Логотип Казан Утлары
Очерк

МОСКВА ОЧЕРКЛАРЫ

МОСКВА.

Арслан йоклый. Әмма аның йокысы сизгер, һәр төге, һәр тамыры уяу, йомылыр-йомылмас күзләреннән яшен чаткысы сирпелеп тора: арслан йоклый, дип усал уй белән ана якынаю күрмә, якынайсаң — үзеңә үпкәлә. Москва шулай йоклый. Тешләре, тырнаклары каерылган, кире чигерелгән дошман самолеты Москваның колаклары хезмәтен үти торган тавыш аулаучы сизгер аппаратлардан, прожектор күзләреннән, шәһәрне чолгап алган зенитка борыннарыннан узып Өер ни эшли алмый, ул алардан бик нык курка. Төн караңгылана, куе болытларга посынып, ул үзенең Москваны ала алмау үчен кайтарырга тырыша һәм кайчагында Москваның янына ук килеп җитүгә ирешә. Бу вакыт безнең зениткаларның снарядлары һавага халыкның ачуы булып барып бәреләләр, башкаланың күген көчле прожекторларның озын бармаклары капшый, Москва күгендә зенитка тупларының кабынып шунда ук сүнә торган йолдызлары пәйда була башлый. Бу вакыт шәһәр өзлексез тетрәп, күкрәп тора. Бер вакыт күкрәү сирәгәя һәм ераклаша башлый, озак та үтми, бөтенләй тына. Бу— дошман самолетлары Москвадан куылды һәм беришчәсе бәреп төшерелде дигән сүз. Менә, караңгы төн томаны эченнән герой шәһәр, әкияттәгечә, гүзәл һәм мәһабәт булып йөзеп килеп чыга. Әйтерсең, төнлә бер ни дә булмаган: кешеләр, гадәттәгечә, үзләренең эшләренә, укучылар мәктәпләренә ашыгалар, йорт хозяйкалары сумкаларын тотып базарга, продукт кибетләренә баралар... Көндәлек хәрәкәт, сүз, көлеш. Трамвай, автобус, троллейбус, метро—һәммәсе эшчеләр, гаскәриләр, студентлар, йорт хозяйкалары белән тулы. Дворниклар чыгып Москваны кар кабыкларыннан әрчиләр. Әрчиләр дигәннән, монда Казан өчен әһәмиятле бер хәлне күрсәтми үтеп булмый. Сугыш уты Москвага якын ук килеп җиткән чакларда да москвалылар үз шәһәрләренең җыйнаклыгы һәм чисталыгы турында онытмадылар һәм онытмыйлар. Урамнарны, ишек алларын элеккечә, хәтта тагы да ныграк көриләр, җыештыралар. Шуңа күрә Москва урамнары кар һәм боз тотмыйлар, кар һәм боз транспортының нормаль йөрүенә комачаулык тудыра алмыйлар. Сугышка кадәр Москвага чит илдән килгән бер кунак Москвада карның тормавына гаҗәпсенеп: «Сездә кар белән идарә итә торган наркомат бардыр» дигән иде. Мәзәк итеп әйтелгән, бу сүзгә: «Кар тазарта торган махсус наркомат юк, әмма бездә халыкның үз башкаласын яратуы, аны нинди генә шартларда булмасын җыйнак һәм чиста итеп тоту теләге генә бар» дип җавап бирергә туры килә. Чөнки Москва—халыкның үзенеке һәм ул мәңге үзенеке булып калачак. Москваның читләренә; заставаларына чыксаң, халыкның үз шәһәренә булган мәхәббәтен тагы да ачыграк күрәсең. Шәһәрнең чите, аның болыннары һәм урманнары, җире һәм күге шул кадәр нык уратып алынган ки, алар шәһәрнең дошманга каршы тырнанган көчле тешләрен, тырнакларын хәтерләтәләр. Боларның бөтенесен Москва халкы үзе, үз кулы белән, көзге һәм кышкы суыкта, туңуны һәм алҗуны онытып, илен сөю җылысы белән җылынып, эшчесе, инженеры, докторы, йорт хозяйкасы, яше, карты бер сафта, кулга-кул тотынып, эшләгәннәр. Менә йорт хозяйкасы Ксения Григорьевна, менә Н-че завод эшчесе иптәш Нигъмәтуллин, менә ясле хезмәткәре Нәгыймә апа — болар бар да Москваны ерткыч дошманга каршы көчле крепость итеп ныгыту эшендә катнашкан геройлар. Алар эшләгән эшнең нинди