Логотип Казан Утлары
Хикәя

ПОСЫЛКА

 Хельданың сугыш турында үз фикере юк иде. Фрау ул турыда уйланып та карамады. Кайберәүләр сугышның кирәклеген, кайберәүләр аның һәлакәт китерәчәген әйтәләр, ә ул берсенә дә кушылмый йөрде. Аның карты— трубкасы, авызыннан төшми торган, саргайган мыеклы Карл Штрассер — сугышка каршы икәнен хатынына ачык әйтеп йөри, ә Хельда алай түгел. Кинәт, көтмәгәндә аларның зур улларыннан посылка килде. Уртача гына зурлыктагы күн чемодан яхшы, чехол белән пөхтәләп тегелгән иде. Ә эчендәге әйберләрне күргәч, фрау Хельданың күзләре маңгаена менә яздылар. Нәрсәләр генә юк иде анда!.. Кием-салым дисеңме, кружевалар, гольф оеклар дисеңме, кулъяулык һәм йөзекләр дисенме, трубка белән хуш исле тәмәкеләр һәм чикләвек белән шоколадлар дисеңме... Фрау Хельда аларны караганнан соң, җыештыра башлагач, яңадан шул ук чемоданга сыйдыра да алмады.

— Менә рәхмәт Фрицка, — диде ул, — карчык анасын онытмаган, сугыштан да ничаклы байлык җибәргән!

Һмм, — диде Карл.

— Әллә нәрсә шунда, күңелгә авыр мона каравы... Кайдан алган ул аларны?.. Озак та үтмәде, Фриц тагын бер посылка җибәрде. Монысы элеккесеннән дә зуррак, баерак һәм хәтта күзләрен уйната торган курчак та бар иде. Карт ана аптырап калды:

— Кемгә дип курчак җибәрде икән?..

— Әллә өйләнергә уйлыймы? Кемне алмакчы була икән?

— Бәлки ул Гансны инде өйләнгәндер дип уйлый торгандыр. Өйләнми торсын әле, мин аны рыжий чех кызына өйләндерә буламмы соң... Зәңгәр күзле курчакны комод өстенә утыртып куйганда, фрау Хельданың сугыш турында үз фикере төгәлләнеп беткән иде инде. Ничектер, үзе сизмәстән, аңарда горурлану хисе туды, улы белән мактанасы килде, аның яхшы сугышчы! Булуын һәркемгә сөйләү өчен теле кычыта башлады. Көтмәгәндә Фриц үзе дә кайтып килде. Ике ел күрешми торганга фрау Хельданың күзләреннән япь чыктьп. Купшы гына киенгән улын сөйде дә, иркәләде дә, ягымлы сүзләр дә әйтте. Аның күкрәгендәге тимер тәресен тотып карады. Фрицны ул симергән, калынайган игеп тапты. Чыннан да Фриц кызыл йөзле, симез борынлы, тонык күзле һәм аңгыра кыяфәтле булып беткән иде инде. Ул үзенең Франциядән кайтуын һәм бер сәгатьтән көнчыгышка кн- тәсен әйтте. Фрау Хельда посылкалар өчен рәхмәт укыды, зәңгәр күзле курчакның кемгә җибәрелүен сорады.

— Болай гына, — диде Фриш, — кулга эләккән иде шунда... Мин сезгә тагы да күп итеп җибәрермен әле... Оберлейтенант Шмуцке миңа яхшы карый... Көт, әни, көт, күп җибәрермен... Фриц китте. Шул төнне фашистлар Советлар Союзына басып керделәр. Моны ишеткән Хельда, ни өчендер, шатланды.. Руслар белән һичбер алыш-биреше булмауга карамастан, аның русларга каршы дошманлык хисе купты. Русларны җиңәргә кирәк, ичмасам без дә яхшы квартирага күчәр идек, ә Фриц бөтен кирәк-яракны җибәреп торыр иде, дип уйлады фрау. Карл Штрассерның:

— Ахыры хәерле булмас моның. Дураклар, дураклар!.. — диюенә каршы ул: — Ни сөйлисең син, Карл, — дип, коты чыккан кебек сөйләргә кереште.

