Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЭЗ

Яз көнендә син бакчага кереп,

Дустым, бармы аны күргәнең?

Гөрләп үскән чәчәкләрен күреп,

Кызганган күк, бик сак өзгәнең?

Шул бакчага әгәр дуңгыз кереп

Чәчәкләрен таптап бетерсә,

Барсын буяп, борны белән сөреп,

Айкап, астын-өскә китерсә.

Фашист кергән һәрбер шәһәр, авыл

Шул бакчага инде ошаган.

Йөрәк әрни... Карар өчен авыр...

Барсы янган, барсы бушаган.

Мало-Ярославсц