зур әһәмияткә ия икәнлеген хөкүмәтебезнең аларны СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләве турымдагы карары бик ачык күрсәтә. Халыкның үз иленә, башкаласы булган Москвага менә мондый көчле мәхәббәтен һәм аларга кул сузучы чит ил юлбасарларына тирән нәфрәтен немецның ахмак командованиесе һөҗүм башлаудан злек күз алдына китерә алган булса, бәлки бу халыкка каршы сугыш башларга кыя алмаган булыр иде. Дошманның бу җанлы шәһәрне буарга, аның яшәргә теләү утын сүндерергә дигән теләгенә капма-каршы рәвештә шәһәр гөр килеп яши. Бу зур машинаның һәр шөребе үз урынында, тәгәрмәчләренең хәрәкәте үз ходында. Москваның эре һәм вак промышленность предприятиеләре сугыш сорауларын үтәү уңаена көйләнгәннәр. Шуңа күрә боларда эшләп чыгарыш көннән-көн үсә, стахановчылык хәрәкәте сугыш геройлыгына тапкырлана. Шулар өстенә яңа предприятиеләр, яңа цехлар туа тора. Халыкның көндәлек ихтыяҗын канәгатьләндерергә тиеш чаралар да онытылмый: шырпы, консерва һ.б. куллану әйберләре һәм продуктлары эшләп чыгару предприятиеләре барлыкка килә, яңа магазиннар ачыла тора. Урамда акка буялган хәрби автомобильләр белән бер рәттән, җиңел машиналары чабалар, махсус машиналар магазиннарга икмәк, ит, май, сөт ташыйлар, грузовиклар, ремонт һәм кар фчү машиналары йөреп торалар. Москва урамында машиналар һәм җәяүлеләрнең хәрәкәте зур һәм гаять дәрәҗәдә җанлы. Шулай булуга карамастан, дисциплина бик ачык күзгә бәрелә. Сугыш шартларында москвалылар үзләрен үзара дисциплинага бик нык күнектергәннәр. Мәсәлән, урамдагы йөрешне регулярлаштырып торучы светофорлар алдында трамвай һәм машиналар гына түгел, җәяүлеләр дә тукталып көтеп торалар, светофор ачылгач кына җыелган төркем бердәм рәвештә урамның икенче ягына атлый. Урамны теләсә кайдан кисеп, урынсыз чабышып йөрү юк. Шәһәр транспорты кичке сәгать 10 га кадәр эштән, театр, концерт, кинолардан кайтучыларны ташып бетерә. Москваның урам тормышы төнгешләргә талгын гына тына, анда аерым пропусклар белән генә һәм Москваны саклау йомышы беләи йөрүче керпеләр һәм машиналар гына кала. Сугыш шартларында гаять дәрәҗәдә кңрәк булган караңгылык маскировкасы москвалылар тарафыннан бик нык күзәтелә, анда тәрәзәләрдән урамга кыл калынлыгы да яктылык сызылып төшкәнне күрмәссең. Үзара дисциплина москвалыларның гади тормыш көндәлегенә кергән, алар аңа тормышларындагы иң кирәкле бер эшкә күнеккән кебек күнеккәннәр. Артистлар, язучылар, художникларның шактый өлеше шинель киеп алган һәм коралланган көе үз эшләрен дәвам иттерәләр. Менә сәхнәдә Кызыл Армиянең җыр һәм бию ансамбле үзләвенең ватан сугышы чорында хәзерләнгән репертуарларын башкаралар. Алар кичә генә фронттан кайтканнар һәм аларның җыр һәм биюләрен безнең җиңеп алга баручы Кызыл Армиянең бүгенге кичереше, йөрәк тибеше итеп тыңлыйсың: анда шул кадәр көрлек, чүмереп бетерелмәслек дәрт ташкыны! Кинода «Немец фани гeтларының Москва янында тар-мар ителүләре» дигән картина бара, залга шыгырым тулган халык картинаны бүлеп-бүлеп кул чаба, картинадан соң аны куючы режиссерлар һәм операторлар» чыгып картинаны ничек куюлары, турында сөйлиләр, халык аларны көчле алкышларга күмә. Чөнки бу режиссер һәм операторлар сәнгатьне Кызыл Армия белән бер рәттән торып тудыралар, алар сугышчан сәнгатьнең