БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫНДА БАЛАЛАР
Менә 11 айдан бирле инде, безнең илебез нмец бандитларына каршы бөек Ватан сугышы алып бара. Данлы Кызыл Армия өстенә тарихи бурыч — бөек илебезне кабахәт фашистлардан саклап калу бурычы йөкләнде. Ленин— Сталин җитәкчелегендә чыныккан безнең данлы Кызыл Армия һәм Хәрби-Диңгез Флоты, илебез өстенә кара ау булып килгән фашист юлбасарларның котырган һөҗүмнәрен туктатып, ышанычлы нык адымнар белән үзе һөҗүм башлады. Басып алынган өлкәләрдә барган көчле партизан хәрәкәте фашистларның тылын җимерә, армиясен кыра, техникасын юкка чыгара, бай трофейлар кулга төшерә. Партизаннар хәрәкәте безнең героик көрәш алып баручы Кызыл Армия һәм Хәрби Диңгез Флотына якыннан торып, булыша. Бу тарихи бөек Ватан сугышында илебезнең уллары һәм кызлары искиткеч батырлыклар күрсәтәләр. СССР ның Верховный Советы Президиумы тарафыннан Советлар Союзы Герое исеме бирелгән, югары бүләкләр алган иеңнәрчә батыр көрәшчеләр арасында без, күп кенә кыю кызлар, батыр комсомоллар белән бер рәттән, яшь патриотлар — пионерлар, мәктәп балаларын да күрәбез. Бу кечкенә геройлар, кызылармеецлар һәм партизаннар белән кулга-кул тотышып, котырган фашистларга каршы аяусыз сугышалар, дошман тылында, үлем астында йөргән хәлдә, искиткеч батырлыклар күрсәтәләр. Бөтен дөньяга исеме таралган партизанка Зоя Космодемьянская, Александр Чекалин кебек яшь геройларны мисалга алу гына да бездә Ленин — Сталин партиясе җитештергән, комсомол тәрбиясе җимешенең җанлы шаһитлары булган яшь патриотларның Ватан сугышында зур урын алуларын күрсәтергә җитәр иде. Ләкин балалар батырлыгы бездә очраклы бер хәл түгел, ул киң җәелеп, үсеп бара. Ватан сугышы көннән-көн яңа геройлар тудыра. Кеше ашаучы фашист бандитларга каршы сугышта яшь патриотлар, бөтен осталыкларын туплап, искитәрлек көрәш методларын, маскировка күренешләрен уйлап табалар, фашистларны зур бөлгенлеккә, зур югалтуларга тартып, хәйләкәр дошманнан оста яшеренә беләләр. Яшь патриотларның геройлыклары безнең совет җәмәгатьчелегендә, совет мәктәп балаларында гаять көчле рәвештә ватанны сөю тойгысын үстерә. Йөз меңнәрчә совет балалары, вакытлы рәвештә немец талаучылары кулы астында калган өлкәләрдә, бу кабахәт ерткычларның канлы кулларын күрделәр. Фашистлар оятсыз рәвештә балаларның авызларыннан актык кисәк икмәкләрен тартып алдылар», өсләреннән салдырдылар, уенчыкларына кадәр таладылар. Ата-аналарын тере килеш ябып йортлары белән яндырдылар, әкиятләрдә генә сөйләнә торган коточкыч «аждаһаларны» бу җирләрдә совет балалары үз күзләре белән күрделәр, йөрәк әрнеткеч авырлыкларны үз өсләрендә татыдылар. Бу кабахәтлекләр безнең яшь буында да рәхимсез үч алу утын кабызды. Немец гаскәрләре куркынычлы кара яу булып безнең башкалабыз Москвага якынлашканда укучы яшьләрдән бер төркем комсомолецлар дошман тылына үтеп керү өчен походка чыгалар. Фронт үтеп, үлем