ДИҢГЕЗ ТӨБЕНДӘ
(Су асты көймәсендә йөзүче Падалкин иптәшнең сөйләве буенча)
Моратов фронттан шактый читтә, госпитальдә ята. Аның башы, күкрәге һәм куллары ак марля белән уралып бәйләнгәннәр. Баштарак яраларының нык авыртуыннан ул күп төннәрне йокламыйча сызланып чыга иде. Врачлар аңа җиңеллек ясар өчен бөтен чараларны күрделәр, нәтиҗәдә соңгы көннәрне Моратов үзен иркенрәк сизде, яралары ул кадәр үк сызламый башладылар. Төннәрен дә ул тынычрак йоклый башлады. Аның койкасы бакчага караган тәрәзә янында. Шуңа күрә ул көндезләрен сестрадан үзен тәрәзәгә каратып яткыруларын сорый. Сестра Наташа аны, зур саклык белән генә, янга әйләндерә; мендәрләрен җайлап сала, урынның җайлылыгын сорый һәм тәрәзә пәрдәләрен, як-якка тартып, ачып куя. Моратов бакчаны, андагы табигать күренешләренең үзгәрүен, песнәкләрнең очып йөрүләрен күзәтә, сугышчан дусларын исенә төшереп, аларны сагына һәм менә хәзер алар янында булмыйча, авырулар палатасында ятуына борчыла. Кичләрен Наташа палатада ятучы авыруларга төрле китаплар, журналлар укый: аларның вакытларын җанлы һәм күңелле итеп үткәрергә тырыша иде. Бер вакытны ул үзе белән иске генә, сары катыргы тышлы бер китап алып килде, һәм:
— Иптәш Моратов, мин сезгә бүген Гейне шигырьләрен укыйм,—дип аның койкасы янына килеп утырды. Моратов, яткан җиреннән күзләрен йомып, бирелеп тыңлап ятты. Наташа укып бетергәч, ул киң сулап куйды да:
— Яхшы шигырьләр... Миңа аларны диңгез төбендә укырга туры килгәне бар, — диде. Бу вакыйга Наташаны кызыксындыра калды. Ул,
— Иптәш Моратов, сөйләгез, ничек булды ул? — дип сораша башлады. Моратов бераз вакыт уйга калган кебек булды һәм күзләрен алдагы бер ноктага текәп сөйли башлады:
— Бу минем соңгы походымда булды. Без дошман суларында йөзә идек. Базадан киткәнгә инде сигез тәүлек булды. Су өстендә дулкыннар, бер- берсен йотышкан кебек, шаулашып көрәшәләр. Көндезләрен перископ ярдәмендә яки бөтенләй берни дә күрмичә, су аслатып алга таба йөзәбез, ә төннәрен су өстенә чыгабыз, аккумуляторларны корабыз. Вахтада булмаган сугышчылар палубага, саф һава суларга чыгалар һәм саклык белән генә тәмәке тарталар. Дошман бездән ерак түгел. Әгәр ике-өч сәгать туктаусыз алга барсак, һичшиксез, без аның бер портында булачакбыз. Мин дошман портына керергә дә, аларның корабльләренә торпеда залпы биреп, батырып чыгарга, дип тә уйлап карадым. Мондый кыю адымга сугышчыларымның да зур теләк белдерәчәкләрен яхшы белә идем. Ләкин алынган приказда ачык итеп: «Дошманның порттан чыгуын яшеренеп көтәргә һәм юлга чыгуы белән юк итәргә» диелгән иде. Шуңа күрә без, күрсәтелгән бер участокта, су куйнында тирбәлеп, зур түземсезлек белән немецларны көтеп тора башладык. Сәфәребезнең 10 нчы көнендә, төштән соң мин горизонтта төтен күрдем. Без тиз генә шул төтенгә таба киттек. Ул зурайганнан-зурая барды. Әйе, бу ун тәүлек буена су астында көтеп каршылаган дошман