Логотип Казан Утлары
Публицистика

СУГЫШ ЛИРИКАСЫ

Кыз һәм җыр! Мең еллардан, бирле сез икегез кешеләрнең башларын җитәрлек әйләндердегез, бүген инде, туплар гөрләгәндә, сезгә арттарак торып торсагыз да яраган булыр, иде. Мондый вакытта борынгы мәкаль дә сезне якламый. «Туплар гөрләгәндә музалар тынып торалар» ди. Әнә бит, ут линиясенең теге ягында, дошман кырында сезнең авызларны әллә кайчан томаладылар бугай инде. Мескен сандугач үзенең бакчасын һәм йомшак таң алдын тупас карчыгаларга, аннары тагын идеалын һәм туган илен югалткан Розенбергка калдырып, үзе аннан әллә кая очып китте төсле. Ә бездә, ут линиясенең бу ягында, сез һаман әрсез рәвештә үзегезнең урыннарыгызны саклап киләсез. Сезне туп тавышлары да, халыкның бөек фаҗигасы да куркыта алмый. Безнең халыкка артык нык ияләшкәнсез сез, туган илне сакларга, бөтен көчне тупларга, азрак иркәләнеп, күбрәк эшләргә, дигән каты авазлар арасында да мин сезнең нәфис тавышларыгызны ишетәм. Хәрби эшплоннар һәм янган шәһәрләр аша үтеп, сез безнең сугышчылар янына барып чыгасыз. Явыз дошманны тизрәк тар-мар итү уе белән бергә, безнең сугышчының күңелендә үзенең туган авылы, тегермән буасы, ялан аяклы малай чагы, яки беренче мәртәбә кыз белән үбешкән төне уяна. Иң әйбәте шунда: бу уйлар берсе икенчесенә комачауламыйлар, болар берсе икенчесен тутыралар. Лирика бездә үзенең җырчыларын һәм тыңлаучыларын югалтмады гына түгел, киресенчә, бүгея бездә яңа төр лирика, сугыш лирикасы туып килә. Дөрес, бу яңа төр лирика хәзергә әле бик яшь,—тик аның бөтен тәме дә әнә шул яшьлегендә. Аерым шәхесне, үзенең борыныннан башканы күрмәүче, күрергә теләмәүче индивидуалист шагыйрьнең йөрәгендә туып шунда картаеп калган карт лирика үзенең урынын әкренләп яшь лирикага, сугышчан лирикага, барыннан да элек, шагыйрьнең гражданлык, турылык, намуслылык, җиңү һәм мәхәббәт тойгылары белән тулган яшь лирикага биреп килә. Бу—фронтта, ут эчендә туган лирика, шуңа күрә аны сугыш лирикасы дип атарга да булыр иде. «Совет әдәбияты» журналының быел чыккан саннарында Хәрәкәттәге армиядә хезмәт итүче иптәшләрдән килгән кайбер шигырьләр басылып чыктылар. Игътибар белән укыганда бу шигырьләрдән яна төр лириканың бөтен якларын табарга мөмкин. Алар, барыннан да элек, ватан тойгысы белән сугарылган нар. Әгәр шагыйрьнең ватаны була икән, аның барысы да бар дигән сүз. Менә Эль-Габид иптәш шигырьләрен укып карыйбыз. Ерак Байкалдан алып Көнбатыш фронтына чаклы бу аның җире. Бу аның ватаны. Үзе Байкал күле буенда йөри ул, таныш кызлары, таныш урыннар белән исәнләшә, ә үзеннән ник кенә күз яше исе килсен. Чөнки китсә дә әллә кая түгел, үзенең җиренә, үз туганнары янына, аларны сакларга китә.

...Менә ярларың буеннан

Тагын бер кабат үтәм,

Еракта, кояш-баешта

Минем Москвам көтә.