астына бару өчен зур батырлык кирәк. Ләкин канэчкеч фашистлардан үч алу теләге алар алдында бердәнбер идея булып тора. Алар дошман тылына үтеп, фашистлар штабын җимерергә булалар. Шулай сигез комсомолец зират буйлап барганда, көтмәгәндә, Волокаламск янындагы заставага килеп чыгалар. Анда бик күп фашист автоматчиклары була. Комсомолецлар үзләренә караганда бик күп артык булган дошман белән сугыша башлыйлар. Төне буе барган сугышта аларның барлык патрон запаслары бетә, алар яраланалар, ләкин һаман да бирелмиләр, актык көчләренә кадәр сугышалар. Ләкин ахырында боларны дошман чорнап алып кыса башлый, фашистлар аларны тотып алалар, коралсызландырып шәһәргә алып керәләр. Сорау башлана. Башта фамилияләрен сораштыралар, ләкин бу яшь патриотлар бернәрсә дә дәшмиләр, алардан сугыш өчен кирәкле мәгълүматлар алырга телиләр, ләкин комсомолец һәм комсомолкалар, «без бернәрсә дә белмибез» дип кенә җавап бирәләр. Ачудан күзләрен кан баскан исерек фашистлар яшьләрне кыйный башлыйлар. Кыйналган, канга баткан комсомолецларны урамга алып чыгып тезәләр. Көчләп куып китерелгән бөтен халык алдында аларны залп белән аталар. Җиде комсомолец шунда ук егыла, сигезенчесе басып кала. Ул, коточкыч бу күренештән дулкынланган халыкка:
— Безнең өчен кайгырмагыз, туганнар, фашистларны кырыгыз, яндырыгыз, курыкмагыз! Бетерегез фашистларны! Ышаныгыз, Кызыл Армия килеп сезне коткарачак! — дип кычкыра. Егылып яткан комсомолецлар көч-хәл белән башларын күтәреп:
— Яшәсен безнең Ватан!
— Яшәсен иптәш Сталин!—дип кычкыралар. Канга баткан сигез комсомолецны «гыйбрәт» өчен урамдагы мәйданга асып куялар, Кызыл Армия шәһәргә кергәнче бу яшь патриотларның гәүдәләре шунда эленеп торалар. Дошман басып кергән районнарда, иптәш Сталинның чакыруы буенча, көчле партизан хәрәкәте башлана. Кулына мылтык тота алырлык ирләр, яшь егетләр, яшь кызлар партизан отрядлары тирәсенә» җыелалар. Кара урман эчләре, чокырлар дошман өчен куркынычлы фронт булып әверелә. Партизаннар, төннәрдә кинәт һөҗүм ясап, фашистларның штабларын туздыралар, корал складларын яндыралар, күперләрне шартлаталар, поездларны юлдан чыгаралар. Партизаннарның көрәштә батырлыгы совет илен сокландырырлык. Москваның 201 нче номерлы мәктәбендә Юнчы класста укучы Зоя Космодемьянская фронт өчен ни дә булса эшләргә тели, ул отлично уку өстенә мәктәптә җәмәгать эшләре алып бара, Кызыл Армия өчен җылы киемнәр хәзерләүдә сызганып эшли, колхозга барып икмәк җыюда катнаша. Ләкин бу эшләр генә аны канәгатьләндерми, «Фронт өчен мин нәрсә генә эшләдем соң?» ди ул. Зоя ирекле рәвештә партизаннар отрядына китәргә була. Ул киткән вакытта әнисенә»:
— Еламау әнкәй, мин я герой булып кайтырмын, я герой булып үләрмен! — ди. Ул фронт кичеп отрядны таба. Аңа башта гаҗәпләнеп карыйлар. Командир аңың күзенә карый да:
— Курыкмыйсызмы?— дип сорый.
— Юк, курыкмыйм, — ди Зоя.
— Әгәр дә немецлар кулына төшсәгез, газапласалар?