карваны иде. Ике зур транспорт, янәшә үк диярлек, киләләр. Транспортларны дошманның көчле конвойлары — өч тральщик һәм дүрт катер, боҗра эченә алып, саклап киләләр. Корабльләр суга шактый тирән утырганнар һәм дулкыннарны як- якка кисеп, авыр гына баралар. Алар Н. участогында хәрәкәт итүче фашист частьларына өстәмә көч илтәләр иде булса кирәк. Безнең көймә сугышка хәзерләнде. Команда кешеләре үз урыннарында тынып калдылар. Мин: саклап баручы конвойлар боҗрасы эченә үтеп керергә дә, транспортларның икесенә дә торпеда җибәрергә дигән карарга килдем. Көн аяз иде. Басылып килә торган дулкыннар безнең перископны яшерәләр. Без сиздерми генә боҗра эченә үтеп керәбез. Мин:
— Пли!—дип команда бирдем. Торпедалар, трубаларыннан шуып чыктылар да, дошман ягына киттеләр. Алардан бушангач көймә калтыранып куйды һәм җиңеләйгәнлектән өскә омтылды. Ләкин ачык цистерналарга шунда ук шаулап су тула башлады, боцманның куллары да горизонталь рульгә ныграк басты. Безнең көймәбез күмелә башлады һәм бер яккарак авышты. Су асты йөзүчеләре үзләренең нәтиҗәләрен күрмиләр. Алар аны бары ишетәләр генә. Без түземсезлек белән көттек. Мондый вакытларда секундлар сәгать төсле озын тоелалар. Күңелне бер генә сорау борчый — тидергәнбезме, юкмы? Кинәт без, җибәрелгән торпедалар санынча, бер-бер артлы шартлау тавышлары ишеттек һәм шунда ук сугышчылар:
— Тиделәр! — дип җиңел сулап куйдылар. Шул ук вакытта без ниндидер каты әйбергә килеп бәрелдек, көймәбез бик каты калтыранды. Кайберәүләр, аяк өстенә басып кала алмыйча, алга түнделәр.
— Нәрсә булды?
Мин тирәнлекне күрсәтү приборына карадым һәм аның 22 ле цифры өстендә тирбәлеп торучы җәясен күрдем. Без диңгез төбенә төшеп җиткәнбез икән.
— Стоп моторлар! — дип команда бирдем. Көймә, салмак кына тирбәлеп, төпкә ятты. Мин бер генә секундка югарыдагы хәлне күз алдыма китерергә тырыштым. Дошман транспортының икесе дә бата. Аларны саклап килүче тральщиклары һәм катерлары, көтмәгәндә атакага очырауларына зур ачу белән, безнең көймәбезне эзлиләр. Немец акустиклары, зур игътибар белән су төпләрен тыңлап, безнең кайда икәнлекне белергә тырышалар. Белү белән дошман безне бомбага тотачак. Мондый вакытларда иң яхшысы — бераз читкәрәк китәргә дә, тирәнгәрәк чумарга һәм тыныч кына ятырга. Ләкин, бу юлы безнең өстәге су катламы барсы 20 метр гына. Мондый тирәнлектә алга барсаң дошман бик тиз ишетәчәк. Әйләндереп алачаклар да бомбага тотачаклар. Безгә бары тик бер генә юл бар: шушы тирәнлектә булса да төптә ятырга һәм түземлелек белән караңгы төнне көтәргә. Без, комиссар белән, көймә буйлап уздык, хәлнең җитдилеген сугышчыларга аңлаттык. Авария вакытында куллана торган инструментлар хәзерләдек, үз урыннарыбызга бастык. Көймә эчен тынлык чорнап алды. Без барыбыз да тынлык саклауның никадәр әһәмиятле бер нәрсә икәнлеген яхшы белә идек. Кинәт комиссар терсәге белән минем терсәккә