

Тора Гөлсем, үзе агарган,

Күз кабагы көеп каралган,

Чәчен бераз рәтлим дигәндә,

Яшьле күзе төшә идәнгә, —

 Кисеп ыргытылган толымын

Кесәсенә алып сала да,

 Карый бинтка төргән балага,

Бу чыннан да аның улымы?

 Башка каба эфир, кан исе,

Әйтә алмый сабый сүзләрен,

Тирәнәйгән тонык күзләре

Боз астыннан карыйлар төсле.

 Чыга Гөлсем салкын урамга,

Кансыз бала туңар, һичшиксез,

Кайтыр иде, өе ишексез,

Кая барып, кемдә кунарга.

Миңрәгән ул, уе тарала,

Урам буйлап бара да бара,

Эх, ямансу урам, күңелсез,

Яна йөрәк, яна күмерсез.

Өйләр күмер булган бер төндә,

Ярты авыл төтәп утыра,

Болыт кебек тирбәлеп тора

 Кара төтен авыл өстендә.

Яндырганнар барсын, ватканнар,

Хур ителгән монда һәр күңел,

Кое сиртмәсе дә буш түгел,

Укытучы картны асканнар, —

 Җитмеш яшь бар аңа кимендә,

Бу вәхшәткә, картлык көнендә,

Күз салырга гүя оялган,

Сакалына карап тый калган.

Күз йөгертеп тирә -ягына,

Бара Гөлсем өе янына,

Сизә күңеле, авыр аңарга,

Кулы бармый ачып карарга;

Караса да, карамаса да,

Тешен кысып ялкын сулавы,

Башын карга салып елавы

Яраса да, ярамаса да, —

Керфекләрен сирпеп» ямь генә,

Күзен йомган сабый мәңгегә.

VII

 Кар каплаган тигез кырларда,

Якты кояш сипкән нурларда,

Алмаз бөртекләредер алар,

 Күзнең җавын алып торалар.

Тигез кырлар чиге — тын урман,

 Итәгенә авыл утырган.

Тын, күгелҗем урман буенда,

Канлы сугыш барган бу елда,

Безнең өчен чиксез кадерле

Туганнарны күмгән каберлек.

Шунда яңа нәни бер кабер,

Тора Гөлсем басып тын гына,

Башын түбән игән моң гына,

 Нәрсә уйлый икән ул хәзер!

Я, хуш, сабый! Әле... кыш, салкын,

Тиздән карлар эрер, яз килер,

Болыннарга чәчәк сибелер,

 Төннәрендә тулган ай балкыр.

Кошлар кайтыр ерак илләрдән,

Хуш ис бөркер шомырт куагы,

Җырлар аккош, җырлар куанып

Томбоеклы тонык күлләрдә;

Шаулар урман, ләкин ул чакта

Бу кырларда туплар шартламас,

Игеннәрне танк таптамас,

Чигенгәннәр булыр еракка.

Бөтен илне бәхет кочаклар,

Бу каберләр өсте үзгәрер,

Ал чәчәкләр белән бизәлер,

Серләшерләр яшел яфраклар.

Язның ак томанлы таңында

Шахтер егет — синен сөйгәнең,

Күзләремнең нуры дигәнең

Кайтыр сагынып, кайтыр яныңа.

Явып үтәр җылы яңгырлар,

Куанырсыз бергә сез анда,

Донбасс гудоклары бу таңда

Элеккечә иркен яңгырлар.

Яшь шахтерың тирән забойда

Элеккечә эшләп шатланыр,

Элеккечә егет макталыр,

Бөек Октябрьда һәм Майда...

Тукта, Гөлсем, бүлен уеңнан,

Борылып кара тирә-ягыңа,

 Кемдер берәү синең яныңа

Шуышып килә урман буеннан.

Көтмәгән хәл борчый Гөлсемне,

 Күренәме бары күзенә,

Борылып китмәк була тиз генә...

 — Галя, тукта, Галя, бу синме?

Тавышы таныш, таныш күзләре,

Пальтосы да таныш якалы,

Таныш түгел мыек-сакалы,

Кем бу чиккә җитеп үзгәрер!

— Миша, син ич! — Гөлсем суза кул.

— Әйе, бу мин — урман кешесе.

 (Миша — Гөлсемнәрнең күршесе,

Хат ташучы егет иде ул.)