— Түзәрмен...
Зоя отрядта кала. Ике атна буенча урманда яшиләр. Зояга бик җаваплы эшләр тапшырыла. Ул үлемнән курыкмый, һәр йомышны намус белән башкара, ниһаять, ул дошман кулына эләгә. Аны азаплыйлар, кыйныйлар, ялангач килеш кышкы салкында урамда йөртәләр, ләкин ул искиткеч түземлек күрсәтә, партизаннар турында һичбер нәрсә әйтми, үзен Таня дип атый. Шулай итеп, фашистлар аннап бернәрсә дә ала алмыйлар. Ахырда бу яшь патриоткамы асып үтерәләр. Дар агачында асылып үлгән моментында да Зояның уенда Ватан һәм Илендә» Сталин исеме була. Ул үлем Бөек Ватан сугышында алда торган зур җиңүләр турында әйтеп үлә. СССР Верховный Советы Президиумы Указы буенча партизанка комсомолка Зоя Космодемьянскаяга Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Вакытлы рәвештэ немецлар басып алган Тула өлкәсендә немецларның хәрби эшелоннары юлдан чыгарыла, сигез паровоз, 350 вагон, пикировать итүче бомбардировщик, 130 йөк машинасы, 70 мотоцикл, автоматлар, миналар юк ителә. Эшелонны шартлатканда бик күп фашист солдатлары һәм офицерлары кырыла. Моны Тула өлкәсе Черепец районында оештырылган партизаннар отряды шулай эшли. Отрядта барлыгы 10 кеше генә була, аның да унынчысы мәктәп баласы Александр Чекалин була. Аңа әле бары 16 гына яшь икән. Ул истребитель батальонының сугышчысы булып кергән. Немецлар бу батальонны чолгап алгач. Александр дошман тылында кала. Шуннан соң ул партизан отрядын табып, шунда эшли башлый. Ләкин ул отрядка буш кул белән генә килеп керми, сугыш вакытында үзе кулга төшергән винтовкаларны отрядка алып килеп тапшыра. Ул күперләр шартлатуда, поездларны юлйан чыгаруда катнаша, разведкага бара, үзе өчен бик куркынычлы булган йомышларны башкара, отрядка кораллар табып китерә». Шулай йөргәндә Александр Чекалин фашистлар кулына да эләгә, ләкин, үзенең җитезлеге, тапкырлылыгы аркасында, бик оста гына котылып чыга. Бервакытны Александр авырып китә, аңа үз авылына кайтып ятырга киңәш бирәләр, ләкин ул риза булмый, тик дошман турында тиешле мәгълүмат биреп тору бурычы йөкләнгәч кенә» ул кайтырга риза була. Ләкин авылда бик тиз аның эзенә төшәләр. Унлап фашист ул кайтып яткан йортны чолгап алалар. Чекалин анда да каушап калмый, үзе яшереп йөрткән гранатаны фашистлар өстенә ыргыта. Тик, бәхетсезлеккә каршы, нигәдер граната ярылмый кала. Чека- линны тотып алалар, төрлечә азаплыйлар, ләкин отряд турында аның авызыннан бертөрле дә мәгълүмат ала алмыйлар. Александр Чекалинны асып үтерәләр. Муенына эленгән элмәк аның бугазын кыса башлаганда да ул «Интернационал» җырлык. Яшь патриот шулай һәлак була. Аңа Советлар Союзы Герое дигән исем бирелә. Бу иц данлыклы исемне алган яшь батырга үзе исән вакытта күкрәгенә алггыя йолдыз кадап йөрергә туры килмәсә дә, аның