төртте. Мин аңа карадым һәм күзләремне ул караган якка юнәлдердем. Анда безнең электрик Мансур аякларын чишенә иде. Ул тиз генә ботинкаларын салды да, ватыла торган пыяла савытларны алып куйган кебек зур саклык белән аларны читкә алып куйды. Менә ул аяк очларына гына басып, бер читтәге насослар янына китте. Бер насос трубасының чите аз гына су үткәрә икән. 46 Г. Закиров Шул су башта акрын гына җыйнала да, тамчы булып идәнгә — резина половик өстенә тама. Мансурга бу тамчы тавышы бик каты булып ишетелгән, күрәсең. Ул сүс кисәге алып тамчы тамган төшкә куйды да, тыңлап торды һәм тамчы тавышының акрынаюыннан канәгатьләнеп, яңадан үз урынына кайтты. Мин «мондый уяулыкны һәм саклыкны күреп, ирексездән елмаеп куйдым. Күп тә үтмәде, бомбежка башланды. Фашистлар безне күрмичә, ишетмичә, тирә-якны бомбага тоталар. Тирәндә ярыла торган бомбаларның шартлау тавышлары бер якынаялар, аннары тагын ераклашалар, тагы якынаялар. Кайберәүләре бөтенләй якында гына ярылалар. Су астында— тирәндә ярыла торган бомбаларның шартлауларыннан су эче нык болгана. Көймәне, зур чүкеч белән сугып йөрткән кебек, як-якка бәргәли. Шартлау тавышлары беразга тукталып торды, ләкин тиз үк яңадан башланды һәм бу юлы алар, инде бөтенләй безнең янда гына ярылалар иде. Көймәне бер яктан икенче якка чайкый, ташларга бәргәли. Әйтерсең, көчле өермә безне үз кочагына эләктереп алган да, бәргәләп-суккалап һәлакәткә алып бара. Электр лампочкалары, барсы да диярлек, сүнеп беттеләр. Бераздан бомбежка тукталды. Тирә-якта, яңадан, кабердәге кебек, тынлык урнашты. Без көймәнең зарарланган урыны юкмы дип карап чыктык. Тирә-якка колак салдык. Комиссар каяндыр су агып кергән тавышны ишетеп алды. Димәк, көймәнең ниндидер бер җире зарарланган булса кирәк. Су керә торган җирне тиз генә эзләп таптык. Аны тиз һәм тавышсыз гына рәтләдек. Су керү тукталды. Фашистлар шул ташланган бомбалар җитәр дип уйладылар күрәсең, тирә-юньгә җәтмәләр куя башладылар. Мин дошманның планына тиз төшендем: алар безне пленга алырга уйлыйлар. Юк, бу булмас, безне болай ялан кул белән генә ала алмассың! Тизрәк төн генә җитсә икән. Төнлә белән нәрсә булса да эшләп булыр иде. Ләкин төн әле шактый ерак иде. Без электрны тавышсыз гына төзәттек тә, төн җитүен көтеп калдык. Сугышчылар ара-тирә миңа һәм комиссарга карап алалар. Аларның карашларында тынычлык һәм безгә, безнең нинди дә булса котылу юлларын таба алуыбызга ышанулары сизелә иде. Комиссар домино шакмакларын кулына алды да:
— Уйныйбызмы? — диде. Бу көтмәгәндә һәм бик гади булып килеп чыкты. Мин аның тыныч йөзенә карадым да, елмаеп куйдым. Ләкин уйный алмадым. Китаплар өелеп яткан ящикка бардым да, кулыма беренче булып эләккән китапны тартып алдым һәхм тышын, исемен карамыйча, бер җирен ачтым да, укый башладым:
Сәлам сиңа, зәңгәр диңгез!
Дулкыннарың шаулый иртә-кич,
Яшьлегемдә койган күз-яшь кебек
Онытылмас алар һич.