Ләкин бу шагыйрьнең индивидуаль дөньясы, үзенең «мин«»е, күкеле һәм күңелсез минуты юк икән дигән сүз түгел. Киресенчә, әнә шундый киң һәм бай ватаны булганга күрә дә, аның индивидуаль дөньясы да киң, тәэсирләре мул, сагыныр кешеләре күп.

...Мин, Байкал, синең яныңнан

Еш кына үтеп йөрдем,

 Гиздем карурманнарыңны,

Читеңдә сулар кердем.

Уртаңа керергә, танмыйм,

Мин каушый торган идем,

Йөрәгем кебек тынгысыз

Син ярсый торган идең.

Сүз уңае белән, йөрәк турында.

Тынгысыз, бер туктаусыз ярсый торган, эшкә, көрәшкә, давылга туймый торган йөрәк бу инде үзе генә дә бик күп һәм бу яңа лирика, революцион лирика краскалары. Чынлап та, шагыйрь ярсулы Байкал буенда күп кенә йөргән булса кирәк, анда аның танышлары да бар, дус кызы да калган, су да кергән ул анда, ә кем белә, бәлки берәр тапкыр баткандыр да. Шуңа күрә китәр алдыннан аның индивидуаль дөньясы нык кына хәрәкәткә килә. Ул үзенең ярсулы Байкалны сагыначагын ачыктан-ачык әйтә, шулай ук аерылу тойгысының җиңел булмавын да яшерми. Хәтта ул бер урында үзенең Байкалга яңадай әйләнеп кайту яки кайтмавы турында уйланып, моңсуланып та куя. Сугыш уен түгел, ә йөрәк таш түгел.

...Туар еллар тагын, бәлки,

Сиңа путевка бирер,

Бәлки... кабат килә алмам,

Улларым тына килер.

Әйбәт моңсулык!

Мондый моң сулыктан соң, анадан туган кебек, яңадан уянып китә шагыйрь. Рух күтәренкелеге һәм аек оптимизм белән үзен-үзе һәм дусларын ышандыра:

Юк, юк—алдыйм!

Мин килермен

Ничек кенә булса да,

Чөнки сине мактап язган

Җырларым синдә кала.

Ничек кенә булса да килермен!

Беренче карашка бик гади төсле булып ишетелгән бу сүзләрдә гаять тирән оптимизм, җиңүгә ышану ята түгелме соң? һәм шуннан соң инде, ничек булса да әйләнеп кайтачагына, җиңеп кайтачагына безне ышандырганнан соң, шагыйрь барысы белән дә саубуллашып, сугыш кырына китә:

Сау бул, диңгез, данлы бай кул,

Данлы һәм изге Байкал!

Мәңгегә шулай азат бул,

Мәңгегә шулай чайкал.

Синдә туып үсмәсәм дә

Мин, Байкал, синең улың,

Һәм бүген фронтка барам

Синең малаең булып.

Гитлер солдаты төсле, сугышка офицер камчысы астында түгел, мародерлык теләкләре белән дә түгел, югары стимуллар өчен, туган илнең азатлыгын, аның җырларының азатлыгын сакларга дип китә ул.

Сугышырмын, аяу белми,

Гомерлек даның аклап,

Җырласыннар дип шагыйрьләр

Сине тагын да мактап...

Һәм бу китүгә ышанасың.

Иң әһәмиятлесе, болай киткән сугышчының, чынлап та,. «аяуны белмичә сугышачагына» һәм соңыннан җиңүче булып кайтачагына ышанасың. Укыгач җанга рәхәт булып китә — ә бу бик зур нәрсә. Гомумән, бу яшь иптәшнең оптимистик лирика белән тулган мондый шигырьләре, кинәт бер ялтырап кую гына булмыйча, киләчәктә дә дәвам итсен иде. Сугыш кырыннан җиңү һәм бик күп лирик шигырьләр алып кайтсын иде ул. Безнең теләк шул.