туган иленең иң батыр улы булып үлүе мәңге онытылмас. Пионер Ваня Андрияновка әле бары 13 кенә яшь була. Шулай да ул Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Ваня яшәгән Ново-Михайловское авылына немецлар басып керә. Алар авылны талыйлар, халкын асалар, киг сәләр, Ваня укыган мәктәпне ат абзарына әйләндерәләр. Балаларны көчләре җитмәслек эшләргә җигәләр. Генерал Ефремов гаскәрләре немецлар биләгән шушы авылга якынлашып киләләр. Фашистлар исә Кызыл Армия частьларын сагалап торып, кинәт ут ачарга җыеналар, яшерен урыннарга пулеметлар урнаштыралар. Безнекеләргә» немецларның кай урында сагалап торуларын күрергә мөмкин булмый. Немецлар да үзләренә якынлашып килгән колоннаны күрә алмыйлар, чөнки бу юлны текә яр каплап тора. Шул вакыт әбисе янында утырган Ваня кызылармеецларның якынлашуын да, фашистларның пулеметлары кайда урнаштырылуын да тәрәзә аркылы күзәтеп тора. Ваня түзми, йөгереп чыга да, кызылармеецлар килгән якка йөгерә. Немецлар аңа ата башлыйлар, Ваня пуля яңгыры астында кала, аның колак төбендә туктаусыз пулялар сызгырып үтәләр. Ул туктаусыз йөгерә. Ул үлемкәй курыкмый, аның бары бер генә теләге бар: ничек кенә булса да кызылармеецлар янына барып чыгарга кирәк! Ул чокырлар буйлап шуыша, менә ул үзе җәй буе балык тота торган елга буена, биек ярга якынлаша, хәзер шуннан тәгәрәп түбәнгә төшәргә генә кирәк. Ваня йомгак шикелле тәгәрәп ярдан төшә, кызылармеецлар аны күтәреп алалар.
— Анда бармагыз, абыйлар!—ди ул. — Анда немецлар пулемет куйдылар! Ваня кызылармеецларны йортлар артыннан яшереп, авылга алып керә, немецларның пулеметлары урнашкан урыннарны күрсәтә. Шуннан кинәт безнекеләр немецлар өстенә ут ачалар. Авылга басып кергән немецларның бөтенесен кырып ташлыйлар, ә безнең колонна исән-сау кала. Генерал Ефремов Ваняны үз янына чакырып:
— Син ничек пулядан курыкмадың? — ди.
— Куркып торырга вакыт юк иде,— ди яшь патриот. Ваняга орденны генерал Ефремов үз кулы белән бирә. Совет балаларының үз иленә мәхәббәте чиксез зур. Алар азатлык өчен көрәшүче безнең кызылармеецларга ярдәм күрсәтү теләге белән яналар. Бу юлда алар искиткеч җитез һәм тапкыр хәрәкәт итәләр. Мәсәлән, шундый бер хәл була. Дошман тылына очып кергән безнең бер самолетка ут кабына, аның экипажы, парашют белән сикереп, дошман биләгән җир өстенә төшәргә мәҗбүр була. Кыю очучылар диңгез шикелле дулкынланып торган куе арыш басуына сикереп төшәләр. Инде кая барырга? Кая булса да тиз генә урнашырга кирәк, юкса дошман сизәргә мөмкин. Шул вакыт очучылар үзләренә таба йөгереп килгән бер кыз баланы күрәләр. Ул бала кызыл йолдызлы самолетка ут кабынганын һәм парашюттан кешеләр сикереп төшкәнен күреп калган була.
— Иптәшләр! — ди кыз бала, тынын көчкә генә алып, — хуторда немецлар.