— Син немецмы, түгелме? Фриц әйтте, посылканы күп җибәрермен, диде... Рус армиясе таркалып беткән бит инде... Ул вәхшиләрнең нәрсәләре бардыр дисең соң?.. Карл аптыраульи кыяфәт белән хатынына карады.

— Тукта әле... Кайчан әле син болай булдың? Син сугышны яклыйсың!.. Сиңа посылка кирәк?!

— Мин — немка. Фриц — немец. Фриц сугышырга тиеш. Ул аннан иге-чиге булмаган байлыкны безгә кайтарырга тиеш!

— Оһо! Син, карчык, нәрсәдер лыгырдыйсың, ләкин сиңа попугай булу, миңа министр булу кебек үк. Ябышмый һич тә булмаса, бу әкиятләреңне үзеңдә саклап тор, соңыннан үз-үзеңнән хурланып үләрсең. Үзең вәхши дисең, шунда ук иге-чиге булмаган байлык дисең. Акылыңа кил! Фрау Хельда белән карт Карл уртак карашка килә алмадылар. Берсе бер якка сөйрәде, икенчесе икенче якка. Көннәр үттеләр. Фрау Хельда радио аша ишеткән хәбәрләрдән инде «Рус армиясенең тәмам таркатылуын» белгән һәм тагын да ныграк шатланган тынның, сөйләшүләре ишетелде. Хатыннар кичә вокзалда булган вакыйга турында сөйләшәләр иде. Карлның йокысы ачылган кебек булды, тик ул үзенең миңгерәгән кыяфәтеннән чыкмады, хатыннарның игътибарын үзенә юнәлдерәсе килмәде аның.

— Әһе, димәк нәтиҗәсе бар. Хәбәрләр тарала, нәфрәт үсә... Шулай булыр ул! Ике сәгатькә тимер юл хәрәкәте тукталу начарымыни», ә яраланучы хатыннар күпме нәфрәт чәчәчәкләр!.. Өйдә аны күрше кызы кечкенә Берта каршы алды. Ул фрау Хель- дага ярдәм күрсәтеп төш кунган икән. Карт Карл аңа ничек рәхмәт әйтеп бетерергә белмәде. Бүләклисе килде, тик бүләккә ярарлык нәрсә генә бар соң?.. Әһә, күзләрен уйнатучы курчак барыбер тик тора бит!..

— Рәхмәт, рәхмәт... — дип туктаусыз кабатлады Карл.

— Менә сиңа, мә, курчакны бүләк итеп ал...

— Фрау Хельдага яхшы хәзер, ул әле генә тынычлап йокыга китте, — диде Берта һәм курчакны кочаклап үзләренә чыгарга ашыкты. Йокыдан уянгач Фрау Хельда картына үпкәләде:

— Мин» барысын да беләм... Ник син миңа әйтмәдең... Фрицның үлгәнен яшергәнсең... Ә кичә сездә бик зур чуалыш» булган. Ни өчен ул гаепсез хатыннарга атканнар инде, ә?.. Сугыш шулай авыр булып киткәч, кемнең анда якынын» җибәрәсе килсен... Ул тынды, түшәмгә карады. Аида үрмәкүч пәрәвезе селкенә иде. Түшәмнән салынып төшкән үрмәкүч җебе Хельданың баш» турысында гына тора. Ул бүген тагын да озайган һәм өн эчендәге тузан белән мамыкланып юанайган төсле күренә, ә үзе Хельданың уйларын әллә кайларга алып китә... Ул еламады. Ни өчендер яше чыкмады. Патрон заводындагы шартлау аны тәмам үзгәртте булса кирәк.

Ул бары:

— Фриц... Фриц... — дип кенә пышылдады. Посылка турында бер сүз дә әйтмәде һәм ул турыда уйларга да батырчылык итмәде...

— Ганс та яраланган, анасы! — диде ана Карл.

— Ганс та... Юк, бу инде чамадан тыш... Минем йөрәгем куба...

Бераздан ул:

 — Алайсан Ганс кайтыр да?! — диде.

— Юк, аны яңадан фронтка җибәргәннәр...