X. Мөҗәй—командир һәм байтактан бирле инде әдәбият белән кызыксынучы кеше. Ул ватан СУГЫШЫНЫҢ башыннан бирле дип әйтерлек сугышта. Хәрәкәттәге армиядә йөри. Ләкин сугыш аның күңелендәге бу «әче балны» түгә алмады, ул туплар гөрелдәве астында һаман шигырьләр, очерклар, хикәяләр язарга вакыт таба. Соңгы вакытта аннан алынган очерклар һәм хикәяләр китабы, яки вакытлы матбугатта басылган шигырьләре Мөҗәйнең үсә баруын күрсәтәләр. Хикәясендә булсын, шигырьләрендә булсын,—аның материалны якыннан белеп язганлыгы күренеп тора. Икенче бер характерлы як: аның шигырьләре дәрт белән сулыйлар. Дошманны кыйнау, хыянәтчеләргә карата утлы нәфрәт тойгылары арасына, әлеге дә баягы, кыз темасы да килеп кысыла. Ләкин болар, югарыда әйткәнебезчә, берсе икенчесенә комачауламый, киресенчә, берсе икенчесен көчәйтә. Мөҗәй шигырьләрендәге өченче бер характерлы як: ул конкрет телле шагыйрь. Гомуми фразалар, эч пошыргыч озынлык, сөяксезлек—безнең күп кенә ша- гыйрьләребезнең уртак бәләсе — Мөҗәй болардан ерак тора. Ул конкрет әйберләр, конкрет кешеләр, кечкенә булса да конкрет эпизодлар аркылы уйлый, үзенең тойгыларын әнә шулар аркылы бирә. Тик ул моны коры объектив итеп кенә калдырмый, үзенең шәхси тойгыларын сеңдереп, үзенең шәхси лирикасы дәрәҗәсенә күтәреп жырлый. Бу яктан караганда, аның «Разведчик Сысоев» дигән шигыре бик әйбәт мисал була ала. Шагыйрь, барыннан да элек, конкрет. Ул билгеле бер Сысоев, разведчик Сысоев турында яза. Ләкин Сысоев Мөҗәйнең йөрәгенә шул чаклы якын булып кергән ки, ул аннан әйләнеп чыккан чакта конкрет Сысоев булуы белән бергә, Мөҗәйнең үз лирикасын, үз тойгыларын да ияртеп чыкмыйча, димәк, лирикага әйләнмичә чыга алмый.

«Үлде» диләр, юк, ышанмый

Бу хәбәргә һич күңел,

Ул үлемне җиңә торган,

Ул үлә торган түгел.

Ут кебек үткер күзләре,

 Юк! Сүнмәгәндер алар,

Һәрвакыт күргән шикелле,

Нык күрәләрдер һаман...

Шагыйрь шундый батыр кешенең үлүенә ышанырга да теләми, икенче яктан «үлде!» дигән хәбәрне ишетеп, чын күңелдән хафалана да. Шагыйрьнең батыр разведчикка булган мәхәббәте шул чаклы көчле, ул аны үлемгә һич тә бирәсе килми. Ләкин факт — факт булып кала. Сысоев үлгән, ул дәшми, күзләрен йомып тик ята. Ниһаять, шагыйрь ачы хәкыйкатьне үзе дә танырга мәҗбүр була.

Дәшми шул ул, үлгән инде,

Күкрәгенә тамды яшь,

Яшь түгел бу, соңгы салют:

— Хуш, Сысоев!

— Хуш, иптәш!

Чын иптәшлек тойгысы белән тулган бу юлларны укыганнан соң күзләргә ирексездән яшь килә,— ничаклы җылылык бар ул юлларда!

«Пулемет һәм кыз» дигән шигырендә Мөҗәй тагын да конкретрак итеп җырлый белә. Бер вакытны шулай, пулеметчы егет янына бер кыз йөгереп килә. Килә дә әйтә:

Эш шәптән түгел, ди. Фашистлар авылга килеп кергәннәр һәм «җан алырга» тотынганнар. Кызның күзләре шундый матурлар, карап кына торырлык. Ә карап торырга вакыт юк. Пулеметчы, егет, кызга кырын күзен сала-сала, пулеметтан ут ачарга тотына. «Җан алучылар» үзләре бер-бер артлы ава башлыйлар. Ә теге кызчык, шатлыгыннан пи эшләргә дә белмичә, пулеметчы егет янында тыпырдап тора.