— Мәгез, абыйлар, бу киемнәрне киегез, — ди ул. — Әгәр шулай киенсәгез сезне берәү дә танымас. Очучылар, кыз алып килгән кием- нәвне киенеп, аның артыннан китәләр. Галя исемле бу кечкенә кыз аларньр, тар сукмак буйлап алып барып, урман эченә урнаштыра. Караңгы төшкәч, Галя аларга икмәк, сөт китерә. Шуннан соң үзе генә белгән тар сукмак белән алып китеп, очучыларны дошман тылыннан чыгарып җибәрә. Үз илен, үз армиясен бу чаклы кайнар мәхәббәт белән сөйгән балалар, бездә генә, Совет илендә генә булырга мөмкин. Бездә балалар — чын патриотлар. Алар Кызыл Армиянең һәр уңышына шатланалар, ә авырлыклар алдында каушап калмыйлар. Моның ачык мисалы итеп шундый бер хәлне күрсәтергә мөмкин. Бер пионер иртә белән иртә үк топа да, бер үзе урманга җиләккә китә. Бөтен корзинасын җиләк белән тутырып, өенә кайтып килгәндә, алар авылына фашистлар басып кергән була. Шуннан соң пионер урманга кире китәргә уйлый, ләкин инде соң була, ул Ерткыч фашистлар кулына төшә. Фашистлар, ач ерткычлар шикелле, аның җиләгенә башланалар, җитмәсә тагын үзен кыйныйлар. Тик офицер кулын күтәрен нидер әйткәч кенә солдатлар аны кыйнаудан туктыйлар. Пионер, кыйнап ташланган мәче баласы шикелле, үлән өстендә ята, сулышын көч-хәл белән генә ала. Офицер аның янына килеп, аягы белән Алар кичә безнең ике кызылармеецны Пионер фашистларның разведчигы азаплап үтерделәр, анда бара күрмә булсын имеш! Юк, бу һич мөмкин түгел.
Безнең разведчик булырсыңмы? Шуңа риза булсаң, исән, калдырабыз, — ди. Бөек Ватан сугышында балалар 75 көртеп, фашистларның пулеметлары, танклары кайда урнашуын күзәтеп Шга, шуннан соң рөхсәт алып, куаклыкны кечкенә куллары белән аера- ера, кызылларга таба китә. Офицер күзен дә алмыйча аның артыннан күзәтеп тора. Пионер, офицерны ышандыру өчен тырышып-тырышып куаклык буенча шуышып барган була. Бераз баргач, ул тагын артына әйләнеп карый, офицерның, кулына пистолетын тотып, һаман үзен күзәтеп торуы п күрә. Пионер суны ерып чыга. Кызылармеецлар моннан әлләни ерак булмыйлар, малай аларны күзәткәндәй булып тора да, кинәт урыныннан кузгалып, бөтен көче белән кызылармеецлар янына йөгерә. Ул кызылармеецларга фашистларның кайда урнашулары, ничә пулемет, ничә танклары булуы турында сөйләп бирә. Бер-ике минуттан соң безнең артиллерия фашистларның ныгытмалары бетенү ут ача, аны җир белән тигезләп ташлый. Җиде танк һәм 12 минометның көле күккә оча. Совет балалары каршында Ватаннан да кадерле нәрсә юк! Ул җанын бирер, ләкин Ватанны сатмас! Үлсә — үләр, ләкин туган иленә хыянәт итмәс! Ленинград өлкәсендә немецлар багып кергән бер районда партизан хәрәкәте киң рәвештә җәелеп китә. Котырган фашистлар бу районга җәзалау экспедициясе җибәрәләр. Дүрт меңләп исерек башкисәрләр, автомат, пулеметлар, броневиклар һәм танклар белән коралланып, партизаннарны ауларга тырышалар. Гитлерчы кабахәтләр авылга басып кереп, батыр совет кешеләрен — партизаннарны тотып бирүне таләһ итеп, авыл халкын кыса башлыйлар. Иртәш, таң белән немецлар Попородна авышына якынлашалар. Шул вакыт ундүрт яшьлек Миша Егоров бу турыда партизаннарга хәбәр итү өчен отрядка йөгерә. Аның артыннай немецлар куа китәлӘр. Мишаны тота- Аның артыннан тагын башка балаларны да тотып китерәләр. Сорау башлана: - Партизаннар кайда? Алар күпме?