сугышчан вәкилләре. Театрлар, кино һәм концерт заллар халык белән тулы булган кебек, рәсем күргәзмәләре дә москвалыларны үзләренә нык тарталар. Урамнарда стеналарга ябыштырылган ТАСС тәрәзәләренең зур-зур рәсемнәре һәм алар шагыйрьләр тарафыннан үткер сатиралар халыкның. Бу күргәзмә совет халкының Москваны саклауда күрсәткән онытылмаслык батырлыгы турында һәм үзләрен «Җиңелми торган армия» дип атаган мактанчык немецларның Москва янында хурлыклы рәвештә тар-мар ителүләре турында сөйли. Күргәзмә Александр Невскийның «Рус җиренә кылыч белән кергән  кылычтан үтәчәк» дигән атаклы сүзе белән башлана. Аңа бөек ватан үзләренә тарткан кебек, художникларның күргәзмә залларьп да кызыксынучылар белән тулган була. Бу күргәзмәләр арасында халыкны ныграк тартканы һич шиксез үзәк Кызыл Армия йортындагы ватан сугышының аерым эпизодларын һәм геройларын күрсәткән рәсемнәр күргәзмәсе. Бу күргәзмәләрдә кызылармеецлар һәм командирларның күп булуы аеруча күзгә чагыла. Москва халкы дошман өчен хәзер тагы да куркынычрак. Чөнки аның 41 нче елдагы ноябрь-декабрь айларында дошманга күрсәткән каршылык уңышы һәм аңардан туган бик зур ышанычы, һәм чыныккан тәҗрибәсе бар. Москва урамындагы баланың шат көлү тавышыннан алып, Шостаковичның колонный залда үтәлә торган 7 нче симфониясенә кадәр— барысында да ахыр чиктә безнең җиңеп чыгуыбызга ышаныч янрый. 41 нче һәм 42 нче елгы Москва моңарча булган иң кыю фантазияле легендаларны артта калдырган герой шәһәр исеме белән телләрдә, йөрәкләрдә калачак һәм шулай тарихка керәчәк. Мондый Москваны кайчан да булса җиңү, бөгүнең мөмкин түгел көлке бер хыял икәнлеген ниндидер «язгы һөҗүм» хыялы белән саташып йөрт торган фашист диваналары гына аңламасалар аңламаслар, дөресрәге: аңларга теләмәсләр, ватан сутышының беренче көннәрендәге документлар ялганып китә. Иптәш Молотовның радио буенча чыгышы: «Безнең эшебез хаклы! Җиңү безнең якта булачак!» Иптәш Сталинның 3 нче июльдә совет халкына ялкынлы өндәмәсе, шуның нәтиҗәсе рәвешендә пыяла витриналар эчендә иптәш Сталинга язылган беренче хатлар...

«Илебезгә дошман һөҗүм иткәндә тыныч кына тылда ятуны үземә җинаять саныйм. Мине доброволец итеп алуыгызны үтенәм». Моны эшчеләр, инженерлар, укучылар, комсомолецлар, егетләр, кызлар язалар... Беренче ополчение отрядларының фото-снимкалары: халык кораллана. Фашист басып алучыларының сугыш игълан итмичә юлбасарларча безнең чикне атлап керүләре, ләкин бу кинәт һөҗүмнән аптырап калмастан һәм сафларны югалтмастан безнен гаскәрләрнең дөньяны таңга калдырган батыр каршылык күрсәтүләре, ерткыч немецларның басып алган шәһәр һәм авылларда эшләгән коточкыч вәхшәтләре турында фото һәм башка документлар. Бу фактларны немецларның үз документлары ук кычкырын сөйләп торалар. Менә немецларның басып алган урыннарда урамнарга ябыштырган приказлары. Алар яртыга бүленеп бер ягы русча, ә икенче ягы немецча басылганнар. Приказларның һәр статьясы «каршылык күрсәтүчеләргә расстрел» дигән сүз белән бетә. Бу приказларның рус телендәгеләре бик күп грамматик хаталар белән һәм безгә көлке булып ишетелә торган яңлыш рус гибарәләре белән язылуына караганда, немецлар бу эшне үзләре генә башкарып, рус телен белүме безнең гражданнарны бу эшкә тарта алмаганлыкларын күрсәтә».

