Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТУРЫ ТУКАЙ

Юк, үлмәдең, гакыллы ир, мәшһүр Тукай!

Тавышың яши кабатланып һәр буында.

Халкың кебек бөек, матур җырларыңдай

Синең гений яңгырап барыр гасырларга.

Кара чапан кебек кара елларда син

Шагыйрь өчен гадел юлдан горур бардың.

Тыныч түгел синең Чаган, иҗат эшең,

Хәтерләтә безгә язгы зур Волганы.

Ялагайлык пәрәвезен тоттың тупка,

Туры булды юлың, ныклы һәр адымың.

Эзләмәдең шөһрәт, охшап Геркулеска

Каршы тордың үчкә, шүрләтеп дошманың.

«Хөр Россия — безнең бөек максат!» диеп.

Чакырдың син үз халкыңны, янып-көеп...

Ил куйиында үсә бүген Татарстан:

Терлекләре шаулый; иркен басу, кыры.

Уйный, уйный агып ята елгалары

Ерак китеп ызгышлы, вак, тар тормыштан.

Фикере айнык: дус гаилә булып халык

Бөтен җирнең бәхте өчен бергә эшли.

Көчле фәннәр, якты сәнгать, ирек алып.

Язгы тополь кебек үсә гөрли-гөрли.

Балкып яна синең якты идеалың.

Чылбырларын мәңге өзде ирек монда.

Зирәк акылы яши, чагыла халык җаны

Бу какшамас уңышларның барлыгында.

Бүген алар яшен булып кара төндә,

Ватан өчен сугышканда безнең сафта,

Ишетәм, Тукай, чакыру тавышыңны мин дә

Байрак тотып җиңү даулап барган чакта...

Юк, үлмәдең, гакыллы ир, мәшһүр Тукай!

Тавышың яши кабатланып һәр буында,

Халкың кебек бөек, матур җырларыңдай

Синең гений яңгырап барыр гасырларга!