— Аларның базалары кайда?
Бу сорауларга беркем дә җавап бирми. Кыйнау башлана, бер сүз дә әйтмәгән колхозчыларның күзләрен төртеп тишәләр, һаман да җавап ала алмыйлар. Ахырда аларны яшелчә бакчасына алып чыгып аталар. Беренче атуда Миша Димитров дигән бала егыла, аның артыннан әтисен атып егалар. Аннан соң Миша Егоровка аталар. Ул:
— Үлем Гитлерга! — дип кычкыра. Икенче пуля инде аның, батыр совет баласының, яшь гомерен өзеп китә. Яшь патриот иле алдында мактаулы үлем белән үлә. Фашистлар, бу авылда үзләренә тиешле җавапны ала алмагач, күрше авылларга китәләр, анда да балаларны тотып кыса, җәберли башлыйлар. Унөч яшьлек Анатолий Нилин коточкыч азапларга да түзеп, артык көчен җыеп, горурлык белән:
— Мин Ватан белән сәүдә илтмим!— ди. Аны үлгәнче кыйныйлар, ләкин үлем алдында да ул үзен чын геройларча тота, Сталин образы, аның даһи фикерләре бөтен дөнья пролетариатын азатлыкка илтүдә маяк булып тора. Совет халкы Ленин — Сталин байрагы астында тарихи азатлык сугышы алып бара. Совет яшьләре, пионерлар шул байрак астында патриотлык рухында тәрбияләнәләр, алар бу изге байракның мәңге сүнмәс көче белән сугарылып үсәләр. Сталин чакыруы — алар өчен изге закон. Менә тагын Миша Давыдов дигән бер батыр малай. ... Миша Давыдов немецларның элемтә чыбыкларын өзәргә була. Ул бу чыбыкларның кайлардан үткәрелүен, моның аркылы фашистларның ничек хәбәрләшүләрен белә. Ләкин Мишаның кулында һичбер төрле корал да булмый. Ул кулына ипи кисә торган пычак ала да, бер җайлы урынга килеп яшеренә, аны беркем дә күрми кала Һәм... чыбыкларны кисә дә, кайтырга чыга. Ләкин Миша бәхетсезлеккә очрый. Эшен бетереп кайтып килгәндә, аны тотып алалар. Сорау вакытында офицер аңа:
— Сиңа болан төнлә йөрергә кем рөхсәт итте? — дип кычкыра. Миша хәйләгә керешә, әнисенең авырып киткәнлеген, су кирәк булуын, суга дип коега килүен сөйли. Офицер аннан партизаннар турында сорашмакчы була. Миша үзенең йөзенә гаҗәпләнү төсе чыгарып:
— Партизаннар?! Нәрсә ул партизан? Бу сүзнең русчасы ничек? — ди. Офицер бу аңгыра малай белән артык сөйләшеп торырга теләми, җибәрегез, китсен, ди. Миша ишеккә таба борыла. Ләкин нәкъ шул вакыт ишектә авыл старостасы күренә. Староста малайны күреп:
— Нигә аны җибәрәсез, ул бик кыю малай, аның атасы партизан, үзе менә телефон чыбыкларын өзеп йөргән,— дип офицерның колагына пышылдый. Офицер:
— һальт!—дип малайны туктата. Тагын сорау алу башлана, малайны элемтә чыбыкларын өзәргә өйрәткән партизаннарның эзенә төшмәкче булалар.
— Чыбыкларны өзәргә сине кем өйрәтте? — дип сорыйлар. Ләкин малай дәшми. Аны кыйныйлар.
— Әйтәсеңме? Офицер кулына револьверын алып, малайның маңгаена тери. — Әйтәсеңме? Әйтмәсәң, хәзер атып үтерәм!