Янда «Максим»

 Мин ут ачтым,

Чәчелде урамга ук

 Бет, кадал, дөмек явыз җан,

Үз каныңны үзең йот.

Кызчыгым минем янымда

Шатлыгыннан сикерә:

— Я, тагын!—ди,

— Я, тагын!—ди,

Яшьле күзләре көлә.

Монда патетика күбрәкме, әллә лирикамы? —ул турыда бәхәс ачып торуның кирәге юк, монда алар икесе дә бар, икесе дә бергә, икесе дә янәшә һәм, иң әһәмиятлесе, икесе дә күп. Менә шуны инде без сугыш чоры лирикасы, яки, кыскарак итеп, сугыш лирикасы дип әйтмәкче булабыз. Ә безнең бәхеткә, бигрәк тә шагыйрьнең үз бәхетенә каршы, бу яңа лирика Мөҗәйнең иҗадында үскәннән-үсә бара. Агзам Камал турында бер чакны «ул үлгән икән!» дигән хәбәр таралган иде, ә ул җырлый-җырлый дошманнарны кыйнап йөри икән. Соңгы вакытта көнбатыш фронтыннан, Хәрәкәттәге армиядән аның берничә шигыре килде. Дөресен әйтергә кирәк, шигырьләре начар түгел, һәр хәлдә Казанда чагында ул, башка бик күп яшь шагыйрьләр төсле, гомуми итеп, озын итеп һәм шактый ук күңелсез итеп яза иде. Ә фронттан язган шигырьләрендә күп кенә үзгәреш, яхшы якка таба үзгәреш бар. Барыннан да элек, аның конкрет итеп уйлый белә башлавы күренә. Менә «Пленный» дигән шигырен алып карыйк. Сүз бер Гитлер солдаты турында бара. Шагыйрь иң элек аның тышкы күренешләрен, коралсыз һәм йөрәксез көйгә, теләсә нинди бәягә сатылырга риза булып дерелдәп утыруын яза. Аннары командир аннан допрос ала башлый.

— Орденыгыз?

— Фюрер кире алды.

— Ник килдегез бире?

— Җир эзләп.

— Бәрелештән соң ничә кеше калды дивизиягездән?

— Сигезләп.

Күрәсез, кыска, ачык, аңлаешлы. Ә бу яшь шагыйрь өчен бик зур үсеш.

Җыр Һәм кыз һаман исән! Ә бусы аның иң әһәмиятлесе. Оккупантларны куарбыз, шәһәрләребезне төзәтербез, Украина авылында груша агачлары тагын чәчәк атырлар, моряклар һәм Багрицкий шәһәре Одесса тагын безнең кулга кайтыр, барысы да төзәлер, ә менә җыр ватылса, аны төзәтүе читен. Башка өстенлекләребез белән бергә, безнең әле тагын бер өстенлегебез бар: без җырны ватмадык. Ватмадык кына ъүгел, без аны яңадан яңа краскалар, яңадан-яңа оттеноклар белән баета киләбез. Ә Гитлерның башка бик күп оттырулары өстенә тагын бер оттыруы бар: ул җырны ватты. Назлы кыз Гретхен Гитлерны кызыксындырмый, аны нәселле бияләр генә кызыксындыралар. Гейне мәрхум яратып җырлый торган рейнвино һәм гөнаһсыз немец сандугачы, белмим, кайда йөри торгандыр. Булмаса, әйдә, алар да безнең бакчага рәхим итсеннәр! Сандугачлар һәм лириклар өчен безнең бакчаның ишекләре һәрвакыт, хәтта туплар гөрләгәндә дә, ачык.