Логотип Казан Утлары
Шигърият

ПОЭЗИЯ

МУСА ҖӘЛИЛ ШИГЫРЬЛӘРЕ

Эчик, дускай!

Кыю яшьлек өчен,

Җиңү өчен бокал күтәрик!

Гомер генә булсын, ә батырлык

Йөз гомергә безнең җитәрлек.

Китер әле! Кызлар бүләк иткән

Шампанский дигән шәрапны!

...Әллә бүләк булып килгәнгәме,

Шул шәрапны бигрәк яраттым.

Сал, ташысын шәрап күбекләнеп,

Йөрәкләрне үтсен кытыклап!..

Белмәссең бит, бәлки бу сугыштан

 Чыгарырлар мине култыклап.

Бәлки әле аннан зурырагы

Сине яхут мине көтәдер?

Ә шулай да, китер бокалларны,

 Шатлык суын салып күтәрик!

Кызлар, кызлар!.. нинди хәйләкәр сез,

Каян моны уйлап таптыгыз.

Ал шәрапта сезнең чагыла кебек

йөзегездәге алсу яктыгыз!..

Без чыгабыз тиздән атакага,

Бу зур бәхет—безнең халыкка,

Без эчәбез моны, якташ кызлар,

Сезнең бәхет, сезнең саулыкка!..

Бу сугыштан минем исән калу

Булса булыр бәлки икеле...

Шунысы ачык ләкин: бу атака

Безгә барыбер җиңү китерер.

Шулай булгач, нигә кайгырырга.

Иң зур теләк — җиңү түгелме.

Шуны уйлап, кызлар, бүләк суны

 Эчеп утыру нинди күңелле!..

Күтәр, якташ, кайнар алсу шәрап

Иренеңне синең яндырсын!

Сөйгән кызың үпкәң чактагыдай

Йөрәгеңдә ялкын кабынсын!..

Халкым мәхәббәтен алып килгән

Бу ялкынны иртән таң белән

Алып керик, дускай, атакага

Юл бизәлсен безнең дан белән!

 

 ***

Уянды иртән палата

Яз исе белән тулып.

Сестра керде кояшның

Беренче нуры булып.

Кулында аның суланган

Мимоза букетлары.

Елмаеп карый аңарга

Палата егетләре.

— «Яз килде,— диде шаян кыз,—

 Бу — сезгә яздан бүләк!

Бүз тургай сайрый һавада

Сезгә нык саулык теләп.

Ә беләсезме, егетләр,

Язны бит бу якларга

Сез китердегез данлыклы

Җиңүле байракларда.

Сез кичә немец явыннан

Арчыган җирдә бүген

Гөрләвек гөрли, мимоза

Елмаеп ачкан гөлен.

 Тезелешеп безгә һавадан

Кайта кыр үрдәкләре.

Кайталар картлар, балалар,

Дәрт тулы йөрәкләре.

ҖИҢҮ (Эгюд)

Күтәрелә җирдән күксел төтен,

Танк үтә урам шаулатып.

Кыекларда кыю лачын булып,

Кызыл байрак җәя канатын.

Хәлсез карчык кызылармеецны

Кочаклаган, үкси шатлыктан.

Шатлыклы хәбәр тагын шул:

Чигенә немец һаман,

Ул ташлап качкан урында

 Яшәрә урман, алан...»

Шатланып көлде егетләр,

 Яшь кызга иркәләнеп,

 Тәмле яз һавасы белән

Тутырып үпкәләрен.

Һәр кайсы сизде күңелендә

Яшь кызның җылы назын,

Һәм җиңгән азат ишенең

Өрь-яңа тормыш язын.

Трофейлар саный старшина,

Шат елмаю йөзен яктырткан.

Чагылдырып Гитлер Германиясе

Язмышының шомлы шәүләсен,

Аунап ята җирдә йөзәрләгән

Немец солдатының гәүдәсе.

 

Ш. МАННУР ХАЛЫК УЛЫ

(Старшина Курмаевка)

Мин белмимен аның исемен дә,

Күргәнем юк аның үзен дә.

Тик аңарга бөек хөрмәтне мин

Һаман саклыйм күңел түремдә.

Яраланган аждаһадай улап,

 Фашист кача сугыш сафыннан;

Ә батырлар, тын да алдырмыйча,

 Куып бара аның артыннан.

Сугышты ул чын юлбарыс кебек,

Күп дошманның башына җитте ул.

Үзе алда торып, алга омтылды

Һәм ротасын алга илтте ул.

Яраланды егет шул сугышта,

Тик шулай да артка китмәде.

Автоматын терәп беләгенә,

Дошманнарны һаман чүпләде.

Каныктылар аңа ач шакаллар,

Ут ачтылар шашкан шикелле,

Яралардан аккан җылы каннар

Йомшак карны уеп төшерде...

Теләделәр аны иптәшләре

Лазаретка алып китәргә.

Тик әйтте ул:

— «Сугышыгыз, дуслар,

Минем көч бар... Барып җитәргә».

Һәм китте ул, җиргә елыша-елыша,

Күкрәк канын тамызып ак карга.

Ә лазарет—урман арасында...

Ерак әле, ерак аңарга.

Килеп җитте егет урман буена,

Хәле бетеп, сусап туктады...

Салкын карны кысып маңгаена

Хәл җыярга теләп тын калды.

 Шул чагында... Әйе, төш түгел бу!

— Килеп чыкты фашист бандасы.

Соң нишләргә? Соң нишләргә хәзер?

Тартышырлык чара бармы соң?

Юк шул, юк шул! Бер чара да юк шул,

Бөтен гәүдә хәлсез, егәрсез...

Ләкин булмас, Булмас, кара йөзләр!

Үлсә генә аны җиңәрсез!

Көч-хәл белән егет кулын сузды

Һәм гранатын алып биленнән...

Күкрәгенең нәкъ астына куйды,

Калка биреп, яткан җиреннән.

Урап алып Гитлер бандалары,

Ташландылар аның өстенә,

Шул минутта... җир ярылды кинәт!

Чума яуды этләр өйренә!

Һәлак булды шулай халык улы,

Атылды ул метеор шикелле.

Ләкин аның бөек үлеме дә

Ун дошманга үлем китерде!

Җир өстендә тагын гөлләр үсәр,

Сугыш бетәр, фашист тончыгыр!

Ләкин аның— чын батырның исеме—

 Мәңге онытылмас матур җыр булыр.

 Мин белмимен аның исемен дә,

Күргәнем юк аның үзен дә.

Тик аңарга бөек хөрмәтемне

 Саклап йөртәм күңел түремдә.