— Әйтәм, — ди малай. Ул бөтен көчен җыеп офицерның күзенә карый да, горурланып: — Безнең бөек юлбашчыбыз иптәш Сталин өйрәтте! — дип кычкыра. Мишаны шунда ук атып үтерәләр. Үлем алдында тетрәп калмаган бу кечкенә патриотның көчле образы тарихта мәңгегә сакланыр. Мәкерле дошман үзенең кабахәт эшен башкару юлында алдашуның, хәйләнең бөтен төрләрен куллана. Тик сизгер совет балалары андый алдауларга бирелмиләр. Безнең балалар — ачык күзле, үткен балалар. Алдашуга, хәйләгә бирелмәүнең ми- сале итеп, партизан кызы, унөч яшьлек Маняны китереп була. Маняның әтисе партизан, моны яшергән өчен аның әнисен үтерәләр. Партизаннарның эвенё төшү өчен фашистлар Манядан файдаланмакчы булып, аны штабка чакырып алалар.
— Нихәл, кызчык? — ди тәрҗемәче, төче теллеләнеп.
— Яхшы әле.
— Синең исемең ничек?
— Маня.
— Менә яхшы, — дип куя тәрҗемәче.
— Син бу авылныкымы?
— Әйе.
— Ә әтиең кайда соң синең?
— Белмим шул.
— Белмисең? — ул бармаклары белән өстәлгә чиерткәләп куя. — Белмисең икән, ә?
— Белмим шул, — ди Маня.
— Я, ярар алайса... Әйдә бүлмәгә керик әле.
Маняны офицер янына кертәләр. Офицер:
— Син Маня исемле икәнсең, ә? Менә синең әниең начаррак булып чыкты. Ул әйтергә теләмәде, аңлыйсыңмы син?
— Аңлыйм, — ди Маня. — Ә менә син алай булма, безгә ярдәм ит... Син минем сүзне тыңлыйсыңмы?
— Тыңлыйм. — Менә шулай, безгә синең әтиеңнең кемнәр белән китүен белергә кирәк. Син аларны беләсең бугай. Без синең әтиеңә тимәбез, әтиеңне монда кайтарырбыз, син әтиең белән бергә торырсың. Аңлыйсыңмы?
— Аңлыйм, — ди Маня. — Шулай, сөйләп бир инде алайса син безгә. Офицер, кесәсеннән пәке; алып, карандашын очлый башлый.
— Син инде ялганлама, дөресен әйт.
— Мин ялганлый белмим, — ди Маня.
— Менә яхшы. Сий курыкмыйсың бит?
— Нигә куркыйм?
— Менә молодец, менә сиңа конфет...
— Юк, минем ашыйсым килми. —
Ал инде, ал. Мин сиңа тагын күп итеп бирермен. Тик син безгә сөйләп кенә бир. —
Мин хәзер сезгә сөйләп бирермен,— ди Маня. Ул өстәл тирәсенә якынрак килә, чәчләрен төзәргә, кулына карандаш алып бармаклары арасында әйләндергәли дә, кинәт өстәл өстендәге пәкене алып бөтен көче белән офицерның күкрәгенә, кадый. Офицер Шунда ук кәкрәеп төшә. Хәзер бу авыл — Пыренко — яңадан безнең үзебездә инде. Ләкин фашистлар җәзалап үтергән бу яшь патриотканың каберен ачык итеп беркем дә белми, бары тик Манядан сорау алынган йорт каршында төрле ташлардан ясалган өем өстендә «Кызылармеецлардан Майяга мәңгелек истәлек» дип язылган такта гына тора. Ничек кенә булмасын, унөч яшьлек бу батыр баланың якты образы совет халкының йөрәгендә мәңге сакланыр. Бөтен дөнья күләмендә хакимлек игү теләге белән исергән гитлерчылар үз максатларына ирешү өчен бөтен дөньяга үзләренең үрмәкүч ауларын салырга тырышалар, үзләренең өйрәтелгән шпионнарын, диверсантларын җибәрәләр. Ләкин безнең илебезнең уяу чекистлары аларның тамырларын корта