Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮЗЕМНЕКЕЛӘР, ҮЗЕМНЕҢ УЛЛАРЫМ!

Бу хәлне безгә күптән түгел генә дошман тылыннан әйләнеп кайткан бер партизан сөйләде. Без аның белән фронт буендагы авылларның берсендә, кечкенә генә бер өйдә очырашггык. Өй эче эссе, аксыл сары чәчле бер малай әле анда, әле монда йөгереп йөри, малайның өстендә бер кат күлмәк кенә. Бу шук малайны, аның яшь кенә әнкәсен күргәч, партизан, вакытыннан элек ак бөртекләр белән күмелгән: башын -ялтыратып, бүреген салып куйды һәм үзе, бер кешегә дә күтәрелеп карамастан, авыз эченнән генә сөйләнергә тотынды.

— Юк, бездә аның төсле, Явдоха Пилипенко төсле аналарның булганы юк иде, — диде ул нык ышанган бер төс белән.

— Булганы юк иде һәм хәзер дә юк. Безнең күз алдыбызга кар белән күмелгән кечкенә генә Украина авылы килеп бастьп. Чәчәкләнеп-чәчәкләнеп каткан кечкенә тәрәзәләрне, хатын-кызларның коега суга йөри торган тар гына тыкырыкларың күргән төсле булдык без һәм суга барган барлык хатыннарга да ошарга тырышып башын иеп кала торган борынгы торна да шунда, безнең күз алдында гына басып тора иде төсле. Кар белән күмелгән чия агачлары да. Иртәләрен, кояш чыккан-минутлар да, алсуланып күренгән ак кар да.

— Бу авылда ирләр бөтенләй калмаган иде диярлек. Мич башларында картлар гына бөрешеп утыралар. Ә хатын-кызлар тыгылыш беткән. Күбесе солдатка. Сугыш, өермә төсле, авыл өстеннән аунап узып киткән. Немецлар терлекләрне, кош-кортларны суеп бетергәннәр, яшелчәләр бөтенесе алар корсагында, икмәкне үзләренә алып киткәннәр. Карга күмелгән авыл, юл буенда аптырап калган сукыр кепие төсле, кызганыч булып күренә — ачыккан, өзгәләнгән. Җәрәхәтле ике кызылармеец Явдоха Пилипенконың тәрәзәсен нинди төнне килеп какканнардыр — моны берәү дә белми. Берсе—яшерәк, аксыл чәчле, кулы бәйләнгән, икенчесе олырак, кара тутлы, башын бинт белән ураган бу ике егетнең кайдан, кайсы частьтан икәнлеген белүче берәү дә булмады. Ул чагында да белмәделәр, хәзер дә. Авылга әллә нидә бер немецларның полицейскийлары килгәли. Ашамлык әйберләре эзләп өй борынча актарынып йөриләр алар. Этләр төсле, иснәнәләр, як-якка карангалынлар, партизан исе юкмы, янәсе. Авыл тын. Бу тынлык полицейскийларны, ачулы сүзләргә караган да, ныгырак куркыта. Полицейскийлар Явдоха Пилипенко янына да килеп керәләр. Ул һәрвакыт өендә япа-ялгызы утыра — ә үзенең чоланында да, кар базында да, өй алдында да пычагым да юк. Немецлар чормага менеп мәшәкатьләнеп йөрмиләр һәм бик яхшы эшлиләр. Ни өчең дисәң, чормада, салам астында, берсе икенчесе янына кысы Ватан сугышы эпизодлары лып, теге ике кызылармеец ята. Немецлар авылдан чыгып китү белән, кызылармеецлар чормадан төшәләр. Кызу итеп ягылган мич буена килеп елышалар да, аны-моны сорашкаларга, сөйләшергә тотыналар. Явдоха аларга сокланып озак кына итеп карап тора, аннары әкерен генә сүз башлый.

— Улларым минем! Минем юанычларым булып сез генә калдыгыз инде, балакайлар, — ди ул. Кечкенә генә авылда ике зур кешене озак яшереп ятып булмый, әлбәттә. Я шунда, кәлә-мәлә сөйләшеп утырырга дип, күрше хатыны килеп керә, я булмаса Я’вдоха түтиләре янында азырак кунак булып чыгарга теләп, балалар йөгереп киләләр. Үзеңнекеләрдән яшереп буламы соң! Я’вдоханыц ике яралы кызылармеец асыраганын авылда, барысы да дип әйтерлек, белә башлыйлар. Берсе артыннан икенчесе хатыннар агыла: кайсы бер кисәк май китерә, кайсысы бер савыг он. Суган, тозлы кыяр, кәбестә-кишер китерүчеләр дә булалар.

