Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЙӨРӘК ТАВЫШЫ

Мин үрмәлим,

Ашыгып алга барам,

Дошман таптап кергән төшләргә,

Һәр шәүләдән үзем саклансам да,

Һич курку юк минем хисләрдә.

Суксам тимер өзәр чагым минем,

Йөрәгем «көчле, үчле, ялкынлы»,

Көчем, үчем мең кат артсын өчен

Кабатлыйм мин изге антымны.

Ә, кулларым минем кысып тоткан

Дәһшәт чәчә торган коралны,

Һәр дошманны тар-мар итәр өчен

Әзер итеп тотам мин аны.

Нинди явыз миңа хассынса да,

Һич җиңә алмас алар берсе дә,

Чөнки Ворошилов чыныктырган

Батырлык бар минем хисемдә.

Суксам тимер өзәр чагым минем,

Йөрәгем көчле, үчле, ялкынлы,

Илем өчен, җырым, әнием өчен

Кабатлыйм мин изге антымны.

Кабатлыйм мин аны чын күңелдән,

Кабатлыйм мин халкым алдында,

Кабатлыйм мин бөтен илбасарны

Тар-мар итәр өчен барын да.