ТӨШ
Без блиндажда нәүбәтләшеп йоклыйбыз. Минем нәүбәтем иде, уяндым. Мич яна. Мич тирәсендә иптәшләрем утыралар. Берәү ниндидер кызык вакыйга турында сөйли, бүтәннәр көләләр. Мин торып, ут каршына килдем. Миңа, тыгызланып, урыш бирделәр. Сүз өзелде. Сөйләүче Авдеев булган икән. Мин хәзер аны яхшы беләм. Аның безгә килүенә инде ай ярымлап вакыт үтеп китте. Бу вакыт эчендә, без ничектер, туганнан бирле бергә торган кешеләр кебек булып киттек. Аның яше 30 дан ашкан инде. Ул үзе авылдан. Колхозчы. Авыл халкының барлык гореф-гадәтләрен саклый. Ул, калкынып, миңа сынап карады:
— Яхшьп йокладыңмы, Тайфур Сабитович?
— Үлеп йоклаганмын.
— Нинди төшләр күрдең? Мин төшләргә ышанмыйм. Шуңар ахры, күргән төшләрне уянганчы ук онытам. Мин бер минутка уйга калдым: «Нинди төш күрдем соң мин? һемм...» — кинәт исемә төште:
— Даа,—дидем,. Төшләр сөйләү монда үзенчә бер җан азыгы. — Менә ике учьпм тулы ап-ак көмеш тәңкә икән... Арада бөрлегән бөртекләредәй, кып-кызыл мәрҗән ташлары да бар имени, — дим... Авдеев, янган утка карап, бераз вакыт уйлап утырды да салмак кына итеп башын чайкады һәм көрсенде:
—Даа, Тайфур Сабитович, яхшы түгел, яхшы түгел төшегез.
— Нигә? — дидем мин елмаеп.
— Көмеш тәңкә — күз яше, ә мәрҗән ташлары — кан... Кан белән күз яшьләре булыр...
Мин төшләргә ышанмыйм. Шулай да бу сүзләр миңа бик нык тәэсир иттеләр: «Кан һәм күз яшьләре!», «Кан һәм күз яшьләре!», дидем мин эчемнән. Тышка чыктым. Безне чолгаган урманнар тын гына утыралар. Чыршылар кар бөркәнгән, чыбыклар ак канвага әверелгәннәр. Югарыдан тулы, ай карый, аның нуры, көмеш тузан булып, җиргә тарала... Урманнар. Тын урманнар. Нинди матур алар. Монда миңа һәрбер чыршы, һәрбер каен сөйкемле: кар бөркәнеп, ботакларын куян тәпиенә әверелдергән һәрбер нәни чыршы минем балам кебек. Урманнар! Сезне бездән тартып алырга дошман килде. Без бирмәбез сезне, бирмәбез. Кинәт автомат тытылдады. Минем баш очымнан «фию! фию!» итеп сызгырып, пулялар үттеләр, якындагы чыршының ботагыннан карлар сибелде... Немец автоматчысы мине күрде ахры. Алар моннан ерак түгел, 150—200 метрда гына. Мин кире блиндажга кердем.
— Автоматчикмы? — диде миңа Авдеев, елмаеп. (Ул винтовкасын чистарта иде.)
— Пытырдый.
— Әйдә, пытырдап калсын, менә тиздән тыкырдый башлар... Я, егетләр! — диде ул, һәм анын тирән күкрәгеннән чыккан тавыш яңгырады. Ул өзелгән җырны дәвам итте:
— Нет, не умер Стенка Разин, Дух свободы не угас с с....
Җырны күтәреп алдылар. Без инде бу урында, немецлар һөҗүмен туктаттык та, ике ай торабыз. Ике ай эчендә алар бер-ике тапкыр һөҗүмгә күчәргә маташып карадылар. Бу аларга кыйммәткә төште: берничә йөз «ариец», ач иякләрен һавага текәп, безнең блиндажлардан ерак түгел генә әле дә тәгәрәп яталар. Без ерак юлга хәзерләнәбез. Яз көньяктан башлана. Безнең җиңү языбыз да көньяктан башланды. Ростов сугышлары турында хәбәр алдык. Аннан Тихвин, Елец җиңүләре. Аннары — Москва янындагы җиңүләр. Бу хәбәрләр, әйтерсең, безне яңадан тудыралар: күңелләр ашкына, ыргыла. Бу көннәрдә кешеләрнең күзләренә карау нинди күңелле: аларда сүз белән әйтеп бетереп булмый торган шатучыма алдым да, озак карап тордым. Кинәт Авдеевның сүзләре искә төштеләр. Көмеш — күз яшьләре, мәрҗән танилары — кан. Керфекләрем дымланып, карашым томаланды. Куш учым тулы көмешләр тамчы-тамчы күз яшьләренә әверелеп күренә башлады. Алар аркылы меңнәрчә сандагы көчләнгән кызлар, мәсхәрә ителгән хатыннар, үтерелгән картлар, балалар шәүләләнеп үттеләр. Мин офицерга карадым, йөрәгемдә үч давылы бөтерелде. Бу ерткыч миллионнарның күз яше белән баемакчы булган. Кулымдагы барлык алтын-көмешне трофейларга тапшырдым да, барлык коелган кан һәм күз яшьләренең үчен кайтарырга — немец ерткычларын бетерергә, алга киттем.