— Сыйлан, сыйлан, Я’вдоха күрше, — диләр алар. Ләкин Я’вдоха карчык күршеләренең актык каба- сыларын ни өчен китерүләрен бик яхшы белә. Үзләренең кызылармеецлары, сугышта җәрәхәтләнгән әлеге егетләр өчен дип китерәләр алар. Ул бичаралар тизерәк савыксыннар өчен аларга яхшырак ашатырга кирәк. Аннары бит аларның фронт аша чыгып, үзебезнекеләр янына кайтып җитәселәре дә бар әле. Азмыни көч кирәк. Безнең Украинада халык бик әйбәт, намуслы халык, ләкин арада, күрәсең, бер сатлык җан да бар икән. Бу сатлык җанның кем булуын, аның немец комендантына барып ничек пышылдавын хәзергә чаклы әле берәү дә белми. Зарар юк, вакыты килер, ул кара еланның кайда яшеренгәнлеген халЬж үзе белер. Җир астыннан эзләп табарбыз. Ләкин ансы аның киләчәктә. Ә хәзер ул явыз җан үзенең кара эшен эшләп ташлаган әле. Төнлә белән Я’вдоха Пилипенконың ишеген мылтык түтәләре белән дөбердәтергә тотыналар:

— Тизерәк ач, карт җен! Тизерәк! Юкса үзеңне атачакбыз. Өй эченә мылтыклар, гранаталар белән коралланган немец полицейскийлары атылып керәләр. Явдоха янына часовой бастырып куялар, ә үзләре, пыр туздырып, актарына башлыйлар. Карчык барсын да тиз генә төшенеп ала, авыр кайгы йөрәген кыса аның, «Минем улларымны алырга килгәннәр!» дип әкерен генә әйтеп куя. Тәрҗемәче кычкырып җибәрә:

— Нишләп синең улларың булсын алар. Без бик яхшы беләбез — балаларың юк синең. Без кызыл солдатларны алып китәргә дип килдек. Өстәлнең бер ягында немец офицеры утыра, ә өстәл каршысында яралы кызылармеецлар басканнар. Часовойлар аларны берничә яктан штыклар белән тотып торалар. Арадан берсе кызылармеецларны ашыгып-ашыгып тенти, тик бер ни дә таба алмагач, ачуланып кантын. җыера.

— Хәйләкәр большевиклар, документларын яшереп өлгергәннәр, — ди ул, офицерга карап.

 — Минем улларым ич алар, үз балаларым, — дип кычкырып җибәрә Я’вдоха һәм кочагын җәеп кызылармеецларның өстенә ташлана. Бу ярлы өйдә төннең төн буе ут янып чыга. Ә иртәгесен канга баткан ике кызылармеецны һәм алар белән бергә иске әрмәккә төренгән Я’вдоха карчыкны немецлар үзләре белән алып китәләр. Офицер әллә нинди болганчык караш белән тулган күзләрен карчыкка теки, ә тәрҗемәче аша әйтә:

— Әгәр син боларны үз малайларым түгел дип әйтеп торсаң, үзең исән калачаксың.

— Үземнекеләр! Үземнең сөекле балаларым, — дип һаман үз сүзен тәкрарлый Явдоха карчык. Коточыргыч газапларны дәшми-тынмый гына күтәрә алган әлеге нке кызылармеец бу мескен карчыкта мондый ныклык күреп, гаҗәпләнеп калалар, аңа таба йөзләрен борып, бер тавыштан:

 — Рәхмәт сиңа, әни! — дип кычкырып җибәрәләр. Үлем алдыннан яңгыраган шушы соңгы сүзләр өй эчен берничә секундка тутырып торалар, офицер ачуыннан нишләргә дә белми, бары тик кобурыннан револьверын гына тартып чыгара ала.

— Фойер! Фойер! Өч гәүдә, җай гына чайкалып, кар өстенә авып төшәләр һәм кар өсте аларның каныннан, кояш чыккан вакыттагы төсле, алсуланып кала.