бара. Бу юлда совет балаларының ярдәм күрсәтүләре безнең әдәбиятта да зур урын алган. Безнең балалар бу турыда язылган китапларны зур кызыксыну белән укыйлар, алар үзләрен дә шулай итеп күрәселәре килә. Аларда бу китаплар онытылмаслык эз калдыралар. Бөек Ватан сугышы вакытында батырлыклар күрсәткән, шпион һәм диверсантларны тотуда хөкүмәт органнарына күп хезмәтләр күрсәткән йөзләрчә яшь патриотлар шул тәрбиянең җимёше булып торалар. Монда конкрет мисалларны күп китереп булыр иде. Унөч яшьлек Коля Васильев үз авылына кайтып барганда хәрби киемдә дүрт кешегә очрый. Алар Колядан юл сораша башлыйлар, үзләре русча яхшы белмиләр. Коля юл өйрәткән булып җибәрә дә, НКВДга шалтырата. «Кызылармеецларны» тотып алалар, алар парашютта' сикергән шпионнар, диверсантлар булып чыгалар. Н. исемле тимер юл станциясенең берсендә тимер юл эшчеләренең кызлары пионерка Лида Ткаченко, Мария Рачко әтиләрен каршы алырга чыгалар. Алар бу бистәнең бөтен кешеләрен яхшы беләләр. Бервакыт поезд туктый, поезддан кешеләр төшеп шул бистәгә тарала башлый. Шул вакыт ике шикле кеше күренә, алар киемнәре ягыннан эшчеләрдән аергысыз булсалар да, үз-үзләрен тотулары белән бераз сәеррәк күренәләр. Пионеркалар кызыксынып аларны күзәтә башлыйлар. Шикле кешеләрнең берсе туктый, нәрсәнедер бик җентекләп карый башлый, кесәсеннән кәгазь чыгара, аңа карый да, тагын кесәсенә яшерә.
— Болар — шикле кешеләр, — диләр балалар. НКВД вәкиленә кереп әйтәләр. Диверсантлар тотыла. Бер төркем мәктәп балалары урманда җиләк җыйганда кулына чемодан тоткан партфельле бер картны очраталар. Ул балалардан П. авылына бару өчен юл сораша.
— Анда минем танышым бар иде, шунда кереп кунып чыгарга уйлыйм,— ди карт. Балалар карттан шикләнүләр. Балаларның берсе юл күрсәтә киггә, икенчесе Кызыл Армия частьларына хәбәр итәргә дип йөгерә. Картны тоталар. Ул фашист диверсант булып чыга. Аның чемоданында фотоаппарат, портфелендә револьвер һәм патроннар була. Ачык күзле совет балалары дошманны фаш итүдә безнең хөкүмәт органнарына менә шулай ярдәм күрсәтәләр. Балалар үзләренә, абыйларына, аталарына кул сузган кабахәт фашистларның кулын менә шулай кисәләр, хөкүмәт милкен саклауда, илебезнең оборона көчен ныгытуда безнең балалар әнә шундый гүзәл эшләр башкаралар. Бөек Ватан сугышында күрсәткән хезмәтләре, батырлыклары белән бу яшь патриотлар тарихта матур сәхифәләр язып калдырдылар. Безнең илебез мондый балалар белән мактана ала. Сугыш бетәр, канэчкеч бандитлар тар-мар китерелер, илебез тагын тыныч тормыш төзергә керешер, культура чәчәк атар. Безнең илебез бу балаларны мәңге онытмас, совет халкы бу балалар турында ялкынлы җырлар тудырыр. Корыч йөрәкле батыр совет баласының гүзәл образы әдәбият-сәнгать өлкәсендә иң югары урынны алыр. Бу образлар безнең киләчәк яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә якты символлар булып хезмәт итәрләр.