Әйе, болар Гейне шигырьләре. Ә бездән 20 метр гына югарыда аның китапларын яндыручылар йөзеп йөриләр иде. Мин китапны бөтен күңелем белән бирелеп укый башладым. Минутлар, сәгатьләр тынлыкта үттеләр. Дошманнар, күрәсең, безне бер җиргә дә китә алмаслар дип уйлыйлардыр. Безнең көймә эчендә инде һава бетеп килә. Сулыш алу кыенлашканнан-кыенлаша бара. Ләкин без һава яңарту машинасын эшләтә алмыйбыз. Әгәр аны эшләтсәк, аның тавышы безнең кайда икәнлегебезне ачачак. Мин сәгатькә карадым. Су төбендә без 14 сәгать ятканбыз. Югарыда инде караңгы. Акрынлап кына төн уртасы якынлаша. Сулыш алу торган саен авырая. Күз алларында кызыл боҗралар сузыла. Китаптагы хәрефләр тоташ сызыкка әйләнәләр. Сугышчыларның да зәңгәрләнеп күгәргән битләрендә кан тамырлары бүрткәннза бүртә баралар. Ләкин алар зур түземлелек күрсәтәләр. Шулай да без акрынлап буыла барабыз. Бәхет сынарга бик вакыт иде. Комиссарга үземнең фикеремне әйттем. Ул дәшмичә генә башын селкеп, ризалыгын белдерде. Без югарыга күтәрелергә һәм дошман белән диңгез өстендә сугышырга булдык. Бу карар сугышчыларда зур шатлык һәм күтәренкелеге тудырды. Алар коралларын хәзерләделәр. Комиссар кул пулеметы, ә мин гранаталар алдым. Күтәрелергә приказ бирдем. Механик цистерналарга һава тутыра башлады. Көймә төптән ычкынды да, тибрәнеп югарыга күтәрелә башлады. Мин үзем дә юньләп сизмәгән бер кызулык белән, чыгу люгының ишек винтларын бушатам. Су өстенә менеп җитү белән люктан сикереп палуба өстенә чыгабыз. Тозлы диңгез һавасы күкрәкләргә бәреп керә. Барыбыз да дошман белән сугышырга дип бортларга омтылабыз Ләкин якында дошман юк иде инде. Фашистлар, күрәсең, безнең китә алмаслык авыр хәлдә калуыбызга шул кадәр ышанганнар ки, хәтта сакчыларын да калдырмаганнар. Тик, су бетендә көймәләрнең бату урыннарын күрсәтеп торучы ике буй гына ялтырап яталар. Алардан бераз читтәрәк тәресыман булып сузылган тагын бер калкавыч йөзеп тора, — бу, имеш, пленга эләккән совет су асты көймәсе яткан урын.
— Алга! — дип команда бирден. Безнең көймәбез алга омтылды һәм төн канаты астына кереп югалды. Без төн буена йөзеп, таң атканда үз базабызга якынлашып килә идек, кинәт һава бозылды. Куе болытлар күкне капладылар. Җил көчәйгәннән көчәя бара. Инде су өстендә ак башлы дулкыннар да күренә башлады. Щул чакны болытлар арасыннан кинәт «Хейнкель» самолеты килеп чыкты. Без дошман белән сугыша башладык. Дошманның ут яңгыры көймә өстенә яварга тотынды. Аның пулялары барабанга сибелгән ядрә кебек палуба өстенә бәрәләр. Нәкъ борт янына ук төшеп бер кочак бомбалар шартлады һәм минем тәнемне кайнар чәнечкеләр белән кадап үткән кебек булды. Мин егылдым һәм аңымны югалттым. Шуннан соң бернәрсә дә хәтерләмим. Мине иптәшләрем көймә эченә алып кергәннәр. Ә минем зенитчикларым «Хейнкель»не бәреп төшергәннәр. Соңынтын мин менә сезгә — госпитальгә эләккәнмен...