Фрау Хельда терелгәннән соң эшкә ярарлык булмады. Бандаж киеп көчкә генә йөрде ул. Тормыш тагын да авырайды. Ашарга булмагач өйдәге әйберләр дә сатылып беттеләр, Фрицның Франциядән җибәргән чемоданы да, тәрәзә пәрдәләре дә, кружевалар да берәм-берәм өйдән тайдылар. Карт Карл, көне-төне эшләүтә карамастан, ашарга таба алмады. Ана көненә ярты» бәрәңгедән артык бирмәделәр. Тәмәкесез трубка суырып йөрүенә дә айдан артык инде аның. Ганстан тагын хат килде. Ул бик кыска, ләкин ачы итеп язган иде. Фрау Хельда яшьсез генә елап, сыкранып йөрде. Улының сүзләре аның йөрәген тынгысызладылар, ул нишләргә белмәде.

— «Безнең тизрәк кайтуыбыз өчен эшләгез!..» дигән сүзләр аңа тирән мәгънәле, серле һәм куркынычлы булып яңгырады». Бу сүзләр «вокзалда чыгыш ясаган хатыннарны- да хәтерләтте. Хатыннарның демонстрация ясап, ирләрен кайтаруны» даулауларын да искә төшертте...

— Ләкин сугыш һаман бетми бит! Нәрсә эшләргә куша икән соң бу Ганс?! Ул нәрсә эшләргә белмәвеннән гаҗиз иде. Фриц посылкасыннан калган актык оекларны фронт өчен дип алып чытуларына аңарда нәфрәт уянды.

— Без ике улыбызны бирдек, мин имгәнгәнче эшләдем, син көн- төн йөрисең. Ни өчен инде актык оекларны да талап алалар?! Бу сугыштан безгә нинди файда бар соң?! Карл эндәшмәде. Ул хатынының соңгы вакытта үзгәрүен күрә, ләкин эчендәге серен әйтми иде әле, бары:

— Тагын да авыррак булыр... һәлакәт булыр... — дип кенә куйды. Бу сүзләр, безнең ашыйсы да бар бит әле, дигән төсле, тыныч әйтелделәр.

— Ни эшлибез соң инде?! Хельда, ярдәм сораган кебек, инәлүле тавыш белән әйтте дә, Карлның күзләренә карады. Карл, хатынын сынаган төсле, — Дөмектерергә иде бөтенесен... Әйттем мин, дураклар алар... Бөтен илне һәлакәткә китерделәр, — диде. Хельда куркынып,

— Син сак бул, ишетүче булса, сине дә асарлар, — диде.

— Ассалар соң... Әнә Шварц бөтен семьясы, белән газга тончыгып үлде... Нишләсен, мескен... яшәү кызык түгел хәзер, менә тормышны рәтләүгә өмет юклыгы кызганыч... Ул кинәт сүзчәнләнеп китте:

— Фронттан нәрсә язалар, беләсеңме?.. Әгәр Германияне үзебез коткармасак, безгә кайгы, диләр. Ганс та шулай язган... Акыллы егет иде ул... Аны мин аңлыйм хәзер... Бу сугыш чукмарларыннан котылмасак, Германиягә һәлакәт,— диләр Ганслар. Руслар безнекеләрне кыздыралар һәм шулай кирәк тә... Син Марияга каршы булган идең, ә ул синнән акыллырак булып чыкты... Ул яхшьь эшли, оста һәм акыллы... Ганс аны белми сөйми торгандыр. Ул ана бер иптәше аша посылка җибәргән... Фрау Хельданы-ң эчкә баткан тонык күзләрендә ачу кабынды. — Ничек шул, рыжий чех кызына посылка, ә безгә?.. — диде ул. Аның күзләре атылып чыгарлык булып, Карлга карадылар. Муен тамырлары бүртенеп чыкты. Ябык йөзе тагын да ямьсезләнде һәм куркыныч төс алды.

— Ашыкма, — диде Карл.