Урманнарда йөреп үзгәргән

Хат ташучы бу яшь егеткә,

Партизаннар белән берлектә,

Туры килгән ут-су гизәргә.

 — Иртән иртүк, приказ алуга,

Ташланабыз сезнең авылга.

Кирәк шул чак синең чыгуың,

Без килгәнне җилдән сизәрсең,

Җайлы җирдән барып өзәрсең

Штаб телефоны чыбыгын.

VIII

 Кояшлы көн, язгы ташкында,

Гүя сикереп аккан кар суы,—

Һич басарлык түгел ярсуын,

Әй, ашкына күңел, ашкына.

Таң әтәче канат кагына,

Тын алгысыз салкын булса да,

Бара Гөлсем, үзе күз сала

Тын, күгелҗем урман ягына1.

Көткән таңның атлас нурлары.

Бизәклиләр офык буйларын.

Ургый төтен тирә-якларда,

Шәүләләре йөзә ак карда.

Бара Гөлсем, бара да бара,

Суга бара, аны үчекләп,

Көянтәгә элгәң пар чиләк

Сөйләшәләр нидер үзара.

Бу авылда Ватан дошманы»

Оя кормак була озакка,

Күренеп тора таңда еракка

Свастика элгән штабы.

Әкрен генә Гөлсем су ала

Штаб янындагы коедан,

Тик су түгел аның уенда,

Тирә-якка серле күз сала.

Тиз килерләрме дип, торганда,

Ярсу атлар явын дулатып,

Үткер кылычларын уйнатып,

Партизаннар чыга урманнан;

Сикереп менә Гөлсем түмәргә,

Әле тынлык якын тирәдә,

Көянтәгә эләктерә дә,

Чыбыкларны тарта түбәнгә.

Сулар алмый Гөлсем коедан,

Зур кайчысын ала куеныннан,

Юкка түгел аның чыгуы,

Кисә Гөлсем, кисә шартлатып

Штаб телефоны чыбыгын.

Ә штабта безнең Гөлсемнең

Чәч толымын кискән офицер,

Трубканы ала, белмим, ни сөйләр,

Ачулы ул, никтер күңелсез.

— Ник җавап юк, хәзер сорарга,

Бу телефон нигә эшләми?..

Сикереп тора, карый кешеләрне

Һәм атылып чыга урамга.

Йөгереп барса кое янына...

Бу күренешкә ничек чыдарга,

Пистолетын тартып чыгара,

Агулы кан дөрләп кабына.

Пистолетын төзәп сузганчы,

Гөлсем кинәт аңа омтыла,

Суга офицерның кулына

Көянтәсе шартлап сынганчы.

Бер-берсенә алар ташлана,

Кемнең башын җиргә кем салыр,

Кем үләр дә монда, кем калыр

Иң рәхимсез көрәш башлана.

Ярдәм белән тизрәк кем килер,

Гөлсем өскә чыгып тезләнә,

Бу гына аз, нидер эзләнә,

Булсын иде шунда бер тимер.

Нәрсә белән муенын буарга,

Кесәсенә тыкса бер кулын...

Колач озынлыгы зур толым,

Шул толымын тартып чыгара.

 «Зур үс, иркәм, зур үс!» дип улын

Ул бастыра иде иңенә,

Төшеп тора иде биленә

Кара ефәк кебек бу толым.

Тик аерды аны улыннан

Җирдә аунап яткан бу бүре,

Мәңге өзде сабый гомерен...

 Ә толымы менә кулында.

Бу толымы хәзер көч аңа,

Җиңүенә Гөлсем ышанып,

Селки-селки буа дошманын,

Улы, иле өчен үч ала..

... Гөлсем кинәт башын күтәрә,

Чәчен артка сирпеп җибәрә.

Гүя буран уйный давылда,

Ярсу утлар явын дулатып,

Үткер кылычларын уйнатып,

Партизаннар килә авылга.

Кызыл байрак канат аларга,

Кошлар кебек очып киләләр,

Урамнардан агылып керәләр

Фашистларның башын санарга.

 Гөлсем торып кулын күтәрә,

Яшьләрне һәм чая картларны

 Очып килгән ярсу атларны

Дәртләндереп алга үткәрә:

— Гөрселдәсен Ватан туплары,

Туйсын фашист, әйдә, туймаса,

— Кара каннарыннан диңгез ясап

Сүндерәбез яккан утларын.