Аннары күз стеналардагы һәм идәндәге трофейларга күчә. Монда бар да бар: немец самолетлары, танклары, автомашиналары, туплары, пулеметлары, мотоцикллар, автоматлар. байраклары, парашютлар, телефон аппаратлары, язу машиналары, штаб документлары, немец командованиесенец һәм рядовойларының баштан-аяк киемнәре, хосуси кораллары, хосусый документлары, фото-карточкалары һ. б. һ. б. Шулар арасында немецның үз корал көче җитешмәү аркасында оккупацияләнгән илләрдән җыйган корал һәм машиналары да бар. Автомашинаның эче күргәзмәдә электролампа белән яктыртылган. Бу немецлар алып китәргә өлгерә алмаган штаб машинасы. Монда төрле фотоаппаратлар, язу машиналары, документлар белән бер рәттән, СССР ның гаять җентекләп эшләнгән политик һәм физик картасы таралып ята. Хәзер чигенү өчен аларга әлбәттә бу картаның кирәге юк! Күргәзмәнең бер почмагында бик зур барабан белән җиз борты ята. Немецлар боларны Берлиннан Москва капкасы алдына кадәр алып килгәннәр һәм шулар белән җинү барабаннары сугып һәм боргылгр кычкыртып Москвага» керергә уйлаганнар. Хәзер аларны Москва халкы һәм кызылармеецлар көлә-көлә тамаша итәләр. Бу чыннан да җанлы карикатура. Болар бар да немец юлбасарлары армиясенең никадәр «җиңелми», «җимерелми» (?!) торган армия икәнлеген күрсәтүче тере шаһитлар! Боларны кире кагу һәм ялганга чыгару мөмкин түгел, алар инде 1941 нче елда немецларның СССР га ясаган һөҗүмнәренең «хурлыклы нәтиҗәләре булып тарихка кереп калачаклар. Трофейлап белән рәттән СССР- иы җиңеп алу хыялы белән сугыш башлаган немец офицерларының— карточкалары. Бу тук һәм оятсыз чырайларда: «Без Россияне ике айда җиңеп алабыз!» дип язылган төсле. Ләкин пгулар белән бер рәттән шул үк «геройларның» Россия белән беренче җитди бәрелештән соң алынган фәһемнәре. Болары инде «җиңелмәс армия»нең әле рус дарысын иснәмәгән тук чырайлары түгел, бәлки ачлыктан ябыккан, бетләп, кутырлап беткән, ниһаять, русларга плен төшкән, хатын-кыз чүпрәкләренә төренгән, суыктан «бөкшәеп беткән солдатлар! Бу җиңелүгә немецлар үзләре үк Москва очерклары 57 кул куйганнар: менә аларның сугышны нәләтләп, яшәүдән өмет өзел, җиңелүләрен икърар итеп өйләренә язган хатлары... Күргәзмәнең соңгы заллары безнең армия Политидарәсенең немец солдатлары арасында алып бара торган өндәү һәм пропаганда эшләрен күрсәтүгә багышланган. Нинди зур һәм катлаулы эш! Төрле төстәге кәгазьләрдә басылган листовкалар, өндәмәләр, брошюралар, Гитлер һәм аның иярченнәреннән бик оста көлгән карикатуралар, сатиралар, немец солдатларына безнең якка пленга чыгар өчен бирелгән пропусклар... Гестапо күзләреннән яшереп солдатларга илтеп җиткерер өчен безнең пропаганданың гаять оста һәм нечкә төрләре бар. Әйтик, кечкенә, җыйнак кына кулда матур гына брошюра. Аның яшел тышлыгына бик ягымлы елмаеп тора торган кыз рәсеме урнаштырылган. Китапчыкның исеме: «Яңа ел котлы булсын!» Яхшы кәгазьгә матур шрифт белән басылган, кулга тотар өчен ягымлы һәм пөхтә китапчык. Тышлыгына, форматына, исеменә караганда моны һичбер төрле җитди, политик брошюра дип белмәссең. Әмма бу Гитлер башлаган сугышның немец халкы өчен нинди зур һәлакәт китерүен аңлатып бирә торган үткер, политик прокламация. Бу күргәзмәне карап чыкканнан соң, иптәш Молотовның сүзенә кушылып: әйе, безнең эш хаклы, җиңү һич шиксез безнең якта, булачак диясе килә, җиңү ышанычы тагы да ныграк арта. Москва, марг, 1942.