 — Син шул посылка белән саташтың инде... Ул посылка дип атала гына... ә үзе... Ләкин Хельда тыңламый иде инде. Ул үпкә һәм ачу, көнчелек һәя нәфрәт катыш хисләр белән яшьсез генә елый, үкси иде. Ул үзенең кыскарган һәм сирәкләнгән чәчләрен тузгытып кроватька ятты. Карл аның калтыранган гәүдәсенә күз ташлады. Карл карчыгының күлмәге тузганын, иләге ертылганын күрде. Ул аны, ихтыярсыз, өрәккә ошатты һәм йөрәге әрнеде. — Хельда, юкка борчылма... Сия аңла әле... Син уйлаганча түгел бит ул. Яшьләр 'яшәргә телиләр, аларга тормыш кирәк. Ә аны алардан тартып алалар. Сугыштыралар, ә нәрсә өчен?!. Кемгә кирәк иде бу сугыш?! Русларны җиңеп буламыни... Булмый! Ә сугыштыралар, күпме кан коела!.. Син менә газап чигәсең, кем өчен? Билсез калдың кемгә файдасы тиде... Фриңны үтерешергә ярдәм иттең... шул булды... Хельда башын күтәрде.

— Ничек мин үтерештем?.. Карл җавап бирмәде. Шул көннән соң алар өч-дү-рт көн рәтләп сөйләшмәделәр. Фрау Хельда күзләре тонганчы түшәмдәге пәрәвез селкенүен көннәр буе карап, тирән уйлар белән газапланып ятты. Анын күзләреннән ямь киткән иде инде, тик ул йөрәге белән елаудан тукта[1]мады. Бер көнне Карл төнлә белән кайтты» да, яшь вакытындагы кебек, җиңел генә чишенеп ташшады һәм елмаеп кына Хельда янына килеп утырды:

— Кәеф ничек? — диде ул. Шунда ук серле итеп яңадан сөйли башлады.— Генералларньг алалар да югалталар. Руслар һөҗүм итә, чыдарлык та түгел, ди... Кирәген бирәләр сугыш» чукмарларының... Ганс инде, мөгаен плендадыр... Ә посылкасы аның менә... Кем белә, бәлки ул Ганстан да килмәгәндер. Ләкин Карл Мария Галас тапшырган төргәкне карчыгына күрсәтми булдыра алмады. Аның шатлььгы эченә сыймый тиде һәм ул пөхтәләп төрелгән- төргәкне куеныннан чыгарды да сак кына чишеп, кроватьта салды. Хельда аптырап,

— Нәрсәгә кирәк ул безгә? — диде.

 — Кирәге бар аның, — диде Карл һәм серле генә итеп күз кысты.

— Миңа аларны җыеп куярга кирәк. Син дә ярдәм итеш әле!.. — Әгәр белсәләр...

— «Белмәсләр, менә монда бик уңайлы... Алар посылканы идән астына яшерделәр. Төне буе Хельда йоклый алмый ятты. Иртә белән Карл эшкә киткәч, сәләмәләренә киенде дә, ике таяк таянып, акрын гына заводка таба юнәлде. Күкрәгенә ул улының посылкасын тыкты. Көч хәл белән патрон заводына барып, үзенә пособие сорады. Соры киемгә киенгән кызыл йөзле түрәгә керергә тиеш иде ул, тик аны кабул итмәделәр. Канцеляриядә утыручы кыз, һичбер пособие бирелмәячәген, кайтырга тиешлеген әйтте. Ләкин Хельда китмәде. Чыкты да кич булганчы ишек төбендә утырды. Инде караңгы төште. Конторада эшләүчеләр кайтып беттеләр. Ул һаман кузгалмады. Бервакыт ул завод капкасына килеп туктаган бер унбишләп грузовик күрде.

 — Әһе... Менә алар... — дип уйлады Хельда һәм, биле авыртуын да онытып, капка янына ашыкты. Ул килеп җиткәндә, капка ачылган һәм өстеннән брезент белән капланган йөкләр, өсләренә утырган кораллы сакчылары белән кереп баралар иде инде. Хельда кулын күкрәгенә тыгып, улы җибәргән посылканың нәрсәләрен, бөтен ко ченә йөккә ыргытты, йомырка кебек озынча түгәрәк чуен йөккә барып төшкәнче, ул икенчесен дә ыргытып җибәрде. Ике йөктә дә көчле шартлау ишетелде һәм шул ук вакытта алар күккә күтәрелделәр, бөтен урамны һәм завод ишек алдын көчле ут ялкыны белән чолгадылар. Бер-бер артлы шартлаулар башланганда, Хельда үзе дә дулкын белән әллә кая атылып ташланган һәм теткәләнеп беткән иде...